Логотип
Мәдәният

Рудольф Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивале сәхнәсендә – «Шүрәле» авторларының берсе

Рудольф Нуриев исемендәге XXXVII халыкара классик балет фестивале төгәлләнде. Фестивальдә Варшава, Әрмәнстан, Венгрия, Казахстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Башкортстаннан артистлар чакырылган иде. Фестиваль экспертлары Казанда үткән Нуриев фестиваленең өч уникаль сыйфатын билгеләде.

 

Фестиваль программасында сигез балет. Алар арасында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә барган «Алтын Урда» милли балеты да бар иде. Шулай ук бу сезонда театр премьерасы булган «Иакинф» һәм махсус фестиваль өчен әзерләнгән «Грек Зорба» спектакльләрен дә тәкъдим иттеләр.

         

Тәнкыйтьче, фестивальләр эксперты Ләйлә Гузмазова моны фестивальнең уникальлеге дип атады.

– Нуриев фестиваленең уникальлеге, беренчедән – театр классика тәкъдим итә. Академия театрларының авыр артиллериясе ул. Икенчедән, бик сирәк фестивальләр генә эксклюзив өлеше белән мактана ала. Нуриев фестивале афишасында өч спектакль җирле театрныкы. «Баядерка»ны карар өчен Казанга килмәсәң дә, ә менә «Иакинф», «Алтын Урда», «Грек Зорба» спектакльләрен бары тик Казан сәхнәсендә генә күрергә мөмкин. Гала-концертка Леонид Якобсон исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия балет театры чакырылуы фестивальнең бөтенлеген күрсәтә. Якобсон исеме Казан белән бәйле. Ул куйган «Шүрәле» күп еллар үтсә дә, ялкытмый.

Леонид Якобсон татар балетының чишмә башында торучы. Ул Фәрит Яруллинның Әхмәт Фәйзи либреттосына язылган «Шүрәле» балетын сәхнәгә куючы ул. Спектакльне 1940 елда әзерли башлыйлар, әмма Бөек Ватан сугышы башланып, ул куелмый кала. Сәхнәгә балет 1945 елда гына куела. Тагын биш елдан әлеге постановканы Киров исемендәге академия опера һәм балет театры (хәзерге Мариин театры) куя. Дөрес, аның исеме «Али Батыр» дип үзгәртелә. Совет хакимияте түрәләре балетның урман иясе исеме белән аталуын теләми. «Али Батыр» Сталин премиясенә лаек була. Хәзер дә Казан һәм Мариин театрларында «Шүрәле» балеты Леонид Якобсон куелышында тәкъдим ителә.

Леонид Якобсонны бию шагыйре дип атыйлар. Классик биюгә ул яңалыклар алып керә, моның өчен аны совет хакимиятенең мәдәният өчен җаваплы түрәләре яратып та бетерми. Соң гына үз театрын оештыра һәм анда фантазиясен чынга ашыра башлый. «Балетмейсетрга иң элек музыка әһәмиятле иде. Ул музыка тыңлап бию тудырды», – ди, бүген театрда аның мирасын саклаучы педагог-репетитор Вера Соловьева. Моннан өч ел элек театр Леонид Якобсонның мирасын бөртекләп җыеп, сәхнәгә кайтара. Казанга алар шул музыкаль миниатюраларны алып килгәннәр.

Программада Якобсонның кайтарылган шедеврлары – бер актлы «Свадебный кортеж» балеты, «Роден» һәм «Классицизм-Романтизм» сюиталарыннан номерлар, Глинка музыкасына «Блестящий дивертисмент» миниатюрасы.

Леонид Якобсон классик бию кысаларын җимергән. «Роден» миниатюрасындагы эротизм гына үзе генә ни тора. Алар барысы да мәхәббәткә багышланган: «Поцелуй», «Отчаяние», «Экстаз», «Минотавр и нимфа»... Тән төсендәге костюмнар кигән биючеләр – француз скульпторы Огюст Роден сыннарына аваздаш. Гүя сыннар җанлана. Биюләр шулай башлана да. Сәхнәдә катып калган биюче сыннары, музыка башлануга хәрәкәтләнеп, скульптураның җанын бию аша тамашачыга җиткерә кебек. Үзенчәлекле миниатюра кеше табигатендәге хисне, дәртне, өметсезлекне тулысы белән ачып бирә кебек. Алар төрле композиторлар музыкасына башкарыла: Клод Дебюсси, Сергей Прокофьев, Альбан Берг. Балетмейстер музыка белән генә түгел, ә сынлы, рәсем сәнгате белән дә илһамланган. «Свадебный кортеж»тагы геройлар, мәсәлән, Марк Шагал картинасыдагы образларны җанландырган. «Блестящий дивертисмент» миниатюрасында исә классик балет карап хозурланасың. Балет сәнгатенең бөтен нечкәлекләрен, бөтен матурлыгын ачып бирәләр кебек.

Фотоларны Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры тәкъдим итте.  Фотографлар: Ольга Акимичева, Кирилл Канунников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар