Логотип
Мәдәният

Сөембикә кайтты

Татарстан Милли музеенда «Сөембикә һәм аның гаиләсе портреты»н реставрацияләгәннән соң тәкъдим иттеләр. Шунысы кызык, музей фондында ханбикәгә багышланган мондый сюжетлы дүрт картина саклана.


 Музей залына яңартылып чыккан картинаның авторы билгесез. Ул XVIII  гасыр урталарында  ясалган. Моны киндер һәм майлы буяуларны төшерү алымнары буенча ачыклаганнар.  Картинада Сөембикә, сул ягындагы кыз бала сурәтләнгән. Икесе дә бертөсле киемнәрдән: күлмәк-камзол, очлы башлы башлыклар, уң як җилкәдән төшкән хәситә... Сөембикә баланы сул кулы белән кочаклаган. Уң ягында – бер хатын, ханбикә артында бер ир дә басып тора.

Икенче һәм өченче картиналар  рәссамнар Дементьев һәм Корноуховныкы. Алары беренче картинадан күчерелеп ясалган дип фаразлый музей хезмәткәрләре. Дүртенчесе – хромолитография. 1915 нче еллар тирәсендә «Аң» журналын гамәлгә куючы Әхмәт-Гәрәй Хәсәнов заказы буенча Харитонов типографиясендә бастырыла. Ул да беренче картинадан күчерелгән.  

Музей хезмәткәре  Рәмзия Абзалина Татарстан милли архивында сакланган 1916  елда  Казан полицмейстеры Саловның  Казан шәһәре жандармына язган рапортына нигезләнеп, әлеге басма картина бер мең данә чыгарылып, шәһәр халкына таратылган дип әйтә. Салов  шул рәвешле халыкны Казан ханлыгын  киредән торгызырга әзерлиләр дип, үз шикләнүләрен дә белдерә. «Мең данәдән калган 387 данә тартып алынды.  Кайбер мөселманнар аңлатуы буенча, аны  Казан шәһәр музеенда сакланган картинадан  сәнгать мәктәбе укучысы Бигиев күчереп ясаган. (...) Бу картина мөселманнар өчен тарихи хәтер булып санала. Тартып алынган нөсхәләр  полиция идарәсендә саклана», – дип яза рапортында Салов.  

Шәригать кануннары буенча, хатын-кызларга – ирләр, ирләргә хатын-кызлар киеме кияргә ярамый.  Ул чорларда дини кануннарны аеруча саклап яшәгәннәр. Шуңа күрә дә картинада Сөембикә янында  улы Үтәмешгәрәй түгел, ә кыз бала сурәтләнгән дип  уйларга җирлек бар. Димәк, Сөембикәнең кызы да булган?! Бу тема буенча галимнәр бер фикергә килә алмый. 

Авторы билгесез булган «Сөембикә һәм аның гаиләсе портреты» картинасы музейга Октябрь революциясенә кадәр тапшырыла. Соңгы тапкыр  аңа XIX гасыр ахырында реконструкция үткәрелгән дип фаразлана.  Саклану хәле начар булганлыктан ул музей фондында була. Нәкъ шушы картина   «Гедеон Рихтер» фармацевтика компаниясенең  «Хатын-кыз сәламәтлеге атналыгы» социаль проекты кысаларында реконструкцияләнә.  Проектның максаты – хатын-кызларда репродуктив сәламәтлекне кайгырту  культурасын формалаштыру.   Компания шул рәвешле ел саен  ил музейларында сакланган хатын-кыз образлары ясалган картиналарны  реконструкцияләргә ярдәм итә. Татарстанда  иң билгеле  хатын-кыз образы – Сөембикә.


Социаль проект кысаларында картинаны өч ай дәвамында ирле-хатынлы белгечләр Мария Носкова һәм Алексей Хохряков яңарткан.  Мария Носкова әйтүенчә, полотно артында клейлап этикетка ябыштырылган булган.   Моннан картина чын-чынлап химик пешү алган. Нәтиҗәдә, ханбикә хезмәтчесенең  йөз сурәте бозылган, аны тулысынча реконструкцияләгәннәр. Өске катламда утырган тузанны алгач, буяу төсләре яктырып киткән.


 Яңартылган картинаны тәкъдим итү чарасында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова: «Хәзер без  Сөембикә-ханбикә образына соклана алабыз, аны  безнең халык бик ярата», – дип белдерде.  «Бик озак музей фондында сакланган уникаль эшне  күрсәтү мөмкинлеге туды», – дип, мәдәният министры урынбасары вәкаләтләрен вакытлыча үтәүче Юлия  Әдһәмова ювелир эш башкарган реставраторларга рәхмәтен белдерде. «Гедеон Рихтер» компаниясе гамәлгә ашырган социаль проектка кайсы картинаны  тәкъдим итү буенча төрле фикерләр булды, мин нәкъ шушы картинаны алуыбызга бик шат», – диде ул. 


«Сөембикә һәм аның гаиләсе портреты»н Казан Милли музеенда карарга була. Шулай ук рәссам Корноухов картинасын да күрергә мөмкин. Калган ике экспонат музей фондында саклана. Аларның да  залга  чыгуына өметләнеп калабыз. 

Фотолар: авторныкы, Казан шәһәре мәдәният идарәсенеке
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар