Логотип
Театр

«Гөлчәчәк»: гламур убыр яки явызлык бетәчәкме?

Татар театраль дөньясында яңалык – хоррор-спектакль. Хоррор куркыныч дигәнне аңлата. Нинди әкиятне куркыныч итеп ясаганмы Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрының иң популяр актеры Булат Гатауллин режиссер буларак дебют спектаклендә – татар халкы әкияте «Гөлчәчәк». Әйе, әйе, без балачакта укып үскән әкият бик куркыныч та була ала икән.


Әниләрен сагынып үз авылына кайтырга юлга чыккан, аны Убыр кайнанасы куа башлаган яшь хатын үзен саклар өчен табигатьтән ярдәм сораган бу әсәр балачак хатирәсендә бары матур бер әкият кебек истә калган. Ә яшь буын режиссеры тоткан да ул хатирәләрне пыран-заран китергән. Дәвере шундый. Хәзерге заман балалары, үсмерләре (яшь тамашачы театрының төп аудиториясе шулар булырга тиеш бит инде) матурлыкка түгел, күбрәк кара көчләргә, явыз геройларга соклана кебек. Бу үзенә күрә бер тренд. Мин уйлап чыгарган фикер түгел – кибет киштәләрендәге уенчыкларга гына күз салыгыз. Театр да бу трендны кулланырга булган, күрәсең. Үзенә күрә бер маркетинг алым. 


Спектакль чагыштырмача соң башлана. Инде театр ябылып, андагы бөтен хезмәткәрләр кайтып киткән кебек. Төп керү ишегенең ябык булуы да күңелне кытыклап куйды. «Спектакльгә арткы ишектән керергә» дигән язу тора. Арткы ишек? Тамашачының спектакль карарга арткы ишектән кергәне бар иде микән әле театрларда?! 


«Гөлчәчәк» Кариев репертуарындагы иң кыска спектакльдер, мөгаен. Ул бары 40 минут дәвам итә. Кап-караңгы фойе. Уртада бары иске көзге. Шомлы музыка. Бу инде кара тылсымга тарта. Тамашачылар өчен урындыклар куелган. Күп түгел. Гомумән, мин бу куелышны фатирник-спектакль дип тә атар идем. «Камерная атмосфера» хакимлек итә. Әкиятне бераз баетканнар. Анда Гөлчәчәкнең тууы да, Убырлы улы белән туе да күрсәтелә. Әмма сүзсез, бары тик спектакльдә катнашкан актрисалар көйләве озата. Менә килен белән кияү кулларын онга батыра, онлы куллары белән бии. Он булачак – икмәк, ә икмәк – ул яңа тормыш. Бу – яшьләрнең яңа тормыш башлауларына ишарә. Әмма ул онга кайнана – Убырлы карчык пычрак сибә. 


Әкияттә төп герой Гөлчәчәк булса, спектакльдә – Убырлы карчык. Без белгән ямьсез, бөкре, битендә зур миңе булган, аркасына кара карга утырган убырлы түгел ул. Яшь, чибәр, стильле! Дисней әкиятләрендәге Малефисентага тартым. Режиссер татар мифологиясендәге Убырлы карчыкны көнбатышлаштырган. Бу рольне җирән чәчле Алсу Шакирова шундый оста башкара. Гомере буе Убырлыны уйнаган диярсең. Булат Гатауллинның Убырлысы ымсындыргыч та. Кыйммәтләр әвеш-тәүеш килеп бетә язган заманның Убырлысы да шундый булырга тиештер, мөгаен. 


Ә менә Гөлчәчәк нәкъ мин күз алдына китереп укыганча. Чибәр, кыйгач кашлы, түгәрәк йөзле, озын толымлы, бәби итәкле ак күлмәктән һәм бик тыйнак, басынкы. Чын татар кызы инде, диләр андыйлар турында. Актриса Гөлназ Галимуллина үзен уйный кебек. 
Кыска гына спектакльдә режиссер штрихларына бай. Менә Гөлчәчәк, Убырлыдан качып карамадан ярдәм сорый. Аксыл киемнәрдән киенгән актерлар шундук бию хәрәкәтләре белән карамалыкка әйләнә. (Алар спектакльне алып баручылар да). Комганнар, тазлар, чәйнекләр ярдәмендә Гөлчәчәккә булышкан күлне дә сурәтлиләр. (Спектакльнең иң матур мизгелләренең берсе.) Әкияттәге Гөлчәчәкнең абыйсына чәчен илтеп җиткергән сыерчык белән Гөлчәчәкнең хәлен аңлатып биргән скрипка кылы гына төшеп калган. 


 Иң кызыклы урыны – әкиятнең ахыры. Хәтерләсәгез, бар татар әкияләре кебек үк, «Гөлчәчәк» тә бәхетле булып тәмамлана. Абыйсы Убырлыны үтереп, Гөлчәчәкне коткара. Ә спектакльдә ул бөтенләй башкача борылыш ала. Әйе, Гөлчәчәкне абыйсы коткара, Убырлыны үтерә. Гөлчәчәкнең баласы туа. Менә ул бишек тирбәтә. (Ә янында ире юк. Аерылышучылар җәмгыятьтә генә түгел, әкиятләрдә дә бар икән.) Аның янына, кабереннән чыгып, Убырлы килеп баса. Спектакль шулай тәмамлана. 


Убырлы – явызлык. Димәк, явызлык бетмәячәк. Кешеләр яшәгәндә ул булачак. Җайлы мизгелне генә көтеп торачак та, Убырлы-явызлык кеше эченә кереп утырачак. (Татар мифологиясендә дә шулай: Убырлы кешегә кереп утыра, ә ул йоклаганда чыгып явызлык кылып йөри.) Ә явызлыктан ничек сакланырга? Тормышта бу бары кешенең үзеннән генә торадыр мөгаен. 


Ә мифологиядә... Спектакль мәтрүшкә пати белән дәвам итте. Тамашачылар, мәтрүшкәле чәй эчә-эчә, Каюм Насырый хезмәтләрендәге Убырлы турында лекция тыңлады. Мифлар буенча, Убырлыдан бары миләш сәнәге йә киенгәндә-чишенгәндә бисмилла әйтеп кенә сакланып була. 
Ишегалдында XXI гасыр, гаджетлар, ясалма интеллект заманы. Ә син Убырлы турында карап һәм лекция тыңлап чыгасың. Бөтенләй икенче бер параллельдә булган кебек. Ә ул безнең мәдәни тарих. Әмма тарих тиктомалдан тумый. Димәк, дөнья буйлап әле дә Убырлы йөри... Куркыныч, әйеме?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар