Гаиләдә барыбыз да күпмедер дәрәҗәдә бер-беребезгә бәйле. Якыннарыбызга ышанабыз, авыр чакларда иңнәрен куюны көтәбез, көн дәвамында үзебез белән булган вакыйгаларны иребезгә йә хатыныбызга сөйләргә яратабыз. Бу – гаилә өчен гадәти хәл. Шушы гадәти хәл белән яраткан кешеңә буйсыну арасын нечкә бер кыл гына бүлеп тора. Ул чикне үтәсең икән, мөнәсәбәтләр «авырый башлый». Артык нык бәйле булуның, буйсынып яратуның ахыры, гадәттә, бәхетле ноталарда төгәлләнми. Үлеп яратырга ярыймы? Әнә шул сорауга җавап эзләрбез.
Мин – аның дәвалый алмас чире
– Иремнән киткәнемне белгәч, бик аптырадылар... «Шулкадәр кайгыртучан ирдән ничек китмәк кирәк, ул бит сине бик ярата», – дип әйтүчеләр дә булды. Мине бары минем кебек үк хәлгә тарыган хатыннар гына аңлар, – дип сөйли үз тарихын Лилия (исеме билгеле сәбәпләр аркасында үзгәртелде. – авт.). – Ул мәхәббәт шуның кадәр буды ки, хәтта суларлык һава калдырмады. Башкача түзә алмадым... Ә бит барысы да шундый матур башланган иде. Сездә романтик мөнәсәбәтләр, дияләр иде. Ник яшереп торырга, мәхәббәт китаплары укып үскән һәр кызга өзелеп сөюче, аның өчен үләргә әзер егет барлыгын белү – рәхәт. Үзеңне принцесса кебек хис итәсең! Безнең дә әнә шулай башланды. Көнгә әллә ничә кат шалтыратып торуы да кайгыртучанлык кебек кабул ителде. Кайда, кемнәр белән аралашуым, нәрсә турында сөйләшүем белән кызыксынуы да ошады. Димәк, ул минем тормышыма битараф түгел. Битараф түгел икән, димәк, ярата. Очраша башлагач ук мине беркем белән дә бүлешәсе килмәвен аңладым. Моны да яратуы белән бәйләдем. Өйләнешеп яши башлагач та холкы үзгәрмәде. Хәтта, киресенчә, тагын да ныграк «үзенеке итәргә» омтылды. Мин бары аныкы гына, аның янында гына булырга тиеш идем. Каядыр барырга теләсәм, үсмер чакта әтидән рөхсәт сораган кебек, аннан рөхсәт сорыйм. Ә ул мине җибәрмәскә дә мөмкин! Мин күндәм генә ризалашам.
Риза булса да, бары бер шарт белән: билгеле бер вакытка кайтып җитәргә. Үсмер чакта клубка кайту сәгатен билгеләп чыгаралар иде, хәтерлисезме?
Бер-бер артлы ике бала таптым. Холкы балалар тугач та үзгәрмәде: аның өчен беренче урында калдым. Ансыз тормышым булырга тиеш түгел иде минем. Беркайда йөрмәдем, эштә булган корпоративларга да (аларга да бик сирәк кенә җибәрә иде) сыкрап-әрнеп кенә рөхсәт бирә. Балаларны кочаклап ала да, газаплы караш ясап, мине озатып кала. Янәсе, мин аны гына түгел, балаларны да ташлап чыгып китәм. Әлбәттә,бу минутларда үземне гаепле кебек хис итә башлыйм. Гомумән, безнең мөнәсәбәтләрдә һәрвакыт мин гаепле идем. Шул ук вакытта ул безнең көндәлек тормышыбызда катнашырга теләмәде. Гаилә белән каядыр бару турында сүз дә юк. Ике бала белән ялгызым йөрдем. Хәтта бергәләп паркка да сирәк чыга идек. Ике ир-ат белән яшим кебек тоела иде миңа ул чакларда. Берсе – яхшы, игелекле, икенчесе – кырыс һәм көнче.
Бик нык көнләште. Миңа кул сузымыннан якынрак бер ир дә килергә, гомумән, алар минем әйләнә-тирәмдә булырга тиеш түгел иде. Баштарак мин дә иремә көнемнең ничек үткәнен, эштә ниләр булганын сөйли идем. Сөйлисе килә бит инде. Сөйләгән вакыйгада берәр ир килеп чыкмый калмый. Хезмәттәшемме ул, күршеме, балалар бакчасындагы берәр әти кешеме – мөһим түгел. Бу инде ирем өчен кызыл чүпрәккә тиң иде. Аның бөтен игътибары шул ир-атка юнәлә. Кем ул, нигә миңа эндәшкән, нигә мин аңа җавап биргәнмен, элек очрашканыбыз булганмы, юкмы?.. Мин телгә алган ир-ат безнең
кичнең «героена» әйләнә дә куя шулай итеп. Аны һәрвакыт тынычландырырга, холкына игътибар итмәскә, үземчә ниндидер күңелле мизгелләр тудырырга тырыштым. Иремнең ачуын чыгарудан курыктым, шуңа күрә, авызымны ачып нидер сөйли башлаганчы, йөз кат уйларга, кирәк чакта кыланырга өйрәндем. Әмма яши-яши аңа берни сөйләми башладым. Без шулай сөйләшмәскә әйләндек. Ә гаиләдә сөйләшү бик мөһим ул. Икебез арасында стена кордым, ябылдым. Безнең танышларыбыз аны бик яраталар. Ул бик укымышлы, илтифатлы. Кешеләргә ачык, намуслы, аралаша белә. Әти-әниемне хөрмәтли, аларга һәрвакыт ярдәм итә.
Ул – иң яхшы кияү. Ирем мәктәптә дә үзен үтә дә кайгыртучан әти итеп күрсәтте, ә мин аның янында җитди булмаган, күкләрдә очып йөрүче әни. Бу – читтән караганда шулай. Минем җилкәдә нинди җаваплылык ятканын беркем белмәде. Аңа миннән башка бернәрсә дә кирәкмәде. Беркайчан да барысына да әзер иркә хатын булып яшәмәдем. Егерме елга якын түздем һәм менә бар ихтыярымны җыеп, иремнән чыгып киттем. Әлбәттә, монда да гаепле булып калдым. «Идеаль» тормышыбызны җимерүче мин бит. Хәзер җиңел дип әйтмим, әмма мин сулый башладым. Үземне кеше итеп тоям. Торып-торып уйлыйм: нишләп шулай килеп чыкты соң?! Барысы да яхшы булырга тиеш иде бит. Ул мине бик ярата. Кайчандыр мин дә аны ярата идем. Гап-гади бәхетле гаиләдә яшәргә теләгән идем. Гаебем дә бардыр, аңлыйм. Тәүлек дәвамында өйдә генә утырып, беркем белән аралашмыйча гына яши белмәдем. Бәлки, шулай кирәк булгандыр.
Әмма мин бит йорт хайваны түгел, кеше. Һәркем социаль мохиткә мохтаҗ. Хәзер иң мөһиме: киеренкелектә яшәмим. Ә аның янында һәрвакыт шул халәттә идем. Аны да жәллим. Ул үзе дә бу мәхәббәттән газапланды. Ул аңа шатлык китермәде. Шик-шөбһәләр белән яшәү бик авырдыр. Ул да бик интеккәндер. Бу хакта сөйләшкән булмады. Соңгы елларда без, гомумән, сөйләшми генә яшә-дек. Ә ул мине яратудан туктамады. Хәер, яратудан битәр, чир булгандыр ул дип уйлыйм хәзер. Бәлки, күзенә күренми башлагач, миннән дәвала-ныр. Чын күңелемнән аңа шуны телим.
Әдәбиятта – мәдхия,
тормышта – чир
Элек психологлар берсе эчкече булып, тыелган матдәләр кулланып йә комарлы уеннар белән мавыгып, гаиләдә бер җаваплылыкны да
үз өстенә алмауга карамастан, икенчесенең аны ташлый алмавын бәйле мөнәсәбәтләр дип атыйлар иде. Хәзер исә партнерын югалтудан нык курыккан, аннан башка тормышын күз алдына китерә алмаган, гомумән, шәхси чикләр җуелып, яраткан кешесе тормышы белән яшәгән мөнәсәбәт-ләрне бу билгеләнешкә кертәләр. Мондый бәйлелек белән яшәү авыр, кешене ярдәмгә мохтаҗ итә, көчсезләндерә. Әлеге мөнәсәбәтләр, Лилиянең тарихыннан да күренгәнчә, канәгатьлек хисе бирми, киресенчә, даими шикләнү чыганагы булып тора. Бер караганда, матур мәхәббәт кебек. Тиккә генә Ромео белән Джульетта сөюе гасырлардан гасырларга халык күңелен яуламыйдыр. Уильям Шекспирның әлеге трагедиясе дә нәкъ әнә шул бәйле мәхәббәтне сурәтли. Бер-берсеннән башка яшәүне күз алдына китерә алмаганга Ромео белән Джульетта бер-бер артлы үләләр. Әйе, аларның үсмер яшьтә булуларын истән чыгармыйк, ә без өлкәннәр турында сөйләшәбез. Күпләр, төптән уйламыйча, әнә шундый ярату турында хыяллана. Әмма бу ярату түгел, бары тик бәй-
ле яки буйсынулы мөнәсәбәтләр. Рәсми телдә ул мәхәббәтле аддикция (инглиз теленнән начар гадәт дип тәрҗемә ителә – авт.) дип атала.
Бу феноменда мәхәббәт сүзе булса да, аның классик ярату белән уртаклыгы юк. Ул никотин, алкоголь, наркотикка бәйлелек кебек үк дип исәпләнә, һәм халыкара авырулар классификациясенә кертелгән. Каян килеп чыга соң мәхәббәт әсәрләрендә мәдхия итеп җырланган, әмма тормышта авыру булып саналган мондый ярату.
«Сәбәбе – кешенең үзенә карата бәясе түбән булуда, – ди психолог Чулпан Нигъмәтҗанова. – Тамыры, әлбәттә, балачакка барып тоташа. Гаилә коргач, без әти-әни гаиләсендә булган модельгә тәңгәлләштерергә тырышабыз. Гадәттә, бу уйланмыйча да эшләнә. Оясында ни булса, очканында шул булыр, дип тиккә генә әйтмәгәннәр. Мәсәлән, гаиләдә әти белән әни югары тонда сөйләшсә,еш кына алар арасында низаг чыкса, кул күтәрүләр яки психологик басымнар булса, мәхәббәт менә шундый билгеләрсез була алмый дигән фикер баланың башында уелып кала. Бу аның өчен яратуның гадәти бер күренеше булырга мөмкин. Йә әтисе әнисен бик нык көнли, ди. Бала моны күреп, белеп үсә, ярату белән көнлә-шү арасына тигезлек билгесе куя. Үскәч, ул үзенә нәкъ шундый ук гаилә тормышында тәрбияләнгән партнер таба да (чиләгенә күрә капкачы табыла, диләр) мөнәсәбәтләр корырга тырыша. Алар аны чын яра-
ту дип кабул итә, әмма бу үзенә күрә бер уен. Бәйлелек уены. Әлбәттә, мондый мөнәсәбәтләрнең ахыры бәхетле тәмамлана алмый. Бу парның берсе дөрес мөгамәлә корылмаганын аңлый башлый, моннан чыгу юлын эзли. Гадәттә, эзләнүләр аерылышуга китерә. Ә кемдер, аңласа да, шушы мөнәсәбәтләрдә гомер буе интегеп яши, чөнки моннан үзе өчен бер файда таба. «Авыру мәхәббәт» белән яратуын аңламый гомер итү-челәр дә бар. Үзләренә дә яшәргә ирек бирми, яраткан кешеләрен дә газаплый».
Көнләшми, димәк,яратмый?!
Күпләр бу язманы укыганда, инде хәзер яратуга кизәнә башладылар, дип уйлап куяр. Чынлап та, гади ярату белән буйсынулы мәхәббәт арасындагы чикләр кыл кебек нечкә. Әмма шулай да аермасы бар: ярат-кан кешеңне идеаллаштыру, эш-гамәлләренә тәнкыйди бәяләү булмау, һәрвакыт аны акларга тырышу, үз максат-хыялларыңны, ихтыяҗларыңны икенче планга күчереп, партнерныкын алга чыгару, гомумән, бары аның тормышы белән яшәү. Бәйлелеккә омтылышы булганнар яраткан кешесе белән аңлашылмаучылыкны танымый. «Мин яратам, ә ул яратуымны кабул итә белми», дип үпкәли. Газапланып яшәсә яши, әмма беркайчан да нокта куймый, ди психологлар. Андый кешеләр, гадәттә, ул бары минеке генә була дигән уй белән яшәүчеләр. Монда ин-
де Адель синдромына да ерак калмый. (Бу инде бөтенләй икенче һәм җитди психологик проблема – авт.)
– Яшьлегемдә әнә шундый мөнәсәбәтләр миндә дә булды, – дип искә ала танышым Ләйсән. – Ул миңа үз тормышым белән яшәү түгел, суларга да ирек бирмәде. Эзәрлекләп йөримени: мин кайда, ул шунда. Минем өчен бар нәрсәне хәл итә. Кайда эшләячәкмен, нәрсә киячәкмен – барысын да ул уйлый, үз фикеремә урын калдырмый. Һәрвакыт янымда булу гына җитмәгән, әле миңа хатлар яза. Авылга кайтканда гына аннан ял итәм, кире шәһәргә китәргә куркып торам. «Үзең өчен үлә язып торган кешене ничек яратмаска мөмкин инде?!» – дип, чын күңеленнән аптырый иде. Бәлки, рәнҗегәндер дә... Башка егетләр озату түгел, миңа алар белән аралашырга да ярамады. Моңардан үлсәм генә котыла алам, дигән уйлар килә иде кайвакыт.
Әллә ризалашыйммы, кияүгә генә чыгыйммы икән шуңа, дигән чакларым да булды. Ул көннәрне хәзер искә алсам да, тәнем чымырдап китә, күзләргә яшь тула. Ул чакта мине аннан яз коткарды – безнең юллар аерылды. Мин үземдә араны өзәргә көч таптым! Шуңа да гомерем буе язны яратам бугай...
«Бәйлелек булуны кабул итү бик авыр. Үзеңдә бу авыру барлыгын тану да терелүгә таба ярты юл узуга тиң. «Иң элек үз өстеңдә эшләргә киңәш итәр идем, – ди психолог. – Үз «мин»еңне табарга, үзбәяңне күтәрергә кирәк. Шәхси чикләрне булдырырга, башкаларныкын да бозмаска өйрәнергә. Балачак яраларын да барлап, алардан дәваланырга. Үз көчегезгә генә ышанмыйсыз икән, квалификацияле психологларга мөрәҗәгать итегез. Алар, кирәкле инструмент тәкъдим итеп, мондый мөнәсәбәтләрдән чыгарга ярдәм итәр. Ышаныгыз, дәваланганнан соңтормышыгыз күпкә җиңеләер».
– Ул чынлап та чир булган икән, – ди татар шоу-бизнесында кайнаган бер җырчының хатыны. – Югыйсә яшь чакта артымнан бик күп егетләр йөрде. Ә мин хисләрен әллә ни ачып күрсәтергә яратмаган егеткә гашыйк булдым. Кечкенәдән үк яратуны яулап алырга кирәк дигән уй кереп утырган булган аңыма, шуңа да иремне сайлаганмындыр. Балаларны шартларсыз гына яратырга кирәк икән ул! Гаилә корып яшәүнең беренче ун елы бары тик күз яшьләре, шик-шөбһәләр белән узды. Ул мине яратмый, кирәгенчә игътибар итми кебек тоелды. Һаман аның тугрылыгында шикләндем. Телефонын, социаль челтәрләрен даими тикшереп торуны әйтеп тә тормыйм. Хәтта кызыбыз тугач та, баланы кайгыртасы урынга ирем турында гына уйладым. Мине көнләмәвенә пошындым. Көнләшми, димәк, яратмый дигән нәтиҗә ясадым. Әллә ничә тапкыр аерылырга уйладым, әмма аерылмадым. Ансыз яши алмам кебек тоелды. Яши-яши зирәкләндемме, психологлар киңәше тидеме – тынычландым. Шунысы кызык: тынычлангач, ирем борчыла башлады. Ул инде энә өстендә яшәргә күнегеп беткән булган, күрәсең. «Әллә синең сөяркәң барлыкка килде инде, үзгәрдең», – дип әйтә иде гел. Иремнән ул еллар өчен гафу сорыйм. Яшәү булмаган ул, иза чигү булган. Минем ярату бөтенләй башка дәрәҗәдә инде хәзер. Иремнең дә бары тик мине генә яратуын аңладым һәм аңа чиксез рәхмәтлемен.
Инде чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә психологлар күзлегеннән аңлап карыйк. Дөрес, матур гаилә корып яшәгән һәркем аны үзенчә аңлатыр. Мәхәббәтнең яшәештә искиткеч гүзәл үрнәкләре бар. Ул гаиләләр, гадәттә, бик тыйнак гомер итә.
– Чын мәхәббәт – иң элек яраткан кешеңә карата ышаныч һәм хөрмәт, – ди психолог Чулпан Нигъмәтҗанова. – Аны идеаллаштырмыйча, ничек бар шулай, бөтен кимчелекләре белән кабул итү, үзгәртергә омтылмыйча гына яшәү. Аның максат-хыялларын юкка чыгармау, киресенчә, максатына ирешергә ярдәм итү, моның өчен мөмкинлекләр тудырырга тырышу. Тормышта килеп чыккан проблемаларны уртага салып, зурлар позициясеннән чыгып сөйләшү. Буйсынулы мөнәсәбәтләрдә нәкъ менә шул җитми. Анда партнер үпкәләгән бала роленә керә дә яраткан кешесенә каршы чыга. Сәламәт мәхәббәткә нигезләнгән гаиләләрдә килеп туган проблемалар мөнәсәбәт-ләрне тагын да ныгыта, ә буйсынулы мәхәббәттә – җимерә. Шуны да онытмаска кирәк: гармонияле мөнәсәбәтләрне бары тик психологик яктан сәламәт булган кешеләр генә кора ала.
Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы
Без бары тик Раббыбыз бер Аллаһка гына табынабыз. Әйе, дин ир белән хатынның бер-берсен бик нык яратуына (табыну түгел) каршы килми, гомумән, бер-берсен яратуны хөрмәт итә. Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу гәләйһи вәсәллам хәдис-шәрифендә әйтә: «Хатынына иң яхшы мөгамәләдәге ир – игелекле ир-ат». Шул ук вакытта сөекле пәйгамбәребез хәдис-шәрифләрендә: «Әгәр дә кемгәдер Аллаһы Тәгаләдән башка табыну ягъни, сәҗдә кылу рөхсәт ителгән булса, мин хатынына йә иренә сәҗдә кылсын дип әйтер идем», – дип әйткән. Шуңа күрә табынулы мәхәббәт дигән төшенчә дөрес түгел. Үлеп ярату, югалтудан курку бар, һәм алар һәр гаиләдә булырга тиеш. Ә табынабыз без фәкать бер Аллаһы Тәгаләгә генә.
Ренат ГАЛИӘСКӘР,
шагыйрь
Дөрес аңларлар дип уйлыйм: мөнәсәбәтләрдә мин ирек яклы. Үзем әле өйләнмәгән, әмма күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алам: берсе икенчесен мәхәббәте белән буа башлый икән, бу инде озакка бармый. Үҗәт кешеләр белән бәйләнчекләр арасындагы кебек үк, кайгыртучанлык белән буйсынулы мәхәббәт арасында да нечкә генә бер чик була. Үземнең дә андый күренешкә тап булганым бар. Кешене үз яныңда тотып каласың килә икән, аңа ирек бир инде. Шашып сөйсәң дә, мөнәсәбәтләрне саклап калыр өчен хисләреңне кулда тоту кирәк. Табынулы ярату үз-үзеңә ышаныч булмаудан килеп чыгадыр, миңа калса. Бу сыйфат күбрәк ир-атларга хас. Без бит инде бүлешүне күз алдына да китерә алмыйбыз: минеке һәм башка беркемнеке түгел. Ул тегендә бармасын, монда йөрмәсен. Андый зәхмәткә ир-атлар күбрәк бирешүчән. Шагыйрь буларак, мондый мөнәсәбәтләр файдалы, үзенә күрә бер чимал,
дип әйтер идем. Минем йөз процент бәхетле шагыйрьне күргәнем дә юк. Алар шуның белән атналар, айлар буе «пыскый»лар. Әйе, янмыйлар,
нәкъ менә пыскып, төтенләп яталар. Үземдә дә андый мөнәсәбәтләр булды, һәм ул озакка сузылмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк