Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Тик сине эзлим мин...

«Бер генә минутка» – халкыбызның яраткан җырларының берсе. Узган гасырның 80–90 нчы елларында аеруча популяр иде ул. Халык телендә «Бер генә минутка» дип аталса да, чынлыкта әлеге шигырь «Урының йөрәгем түрендә» дигән исем белән туа. Язмада – бу җырның туу тарихы.

Бер генә минутка
Бер генә минутка, барсын да оныт та,
Кил әле, кил әле яныма.
Ягымлы карашың, кояштай карасын
Сагыштан әрнегән җаныма.

Тик сине эзлим мин, тик сине юксынам,
Бөтенләй югалтсам, нишләрмен?!
Кайларда йөрмәдем, сиңа тиң күрмәдем,
Гел сиңа талпынды хисләрем.

Син тере шатлыгым, тормышым маягы,
Йолдыз син күңелем күгендә.
Бик соңлап кайтсаң да, кайчан да, кайчан да,
Урының йөрәгем түрендә.

Халкыбызның яраткан җырлары арасында «Бер генә минутка» дип аталганы да бар. Көе дә җайлы, хәтердә кала торган, сүзләре дә үзеннән-үзе җырлап тора... Якын кешеңне бик-бик өзелеп сагынганда, күңелне юатыр өчен күпләр шушы җырны җырлап моңайгандыр. Узган гасырның 80–90 нчы елларында аеруча популяр иде ул. Радио-телевидениедән дә, магнитофон тасмаларыннан да гел яңгырап торды. 

Халык телендә «Бер генә минутка» дип аталса да, чынлыкта әлеге шигырь «Урының йөрәгем түрендә» дигән исем белән туа. Шигырьнең авторы –  үзешчән язучы-шагыйрә Динә Камалетдинова. Динә ханым – Буа районы Иске Суыксу авылы кызы. Бүген дә шунда яши, язганнары әледән-әле татар матбугатында дөнья күреп тора. 

...1967 елның җәе. Бар дөнья шау чәчәк кенә! Ак керфекле ромашкаларның сары күзләре кояш булып балкый. Ромашкалар таҗыннан сөю юрап, бер урарга иде лә болыннардан! Сөйгән ярың белән тулган айга карап, киләчәк турында туйганчы бер хыяллан идең! Юк шул, күңелендә сөю һәм... сагыну Динәнең. Бик еракта, Чиләбе өлкәсендә шул егете. «Бергә китик», – дип чакырса да, аңа ияреп китә алмый кыз. Үпкәләшеп аерылышалар. Ике арага ерак чакрымнар сузылып ята. Күңеле белән Чиләбегә ничә барып, ничә кайтты икән Динә?! Юк шул, китә алмый ул. Бердәнбер кызын ялгызы үстергән әнисен ничек калдырып китсен?! Иң зур хыялы булган Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетына укырга кергәч тә, әнисен ялгыз итмәс өчен, читтән торып укырга мәҗбүр була Динә. Үз авылларында колхозга эшкә керә, сыер да сава, учётчица булып та эшли... 

Кичке савымнан соң җәйләүдән кайтырга автобус көтеп торган 20 яшьлек кызның сагынулары, шигъри моңга әверелеп, бәгырьләрен көйдерә. Сөйгәненең күзләренә бер генә караса да, сагышлары басылыр иде кебек... «Бер генә минутка, барсын да оныт та, кил әле яныма...» Хит дәрәҗәсенә күтәрелгән җыр әнә шулай – башына ак яулыгын кыек-лап бәйләп, чәчәкле күлмәк итәк-ләрен җилдә җилфердәтеп болыннан кайтып килгән гап-гади бер авыл кызы күңелендә ярала. Ул еллар – иҗатының иң ялкынлы еллары була Динәнең.
1969 елда Татарстан китап нәшриятында яшь шагыйрь-шагыйрәләрнең әсәрләре тупланган «Беренче карлыгачлар» җыентыгы басылып чыга. Арада Динә шигырьләре дә бар. Күп тә үтми, Фасил Әхмәтов әлеге китаптан күреп, аның «Мәхәббәтемне эзлим» шигыренә көй дә яза. Бу җыр Гали Илья-сов белән Эмиль Җәләлетдинов репертуарыннан озак еллар төшми әле. 

«Бер генә минутка» җырына килсәк, аны телгә алу белән күпләрегезнең күз алдына иң беренче булып Фирзәр Мортазин киләдер, мөгаен. Әлеге җырны сәхнәгә нәкъ менә ул алып менде. Фирзәрнең танылып килгән чаклары иде, ул җырлаган җырларны тамашачы шунда ук күтәреп алырга гына торды. «Җыр язарга берәр матур шигырь эзли идем. Кулыма «Беренче карлыгачлар» җыентыгы килеп керде. Ошаттым мин Динә Камалетдинованың шигырьләрен. Өстәвенә, якташлар да булып чыктык... 1981 елны яздым мин бу җырның көен. Беренче тапкыр аны Буа шикәр заводы клубы сәхнәсендә башкарган идем. Тамашачы яратып кабул итте. Берәр концертта башкармый калсам, сорап җырлаттылар», – ди җырчы. 

Ә Динә апа үзе «Бер генә минутка» җырын беренче тапкыр Буа районы радиосы аша ишетә. Шунда ук районга шалтыратып, җырчы егет-нең кем булуын белешә. Фирзәр белән таныш та булмыйлар әле ул чакта. Соңыннан җырчы Динә ападан яңа шигырьләрен соратып ала. Аның репертуарындагы шактый җырлар Динә Камалетдинова сүзләренә язылган – «Танырсыңмы?», «Туган йорт», «Әниемә», «Кил генә»...

«Фирзәр Мортазинның кайбер концертлары тоташтан дип әйтерлек минем сүзләремә язылган җырлардан гына тора иде, – дип искә ала Динә Камалетдинова. – «Бер генә минутка» җырын халык чынлап та яратты. Бер танышым сөйли: «Ташкент урамы буйлап барам, синең җырны җырлыйлар...»

Фирзәр Мортазин яшәү биргән «Бер генә минутка» җырын соңрак Зөһрә Сәхабиева, Хәмдүнә Тимергалиевалар да яратып башкара. Бүген исә аны Марсель Вәгыйзов, «Сак-Сок» төркеме, Марат Галимов һәм башка яшь җырчылар җырлый.

Тәүге сөйгән яры белән кавышу насыйп булмаса да, үз бәхетен барыбер таба Динә Камалетдинова. 1972 елда Иске Суыксу авылы егете Фаязга кияүгә чыга. 1974 елда – кызлары Гөлнара, 1975 елда – Рафаэль, ә 1981 елда кече уллары Рушан дөньяга килә. Матур гына тормыш итеп ятканда язмыш аны тагын бер сыный – иңнәренә бик яшьли толлык шәлен яба. Өч балага әни дә, әти дә булырга туры килә яшь ханымга. 

Динә Камалетдинова, Бер генә минутка

«...Беренче мәхәббәт онытылмый икән, – ди Динә апа. – Сирәк кенә сөйләшкәлибез. Аның үз гаиләсе, минем үземнеке... Инде оныкларым җитеп килә. Әле менә хаҗдан бүләк итеп тәсбих алып кайткан...»

Ак яулыгын таратып бәйләгән мөлаем бу ханымнан аклык бөркелә. Шигырьләре кебек, үзе дә гади, ихлас, аңлаешлы ул. Бер көне – табыштан, бер көне сагыштан торган тормышында төп таянычы иҗат булган аның. Бүген дә иҗаттан тәм табып яши Динә Камалетдинова. 

Фотолар: гаилә архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар