Логотип
Театр

Алты «Алтын битлек»: иң яхшы спектакльләр, иң яхшы режиссер һәм Кариев, курчак театрларының дебюты

Кичә Мәскәүдә «Алтын битлек–2024» милли театраль тапшыру тантанасы узды. Әлеге премия театраль дөньяда иң дәрәҗәлесе булып санала. Казан театрлары берьюлы алты «Алтын битлек» алды. Татарстан театр дөньясының бу кадәр санда битлек алуы тарихта булганы юк иде әле. Кемнәр һәм нинди театрлар соң «Алтын битлек»леләр?


Россиянең иң яхшы драматик спектакле татар телендә – Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле. Ул Мәхмүт Галәүнең шул исемдәге әсәре. 1890 нчы еллардагы ачлык һәм Россия империясендә беренче җан исәп алу компаниясе үткәрү вакыйгалары. Татарлар баш күтәреп, бәхет эзләп Төркиягә чыгып китә. Әмма анда да бәхет тапмый. Кайда ул бәхет? Спектакль шул сорауга җавап эзли һәм татар хатын-кызының көчле рухын сурәтли.

Спектакльнең режисеры Фәрит Бикчәнтәев, «Алтын битлек»не алырга чыккач: «Бу спектакль бик авыр эшләнде, яхшы әйбер шулай эшләнергә тиеш инде», – диде. «Бу безнең уртак җиңү. Коллективны котлыйм. Театрга зур бүләк. Тантана узачак залда Евгений Вахтангов креслосына утыруга ук бу яхшы билге дип уйлаган идем. Татарстанга алты битлек кайтты. Берсе – минем укучым (сүз Илгиз Зәйниев турында бара. – Ч. Г. ), ә Марина Марьянич театрның баш рәссамы Сергей Скоморохов укучысы. Укучыларыбыз да шулай горурландырып торсыннар», – диде ул безгә биргән шәрехләмәсендә. «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле «Костюмнар эше буенча рәссам» номинациясендә дә «Алтын битлек»ле булды.

 
 Иң яхшы режиссер да Казаннан. Илнең курчак театрлары режиссерлары арасыннан «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев иң яхшысы булып билгеләнде. Бу – Илгизнең беренче битлеге! 


– Беренче «Алтын битлек» һәм бер үк вакытта өч битлек! Безнең өчен зур вакыйга. Театрыбыз быел 90 еллыгын билгели. Юбилейга зур бүләк! Без моны театрның 90 ел эчендә җыйган тәҗрибәсе, барлык традицияләре, укытучыларыбызның өйрәткән, үзебез туплаган тәҗрибә нәтиҗәсе итеп саныйбыз. Бөтен премияләр, мактаулы исемнәр куанычлы, әмма без тамашачыбыга хезмәт итәбез. Иң зур бәяләүчебез – тамашачыбыз. Залларыбыз тулы булсын. Тамашачылар безгә шатланып килсеннәр, спектакльләребезне карагач куанып, канәгатьлек хисе белән, уйланып, шатланып, үзләре өчен ачышлар ясап кайтып китсеннәр иде», – диде «Алтын битлекле» режиссер безгә биргән шәрехләмәсендә. 


Илгиз Зәйниев чыгарган Евгений Водолазкинның «Авиатор» спектакле берьюлы өч номинациядә җиңү яулады! Курчак театры спектакльләре арасында яхшы спектакль, иң яхшы режиссер эше, иң яхшы актер эше. Иннокентий Платонов роле өчен Дилүс Хуҗәхмәтов «Алтын битлек» иясе булды.


– Бу минем беренче битлек, әмма тантанага икенче тапкыр бару. «Адәмнәр» спектаклендәге Гәрәй роле өчен номинациядә булдым, тик җиңә алмаган идем. Быел символик җиңү булды. Театрның 90 еллыгына зур бүләк. Спектакль – ул тере организм. Коллективтагы һәркемнең хезмәте. Җиңүгә өметләнсәм дә, көтмәгән идем. Иртәдер, эшлисе бар әле дип уйладым. «Алтын битлек» алу – ул мотивация. Театр өлкәсендә иң югары премия булса да, туктарга ярамый. Моңа кадәр җиде тапкыр «Тантана» лауреаты булдым. Туктамадым, эшләдем. Сәнгать җитәкчебез Илгиз Газинурович – тынгысыз кеше. Алга таба да кызыклы эшләр табар ул безгә. Мин моңа шатланам гына. 


 Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры үз тарихында беренче тапкыр «Алтын битлек»ле булды! Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп язылган Тимур Кулов режиссеры булган «Рөстәм маҗаралары» спектакле – «ил язмышына битараф булмавы һәм милли герой эзләве  өчен» махсус премия иясе. Әйтергә кирәк, әлеге спектакль бик күп фестивальләрдә җиңү яулады. Кариев театрының элеккеге директоры Луиза Шарова: «Спектакльне чыгару минем күптәнге хыялым», – дигән иде. Бүгенге чорга аваздаш, шактый кыю спектакльне чыгаруга куйган Луизаның хезмәтен бәяләми мөмкин түгел. Ул театр тарихында беренче «Алтын битлек» алып биргән директор булып калачак. «Рөстәм маҗаралары»нда бары ике генә роль. Аларны Булат Гатауллин белән Альбина Гайзуллина уйный. Спектакль дәвамында берничә образ тудырып, тамашачыны тотып торалар һәм спектакль беткәч тә җибәрмиләр, уйландыралар. «Алтын битлек» һәр артист өчен хыял инде.

«Шатланып, горурланып, дулкынланып алдым. Безнең өчен генә түгел. Театрыбыз өчен дә зур тарих. Беренчесе бит!» – дип шатлыгы белән бүлеште Булат. 


– Алдан уйланылган диярсең, шулай туры килде, «Алтын битлек»ле спектакль сыйфатында уйнаячакбыз бүген спектаклебезне, – дип сөйләде безгә Альбина «Рөстәм маҗаралары» прогонына йөгерә-йөгерә. – Номинацияләрдә көндәшләребез бик көчле иде. «Җиңәрбез» дип уйламадык та. Тантана залында спектакльнең режиссеры Тимур Кулов, инсценировка авторы Айдар Әхмәдиев, музыка авторы Миләүшә Хәйруллинаны да күргәч, тагын да бәйрәм рухы керде. Алып баручы «Приключения..» дип әйтә башлауга бөтенебез дә катып калдык. Иң беренче Тимур аңына килеп, барыбызны да әйдәкләп сәхнәгә алып чыкты. Көтмәгәндә булгач, аеруча шатлыклы бит. Бик рәхәт хисләр кичердек. Мин моны һәрбер артистка теләр идем. «Алтын битлек» – зур дәрәҗә. Аны беренчеләрдән булып театрга алып кайтуыбыз белән горурланабыз. Булат та сәхнәдән әйтте, миндә аңа кушылам: бу җиңүебезне остазыбыз мәрхүм Тәслимә апа Хәләфкә багышладык. Аның якты рухына барып ирешсен. Ул безне тәрбияләде, театрга мәхәббәт уятты. Илдар абый Хәйруллинга без чиксез рәхмәтлебез. Алга таба да «Алтын битлек»ләр артып торсын. Ә безгә тагын да күңел биреп эшләргә стимул булды. Хәзерге тамашачыны төрле эффектлар белән генә җәлеп итеп булмый, күңелеңне, йөрәгеңне кушып уйнасаң гына тота аласың. 


Татарстан театр дөньясының берьюлы алты битлек алуы, лауреат исеме алган өч спектакльнең икесе театрларда татарча баруы  зур дәрәҗә һәм уйланырга нигез. Димәк, республикага сәясәттә, спортта өстенлек биргән кебек үк, сәнгать дөньясына зур игътибар җәлеп ителгән. Һәм ул игътибарны читкә җибәрмәскә иде. 

Фотолар театрларның рәсми сайтыннан һәм социаль челтәрләрдән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин! Горурланабыз!

    Хәзер укыйлар