Логотип
Яңалыклар

Казан Сабантуенда капка-тәрәзәләр ачык булачак

Казанда быел Сабантуй 23 июнь көнне өч мәйданда: Тынычлык бистәсе каенлыгында, Дәрбишләр бистәсендә һәм Аккош күлендә. Ул башкалада үткән БРИКС уеннары ябылышын да, Бөтенроссия балалар фольклориадасын да берләштерәчәк. Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында Казан шәһәренең Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова белдерүенчә, Сабантуйда чит төбәкләрдән һәм илләрдән йөз илле мэр катнашачак.

 



 Әкренләп Сабантуй бәйрәменең милли йөзен кайтаралар. Узган ел Казан Сабантуе татар халкы тарихын күрсәтү белән башланып киткән иде. «Ул быел да дәвам итәчәк», – дип белдерде Гүзәл сәгыйтова. Театральләштерелгән пролог IX–X гасырдагы Идел буе Болгары тарихына багышлана. Сценарий авторлары: шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, режиссер Айдар Җаббаров, композитор Алмаз Әсхәдуллин, хореограф Чулпан Закирова. «Узган елгы тарихның дәвамы булачак. Ул документаль түгел, шуңа күрә быел консультант галимнәрдән баш тарттык», – дип белдерде Башкарма комитет башлыгы урынбасары. Ул шулай ук декарациядә ачык капка-тәрәзәләр булачагын ассызыклады. «Моның белән без дөньяга ачык, кунакларга шат булуыбызны күрсәтәчәкбез», – диде Гүзәл Сәгыйтова. 

 

 Гүзәл Сәгыйтова шулай ук районнар алып килгән «ихаталар»да фонограмма тыелганын, бары тик татар халкы уен коралларыннан җанлы музыка булачагын гына хәбәр итте. Шулай ук татар халкы традицияләрен саклауны, милли уеннары оештыру   йөкләнгән. Ә кунакларга милли киемнәрдән йә милли бизәнү әйберләре тагып килергә киңәш ителә.
 

Фото: Министрлар Кабинетының рәсми сайты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар