Логотип
Яңалыклар

26 апрель –Тукайның туган көне уңаеннан Казанда үтәчәк чаралар программасы

Казанда 26 апрель көнне Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 138 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкләр.

 

 

8:00 сәгатьтә Тукай скверындагы шагыйрь һәйкәленә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында чәчәкләр салу була.
Быел Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын башка еллардан аермалы буларак Казан Кремлендә бүләклиләр. Быел премияне алырга 10 кандидат дәгъва итә. 


11:30 сәгатьтә Казан дәүләт циркында беренче милли театраль-цирк спектакль куела. «Печән базарында» дип аталган тамаша Габдулла Тукай шигырьләренә һәм әкиятләренә нигезләнеп язылган. Спектакльнең иҗади төркеме: «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш рәссамы Сергей Скоморохов, композитор Марат Әхмәтшин, шагыйрь Резеда Гобәева. 
Габдулла Тукай ролендә «Алтын битлек» лауреаты биюче Нурбәк Батулла һәм Г. Камал театры актеры Артур Шәйдуллин. Зәйтүнә ролендә җырчы Эльмира Кәлимуллина. Тамаша 26 апрельдән 5 майга кадәр 8 тапкыр күрсәтеләчәк. 


14:00 сәгатьтә традицион Шигърият бәйрәме традицион урында – М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы янындагы Тукай һәйкәле каршында уза. 


17:00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе башлана. Анда яшь буын вәкилләре чыгышы көтелә. 


Быел беренче тапкыр акция кысаларында милли дизайнерларның «Ташаяк» ярминкәсе оештырыла. Ул 15:00 сәгатьтә ачыла.


 Әтнә татар дәүләт драма театры 26 март көнне «И, Казан арты!» дип исемләнгән театраль турны башлап җибәрә. Ул Казан арты төбәгенең милли, мәдәни, рухи мирасын яңача формада тәкъдим итүне күздә тота. Экскурсия үзенчәлекле – иммерсив тамашаларга нигезләнгән. Экскурсияне театраль тамаша итеп үткәрәчәкләр, туристлар, Казан артының күп кенә авылларында тукталып, андагы мәдәни һәм тарихи байлыклар белән танышачаклар. Тур дәвамлы булыр дип көтелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар