Логотип
Актуаль тема

Хатын-кыз булудан туктамыйк...

Дүшәмбедән, киләсе айдан, Яңа елдан яңача яши башлыйм – үзгәрәм. Менә шундый планнарны кайсы хатын-кыз гына кормый икән.

Ләкин күп вакыт «дүшәмбеләр» тыныч кына үтеп китә дә, барысы да онытыла. Хатын-кыз кабат тормыш мәшәкатьләренә чума. Әнә шулай гомернең узуы сизелми дә. Үзгәрү турындагы хыял да еракта кала. Ә бит барысы да үзебезнең кулда. Дөньяны үзгәртәсең килсә, иң элек үзең үзгәр, диләр. Әмма үз өстеңдә эшләмичә моңа ирешеп булмый. Бу, әлбәттә, зур көч, рух ныклыгы таләп итә. Тик моны һәр хатын-кыз булдыра ала. Мотивация бер генә – мин хатын-кыз булудан туктамыйм! Хатын-кыз булып кына яраттырып та, хөрмәт иттереп тә, үзең теләгәнчә яшәп тә була. Психолог-коуч Илүзә ӘМИНОВА белән әнә шул хакта сөйләшәбез.

Илүзә, син бик күп хатын-кызларның күңелләрен ачып кереп, «дәвалаган» кеше. Шулай да хатын-кыз күңел төпкелендә нәрсә тели? 
– Социологик сораштыруларга күз салсак, хатын-кыз иң элек гаиләдә гармония булуын тели. Аны әле гади итеп кенә хатын-кыз бәхете дип әйтәләр. Әмма гармония ул – бик киң төшенчә, шуңа төгәл генә нәрсә теләгәннәрен аңлата алмаучылар да бар. Гармонияле мөнәсәбәтләр телим, диләр. Ничек була соң ул? Иреңә баш иеп, аның сүзен генә сөйләп яшәүне дә гармонияле мөнәсәбәтләр дип аңларга була. Күңел төпкелендә һәрберебезнеке үзенеке, ләкин иң элек ул тынычлык тели. Димәк, тавыш күтәрмичә генә матур итеп сөйләшүләр. Шуннан китә инде бер-береңне хөрмәт итү, аңлашу... Гаиләдә моның өчен хатын-кыз җаваплы. Әйе, хатын-кыз процесс өчен җавап бирүче ул. Галимнәр, тикшеренүләр үткәреп, кешеләрнең энергия-ләрен тасвирларга тырышкан. Ирләрнеке ул – куб, ә безнеке сфера рәвешендә икән. Без почмакларны йомшартучылар булып чыгабыз. Ирләр – материалистлар, акча табучылар, калган бар нәрсә безнең өстә. Мөнәсәбәтләр дә, балалар да, хәтта аларны әтиләренә якынайтучы да – без. Кайнана-кайната белән мөгамәлә процесслары да безнең җилкәдә. Ул процесслар аша нәтиҗәгә килү бик озак. Шәхсән үземә ирем белән мөнәсәбәтләрне җайлау өчен 16 ел кирәк булды. Гади генә бер мисал. Мин бик тактиль кеше. Машинада барганда иремнең кулыннан үбеп алырга яратам. Гадәтем шундый. Менә быел җәй генә кулымны алып ул үпте. Күпчелегебез моңа 16 көндә ирешергә тели. Бу мөмкин түгел. Шуны онытмаска кирәк: теләгәнеңә ирешер өчен уең да, сүзең дә позитив булсын. Кайберәүләрнең уе – негатив, ә эш-гамәлләре яхшы, имеш, әмма уйлага-нына ирешә алмый, чөнки уе начар. Бөтен нәрсә плюста булганда гына яхшы. Әйе, уйлар бездән сорап йөрми. Начары да килә аның. Аны шундук яхшыга үзгәртергә омтылырга тиешбез. Бу иң элек үзебез өчен кирәк,
башкалар өчен түгел. 


Нинди хатын-кыз белән һәрвакыт аралашасы килеп тора?
– Үзенә ышанычы һәм үзбәясе яхшы булган хатын-кыз белән. Дөрес, бездә үз-үзеңә ышану белән тәкәбберлекне бутап ялгышалар. Алар – икесе ике әйбер. Үзбәясе югары булганнар бар кешегә толерант, аңлап карый. Менә шундыйлар белән сөйләшү үзе бер рәхәт. Җайлы итеп сөйләшәләр, чөнки зыялылар, белемгә омтылучан, аларның һаман үсештә буласы килә, башкалар белән мөгамәләсе дә яхшы. Андый хатын-кызлар ире өчен дә кызыклы. Иребез безгә карагач, башында дүрт сигналның берсе уяна: хатын-стресс, хатын-бар да яхшы, хатын-бәйрәм, хатын-проблема. Мәсәлән, ул кич кайтты, ашап алды. Без инде кичке эшләр белән мәшгуль, шул арада «хатын-кыз-радиобызны» кушабыз  – көндәлек хәлләрне сөйли башлыйбыз. Игътибар итегез әле: ничек сөйлисез, нинди сүзләр кулланасыз. «Миңа рәхәт булды», «барысы да искиткеч» дип түгелә-сезме, әллә барып чыкмады, миңа болай дип әйтте, болай эшләде, дип зарланасызмы? Ничек сөйләвебездән чыгып, безгә карата мөнәсәбәт туа – теге сигналларның берсе уяна. Һәрвакыт позитивта булып, иребезне программа-лаштыра да алабыз. Хатын-кызлар кулында менә шундый зур корал бар. Боларның бар нечкәлекләрен белсәләр,
иң бәхетле булып яшәячәкләр. 


Инде өйгә килеп кергәч, шәхси чикләр турында да сөйләшик әле, Илүзә. Хәзер бу тема бик актуальләште. Җәмгыятьтә үз урыныңны тапканда бик мөһим кебек. Мөгаен, ул өйдән, өйдәге мөнәсәбәтләрдән башлана торгандыр?
– Әгәр дә өебездә шәхси чикләрне куярга өйрәнмибез икән, өйдән чыгып киткәч тә аны куя алмаячакбыз. Өйдә бар икән ул, дусларыбызга да, коллегаларыбызга да чикләребезне күрсәтәбез. Әйе, үзенең шәхси чикләре булмаганнар башкаларныкын да сакламый. Мәсәлән, кияүгә чыктык, ә иребезнең шәхси чикләре юк. Ул ниндидер бер ямьсез сүз әйтә йә сүгенеп куя. Беренче көннән үк җайлап кына аңла-ту кирәк инде ул, низаг чыгарып түгел. «Алтыным, мин мондый сүзләрне ишетергә теләмим», – дип әйтәсең. Бәлки, аны кат-кат кабатларга да туры килер. Чулпан, менә тагын нәрсәне әйтәсем килә: татар хатын-кызларында үзбәяңнең түбән булуы, шәхси чикләрнең булмавы – менталитет, тәрбиядән килә. «Олы кеше сөйләшкәндә авызыңны йом» йә «Ирләргә баш иеп, буйсынырга кирәк, ир бит ул», дип тәрбияләделәр безне. Бер карусыз тыңлау белән хөрмәт итә белү – икесе ике нәрсә. Ир кешегә баш имичә дә хөрмәт итеп яшәргә мөмкин. Әмма үз фикереңне әйтәсең, шәхси чикләреңне куясың. Дөрес, аны да төрлечә эшләргә була. Шәхси чикләрне кемнәрдер җайлап кына – әкрен генә озаклап куя, кыскарак юлы да бар: шатырдатып әйтәсең. Ләкин аны кемдер кабул итә, кемдер юк. Конфликтлар чыгар өчен дә сәбәп инде ул. Һәр кеше үз юлын үзе сайлый. Холыктан да тора бу. 

Хатын-кызның үзе генә белгән, беркемне дә кертми торган дөньясы булу мөһимме?
– Бар ир-атлар, бар хатын-кызлар. Алар билгеле бер яшькә җиткәч, хатын һәм ир статусын ала. Хатын булу – вазыйфа ул. Берәр оешмада директор вазыйфасы кебек үк. Әмма ул директор хатын-кыз булудан туктамый бит. Ә менә кайбер хатыннар бу статусны алуга, хатын-кыз булуын оныта башлый. Кызганыч, җәмгыять тә гаилә тормышы белән генә яшәүне дөрес яшәү дип кабул итә. Әйе, ул бик яхшы хатын, яхшы әни, яхшы хуҗабикә.
Әгәр хатын-кыз булудан туктый икән, бертөрлелек башлана: йокыдан тора, эшенә бара, эштән кайта, юа-җыя. Бервакытта да хатын-кыз булудан туктарга ярамый, ә моның өчен аның үз дөньясы, үзенең кызыксынулары булырга тиеш. Ирләр дә ир-ат булудан туктамый. Җәмәгатьчелеккә җиткерәсем килгәне шул: һәр кешенең үз дөньясы булырга тиеш, һәм аңа вакыты-вакыты белән шул дөньясында яшәп алу җаен чыгарырга кирәк.

 Әйдә, хөрмәт турында да сөйләшик әле. Өйдә, эштә үзеңне ничек хөрмәт иттерергә?
 Башкалар хөрмәтен яулау – үзеңне хөрмәт итүдән башлана. Матур килешле итеп киенү, үзеңне тәрбияләү, чәчләреңә матур прическалар ясау, белемгә, үсешкә омтылу... Менә шулар керә аңа. Миннән булмады инде, тормышым да шуңа алга китмәде, дип зарланып йөрүчеләр – үзләрен хөрмәт итмәүчеләр. Уең, сүзең, эш-гамәлләрең белән үзеңне хөрмәт итәсең икән, ирең дә, балаларың да, башкалар да сиңа хөрмәт белән караячак. Аннан соң үзеңә иң яхшысын рөхсәт итәргә өйрәнә белү дә мөһим. Каян җиткерә алыйм дип әйтүчеләр булыр. Әмма сез үзегезнең ресурстан чыгып рөхсәт итегез. Безнең җәмгыятьтә нигәдер мескенләнү киң таралган. Әйе, татарларда жәлләү хисе көчле, бәлки, шуңадыр. Мескен булып күп нәрсәгә ирешәм, дип уйлаучы да бардыр, тик ул кыска вакытлы гына канәгатьлелек, аннан соң аяк сөртә башлаячаклар. 

Гомер буе иремне тәрбияләдем, ашарына пешердем, өстен-башын юдым, ә ул миңа хыянәт итте дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
 – Әйе, таныш ситуация. Моңа менә шул мин алда сөй­ләгән хатын белән хатын-кыз балансы югалу сәбәпче инде. Хатын-кыз хатын статусына чума да, энергиясе югала – урыны буш кала. Ире аны хатын-кыз итеп күрми, ул аңа эмоция бирми. Гафу үтенәм мондый чагыштыруга: әмма андый хатыннар өйдә бер җиһазны хәтерләтә. Шуңа да хатын-кыз булудан туктамаска, үз дөньяңны югалтмаска, яши-яши ирең өчен тагын да кызыклырак булып ачылырга ки-
рәк. Ә бу бары үзебездән генә тора. Үткәндә-сүткәндә үбеп китүләр, кулыннан булса да сыпырып узу, бары иреңә карата булган жестлар... Болар да мөнәсәбәтләр өчен бик мөһим.

Хатын-кызны – иренә, башка хатын-кызларга карата «көнчелек» үтерә. Моны ничек җиңәргә?
– Көнләшү – чынлыкта да алга таба үсәргә, үз өстеңдә эшләргә сигнал. Мин, мәсәлән, гади татар коучы, бер дә Рәистән көнләшмим, чөнки сигнал юк, аның кебек булдыра да алмыйм, ә менә бик матур итеп тренинглар үткәргән, зур заллар җыйган, үз фәлсәфәсе, эшләү методикасы булган коуч-психологлардан көнләшәм, чөнки мин дә алай булдыра алам. «Әйдә, Илүзә, тырыш», – дим үземә. Сәламәт булмаган көнләшү – үзбәяң түбән булудан килә. Мәсәлән, хатын ирен коллегасыннан көнли. Чит хатын-кызларга караган өчен ирен сүгә, «кеше ирләрен кызыктырып йөргән» теге хатын-кызга да эләгә. Шулай итеп, үзеннән җаваплылыкны төшерә. Үз өстеңдә эшләмәс өчен, ялкаулыкны каплар өчен сәбәп кенә бу. Югыйсә көнләшү үсешкә бер сигнал бит! Менә шу-
ларны аңласаң, хәтта тормышка мөнәсәбәтең үзгәрә. Иреңне коллегасыннан көнләп башка эшкә күчәргә мәҗбүр итсәң дә, көнләшү хисе бетмәячәк. Ә менә үзбәяң, үз-үзеңә хөрмәт бар икән, ирең яныңда көне буе «Мисс Татарстан» утырсын – игътибар да итмәячәксең.

Илүзә, шәхсән үзем ир белән үзара сөйләшүләр – гаиләне ныгытучы бер фактор дип саныйм. Көндәлек мәшәкатьләр, ниндидер гайбәт сөйләү турында сүз бармый. Эмоцияләреңне, хисләреңне, интим темаларны ирең белән сөйләшү кирәкме? Аннан соң иреңә серле булып калырга, ачылып бетмәскә дигән фикер дә яши бит әле. 
– Ниязым белән эч серләремне 30 яшемдә генә сөйләшә башладым. Аңа кадәр сөйләшмәдек, ирем бик ябык кеше иде. Әмма үз хисләремне, үз эмоцияләремне сөйли торгач, аны да мондый сөйләшүләргә гадәтләндердем. Хисләрне аңлашу көн дәвамында булырга мөмкин. Мәсәлән, өйдә ял итәсез, ә ирегез ниндидер эш белән мәшгуль. «И-и әтисе, шундый рәхәт булды күңелемә, син бигрәк кайгыртучан инде», – дип кабатлаудан иренмәскә кирәк. Үпкәләшүләр, низаглар да вакытында сөйләшмәүдән, вакытында эмоция­ләреңне белдермәүдән килә. Җыеп килгәч, эмоциональ кабыну, ягъни низаг чыкмый калмый инде ул. Безнең җәмгыятьтә шулай гадәтләнгән бит инде. «Мин арыдым, син мине аңламыйсың», дип кабынабыз гадәттә, шуннан гауга кубарга да мөмкин. Аннан соң гына аңлашабыз, аңлаша алсак әле. Вакытында сөйләшү – өйдә тынычлыкны саклый. Алда әйтеп киткәнчә,  хатын-кыз процесслар өчен җавап бирә. Хисләрен чыгара белергә өйдәгеләрне хатын-кыз өйрәтә инде. Мәсәлән, кичке ашка барыбыз да өстәл артына җыела. Балалардан нинди билге алдың дип түгел, үзеңне ничек хис иттең, сиңа рәхәт булдымы, йә авыр булдымы, дип сораштырабыз. Бала шул рәвешле үз хисләрен чыгара башлый. Аннан әкренләп иреңнән сорыйсың. Әлбәт­тә, хисләре турында сөйләргә яратмаган (өйрәтелмәгән) ирләр шундук без теләгәнчә җавап бирмәс, әмма тәрбия­ләнә-тәрбияләнә ачылып китә алар. Сөйләшүләр яратышу мәсьәләсендә дә бик мөһим. Күпләр интим мөнәсәбәтләр йокы бүлмәсенә кергәч, караваттан гына башлана дип уйлый. Бу һич тә алай түгел. Ул көне буе корыла. Мәсәлән, мин кухняда табак-савыт юам, ирем су эчәргә чыкты. «Син янымнан үтеп киткәндә бала йоннарым кабарып калды, җилкәмнән генә үбеп китсәң, шундый рәхәт булыр иде», – дим. Ир-ат үпми калмый инде. Шундук үз хисләремне әйтергә ашыгам: «Мин шундый иркәләнеп калдым!» Менә шушыннан башлана инде ул... Үзегез генә аңлаган сүзләрне, карашларны булдыру да хисләрне көчәйтә. Аны бит теләсә кайда кулланырга була, чөнки сез аны үзегез генә аңлыйсыз. Ул сезнеке генә! Әмма моның барысын да хатын-кыз башлый инде... Мөнәсәбәтләрегез тәмләнә баруын үзегез дә сизәрсез. Чулпан, әле бит шундый тәгълимат бар һәм мин аның белән килешәм: бер-беребезне аңламаган чакта гына бер-беребезгә кызыклы без. Бер-береңне аңларга, өйрәнеп бетәргә тырышырга кирәк тә түгелдер ул, бер-берең белән кызыклы итеп яшәргә тырышырга кирәк. 

Илүзә, син һәрвакыт позитивта. Һәрвакыт шулай яшәү дөресме? Гомумән, ничек алай яшәргә?
Позитивта яшәү – кешенең тормыш рәвеше ул. Бары тик көннәрдән бер көнне моны үзең өчен хәл итәргә генә кирәк. Әйе, кемдер негативта яшәп тә, шуннан үзенә файда таба. Алда мескенлек, жәлләтү турында сөйләдек бит. Корбанчылык дип атала бу. Әмма моннан файда бары кыска вакытка гына була ала. Гел шат күңел белән яшәүчеләргә сәерсенеп караучылар да юк түгел. Ихласлыктан көлүчеләр дә, алдаучылар да табыла. Ләкин шунысы бар: әгәр дә позитив тормыш рәвеше алып барасың икән, бөтен нәрсә дә син теләгәнчә тезелеп кенә тора. Галимнәр шундый бер эксперимент үткәргәннәр: бер төркем кешегә көнозын елмаеп йөрергә кушканнар. Бар җирдә! Бу кешеләр шул елмаю аркасында гына да бүгенге тормышларының кичәгегә караганда уңышлырак булуын әйткән. Позитив булу – тормышыңны үзең теләгәнчә коруга юллар ача.  Һәр кеше үз тормышында бер чорга җитә. Башка болай яшәргә теләмим, ди. Ул моңа 25 яшьтә, 30 да, 40 та, 50 дә, хәтта 70 яшьтә ирешергә мөмкин. Күбрәк 50 яшьтә яшәү рәвешләрен үзгәртергә телиләр. Соң инде дип әйтүчеләр дә бар, юк, беркайчан да соң түгел. Бу чорга кергәнен сизенгәч, үзгәреш ягына адымнар ясала башлый. Киләсе дүшәмбене дә, Яңа елны да көтмисең. Күңелеңнең бу теләген ишетәсең икән, бүген үк башлыйсың.

Фото: Фирүзә Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар