Ул – татар эстрадасының иң зәвыклы һәм үзенчәлекле тавышлы җырчыларыннан берсе. Җырлау манерасы да, сәхнәдә үз-үзен тотышы да бөтенләй башка. Аны салкын дип уйлаучылар да бар. Әмма сөйләшә башлагач, аннан бөркелгән җылылыкка, якты бер энергетикага төренәсең. Һәрнәрсәдә матурлык һәм камиллек яраткан, үзе дә шуңа омтылган җырлар авторы, телевидение алып баручысы, киноактриса, продюсер, Татарстанның атказанган артисты Алсу Абульханова белән сөйләшәбез.