Логотип
Яңалыклар

Казанда бүләк җыялар

21 июнь көнне Казанда Сабантуйга бүләк җыю йоласы уздырыла. Ул шәһәрдә биш локациядә оештырыла.

Сабан туена берничә көн кала, борынгыдан  килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю үткәрелә. Аны әрәпә, бирнә җыю, яулык бәйрәме дә дип атыйлар. Авыл җирендә үткәрелгән әлеге йола инде алтынчы тапкыр башкалада да уздырыла.  Рестораторлар һәм ательерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов инициативасы белән, Казанда 2016 елда беренче тапкыр Сабантуйга бүләк җыю бәйрәме уздырыла.  


Быел да татар халкының әлеге гореф-гадәте 21  июньдә  11:00 сәгатьтә  башланып китәчәк. Бизәлгән  ат арбаларына гармунчылар, җырчылар җыелып утырып, башкаланың 1 Май мәйданыннан йөреш башлана.  Алар  Казан Кирмәненә кереп  Рәис Резинденциясенә барачак. Татарстан Рәисе дә  Сабантуй бүләге бирер дип көтелә. Бу бәйрәмгә министрлыклар,  шәһәр мэриясе дә катнаша.  Аннан бүләк җыючылар Бауман урамын буйлап Камал  театрына юнәләчәк. Ирек мәйданыннан кузгалып китеп Пушкин урамы буйлап барачаклар. Шулай ук Сабантуйга бүләкләрне Туган авылым комплексында,  Иске татар бистәсендә дә  җыячаклар. 


Бүләк җыючылар 12:30 сәгатьтә Камал театры янына җыелачаклар. Анда концерт, төрле уеннар оештырыла, Камал театры артистлары «Зәңгәр шәл» спектакленнән бер күренеш тә куячаклар.


Зөфәр Гаязов әйтүенчә беренче елны башлап җибәргәндә 30 бүләк җыелган булса, узган ел 150 бүләк җыйганнар. Алар шәһәр Сабантуе үткәргән районнар арасында бүленеп бирелә. 


   Ирек мәйданыннан башланган  бүләк җыюда төрле илләрнең илчеләре дә катнашуы көтелә. «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, кунакларга һәм казанлыларга әлеге йоланы тулысы белән күрсәтеп, мәгънәсен аңлатачаклар. Ул җыр-бию белән үрелеп барачак.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар