Логотип
Күңелеңә җыйма

Авырдым әле

Хатын-кыз дөньясы бик серле ул… Әйе, без – гаҗәеп кызык затлар. Ир-атлар гына түгел, кайчак үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Андый мисаллар – адым саен...

Гөлнур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
 

Иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә бер шәһәр йортына «Ашыгыч ярдәм» чакырталар. Табиблар подъезд төбенә килеп туктаса, бер әби кар көрәп ята икән. «Әби, бу вакытта нишләп йөрисең?» – дип сорыйлар. «Сезне мин чакырткан идем, батып ятмагыз дип көрим менә», – дип җавап бирә ул...

Булган хәлдерме, бер мәзәк кенәме, тәгаен белмим, әмма чынлыкта безнең беребез дә ул әбидән кимен куймый. Беренче чиратта үзем турында әйтәм әле. Күп еллар, кан басымым күтәрелеп, башым авыртып азапланам. Дару сәдәфләренең файдасы тими башлагач, гадәттә, «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратасың. Юк, алай түгел, шунда ук алар номерын җыймыйсың әле. Шәһәр тибындагы бистәдә үз йортыбыз белән торабыз. Бездә халык бер-берсен танып белә. Бер яктан – бу яхшы, икенче яктан... Тәк, капканы ачып керүгә башта ишегалдын күрә инде табиблар, димәк, иң элек ишегалдын тәртипкә саласың. Өйгә кергәч, синең янга килгәнче кул юып алачаклар, димәк, чират ванна бүлмәсенә. Раковина белән унитазны ялт иттергәч, ванна идәнен сөртеп аласың, аннан беррәттән тузан суырткыч белән башка бүлмәләрне дә әйләнеп чыгасың. Сөлгеләр алыштырыла, яңа сабын кабыннан чыга. Ниһаять, яңа эчке киемнәр киеп, кабат урын өстенә менеп ятасың һәм шуннан соң гына телефонга үреләсең... 

Икенче балага 44 яшемдә уздым мин. Казанның «Нуриевлар клиникасы»на учетка бастым. Казанга товарга барасы көнемне туры китереп (мин эшмәкәр, районда китап сатам), шалтыратам да, анализлар биреп, табибларга күренеп чыгам. Чираттагы УЗИны үткәндә, бер табиб: «Балтачтан хәтле киләсезме безгә?» – ди. Мин әйтәм, товарга киләм дә юл уңаеннан сезгә дә сугылып чыгам, дим. Киресенчә булырга тиеш дип, күз алдына да китерелмәгән. 

Шулай йөри торгач, декретка чыгар вакыт җитте.

16 нчы август бу – китап сәүдәсенең иң кызган мәле! Нинди декрет ялы ди – кәгазьдә генә чыктым мин аңа. Инде бәбилисе айга – октябрьгә аяк бастык. Бала тудыру йортына алып барасы сумка гел үзем белән машинада – мин һаман атнага ике мәртәбә Казанга товарга йөрим: кайчан бәбили башлаганны белгән юк. 

13 октябрь көнне иртүк ирем белән Казанга товарга килдек. «Бүген табасы көнең дигәннәр иде, алай да кереп күренеп чыгыйм әле», – дим. Табиб карады да: «Чыннан да, бүген табасыз, хәзер беркая да китмисез», – ди.

Нишлим инде, калдым: ирем базага китапка үзе генә китте. Мин инде андагы менеджерга шалтыратып, товарны әзерләтеп куйган идем.

...Кичкә таба тулгакларым башланды гына, сатучым шалтырата: «Товар кайтып җитте, бәяләрне бергә куйыйк инде», – ди. Тулгак җибәргәндә, бәя куябыз, башланса, туктап торабыз. Бераздан аңа: «Зөлфия, бәбилим бугай, үзең куеп бетер инде, яме», – дидем дә бала табу залына атладым... 

Ярый, бәбиләдем, ятам. Телефоным бертуктамый шалтырый – клиентларым китап сорый! «Мин роддомда әле», – дип, берничәсенең өнен алгач (соңгы көнгә кадәр эшләгәч, йөкле икәнлегемне күпләр белмәде дә. Бик тазарды Гөлнур апай дип йөргәннәр), калганнарына әйтеп тә тормадым. Улымны имезгән арада, клиентларымның әллә никадәр проб-лемасын хәл иттем.

Тагын бер очракны гына сөйлим дә. Узган ел көзлектә башым әйләнеп азапландым. Больница-мазарга барып йөрергә, әлеге дә баягы, вакыт юк, алай да бер көнне өйдә калдым. Ул көнне, чыннан да, гел ятып кына тордым. Икенче көнне... Залда диванны зурайтып җәйдем, даруларны шундагы кечкенә өстәлгә чыгардым, укырга «Сөембикә»нең соңгы санын, карарга «Долгая дорога в дюнах» фильмын әзерләдем.
1 нче серияне тыныч кына карадым әле. Менә шуннан соң бер корт уянды бит күңелдә: «Гөлнур, ашыңны куйсаң, үзе кайный бит инде, ул арада кәтлит кыздырып, берәр ботка пешереп ала аласың. Атна арасында тагын кайчан мондый ял эләгә – урын-җирләрне алыштырмыйсыңмы? Тузаннарны сөртеп, идәннәрне юып алсаң, атна ахырына эшең кимиячәк. Башың әйләнсә соң, артыңнан куган кеше юк, җайлап кына эшлә, ава башласаң, ятарсың», ди бу корт.

Шуннан китте! Болар янына бүтән чакта кул җитмәгән эшләр дә өстәлде. Ирем эштән кайтып кергәндә, хәлсезләнеп, диванга барып утырган чагым иде. «Нигә ашарга пешердең, кичәгесе дә бар иде бит», – дип орышты ул мине. Өйне җыештырып чыгуымны белүче булмады.
Әле бит атна башланганга ике генә көн иде – тузарга да өлгермәгән булган, күрәсең. Керләрне бакчага түгел, мунча өйалдына элүемә куандым – авыруыма ышанмаслар иде... Бераз үпкәлисе килсә дә, үпкәләмәдем: авырганда да авырый белмәвебезгә алар (ир-атлар дип укы!) гаепле түгел бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар