Кичә, 27 июльдә, Татарстанның халык артисты, җырчы Хәния Фәрхинең вафатына биш ел булды. Яраткан артистыбызны исә алып, Хәния апаның администраторы Раил Нуриев белән кечкенә генә әңгәмә корып алдык.
Яраткан артистыбызны искә алып, Хәния Фәрхинең администраторы Раил Нуриев белән кечкенә генә әңгәмә корып алдык.
– Раил, Хәния апа белән Габделхәй абый ничек танышкан?
– Аларны таныштырганнар. Габделхәй абый Хәния апа белән танышырга Сабан туена барган, шуннан аларның тарихлары башланып киткән.
– Тормыш булгач төрле хәлләр булгалый, тавышланышкан вакытлары да булгандыр. Андый вакытларда кем юл куя иде?
– Бу турыда Хәния апа үзе дә: «Габделхәйнең йөрәге киң, ул мине көнләшмичә, халык белән бүлешә ала», – ди иде. Әлбәттә, Хәния апаны яратучылар, килеп кочаклап алучылар күп булды. «Юк» дип әйтеп булмый, ләкин ачыктан-ачк көнләшү булмады.
– Габделхәй абый Хәния апаны тормыш иптәше булудан тыш тагын кем итеп күрә иде?
– Әле бер көнне генә Габделхәй абый белән сөйләшеп утырдык, шунда ул Хәния апа турында: «Тормыш иптәшем генә түгел, минем дустым, киңәшчем һәм мине эстрадага чыгаручы кешеләрнең берсе ул», – дип әйтте. Чөнки Хәния апа белән кушылгач, ул «Бәйрәм« ансамблен үз кул астына алды. Чын ир-ат, чын директор булып, бөтен ансамбльне бер йодрыкка туплап тотты. Әле дә булса Габделхәй абыйга шалтыратып: «Габделхәй абый, безнең ансамбльнең директоры булыгыз әле», – дип чакыручылар байтак. Шуңа күрә алар тәүлегенә егерме дүрт сәгать бер-берсенә терәк булдылар дип әйтсәм дә, алдалау булмас.
– Вакыт дәвалый, диләр. Бу сүзләр Габделхәй абыйга туры киләме?
– Тулысынча туры килә дип әйтеп булмый, чөнки әле һаман да Хәния апаны искә алу кичләре уздырабыз, ул концертның башыннан ахырына кадәр үк утыра алмый. «Һаман да, бик авыр», – ди. Нинди генә җыры җырланса да, ул бит инде истәлекле минутлар белән бәйле. Алар бер җырны да: «Ә, җыр килдеме? Әйдә, булсын, яздырабыз. Әйдә, чыксын», – дип өстән-өстән генә эшләмәделәр. Алар аны ничектер үзләре аша уздыралар иде, нәрсә беләндер бәйлиләр иде. Кайбер җырларга клиплар да төшерелде. Шуңа күрә һәрбер җыр аның йөрәк түреннән узган. Менә хәзер дә кайбер җырны артистлар сорый. «Габделхәй абый, менә бу җырны сорадылар», – дип әйтүгә: «О-о, ул бит менә шул елгы җыр, менә бу автор аны биргән иде, без аның белән әле кайбер сүзләрен дә үзгәрттек, монысын хәл иттек, тегесен эшләдек», – дип, һәр җырны искә төшерә. «Арала бу газаптан», «Питрәч» – Хәния апаның үзе язган җырлары. Ул һәр җырның ничек туганын, һәр мизгелен истә тота, хәтере бик әйбәт.
– Хәния апаны югалтканнан соң Габделхәй абыйның тормышы ничегрәк үзгәрде?
– Хәния апа исән чагында Габделхәй абый һәрвакыт актив, һәр минутын, секундын төгәл бүлә иде. Безне дә шулай өйрәтте. «Егетләр, вакытыгызны төгәл итеп куллана белегез», – ди иде. Ул әле тегендә, әле монда барып, һаман нәрсәдер белешеп, эш итеп йөри иде. Бүген аның тормышы бөтенләй үзгәрде. Ул инде хәзер күбрәк үзенең туган ягында – Биектау районы Зур Көек авылында үз йортларын төзеп, шунда яшәп ята. «Рәхәтләнеп лаеклы ял итәм, оныкларым янына барып йөрим», – ди. Һәм инде без бергәләп Хәния апаны искә алу кичәләрен оештырабыз.
– Хәния апаны барысы да халык артисты итеп кенә белә, сәхнә күлмәкләрен салгач, ул үзгәрә идеме? Әллә соң сәхнәдә дә, тормышта да шундый ук булып кала белдеме?
– Сәхнә күлмәкләрен салгач та шундый гади булып кала иде ул. Урыслар әйтмешли: «Она была простой, как три копейки». Ә инде концерт күлмәкләрен киеп алса, ул сәхнәгә примадонна кебек килеп чыга иде. Ике-өч тапкыр аның шундый минутлары булды – концерт башланыр алдыннан гына бик авыр хәбәрләр җиткерделәр... Әтисенең, абыйларының мәрхүм булганын... Ләкин шул вакытта да Хәния апа: «У артиста есть только одна причина не выйти на сцену – это ее смерть», – дип әйтә торган иде. Якыннарының шундый хәбәрләрен ишетеп тә, ул сәхнәдә концерт куя алды, бу вакытта күңелендә ниләр булганын тамашачының берсе дә сизмәде. Шулай булгач, ул чын мәгънәсендә артист, ә сәхнәдән тыш, ул нәфис хатын-кыз иде.
– Хәния апа татар эстрадасының примадоннасы иде дибез, сезнең фикерегезчә кайсы артист хәзер шул исемгә лаек?
– Бу сорауга без түгел, халык җавап бирергә тиештер. Ләкин күп кенә артистлар белән сөйләшкәндә, бөтенесе дә бер үк сүзне әйтә: «Хәниянең урынын беркем дә ала алмый. Ул бары тик Хәниянеке. Ул гына примадонна була алды», – диләр. Чыгу белән бөтен сәхнәне тутырып куя иде бит ул. Әлеге көндә бер артист та аның кебек башкара ала дип әйтә алмыйм. Шулай ук Хәния апа да башка артистның урынын ала алмас иде. Һәрбер артист үз урынында. Әмма примадонна исеме Хәния апада гына калачактыр.
– Хәния апага багышланган хәйрия кичәләре киләчәктә дә уздырылачакмы?
– Быел Хәния апаның арабыздан киткәненә биш ел булды. 30 майда – Хәния апаның туган көнне, аның туган җире Тәтешледә җырчыга һәйкәл куелды. Без моны мәрхүм булган көнендә – 27 июль көнне оештырырбыз дип планлаштырган идек, ләкин төрле сәбәпләр аркасында килеп чыкмады. Кичә, 27 июльдә, ул яшәгән бинага – Казан шәһәренең Имәнлек урамындагы 57 нче йортка мемориаль такта куелды. Концертларга килгәндә, быел 27 сентябрь көнне «Биш ел сәхнә синсез» дип исемләнгән концертын оештырырга ниятлибез.
Бик күп артистлар, үзләре шалтыратып, «Без дә чыгыш ясыйбыз, без дә катнашабыз», дип белдерә. Бу концертта да, башкаларындагы шикелле, барлык җырлар да Хәния апаның репертуарыннан гына булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк