Логотип
Яңалыклар

Быел Сабантуй 39 илдә үткәрелә

Быел Россия һәм чит илләр буйлап 400 сабантуй оештыру планлаштырыла. Ул апрель аенда Сочида башланган инде. Сабантуйлар парады сентябрь аенда Австралиядә тәмамланачак. Бүген Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта татар халкының милли бәйрәмен оештыру өчен җаваплы булган түрәләр журналистлар белән очрашты.

 Мәдәният министры Ирада Әюпова 400 сабантуй үткәрелү турында хәбәр иткәч үк тәгаенләп куйды: оештыру мәсьәләләрен дә, күпчелек чыгымнарны да кабул итүче як күтәрә. Татарстан бары җыр-бию коллективлары һәм Йошкар-Олада үтәчәк Федераль Сабантуйга «ихаталар» әзерләп җибәрә. «Төрле төбәкләрдә Сабантуйлар үткәрелү – таш «джунгли»ларда милли мәдәниятне саклап калу үрнәген күрсәтү ул», – дип белдерде министр. 

Сабантуйларга геосәяси вазгыять тә киртә түгел. Бөтендөнья татарлар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров белдерүенчә, татар халкының милли бәйрәме 39 елдә үткәрелә. Болар барасы да шунда яшәүче татарлар җәмгыяте инициативасы белән оештырыла. Ул шулай ук  Бөтенроссия авыл Сабантуеның Пермь краендагы Барда авылында үткәрелүен хәбәр итте. «Барда – татарлар бишеге ул», – дип белдерде. 

Фото: Министрлар Кабинетының рәсми сайты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар