Логотип
Күңелеңә җыйма

Сыналган йөрәк 6

Кыз күзләрен чытырдатып йомды да кичәнең ахырын искә төшерергә тырышты. Шундый матур башланган кичнең ахыры ничек бетте соң? Бу алкоголь дигәннәре аңны томалап, хәтерне дә юып ташлый икән...

башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-2

https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-3

 http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-4

https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-5

 

 

Эльмира уянып китеп күзләрен ачып җибәрүгә бер мәлгә үзенең кайда икәнлеген дә аңламый ятты. Кичәге вакыйгалар кино кадрлары шикелле бер-бер артлы күз алдыннан узды – әле кичә генә ул дөньядагы иң бәхетле кешеләрнең берсе иде: затлы ресторанда талгын музыка астында биеп йөрде, йомшак кәнәфигә утырып, егет белән көлешә-көлешә сөйләшеп утырдылар, затлы Италия шәрабы эчте... Ә бүген ул үз өендә –йомшак ятагында аунап ята... Затлы шәраб парлары миеннән очып югалган, башы чатный, тәне кыйнап ташлангандай авырта, сулкылдый. 
Кыз күзләрен чытырдатып йомды да кичәнең ахырын искә төшерергә тырышты. Шундый матур башланган кичнең ахыры ничек бетте соң? Бу алкоголь дигәннәре аңны томалап, хәтерне дә юып ташлый икән... Югыйсә, шәрабы дә исертә торганга охшамаган иде – кыз аны соктан аермады – тәлгәштән өзеп алган виноград кебек татлы булганга ләззәтләнеп, кечкенә-кечкенә йотымнар белән эчте. Руслан тостларны да гел кабатлап торды, кыстый-кыстый сыйлады, бер шешә эчелеп беткәч, официанттан икенчесен китертте. Организм исерткеч эчемлекләргә күнекмәгәнгә шундый реакция бирде микән? Кызның тамагы кипте, үтереп салкын су эчәсе килде. Юк, аның күз ачарга да, торып утырырга да хәле юк. Кинәт барысы да искә килеп төште... 
Алар рестораннан иң соңгы кешеләр булып чыктылар, таксига бергәләп утырдылар. Эльмира яшәгән йортка килеп җиткәч, Руслан кыз белән бергә машинадан чыкты, чайкалып, көчкә атлап барган кызның биленнән кочып, подьездга керде. Лифтта тиешле катка менгәч егет китәргә ашыкмады, Эльмирадан аерыласы килми иде аның. 
– Чәй эчәргә чакырасыңмы? – дип сорады ул, аның күзләренә туры карап. – Кума мине зинhар, ялгыз калдырма....
Калганы башта куе томан кебек хәтердә. Эльмира сумкасыннан озак кына фатир ачкычын эзләде, тапкач та, тиешле урынга туры китерә алмый азапланды. Менә алар фатирда. Тик кухняга керәсе урынга егет аны күтәреп алды да, йокы бүлмәсенә таба атлады. Иреннәреннән шашып үпте...  Күптән наз күрмәгән Эльмира егетнең кайнар сулышыннан балавыздай акты...
– Матурым, хәерле иртә! Мин сиңа каһвә ясап килдем. Син шулкадәр тәмле йокладың, көндезге 12 тулып килә, уянырга вакыт. Мин иртә торырга күнеккән. Душка кереп юынып чыктым. Кухняга чыгып хуҗа булырга туры килде. Суыткычыңнан йомырка алып тәбә кыздырдым. Ачуланмыйсыңдыр бит?
Кыз каршында поднос тотып басып торган Русланга карап өнсез калды. Ничектер бар да бик тиз булды шул, интернеттан аралашып торсалар да, беренче очрашудан соң төн кунарбыз дигән уй башына да килеп карамады кызның. Бу китаптагыча түгел инде, мәхәббәт сурәтләнгән сценарий кысаларына да туры килми... Гадәттән тыш хәл бу. Шулай килеп чыгасын белсә, Эльмира акылын җуймас, егет кочагына беренче кичне үк кермәс иде дә соң... Соң шул, хәзер бернәрсәне дә үзгәртеп булмый... 
Руслан биленә сөлге урап куйган да, берни булмагандай каршысында елмаеп басып тора. Аның гәүдәсе грек Апаллонын хәтерләтә, гәүдә да хушны җуярлык, атлетлардан бер дә ким түгел – нык мускуллар, кояштан кара янган тән, спорт белән шөгыльләнгәне сизелеп тора. 
Эльмира ниһаять, җавап бирергә көч тапты:
– Рәхмәт кайгыртуыңа, башым бик авырта... Мин кичә исердем бугай, эчә белми эчкәч...
Руслан җавап бирмәде, подносны кызның каршысына китереп куйды да, Эльмирага сүзен дәвам итәргә ирек бирмичә, иреннәреннән үбә башлады.
– Акланма зинһар, син барысын да дөрес эшләдең... .Безнең очрашу күкләрдә язылган булган. Мин сине ничә еллар көттем! Син минем бәхетем. Мин китәр өчен килмәдем, кер кочагыма... Мин сине сагынып өлгердем, кил, яратыйм үзеңне...
Ял көннәре сизелми дә үтеп китте. Язмыш шулай язган – Руслан белән Эльмираның ресторандагы очрашуы планлаштырылмаган сценарий буенча дәвам итте. Тормыш мәхәббәт романнарын кабатламый шул – аның үз эчтәлеге, кульминациясе, чишелеше...
Эльмира ятагында төн кунган Руслан фатирда яшәп калды. Алар икенче көнне егет тукталган отельгә барып бүлмәне тапшырып кайттылар. 
Мәскәү кунагы шундый гади, ихлас – әйтерсең алар күптәннән ир белән хатын булып яшәгәнннәр. Руслан менә дигән аш-су пешерү остасы да – тәмле итеп ашарга пешерә, чәйне дә үләннәр, кипкән җимешләр кушып төнәтә. Эльмираны һәр көнне эшеннән китапханә бинасы янында чәчәк бәйләме тотып каршы ала. Алар кулга-кул тотынышып, шәһәр урамнары, парклар буйлап йөриләр, кафеларда утыралар... 
Руслан Мәскәүдән алып кайткан ноутбугын үзеннән калдырмый – нидер яза, телефоннан сөйләшә. Ул барлык эшләрен онлайн рәвештә алып бара икән. Хәзер бит офиста утыру мәҗбүри түгел, интернет зур мөмкинлекләр ачты. Тик ул телефоннан гел читкә китеп сөйләшә яисә балконга чыгып китә, ишекне артыннан ябып куя. 
Эльмира холкы белән бик сабыр, ышанучан кеше, Русланны качып сөйләшкәне өчен шелтәләми, һәркемнең шәхси чикләре, сере булырга тиеш дип саный. Башка кеше, бәлки колагын торгызыр, сөйләшүләрне качып тыңлар иде. Ләкин шымчылык хатын-кыз өчен килешә торган эш түгел, ике арада ышаныч булмаса, мәнәсәбәтләр дә какшаячак. Әйе, Эльмира Русланнан көнләшә, ләкин бу хисне ничек булса да басарга, йөзенә чыгармаска тырыша.

(Дәвамы бар.)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар