Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Айдар Галимов турында кызыклы фактлар

Мәктәптән соң Уфа автотранспорт техникумына укырга керә.

 

1.    Мәктәптән соң Уфа автотранспорт техникумына укырга керә.


2.    Юрфак, музфак дипломнары бар.
3.    Каунаста һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә.


4.    Беренче тапкыр парашют белән сикергәндә һавада эленеп калгандай хис итә һәм «Керкәле таулары»н җырлый башлый.
5.    Парашюттан 42 тапкыр сикерә.


6.    Армиядән кайткач, колхозда шофер булып эшли.
7.    Кечкенә чактан хоккейны яратып уйнаганга «Харламов» кушаматы тагалар.


8.    Россия һәм чит ил хоккей, футбол командаларының сувенир әйберләрен – шарф, футболка, кепка – җыя.
9.    Яраткан шагыйре – Әнгам Атнабаев.


10.     Улына футболчы Динияр Билалетдинов исемен куша.
11.     Яраткан эчемлеге – каты сөтле чәй.
12.     Һәр елның аерым көндәлеге бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар