Логотип
Яңалыклар

Айгөл Хәйруллина – җиңүче

«Нур» социаль хатын-кызлар инициативасы ассоциациясе «НУР» рәисе һәм нигез салучысы Айгөл Хәйруллина «НКО хатын-кызлары» милли профессиональ премиясе җиңүчесе булды.

Финалистны тантаналы бүләкләү Мәскәүдә, коммерцияле булмаган оешма хатын-кыз лидерларының II Бөтенроссия форумында узды. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән коммерцияле булмаган оешма вәкилләре катнашты. «Бу безнең команданың, ассоциациядәге барлык кызларның уртак җиңүе, безнең гаиләнең җиңүе», – дип белдерде Айгөл Хәйруллина шатлыгы белән уртаклашып. 

 «НУР» ассоциациясе өч елдан артык социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра. Әлеге проектлар кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрә, бөтен Россиядән хатын-кызларны берләштерә.

 Ассоциациядәге хатын-кызларның 70 процентка якыны өч һәм аннан да күбрәк балалы. Өч ел эчендә 86 хатын-кыз грант отып үз эшен ачып җибәргән. 
«НУР» ел саен үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен «Һәрберсендә кояш» иҗади фестивален дә уздыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар