Узган елның ноябрь аена республикада 3064 балага инвалидлык билгеләнгән. Бу – 2022 елның шушы вакыты белән чагыштырганда 400 балага күбрәк. Хөкүмәт бинасында узган брифингта «Татарстан Республикасы буенча медицина-социаль экспертизаның баш бюросы» җитәкчесе урынбасары Ольга Пузанова комиссиягә җибә-релгән балалар авыруы арасында психик тайпылышлар беренче урында торуын әйтте. Белгечләр фикеренчә, аутистик спектрда тайпылышлары булган балалар белән никадәр иртәрәк шөгыльләнә башласаң, аларның баш мие шулкадәр яхшырак коррекциягә бирелә. Әле кечкенә, бераз үскәч бөтен билгеләр бетәр дип өметләнеп, проблемадан качарга тыры-шу – кыйммәтле вакытны суга салу белән бер.
Башлангыч бар
2023 елдан бирле Татарстан «Менталь сәламәтлек» иҗти-магый проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Аның кысаларында аутистик спектрда тайпылышлары булган балалы гаиләләр өчен Үзәк психологик-медицина-педагогика комиссиясе базасында Башлангыч ярдәм хезмәте (Служба ранней помощи) төзелә. Үсешләре бозылган яки барлыкка килү куркынычы булган балаларга һәм аларның гаиләләренә ведомствоара нигезендә гамәлгә ашырылган, ярдәм итү системасы ул. Икенче төрле аны көндәлек тормышта балага кирәкле күнекмәләрне булдыруга юнәлдерелгән медицина, социаль һәм психологик-педагогик хезмәтләр җыелмасы дип карарга кирәк. Укытучы-дефектологлар аптырашта калган гаиләгә булыша, бала белән дөрес аралашырга өйрәтә, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту өстендә эшли. Өлкәннәрнең уртак тырышлыгы белән генә кечкенә кешегә нәтиҗәле ярдәм күрсәтергә һәм киләчәктә инвалид калу куркынычын киметергә мөмкин.
– Баланың бер яшьтә үк аутистик спектрда тайпылышлары булуы ачыкланса, вакытында педагогик-психологик ярдәм алып, психологик тәртибен җайга салып, аның гадәти балалар бакчасына китү мөмкинлеге бар дип уйлыйбыз. Башлангыч ярдәм хезмәте дә шуны күздә тотып булдырылды. Узган ел башында республика шәһәрләрендә ачылган хезмәтләргә 112 мөрәҗәгать теркәлде, беренчел консультациягә 106 гаилә килде. Без инде икенче төркемне җыйдык. Бүген 36 гаилә белән эшлибез, – ди Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Татьяна Алексеева.
Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең хәерле.Без Башлангыч ярдәм хезмәтенә юл тоттык.
Педагог–ана–бала
– Менталь тайпылышлары булган, ике яшь ярымга кадәрге балалар белән эшлибез. Бездә йөргән иң кечкенә балага яшь тә җиде ай, – дип сөйли башлады безне каршы алган проект кураторы, тәртипне гамәли анализлау буенча белгеч, укытучы-дефектолог Полина Слесаренко. – «Путь к жизни» коммерцияле булмаган автоном оешма белән уртак проект та булып тора бу. Безнең хезмәт турында мәгълүматлар мессенджерларда – үзенчәлекле балалар тәрбияләгән ата-аналарның төркемнәрендә бар. Шуннан белеп әти-әниләр безгә шалтырата. Аларны беренчел консультациягә чакырабыз, булган медицина документларын тикшереп алабыз, баланы карыйбыз, безнең хезмәткә никадәр мохтаҗ булуларын билгелибез, Үзәк комиссия белән берлектә карар кабул итәбез. Безнең шартларга риза булсалар, төркемгә алып, алар белән ярты ел дәвамында эшлибез.
Нәкъ менә алар белән, бала белән генә түгел. Дәресләргә бала белән бергә йөрү, анда катнашу – Башлангыч ярдәм хезмәтенең төп шарты. Педагог әни белән бергә максатлар куя, балада иң элек нинди күнекмәләрне үстерү кирәклеген билгели. Гаиләдә бала белән бәйле көнкүреш тормышны бераз булса да җиңеләйтү өчен әни кешедән нәрсәнең мөһим булуы белән кызыксыналар. Билгеле бер программа буенча бөтен баланы бер калыпка кертеп коррекция үткәрмиләр монда. Һәр балага индивидуаль программа каралган. Әни кеше берничә дәрес укытучының бала белән шөгыльләнгәнен читтән күзәтеп утыра, аннан соң үзе дә аларга кушыла: укытучы җитәкчелегендә бала белән уйнарга өйрәнә. Сәер яңгырый кебек, әмма аутистик спектрда тайпылышлары булган сабыйлар белән аралашу, уйнау бөтенләй башкача корыла.
– Баланы үз дөньясыннан тартып чыгарып, яңа күнекмәләр өйрәтү әти-әни ярдәменнән башка авыр, хәтта ки мөмкин түгел дип тә әйтер идем. Бала безгә атнага өч тапкыр берәр сәгатькә генә килә. Аның төп вакыты өйдә уза. Өйдә әни баласына бездә өйрәнгән күнегүләрне эшләтеп, уйнатып, күнекмәләрне ныгыта. Шуңа да тандемда эшләү бик мөһим! Баланы әнисеннән дә яхшырак кем белсен?! Ул педагогка баласы турында күп нәрсә аңлата ала, – ди Полина Слесаренко.
Шуңа күрә дә иң элек әнинең теләге һәм ресурста булуы шарт. Әмма бөтен әни дә моңа әзер түгел. Башта үзенә психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш биргән очраклар да була. Иң элек үзеңә ярдәм ит, аннан – балаңа дигән принцип онытылмый монда. Нәкъ самолеттагыча! Анда да бит гадәттән тыш хәл була калса куркынычсызлык инструкциясе буенча, иң элек ананың үзенә кислород битлеге кияргә кирәк, соңыннан гына баланы кайгыртасы.
Башлангыч ярдәм хезмәте проекты гамәлгә ашырылганнан бирле 60 консультация уздырганнар. Беренче төркемгә 6 гаиләне алсалар, хәзер 12 гаилә белән эшлиләр икән. 60 тан бары 18 гаилә генә калуның сәбәпләре төрле.
– Гаиләләр баш тарткан очраклар да бар, – ди Полина Слесаренко. – Кемнәрдер аноним булып калырга тели, баласын фотографиягә төшерергә рөхсәт итми, ә безгә ул хисап өчен кирәк, кемнәрдер бала–педагог–әни форматы белән эшләргә риза түгел. Баласын китереп куярга да үз эше белән чыгып китәргә тели. Андый гаиләләргә шундук юк дип әйтәбез, чөнки, аңлагансыздыр, без бала һәм әни белән бергә эшлибез. Теләсәләр дә, гаилә хәле буенча йөри алмаганнар да булды. Менә Зәйдән бер гаилә килеп йөри. Атнага өч тапкыр. Комиссия кабул иткәннән соң: «Ничек килеп йөрерсез соң?» – дип сорадык алардан. «Без йөриячәкбез, ничек тә хәл итәрбез», – диделәр. Бик теләсәң, җаен табасыңдыр ул. Вакытлыча шәһәргә күченеп торучылар да бар. Бәлки, киләчәктә мондый хезмәтләр районнарда да ачылыр. Идеяләр бик күп, әмма барысы да финанслауга һәм кадрлар мәсьәләсенә кайтып кала.
Көтелгән үзгәрешләр
Беренче төркем белән ярты ел эшләгәннән соң дистанцион форматка күчкәннәр. Ягъни «булды, сау булыгыз» дип чыгарып җибәрмәгәннәр. Өйрәткәннәрне ныгытыр өчен тагын ярты ел укытучы-дефектолог алар белән элемтәдә тора. Киңәшләрен бирергә, консультацияләр үткәрергә әзер ул. Моннан тыш, дәрескә йөргәннәр атнага бер тапкыр «Әти-әниләр мәктәбе»ндә онлайн очраша. Педагоглар әти-әниләрнең сорауларына җавап бирә, теориядә төрле күнегүләрне өйрәнәләр. Бу проект гамәлгә ашырыла башлагач, бик күп гаиләләр килер дип уйлаганнар. Шунысын да әйтмәдек, монда йөрү бушлай – әти-әни бернинди чыгым күтәрми. «3–4 яшьлек балаларны җыйган булсак, күбрәк килгән булырлар иде», – ди белгечләр үзләре дә. Балаңның үзенчәлекле булуын кабул итү бик авыр. Шуңа да күпләр моны күрергә, танырга теләми. «Әле ул кечкенә, үсә-үсә яшьтәшләрен куып җитәр», – дип, проблемадан качарга тырышалар. Шул рәвешле вакытны гына югалталар. «Ата-ана күңелендә шик туа икән, юкка түгел инде, алар урынсыз шикләнми», – ди Полина Слесаренко.
Башлангыч ярдәм хезмәтендә балаларга тест уздыралар: килгәч үк һәм ярты елдан соң. Нәтиҗә бар: бөтен баланың да күнекмәләрне формалаштыру буенча алга китеше күренә. Мәсәлән, бала нидер кирәк булганда кычкырган гына, ә хәзер инде сорый, йә төртеп күрсәтә. Әнисе артыннан кабатлап чәбәк-чәбәк уйный белмәгән балалар дәресләрдән соң шуны кабатлый. Сөйләшмәгән баланың сүзтезмәләр әйтә башлавы мондый сабыйлар өчен зур казаныш инде ул. «Алга китеш төрле баланыкы төрлечә, әмма ул бар. Чөнки аутистик спектрда тайпылышлары булган һәр бала үзгә. Кайсылары үз дөньяларына бикләнгән, аларга бернинди аралашу кирәкми, кайберләрендә коммуникация чаткылары сизелә, – дип аңлата укытучы-дефектолог Зәринә Сәмигулина. – Шуңа һәрберсе белән индивидуаль шөгыльләнергә кирәк. Эй-Би-Эй методикасы белән эшлибез. Әлеге алым нәкъ менә аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларда яхшы нәтиҗәләр бирә. Дәресләр бары тик уен формасында уза. Уен аша балада яңа күнекмәләр формалаштырабыз. Үсешендә проблемаларны алдан ук күреп алып, бала белән бер яшькә кадәр үк шөгыльләнә башлау идеаль дип санала. Әмма күп очракта бу чорда балада берни сизелми кебек. Ә бит нәкъ шушы вакытта баш мие коррекциягә тиз бирелә. Балага ярдәм итәргә теләгән гаиләләр килә безгә. Бөтенебез бер максат куеп, бер уйда эшләгәч, нәтиҗәләр тиз күренә. Менә шулар яңа көч туплап эшләргә канатлар куя да инде».
«Балаларыбызга без ярдәм итмәсәк, кем итәр?!»
Инде әниләрнең үзләренә сүз бирик. Алар барысы да шундый ачык, елмаеп кына торалар. Үзенчәлекле балалар үстерүләрен кабул иткәннәр, бер дә кыенсынып тормыйлар. Ә балаларына булган карашлары наз һәм мәхәббәт белән тулы!
– Безнең барысы да яхшы иде. Улыбызга яшь тә ике ай чакта әллә авыру, әллә ике атна элек кенә ясаган вакцина сәбәпче булды, иҗекләр әйтә башлаган җиреннән сөйләш-мәскә әйләнде. Үз-үзен тотышындагы сәерлекләргә дә игътибар иттем, – ди 2 яшьлек Тимурның әнисе Лилия. – Үтәр әле, дип, күзен йомып утыра торган әниләрдән түгел мин, шундук табибларга бардым. Интернеттан кайтавазлар укып, иң яхшы белгечләрне эзләдем. Улыбызга диагноз куймадылар, әмма үсешендә психик-сөйләм тоткарлыклары барлыгын аңлыйм. 6 яшендә теле ачылган балалар да бар дип тынычландырырга тырышалар. Мин исә вакытында шөгыльләнергә кирәк дип саныйм. Әйе, балам миңа да, җәмгыятькә дә комачауламый. Ул тыныч, еламый, көйсезләнми. Бар да яхшы кебек, әмма аның сөйләшмәве һәм мине аңлап бетермәве борчыды. Шунысы да бар: 3 яшькә кадәр көтеп, аннан белгечләргә йөри башласаң, моңа кадәр кайда булдыгыз соң дигән сүзне ишетәчәксең. Балаларның психик-сөйләм үсешендәге тоткарлыклар хәзер киң таралган. Аннан ни өчендер малайлар күбрәк җәфа чигә. Шуңа вакытында булган мөмкинлекләрне куллану яклымын. Башлангыч ярдәм хезмәте турында да танышым әйтте. Сентябрьдән бирле йөрибез. Дөресен генә әйткәндә, хәзерге заманда бушлай хезмәт күрсәтелүгә ышанмый идем. Түләүсез булса, аңа бит әле чират, күпме документ җыясы. Чиратлар да булмагач, сыйфаты түбәндер дип шикләндем. Чынлап та, дәресләргә йөри башлагач, баштагы ике атнада мәгънәсез эш белән шөгыльләнәбез кебек тоелды. Дөрес җиргә килеп эләкмәдек бугай дип аптырадым. Әмма улымда үзгәрешләр күргәч, фикерем үзгәрде. Улыбызда күрсәтү жестлары, аңлау барлыкка килде. Аң кайтты кебек аңа. Иң зур уңыш – утырып уйный башлады. Элек аны һич кенә дә бер урында утыртып булмый иде. Хәзер уенчыклар белән ничек уйнарга кирәген белә, аларны алып куя. Укытучыбыз барысын да аңлата, күрсәтә. Гадәти балаларның әниләре бу хакта уйланмый да торгандыр. Ә без менә һәр этапны аңлап, күнекмәләр булдырырга тырышабыз. Әйе, әлегә ул сүзләр әйтми. Безнең төп максат – иң элек үз-үзен тотышын коррекцияләү. Соңыннан гына сөйләм буенча эшли башлыйбыз. Улым мине аңлый башлады. Бу инде алга таба зур бер адым. Тагын бераз этәргеч булса, барысы да яхшырыр дип уйлыйм. Сыйфатка нык игътибар бирелә монда. Әле бит «Әти-әниләр мәктәбе» дә эшли. Анда безгә бала белән эшләүнең төрле нечкәлекләрен аңлаталар, өйрәтәләр. Беркайчан да дәресне күчергәннәре юк. Хәтта бик салкыннарда да йөрдек. Полина Владимировнаның вакыты тыгыз булуга карамастан, атна саен дәресләребезгә керә: күзәтә, төзәтмәләр кертә. Башлангыч ярдәм хезмәте хезмәткәрлә-ренә, бигрәк тә Полина Владимировнага, укытучыбыз Сашага рәхмәттән башка бер сүзем юк.
– Баласының психик-сөйләм үсешендә тоткарлыклар булган әниләрнең мессенджерларда бик күп төркемнәре бар. Мин дә шуларда торам, – дип сөйли Алсу. – Балага 1 яшь чагында үсешендә тайпылышлар сизә башладым: исемен ишетүгә битараф, сөйләшәсең, ә ул сине ишетми кебек. Әтисе дә, әби-бабасы да: «Ул кечкенә әле», – дип әйтәләр иде. Балага яшь ярым булгач, чын-чынлап борчыла башладым, табибларга мөрәҗәгать иттек. Ун айдан соң поликлиникадагы невролог безгә психик-сөйләм үсешендә тоткарлыклар дигән диагноз куйды. Кызыбызга да, миңа да авыр иде. Кызым белән кибеткә дә керә алмыйм – шундук кешедән куркып елый. Кунаклар килсә дә борчыла иде. Балама бик тә булышасым килде. Төрле түләүле үзәкләргә дә йөреп карадык, әмма файдасын күрмәдек. Кызлар миңа менә шушы Башлангыч ярдәм хезмәте турында сөйләде. Комиссия узгач, дәресләрне түземсезлек белән көттек. Бала белән эшләргә өйрәнеп кайтам да әтисенә, әби-бабасына аңлатам. Үзебез дә шаккатабыз: нәтиҗәләр бар – чит кешеләргә карата негативлык бетте. Уен үзәкләренә барсак та, курыкмый йөри. Янына утырып уйный алам. Сүзләр әйтә, предметларны төртеп күрсәтә. Бу күнекмәләр барысы да шушында өч ай йөрү дәверендә барлыкка килде. Элек ул үз дөньясында гына – беркемне күрми, ишетми яши иде, хәзер элемтә бар. Баланың үзгәрүен күреп, шатланып туя алмыйбыз. Укытучылар нәтиҗә булсын дип эшли, шуңа үзгәрешләр бик тиз булды бугай. Әле бик күпкә ирешербез дип уйлыйм. Гап-гади балалар бакчасына барырга җыенабыз. Үсешендә үзенчәлекләр булган балалар үстерүче әниләргә үз дөньяларына бикләнмәскә киңәш итәр идем. Әйе, баштагы мәлдә миндә дә ни өчен нәкъ менә мин, ни өчен минем балам дигән сораулар туа иде. Аларга җавап эзләдем. Үзеңне кулга алырга кирәк икән. Шул вакытта гына балага ярдәм итә аласың. Һич тә ничек бар шулай калдырырга, сынауларга бирешеп, күңелне төшерергә ярамый. Бала турында уйлагыз: ул бит бу дөньяга сорап килмәгән, аның тууын үзебез теләдек. Шуңа күрә дә балага ярдәм итү – безнең бурыч. Менә шушындый хезмәтләрдән кулланмау – мәгънәсезлек. Балаларыбызга без ярдәм итмәсәк, тагын кем ярдәм итәр...
Наталья ЕРМОЛАЕВА
Аутистик спектрда тайпылышы булган балаларга ярдәм итәр өчен республикада Үзәк комиссия базасында дүрт Башлангыч ярдәм хезмәте ачылды – Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада. 2025 елга шундый ук үзәкләрне Яшел Үзәндә һәм Алабугада ачу планлаштырылган. Әлбәттә, бу күп түгел. Әмма шунысы да бар: аутизм диагнозы 3 яшькә кадәр куелмый, шуңа күрә безгә балалар йә ведомствоара консилиумнан, йә сабыеның үсешендә тайпылышлар барлыгын сизгән әти-әниләр «сарафан радиосы» аша килә. Әйе, без килешәбез, проблемалар районнарда да бар һәм ул актуаль. Башлангыч ярдәм хезмәтен җирлекләрдә ачу авырлык тудырмый, тик кадрлар дефициты бар. Районнарда бу балалар белән эшли торган белгечләр юк дәрәҗәсендә. Эре шәһәрләрдә белгечләрне әзерләп була әле, ә менә районнарда үсешендә тайпылышлар булган балалар белән эшләргә әзер булган белгечләрне табу авыр. Бу белгечлек бик зур көч һәм сабырлык сорый торган хезмәт. Безгә йөргән балаларның алга китешләрен күреп торабыз. Быел проект кысаларында яңа белгечләр әзерләргә, үзебезнекеләрнең белемен тагын да тирәнәйтергә уйлыйбыз. Болар барысы да балага һәм аның әти-әнисенә ярдәм итү максатларыннан башкарыла. Соңгы биш елда аутистик спектрда тайпылышлары булган балалар саны артты. Шуңа күрә мондый үзәкләр булдыру бик мөһим. Мин инде бу өлкәдә күп еллар эшлим. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: никадәр иртәрәк эшли башлыйсың, шулкадәр яхшырак. Безгә килеп эләккән әти-әниләр ул яктан бәхетле: сабыйлары белгечләр кулында. Шунысы да бар: ул балаларны ташламыйбыз. Бездән киткәч тә язмышлары белән кызыксынабыз, элемтәдә торабыз. Проектның кыйммәте дә шунда! Үсешендә тайпылышлы бөтен бала да аутист булмаска да мөмкмин. Бәлки, тупас тоткарлык кынадыр. Ул бала белән эшләп, 3 яшьләргә үзгәртә алабыз. Әти-әниләр белән эшләү аеруча мөһим. Алар үз баласындагы проблеманы кабул итеп, аның белән бергә яшәргә өйрәнергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк