...Көтегез, кайтам, дип киткән иде... Кырык көннән үк кайтты... Яучылар җибәрергә өлгермәде...
– Эмильне тапканда миңа 36 яшь иде. Бу дөньяга 34 атналык булып, ашыгып килде ул... 1 кило да 600 грамм гына иде... Сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле үзе. Өйгә чыкканчы, хастаханәдә башта бер ай авырлык җыйдык әле. 2 кило 200 грамм булган улыбызны әтисенең кулына салганда: «Менә сезгә тиресе белән сөяге, итен инде үзегез үстерерсез», – дигән иде табиб. Ә ул шундый тиз үсте. Шат күңелле булды, бөтен нәрсәдән яхшылык кына эзләде... Аллаһы Тәгалә аңа гаҗәеп бер сәләт биргән иде. Ул сәләте үсә-үсә ачылды...
...Эмиль – минем күз алдымда үскән малай. Үз улымнан бер яшькә кечерәк булса да, бер үк елны мәктәпкә керделәр, бер үк университетта юристлыкка укыдылар. Тормышлары шулай янәшә сукмаклардан барганга да, кодаларыбызның улы булганга да якын иттем бугай мин аны. Якын итәрлек егет иде ул. Андыйлар турында «кояш шикелле», диләр. Татарларда сирәк очрый торган аксыл-сары чәчләреннән күзләренә кояш яктылыгы төшә дә, ул яктылык шул зәңгәр күзләрдән тагын да нурланыбрак балкый кебек. «Кояш шикелле» дип әйтүчеләр күп булгандыр аңа.
Аларның гаиләсе Арчада хөрмәтле, абруйлы гаилә. Эмильнең әти-әнисе Гүзәл Нотфулловна белән Зөфәр Хафизович Фатыйховлар икесе дә гомерләрен медицинага багышлаган кешеләр. Гүзәл апа – менә 35 ел Арча районы хастаханәсендә стоматолог, ә Зөфәр абый 34 ел рентгенолог булып эшләде.
Эмильне искә алсам, күңелемдә гел бер сурәт җанлана. Ничектер бер өйләренә керергә туры килгән иде. Гүзәл апа аш бүлмәсендә кайнаша. Бүлмә уртасындагы түгәрәк өстәлгә тәрәзәдән мул булып кояш нуры түгелгән. Өстәл артында дәрес әзерләп утырган Эмиль шул нурга «төшкән дә чумган». Әйтерсең аны кояшның үзәгенә чумырып алганнар. Чәчләре – яктылыктан җем-җем... Тешләре – җем-җем...
Бүген дә шул ук өй, шул ук бүлмә... Гүзәл апа һәм Зөфәр абый белән шул ук өстәл артында Эмильне искә алып утырабыз.
– Икегез дә коңгырт күзле, коңгырт чәчлеләр, Эмиль кемгә охшаган икән? – дим, сүз йомгагын аның бала вакытларына таба тәгәрәтеп.
«Йомгагымның» очын Гүзәл апа сүтеп җибәрә:
– Әтисенең Рәсим исемле абыйсына охшаган. Кыяфәте белән генә дә түгел... Рәсим абыйсын бигрәк яратты инде. Үзара зур мәхәббәт иде аларның (ул яшь аралаш елмаеп куя). 3 яшендә шахмат уйнарга да шул Рәсим абыйсы өйрәтте. Үзеннән зуррак шахмат фигуралары белән уйнап утырганда төшкән бер фотосы да бар әле. Мин аның бала вакытта төшкән фотоларын карарга яратам. Шуларга төбәләм дә, хатирәләремә чумам...
Эмильне тапканда олы улыбыз Адельгә 14 тулып киткән иде инде. Бик сөенде энесе тугач. Гел икәү юындыра идек аны. Кулыннан тотып, йөрергә дә ул өйрәтте Эмильне.
Үзеннән 14 яшькә зуррак абыйсы булганга микән, үзе шулай тизрәк үсәргә ашыктымы, яшь-тәшләреннән алдарак барды аның үсеше. Әле башка балаларның телләре генә ачылып килә, ул инде өйне «сатып җибәрерлек» итеп сөйләшә белә. Балалар бакчасын бер дә яратмады. Дәү әнисе иртән бакчага илтмәсен өчен, кайларга гына качмый торган иде.
Бер кызык хәлне дә сөйлим әле. Исемә төшсә, гел көләм шуннан. Җәй көне иде. Эссе шундый. «Әни, кышкы киемнәрне кояшка чыгарып киптерик әле», – дидем эшкә киткәндә. Әнием Рауза миңа булышырга, Эмильне карашырга дип иртүк килә торган иде безгә. Мин киткәч, әни белән икесе бөтен кышкы киемне кояшка чыгарып тезгәннәр. Кич автобус белән эштән кайтсам, тукталышта Эмиль басып тора. Майкадан гына. Аягында – киез итек. Кулында – кәшәкә. Машиналар кычкыртып, баш бармакларын күтәреп узалар. Минем эштән кайтасымны белеп, каршыларга чыккан инде үзенчә. «Улым, сал киез итегеңне, ялан-аяк кына кайт», – дип әйтеп карыйм. Юк! «Пычрана бит ите-гең», – дим. «Дәү әни юа аны», – ди. Кечкенәдән шундый үзсүзле булып үсте ул.
Алты яше тулгач, мәктәпкә барам, дип йөри башлады.
«Сине әле мәктәпкә алмыйлар. Портфелең дә юк, форма да бирмиләр...» – дибез. Беләсеңме, нишләгән? Күршебездәге Наилә апаларга кереп: «Мәктәпкә барасым килә, миңа портфель алып кайтып бирә алмыйсыңмы?» – дип сораган. Кемнән сорарга кирәген дә белгән бит – Наилә апаларның Арчада кибетләре бар. Әле дә күз алдымда: яңа портфелен аркасына элеп, урамда басып тора. «Эмиль, – ди Наилә апасы, – бу портфельдә бары «биш»-ле билгеләре генә булырга тиеш». «Сүз бирәм!» – ди Эмиль.
29 август көнне икәү мәктәпкә киттек. «Пробный» көн иде дип хәтерлим. Беренчеләр өч класс булып тезелеп басканнар. Эмиль исемлектә юк, билгеле. Укытучыга әйтәм: «Нишләтик? Безгә 6 яшь. Бакчага йөрисе килми, мәктәпкә барам дип әйтә», – дим. «Бер дә борчылмагыз, – ди Оксана Анатольевна. – Октябрьгә кадәр утырсын. Аннары үзе үк, тизрәк бакчага илтегез, дип әйтәчәк». Сентябрь узды, октябрь... Эмильнең мәктәптән туярлыгы күренми. Беренче ата-аналар җыелышы булды. Балаларның бер минутка ничә сүз укый алуларын тикшергәннәр. Безнең Эмиль 38 сүз укыган.
Шул урында әңгәмәбезгә Зөфәр абый да кушыла. Улының уңышлары турында искә алуы күңелле аңа.
– Уку бик җиңел бирелде Эмильгә. Әллә ни тырышмый да шикелле үзе... «ике»ле куйсалар да, өйдә онытылган дәфтәр-китаплар өчен генә куйдылар бугай аңа. Алар өчен кайгырмый да тагын: «Төзәтәм мин ул «ике»леләрне», – дип, безне дә тынычландыра әле.
Беренче класска кергән елны без аны Казанга Рубинның футбол академиясенә йөртә башладык. Башта атнага дүрт көн иде, аннары – биш, тора-бара алты ук булды. Арча белән Казан арасы 70 чакрым. Ә безнең икебезнең дә эшкә барасы... Эмильне Казанга илтер өчен машина йөртүче ялларга туры килде. Аны анда да башкалар алдында үрнәк итеп куялар, легионер, диләр иде. Горурлана иде шулкадәр.
Ике елдан соң медкомиссия... Табиблар футбол белән шөгыльләнүне тыйды. «Спортчы йөрәге», диделәр. Аортасында ачык тәрәзә, митраль клапан пролапсы... Умырткасында проблемалар... Без аны сизә идек, тиз арый иде ул. Әле анда да спорттан китәсе килмәде. Үзебезнең Арчада йөзүгә йөри башлады.
...Теге вакытта Наилә апасына биргән сүзендә тора Эмиль. Аттестатында бер генә «дүрт»-лесе дә юк, бары «биш»леләр! Әгәр тугызынчы класстан соң мәктәптә укуын дәвам итсә, ул аны алтын медальгә тәмамлаган булыр иде. Ләкин үзсүзле егет монда да үзенчә хәл итә. «Шундый яхшы укыган улыгызны ник тугыздан соң җибәрәсез?» – дигән сорауны ул вакытта күпләр бирә аларга. Менә мин дә шул ук сорауны бирәм. Әтисенең исә моңа җавабы инде әзер:
– Аның Рәсим абыйсы шикелле юрист буласы килде. Россия дәүләт хокук университетының колледжына тугызынчы класстан соң да кереп буласын үзе каяндыр белешкән. «Ачык ишекләр» көненең дә кайчан узасын ачыклаган. Университет ишекләрен ачып керү белән яктырып китте ул. «Менә бу – минеке! Мин инде үземне студент итеп сизәм», – диде.
Алай ошый икән, без каршы килмәдек. Адель генә ошатмады энесенең бу омтылышын. «Сез аңа ирекне бик иртә бирәсез», – дип ачуланды безне. Бер уйлаган уеннан кире кайтарып булмый иде шул Эмильне. Беркемне тыңламады. Һәр сүзен дәлилләп сөй-ләште. «Мәктәп миңа бирәсен бирде инде. Тагын ике елымны бушка уздырасым килми», – диде.
Ул елны да бюджет урыннары санаулы булды. 22 урынга гариза язучылар саны йөздән артык. Кабул итү комиссиясендәгеләр Эмильнең кызыл аттестатына гына карап, чынлап та «круглый отличник» булуына ышанмадылар, ахрысы: мәктәптән башка елларның да йомгаклау билгеләрен алып килергә куштылар. Арчаның Эмиль укыган 2 нче мәктәбенә алдагы елларның билгеләрен сорарга киттем.
Үзем уйлыйм: «Бәлки, «дүрт»леләре дә булгандыр, бездән генә яшергәндер...» Җиденче, сигезенче класслардагы еллык билгелә-рен карыйм – барысы да «биш»ле. Бер чиреккә генә бары бер «дүрт»лесе чыккан булган.
Икенче чиреккә анысын да «биш»легә төзәткән. Ике оныгыбыз – Адельнең балалары кайчак шкафтан аның мәктәптә укыгандагы дәфтәрләрен табып алып киләләр. Анда да бары «биш»ле-ләр генә. Колледжда да яхшы укыды. Эшләп укыды: машиналар да юды, шабашкаларга да йөрде... Җиденче класста укыганда ук җәйләрен төзелештә эшли иде инде.
...Мин Эмильнең армиягә киткәнен дә яхшы хәтерлим. 2020 ел иде ул. Хәтерлисезме оешмалар өйдән торып эшләүгә күчкән, мәктәпләр тынып калган, студентлар өйләренә таралышкан елны... Ковид вирусы барыбызны өйләргә бикләде. «Эмиль армиягә киткән», дигән хәбәрне ишетеп, бик аптырадым. Шулай армиягә бик барасы килде микәнни? Әле колледжны тәмамлап, диплом алырга да өлгермәгәндер бит...
– Армиягә үзе теләп китте Эмиль. Югыйсә сәламәтлеге буенча армиягә барырлык түгел иде. Җентекләбрәк тикшерсәләр, организмында бик күп кимчелек табарлар иде. Аның тикшеренеп йөрисе, хастаханәләрдә ятасы килмәде. «Барыбер беркая чыгып булмый. Болай өйдә утырдың ни, армиядә булдың ни? Бер елны өйдә әрәм иткәнче, барам да кайтам», – диде...
– Минем ул көнне кичкә кадәр прием иде, – дип дәвам итә иренең фикерен Гүзәл апа. – Кичке бишенче яртыда шәфкать туташы шалтыратты: «Гүзәл Нотфулловна, сез Эмильнең иртәгә армиягә китәсен беләсезме? Ул менә минем янда, бөтен документларын җыйган, медкомиссия үткән...» Кайтсам, Эмильнең инде чәчен дә кырганнар... Тиз генә туганнарны җыйдык. «Иртәгә Эмильне армиягә озатабыз», дигәнгә берсе дә ышанмый бит әле. Казаннан гаиләсе белән Адель абыйсы кайтып төште. Өчпочмаклар пешереп, чәйләр эчеп, таң атканчы утырдык. Иртәнге бишенче яртыда Эмильгә инде военкоматта буласы. Казанда аларны ун көн карантинда тоттылар. Табиб эше шул инде: без аны озатырга да бара алмадык, эштән китеп булмады.
Зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт итте. Җиде тонналы йөк машинасына утырттылар. Ефрейтор дәрәҗәсе биргәч, ничек сөенгәнен белсәң! 19 яшьлек малай гына бит. Армия аның өчен ниндидер бер күчеш чоры булды бугай. Мин булдыра алам бит, дип, үз-үзенә раслыйсы килдеме – дөресен әйткәндә, ник шунда ыргылуын без үзебез дә юньләп аңлап бетермәдек.
Ул гел шат күңелле, тормышны бик ярата һәм азга да рәхмәтле иде. Ярдәм ит, булыш, дигән сүзләр җанының ачкычы булды. Берәрсе ике сум акча сорап торса, кесәсендә булган өч сумын чыгарып бирә. «Ыштансыз», ди безнең халык андыйларны. Армиядә дә шундый булды.
Теләсә кайсы низагны зурга җибәрмичә, дуслык белән төгәлли белә торган сәләт бар иде анда (үсә-үсә ачылган сәләте дип бая шуны әйттем). Эмиль булган җирдә малайлар беркайчан сугышмады. Ул теләсә кем белән уртак тел таба иде. Хәтта үзенә начарлык эшләгәннәрне, аны төртеп егам дип, үзе егылганнарны да кулын биреп тартып торгызды.
Менә бу очрак аны тулысынча ача. Казанда дус егетләре белән кафега кереп утырганнар. Шунда берәү кереп, кайсыныңдыр курткасын алып чыгып киткән. Болар бу кешенең артыннан куа башлаганнар. Башкалар тиз бирешкән, бары Эмиль генә аны Миллениум күперендә куып тоткан. Куып тоткач, берне сугып җибәргәндер дисеңме? Аның урынында башка берәү сугар да иде. Эмильнең үз гомерендә кешегә кул күтәргәне булмады. «Брат, куртканы ник алдың? Проблемаларың булса, әйт, мин сиңа булышырмын», – дигән ул аңа. Хәтта куртканы да кире алмаган. «Ярар, үзеңә булсын, киеп йөр», – дип биреп калдырган. Моны соңыннан дусты сөйләде. Юк, ул пай малай түгел, үзен яклый белә, ләкин катлаулы ситуацияләрне һәрчак әйләнеп уза иде.
Әни җанлы булып үсте. Иртән кухняда иртәнге ризык пешереп йөрим. Ә ул арттан килә дә кочак-лап ала. Кайчагында соң гына Казаннан кайтып керә. «Әнием, син ясаган чәйне эчәсем килеп кайттым», – ди. «Әй улым, үзең генә ясап ал инде, – дим. – Иртәгә иртүк торасым бар бит». «Син ясаган чәй башка төрле була», – ди. Шулай дип торганда, ничек каршы киләсең инде? (Гүзәл апа күз яшьләрен яшерер өчен, чәй яңартырга керешә.) Бүленеп калган сүзне Зөфәр абый белән дәвам итәбез.
– Колледжны тәмамлагач, университетка керергә тәкъдим иткәннәр. Җиде еллык махсус программа белән укыды – дүрт ел колледжда урта хокукый белем алганнан соң өч ел университетта югары белем алырга була иде. «Башта армиягә барып кайтыйм әле», – дип баш тарткан.
«Улым, укуың белән ничек була соң инде?» – дигәч, кайткач хәл итәрмен дигән иде, чынлап та, армиядән кайту белән яңадан имтиханнар тапшырып, укуын университетта дәвам итте. Бу юлы да 20 генә бюджет урыны булган, Эмильне 17 нче кеше итеп алганнар.
Укыганда ук эшкә урнашты. Судья ярдәмчесе булды. Әй, кем генә булып эшләмәде ул: курьер да, машина йөртүче дә... Эштән курыкмады. Максаты – Казанда фатир алу иде.
Ислам дине белән яшәргә тырышты. Кәрим исемле дусты белән мәчеткә йөрделәр. Намазлы, уразалы булды.
Денис исемле дусты бар иде аның. Шул егет СВОдан ялга кайткач Эмиль белән очрашкан. Анда китү идеясе Эмильдә шул очрашудан соң ук тугандыр инде. Денис аны үзе хезмәт икән разведка полкына чакырган. Мин командирларга әйтәм, сиңа чакыру җибәрерләр, дигән. Эмильне 29660 нчы частька разведчик-снайпер итеп чакырганнар. Без бу хакта ул көннәрдә бөтенләй белмәдек. Ниятләрен беребезгә дә әйтмәде бит. Ләкин шулай да безнең фатиханы алып китәсе килде. «Әнием, җәннәт – аналарның аяк астында, диләр. Сез минем бу ниятемнән кайтмаганны беләсез. Ләкин сезнең фатиханы алмыйча, мин анда китә алмыйм», – диде.
Кечкенәдән үзсүзле булды шул.. Аның фикерен үзгәртү мөмкин түгел иде. «Монда алтын таулары бирәм дисәгез дә, китәчәкмен. Мин булмасам, кем?» – диде. Югыйсә югары белемле юрист, фатиры бар, машина алды, дус булып йөргән кызы бар иде. «Бер елдан кайтам да яучы җибәрәм», – дигән аңа.
«Мин – әзер солдат», – диде. Коткарырга ташлану холкында бар иде. Әле СВОга киткәч тә андагы егетләрне кайгыртты.
...Көтегез, кайтам, дип киткән иде... Кырык көннән үк кайтты... Яучылар җибәрергә өлгермәде...
Сугышчан дуслары белән без гел элемтәдә. Ялга кайтсалар, яныбызга килми калмыйлар. Эмиль турында күп сөйләшәбез. «Андый кешеләр сирәк туа», – диләр. Ул бу дөньяга туганда ук ашыгып туган иде... Кыска гына шушы гомерен яшәп калырга дип ашыккан икән…
Эмиль Фатыйхов – ефрейтор. 2001 елның 13 июнендә Арча шәһәрендә туа. 2015 елны Россия дәүләт хокук университетының Казандагы филиалына укырга керә. 2020 елда – Армия сафлары, зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. 11754 нче хәрби часть командирының Мактау кәгазенә лаек була. Кайтканнан соң укуын дәвам итеп, югары белемле юрист дипломы ала. Казанның Совет районы судында судья ярдәмчесе булып эшли. Соңрак Татарстанның Икътисад министрлыгына урнаша. 2023 елның җәендә Оборона министрлыгы белән килешү төзи.
29660 нчы частьның разведка полкына разведчик-снайпер буларак кабул ителә. «Птичка»ларны (дроннарны хәрбиләр шулай атый) заданиегә җибәреп, кире кайтару алар өстендә була. Парлап эшлиләр: берсе дронны алырга киткәндә, икенчесе аны саклап тора. 19 август көнне аларның төркеме бик көчле артиллерия уты астында кала. Янына егетләр йөгереп килгәндә Эмиль әле исән була. «Сулавы кыен. Әниләргә әйтмәгез, башта абыйга шалтыратыгыз», – ди. Өч тапкыр «Лә иләһә иллаллаһ», дип кабатларга өлгерә...
Мәккә шәһәрендә Эмиль Фатыйхов истәлегенә агач үсә. 5084 нче санлы бу чаганны аның белән бергә мәчеткә йөргән дин кардәшләре исале-савап итеп утырткан.
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2024 елның 4 октябрендә Эмиль Фатыйховка «Батырлык ордены» бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк