Повестьтан өзек
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-2
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-3
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-4
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-5
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-6
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-7
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-8
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-9
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-10
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-11
https://syuyumbike.ru/news/proza/kanatsyz-ocys-12
Бер ай үттеме икән, Гөлсемнең әнисе шалтыратты:
– Кияү, син өйгә кайт әле... Кайтмыйча ярамый...
Тавышы бик көчсез, мескен иде, пышылдап диярлек әйтте.
Мөгаен, Гөлсем баласын тапкандыр... Зәйнәп апа аңа ярдәмгә килгәндер... Бәлки, боларны үзе белән алып китәргә исәплидер... Димәк, минем белән фатир хакында сөйләшмәкче була, шуңа чакыра. Юлда шундый фаразлар корып кайттым. Алай-болай әби мине гаепли калса дип, үземне акларлык сүзләр дә әзерләп куйдым. Акылы булган кеше аңларлык, дөреслек минем якта бит!
Ишек ачык иде. Дөп-дөп басып йокы бүлмәсенә үттем. Гөлсем урында ята. Әби башын иеп аның янында утыра. Миңа күтәрелеп тә карамады. Гөлсемнең кулын тоткан да уйга баткан. Карашым иң беренче Гөлсемнең эченә төште. Ул кабарып тормый, такта кебек яссы иде.
– Бала кайда? – дип сорадым мин кырыс кына.
– И кияү... Нинди бала? Үлде бит...
Ходай үзе ярдәм бирде, дип уйладым мин, эчтән генә сөенеп. Шул шатлыклы тантана белән Гөлсемнең йөзенә карадым. Тик аның күзләре йомык иде. Нидер аңлап, әмма бу шомлы, куркыныч уема ышанырга теләмичә, кулымны аның маңгаена куйдым. Кулым бары боз салкынын гына тойды...
Гөлсемне авылга алып кайтып җирләдек. Көзге томанлы көн иде ул. Башкаларга ияреп, мин дә күмү, озату мәшәкатьләре белән чаптым. Ләхеткә абыйлар белән бергә иңдердек. Ап-ак кәфенлеккә төргән тән таш кебек салкын һәм каты иде, гүя бу кайчандыр мин янып сөйгән Гөлсем түгел, ә утын түмәре. Әлегә кадәр үлем миннән бик ерак йөрде, әлегә кадәр мин бер генә якын кешемне дә соңгы юлга озатмадым. Кабергә туфрак ташлаганда да, Гөлсем җир астында ятып калды, аны күмәбез диеп уйлый алмадым. Моңа ышану, бу хакыйкатьне кабул итү коточкыч авыр иде. Күмәсез дә мени дигәндәй, кабер кырыенда әрнүле елмаеп Гөлсем үзе басып торган сыман тоелды. Гүя үзен җир астында калдырганга рәнҗи иде. Ирләрнең туфракны шулкадәр ашыгып-кабаланып ыргытулары күңелемә һич ошамады, аларның тыныч, гамьсез йөзләре ачуымны китерде.
Гөлсемне озатырга бөтен авыл килгән иде. Бездә гел шулай, шатлыгы да, кайгысы да бергә. Колагыма «бигрәк яшь, бигрәк жәл, яман чир булган икән» дигән сүзләр килеп ирешә. Яман чир... Минем чын көндәшем... Чын дошманым... Гөлсемне әҗәл кулына тапшырганчы ук, ул үзенең яман эшен башкарды. Мәхәббәтемне, ышанычымны үтерде. Гөлсемгә терәк буласы урында мин, әҗәл ягына басып, кадерлемә каршы көрәшкәнмен, аның соңгы көннәрен нурсыз, караңгы иткәнмен... Миңа коточкыч авыр иде. Югалту сагышына үкенеч газаплары да кушылды, шулар җанымны үтмәс пычак белән турады. Бу әрнүгә чыдашлы түгел иде. Үзем дә Гөлсем янына кабергә төшеп ятарга, дөньясыннан качарга әзер идем. Хәер, мин болай да юк идем, гүя бар күзәнәгем көзге томанда таралып, яшь тамчысына әйләнде. Зираттан чыгып барганда әти иңемә кагылды: «Капкадан урап йөрмик, улым, турыдан юл бар».
Зират коймаларын алыштыралар икән. Өч багана арасындагы иске коймалар киртәсе-ние белән җиргә ауган килеш ята. Сикереп азапланасы юк. Коймалар ауган, капкалар ачык, бар, йөгер иреккә, беркем тотмый. Тик монда килеп эләккәннәр кача алмый шул инде...
Гөлсемне соңгы юлга озатучылар арасында Нәфисә дә бар иде. Аны һәм Зәйнәп апаны Рабига әби үзенә кунарга чакырган. Минем абыйлар хатыннары, бала-чагалары белән кайткан иде. Бергәләп Гөлсемне искә алып утырдык. Ни хикмәт, әти дә, әни дә Майяның балалар йортында үсүенә риза-бәхил түгел. Ул балага анда авыр булыр, аның бер гаебе юк, үзеңдә калдыр, ничә ел сездә яшәде бит, диләр. Күз күрер, дидем мин. Киләчәк турында әлегә берни уйлый алмыйм. Бар уем җир астында ятып калган Гөлсем хакында. Күңелем бу чынбарлыкны берничек кабул итә алмый. Ник мин берни сизмәдем? Ник Гөлсемне аңларга, тыңларга теләмәдем? Мин ул тиле, ачык капкалардан да керә алмыйча, өч багана арасында адашкан, мин ул, кояш нурларын күрмичә, томан эчендә миңгерәп йөргән дивана.
Өйдәгеләр йокларга ятты. Бу кайгы алар өчен аяк-кул сызлау гына, ә минем яра йөрәктә. Аның әрнүенә дәва табышлы түгел. Өзгәләнгән җаныма урын таба алмыйча, урамга чыгып киттем. Үземне аңлаган, бу хәсрәтне минем кебек үк бар күңеле, йөрәге белән кичергән кем беләндер ачылып сөйләшәсем, күңелдәге авыр уйларымны уртаклашасым килә иде. һәм ул кешеләр барысы да күршедә, Гөлсем үскән йортта. Утлары сүнмәгән иде. Әкрен генә басып, түр бүлмәгә үттем. Гөлсемнең әнисе, Нәфисә, Рабига әби диванга тезелешеп утырганнар. Барысының да күзләре яшьле. Мине күргәч, Зәйнәп апа рәнҗүле карашын миңа төбәде:
– Гафур! Ник миңа берни әйтмәдең син? Авырганын белсәм, йөгереп килә идем бит! Ичмасам, соңгы көннәрендә янында була идем! Балакаемны күрми дә калдым... – Шулай диде дә сулкылдап елап җибәрде.
Мин башымны идем. Үзем дә белмәдем дисәм, кем ышаныр. Безнең аерылганны да беркем белми калды. Бу хакта хәтта әниләргә дә әйтеп тормадым. Булмаган баласын таптырып, Гөлсемнең соңгы көннәрен тәмугка әйләндергәнемне дә беркем белми. Тик аңа карап миңа җиңел түгел. Киресенчә, бер ялгызым янам-көям. Болар бәхетле, аларның Гөлсем каршында тамчы да гаебе юк. Аларны югалту сагышы газапласа да, вөҗдан газабы бумый. Ни дияргә белми таптанып тордым да ым белән генә Нәфисәне чакырып чыгардым.
– Нәфисә, сиңа сүзем бар иде...
– Беләм, – диде ул. – Сүзләрең дә, сорауларың да күп булырга тиеш. Әйтеп кал, башка очрашмабыз.
– Аңлат миңа... Үземнең акыл гына җитми... Ни булды соң бу? Шулкадәр сәер үлем. Ышанырлык та, башка сыешлы да түгел. Гөлсем бала көтә иде, үз теле белән әйтте, синеке ул, диде. Ә бала юк...
– Гөлсем бала көтмәде, ул авыру иде.
– Шундый авыру буламы? Үзе белдеме?
– Баштарак белмәде, авырга калдым, дип шатланды. Чөнки охшаш билгеләр бар: баш әйләнә, күңел болгана. Кайчакта эч тә үсә. Су җыела, диләр. Минем әни дә, эчем үсә, дип аптырап йөргән иде. Шул чир булып чыкты... Ике чиләк су алдылар эченнән...
– Шуннан терелдеме?
– Кая инде... Юк... Ике айдан китеп барды...
– Әйткән булса соң! Ник яшергән? Мин бит аны ташламый идем! Карый идем, чарасын күрә идем!
– Барыбер коткара алмас идең. Яман чир бит ул, аның тозагына бер эләксәң... Нәрсә диим? Сиңа белгертергә теләмәде шул. Ник икәнен үзең беләсең. Ә ул... изге җан... сине гаепләмәде дә бит. Кызгануын теләмим, ул мине барыбер дошман күрә, башка кешесе бар, диде.
– Беркемем юк. Гөлсем генә иде... – дип алдаштым мин. Бу мизгелдә чынлап та беркемем юк иде бит.
– Миңа барыбер, – диде Нәфисә. – Инде Гөлсемгә дә барыбердер. Җаны тыныч булсын... Кеше кадерен исән чакта белергә кирәк тә бит. Мәңгегә килгән сыман кыланабыз шул.
– Ә Майя хәзер кайда? Кемдә ул?
– Без аны кабат детдомга тапшырдык.
– Сез? Кем инде ул «сез»?
– Гөлсемнең хәле юк иде. Соңгы көннәрендә гел ятып кына торды. Ярдәмгә мине чакырды.
– Ә ник детдомга?
– Тагын кая? Сиңа ул бала кирәк түгел. Әнисенең кайда икәнен дә белгән кеше юк. Сезнекеләргә дә кирәкми. Мин үземә генә алыр идем... Шамил риза түгел. Үзең беләсең, килешеп эшләнә торган эш. Җан иясен урамда калдырып булмый бит инде.
Алай икән... Ахыр чиктә барыбер мин дигәнчә булган. Күпме карышты, күпме көрәште Гөлсем, шул көрәштә үзе янып көл булды, ә нәтиҗә... Бала кабат ятимнәр йортында. Мин шулкадәр ышанычсыз, бернигә яраксыз тоелганмын, күрәсең, ярдәмгә Нәфисәне чакырган...
– Йөрәк таш түгел ләбаса, ярдәм итәр идем, Майяны да үстерер идем. Чит кеше түгел бит, – дидем мин. Йөрәгемдә кара кандай укмашып, еллар буе җан сызлаткан ярамны да ачып салдым: – Яратмады Гөлсем мине... Гомер буе Рәшитне сагынып яшәде.
Ник әйттем мин бу сүзне? Тау булып өстемә өелгән гаепләрнең беразын гына булса да мәрхүм Гөлсемгә аударып, җиңеләер өченме? Барыбер үземне алдый алмыйм бит. Нәфисә бермәл күземә карап торды, аннары башын чайкап, әрнеш белән әйтте:
– Әй, Гафур... Сукыр тавык син! Гөлсемме сине яратмады? Сине генә яратты да бит инде ул! Ләкин соңгы көннәре... Сүнде ул... Яшәве канатсыз очыш кына булды...
Аптырап сорадым:
– Анысы ни тагы? Канатсыз очып буламыни?
– Булмый шул, булмый! Ике канат – мәхәббәт тә ышаныч бит ул! Син аларны үз кулларың белән өздең түгелме соң?! Мин Гөлсемгә әйттем, сөйлә Гафурга, аңлат хәлеңне дидем. Ә ул бар әрнүен эченә яшерде. Сөйләп ни файда, барыбер ышанмый ул миңа, дия иде. Аның ничек өзгәләнгәнен белсәң! Ул бит Рәшиткә кызганып кына чыккан иде. Үзе сине яратты. Ә син... дивана, туң җан син!
– Булмас... Ул бит... Беркайчан әйтмәде...
– Сиңа, Гафур, күзеңне ачыбрак карарга кирәк иде. Бар дөньяга акырмыйча да яратып була бит, сүзсез дә аңлатып була! Шул мәхәббәтеннән куркып, гел синнән ерагаерга тырышты да инде. Гафур янымда булса, Рәшитне күрмим, дия иде. Килмәслек ит, диде... Гөлсемнең беренче дә, соңгы мәхәббәте дә син идең, Гафур. Инде шуның белән яшә. Хәзер шуның белән яшә... яши алсаң. – Шулай диде дә Нәфисә кырт борылып кереп китте. Һушыма килә алмый басып калдым. Утлы тимер бастырып бораулаган кебек, йөрәгем кызышып чәнчеп куйды. Күкрәгемне уа-уа, урам буйлап атлап киттем. Кая барганымны белмим, атлыйм да атлыйм. Зиратка килеп җиткәнмен икән. Тик анда керергә йөрәгем җитмәде. Юк, курку түгел иде бу. Гөлсемнең кабере янына барырга хакым юк сыман тоелды. Җаны миңа рәнҗүледер, каберенә килеп тезләнсәм, җир астында да йөзен читкә борыр сыман тоелды. Нинди чирканыч кеше булдым мин, Гөлсемне үлем кочагына ташлап, үз рәхәтемне кайгыртып чапканмын. Зиратка кермәдем, коймасына сыенып пышылдадым: «Кичер мине, кадерлем. Бердәнберем, яратканым... Кичер мине...» Бу сүзләрне үзем өчен генә әйттем. Гөлсем аларны ишетми инде. Әллә кайдан, күңел төбеннән күкрәгемне кысып күтәрелде дә, күземә яшьләр тулды. Мин сине яраттым, Гөлсем! Син дә мине яраткансың! Ләкин безнең мәхәббәт диңгез төбенә төшеп яткан бикле сандык кебегрәк булды. Эче тулы алтын, тик аның беркемгә шатлыгы да, файдасы да юк. Ачкычы кулыбызда булса да, без ул сандыкны никтер ачмадык...
(Ахыры бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк