«Ирең хыянәт иткәнгә үзең гаепле, тота белмәдең, ә менә мин...», «Син нинди күлмәк кидең, мин моны киеп ишегалдына да чыкмас идем», «Ничек бала төнлә йокламасын инде, режим гына кирәк, ә мин баламны...», «Хәзерге яшьләр өметсез инде, ә менә без яшь чакта....», «Ничек инде син мөселман булып яулык япмыйча йөрисең, ә менә минем балалар...» Килешерсез, шушындыйрак «киңәшләр» бирергә яратучыларны еш булмаса да, очратканыгыз бардыр. Алар, әйтерсең бу гөнаһлы җиргә төшкән ак фәрештәләр. Фәрештә булу-булмаулары бәхәсле анысы, әмма андыйларны «ак пәлтә киючеләр» дип йөртәләр. Тормышыбызда социаль челтәрләр бик зур урын алып торган чорда мондый киңәш бирүчеләр аеруча күбәйде һәм дөньяда яңа диагноз туды. Дөрес, рәсми медицина әле аны танымады, әмма ул популярлашты. «Ак пәлтә» феномены кайдан килеп чыккан? Бәлки, һәрберебез дә «ак пәлтә кию»дән кыенсынып тормыйдыр...