Логотип
Яңалыклар

Марат Әмирханов: «Тукайга кагылышлы стереотипларны җимерергә кирәк»

Татар китабы йортында язучы Марат ага Әмирхановның «Габдуллаҗан» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Тукайга багышлап чыгарган китаплар сериясеннән бу – икенчесе. Өченчесе замандашлары, дуслары турында булачак. Яңа чыккан китапта шагыйрьнең тәрҗемәи хәленә кагылышлы үзгә карашлар, кызыклы фактлар бар.

 

Китапны тәкъдим итү кичәсенә Марат аганың язучы-дуслары, каләмдәшләре, галимнәр килгән иде. Ул ачык микрофон рәвешендә үтте. Сүзне башлап шагыйрь, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Рәдиф Гаташ алды. «Соңгы 10–15 елда Әмирхан әфәнденең китапларын көтеп алам. Дустым Хатыйп Миңнегулов белән бергәләп укыйбыз, фикерләшәбез, үзенә шалтыратабыз. Марат абыйның иҗатын шәхсән үзем берничә планда карыйм: тарихи әсәрләре, татар авылы, әнкәйләребез, хатын-кызларыбыз турында язган повестьлары, сугыш чоры һәм аның кешеләре һәм, әлбәттә, Тукай темасы. Бүген Тукай буенча аның кадәр эшләгән кеше безнең арабызда юктыр. Инде ул шагыйрьнең шәҗәрәсенә кадәр өйрәнеп чыккан. «Габдуллаҗан» – яңача бер форматта язылган әсәр. Анда тасвирлау да, язучының аерым үз фикере дә, истәлекләр дә бар. Әсәр узган гасырда татар милләте яшәгән атмосфераны бирә. XX гасыр башындагы уяныш, ренессанс дип кабул ителә, сөенеч тудыра. Шушындый күтәрелешләрне бүген сагынырга гына калды микән инде дип күңелдә көенеч туа. Мин: «Марат аганың иҗаты бәяләнергә тиеш»,  дип, күптән әйтәм инде. Шушындый олпат яшькә җиткән, зур әдәби багажы булган кеше үзенең бер әҗерен алырга тиеш».


ؘ– Мин Әмирхан аганы 35 ел беләм инде, – дип сөйләде язучы, Г. Тукай исемендәге премия иясе Камил Кәримов. – Башта аңа бик сокланып кына йөри идем. Ул һәрвакыт тыныч, беркемгә кисәтү ясамый. Мин «Чаян»га эшкә күчкәч, безнең бүлмәләр янәшә иде. Һәм Әмирхан аганың гаҗәеп кеше икәнен белдем. Ул «Сөембикә» журналында егерме елдан артык урынбасар булып эшләде. Хакимияткә омтыла торган кеше түгел иде. Шунысы бар: баш мөхәррирләр бүлмәсенең ишеген шакып: «Марат Әмирханыч, керергә ярыймы сезгә», – дип керәләр иде. Ни өчен моны әйтәм, чөнки ул бик нык хөрмәтле кеше. 35 ел эчендә аның нәрсә язганын белеп, укып бардым. Үзе җитди кеше кебек, кычкырып көлгәнен дә күрмәссең, ә сатирик әсәрләр дә яза иде. Тукай темасына керү дә аның бер кыюлыгы. Әмма тыйнаклыгы бар. Аның урынында әрсезрәк кеше булса, әллә нинди исемнәр алып бетергән булыр иде. 


«Язучының бөеклеге хатын-кызның күңел халәтен дөрес итеп бирә алуда дигән фикер яши. Марат абыйда ул бар. Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайга карата шактый кырыс, тәнкыйди карашлар да булды. Марат абый аның кылган гамәлләрен аңлатып, тормыш халәтен күрсәтеп, «Бибимәмдүдә» китабын язды. Тукайны дөньяга китергән ананы зурлау – ул әдәбиятыбызны зурлау. «Габдуллаҗан» әсәрендә дә Тукай темасына мөрәҗәгать итү – зур батырлык, чөнки ул шактый өйрәнелгән. Ә өйрәнелгән темага алыну авыр, чөнки бөтен кеше дә ревизия ясый башлый», – диде үз чыгышында Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова. 


Чынлап та, Тукайны язарга алыну – егетлек. Чөнки аны өйрәнгән, фәнни эшләр язган галимнәр дә бар. Бу җәһәттән галимнәр фикерен тыңлау да кызыклы булды. Әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев: «Тукай образы якты буяулар белән тасвир ителә. Шуңа китап уңышлы килеп чыккан. Яшьләр өчен укырга җиңел китап», – дип бәяләде. 


 Кичә ахырында Марат абый үзе сүз алды. 
– Гомер өч өлештән тора: балачактан, үсмер чактан һәм картлыктан дип әйтәләр. Бу өч дәверне бик җиңел генә үтеп киттем. Аннан соң кешенең икенче тормышы башлана. Ул озын гомер дип аталган чор 90 яшьтән башлана. Мин хәзер бер яшьтә булып чыгам инде. Ходай миңа әтинең, абыйларның гомерен биргәндер. Дүрт туганым сугыш кырында ятып калдылар. Аллаһы Тәгалә: «Тукайга кагылышлы бурычыңны үтә, шунсыз мин сине яныма алмыйм», – дип әйтә торгандыр инде. Хәзер менә Тукай сериясеннән өченче китапны әзерләп ятам. Анысы – даирәсе турында. Анда да кызыклы фактлар бик күп. Совет чорында язылган материаллар белән бүгенге Тукай арасында аерма бик зур. Совет чорында Тукайны идеологиягә төргәннәр. Бу китапларым шул стереотипларны җимерү омтылышы. Әлбәттә, аны мин генә җимереп бетерә алмыйм. Чын Тукайны халыкка җиткерергә иде. Совет Тукаенда Шәрифә карчык дошман, золымчы буларак кабул ителде. Зиннәтулла картның хатыны Латыйфа абыстай алты бала ияртеп килгән дип өйрәндек. Әмма бу мөмкин булмаган хәл. Латыйфа Зиннәтуллага 18 яшендә килә. Ничек алты балалы булсын инде ул? Болар барысы да Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар»ына таянып эшләнгән эшләр. Тукай язган икән, димәк, дөрес, дип нәтиҗә ясаганнар, күрәсең. Татар карчыгы, мөселман карчыгы Шәрифә берничек тә кечкенә баланы урамда кар өстенә бастырып тота алмый. Бу мөмкин хәл түгел. Әйе, Шәрифә карчык булган. Габдулла анда ике ай яшәгән. Ул аны бер кибән арыш бәрабәренә алып калган. Әмма Тукай мондый сүзләр язган: «Моңа кадәресен ишеткән, сөйләгән буенча яздым, ә монысын инде үзем күреп истә калганнардан язам». Галимнәр ул чорда Тукайның бу сүзләренә игътибар бирмәгән. Шуңа күрә дә бүгенгә кадәр стереотиплар яши. Тукай статусы – дәүләтчелек статусы ул. Аны бер минутка да онытып торырга тиеш түгелбез, чөнки ул татарларны татар итеп бер учта тотып тора алган бөек шәхесебез.

Фотолар: Татар китабы йорты социаль челтәрләреннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар