Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Ришат Төхвәтуллинның әнисе Розалия ханым: «Мәтрүшкәләр»не көйләп үстердем»

Бик шук булып үсте Ришат. Һәрвакыт ачык, елмаеп торучан, киң күңелле иде. Кунакларны бик яратты! Күр­шеләр генә керсә дә сөенә иде. Аралары 3 кенә яшь булса да, Ришатны абыйсы тәрбияләде дияргә була, корырак тотты хәтта...

Розалия ТӨХВӘТУЛЛИНА – Карамалы-Гобәй авылы мәдәният йорты хезмәткәре.
Улы Ришат Төхвәтуллин – Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, җырчы.

Розалия ханым, Ришатның хит булып өлгергән җырлары аша сезнең туган яклар, Карамалы-Гобәй, Мәтәүтамак авыллары турында ишетеп беләбез. Үзегез турында сөйләп китегез әле. Ирегез Айрат абый белән кайда таныштыгыз, кайда эшлисез?
– Мәтәүтамак авылында туып-үстем. КарамалыГобәйгә 9 нчы сыйныфка укырга килдек. Айрат белән мәктәптә таныштык. Гел сөйлим инде мин аны: үзен дә, буен да, гәүдәсен дә түгел, зур кара күзләрен генә күрдем. Беренче мәхәббәтем булды ул минем, шуннан бирле бергә менә... Айрат колхозда эшләде. Мин элек балалар бакчасында, аннары заправкада эшләдем. Бераз­дан мине мәдәният йортына чакырдылар. Шуннан ялга киткән идем, менә бер ел элек яңадан эшкә чыктым.

Ришат 8 яшенә кадәр төпчек малай булып үскән. Абыйсы Ринаттан кайсы яклары белән аерыла иде?
– Бик шук булып үсте Ришат. Һәрвакыт ачык, елмаеп торучан, киң күңелле иде. Кунакларны бик яратты! Күр­шеләр генә керсә дә сөенә иде. Аралары 3 кенә яшь булса да, Ришатны абыйсы тәрбияләде дияргә була, корырак тотты хәтта. Шул ук вакытта бик дус иделәр. Кунак­лар килгәч, «Әйт, авылым, кайда соң моң...» дип, кунаклар алып килгән күчтәнәчләрне, конфет­ларны ашап, өстәл астында җырлап утыралар икәүләшеп. Элек бала-чаганы олы кеше-ләр белән бергә табынга утырту юк иде бит.

Сеңлесе Айгөл тугач үзгәрдеме Ришат? Абый вазыйфасын ничек кабул итте?
– Айгөл бик озак туды безнең (көлә). Туар алдыннан бер ай буе хастаханәдә яттым. Анда киткән чакта форточкага башларын тыгып Ринат белән икесе: «Әни, кыз алып кайт!» – дип кычкырып калдылар. Мин баланы тапканчы ук: «Әни кыз тапты!» – дип алдашып та йөргән әле Ришат. Тизләтәсе килгәндер, көтеп арыгандыр инде ул да. Ул чакта ук УЗИлар булса да, безгә баланың кем буласын әйтә алмадылар. Айгөл барыбыз өчен дә көтеп алынган сюрприз булды. Сеңелләрен бик караштылар (көлә). Коляскага салып алып чыгып китәләр, ә кибет төбендә кызлар көтеп тора. Колясканы аларга тоттыралар да, кызлар Айгөлне йоклатып кайтарып бирәләр миңа. Оештыра белгәннәр инде шулай!

Без Ришатны сәхнәдән затлы, интеллигент образда күреп күнеккән. Ә ул авылда эшләп үскән бала. Ришат ниләр эшли белә, санап китик әле?
– Нәрсә генә эшли белми дип сорагыз сез... Без аларны нык эшләтеп үстердек. Хәзер бераз кыенсынып та искә алам. Чын-чынлап эшкә җигеп үстердек. Ул вакытта чөгендер бүлеп бирәләр иде. Кешеләр бер гектар ала, без өчне-дүртне алабыз, чөнки чөгендер өчен шикәр комы бирәләр, аны сатып балаларга киемнәр алабыз... Бакча да зур иде. Бәләкәйдән бергә эшләдек, маллар карадылар.

Олы улыгыз Ринат, кызыгыз Айгөл белән дә таныштырып китегез әле.
– Ринат безнең белән янәшәдә генә, әби-бабасы нигезендә яши. Өч бала үстерәләр. Шул ук зур бакча аларга калды. Күп эшлиләр. Ринат машина төзәтү белән шөгыльләнә. Гомумән, бөтен эшне дә эшли белә. Муллыкта үстеләр дип әйтә алмыйм, ә андый балалар һәр эшкә дә курыкмыйча тотына торган була ул. Ришатның да кулыннан бөтен эш килә, техникага да һәвәслеге бар.
Ә Айгөл бераз иркәрәк булды. Алай да каз бәбкәләре карау башыннан азагына кадәр аның эше иде. Ул да кияүдә, үзе әни инде хәзер.

Ришат – талант иясе. Ринатны да җырларга булдыра, дисез. Моңлы балалар үстерүче әни үзе дә матур җырлыйдыр әле? Кечкенә чакта аларга нинди җырлар җырлый идегез?
– Гел тирбәтеп җырлый идем. Әбиләре – кайнанам, тыңлап, мине мактап тора. Җыр безгә ят әйбер түгел. Әтием дә, әнием дә җырлыйлар иде. Кунаклар килсә дә, мәҗлескә җыелсак та гел җырлап утырыш. Әле һәр-кемнең үз җыры бар. Минеке – «Мәтрүшкәләр». Бер вакыйганы хәтерлим. Заправкада эшли идем. Карамалыдагы укытучым килгән. «Исәнмесез, Фәрит абый!» – дим. Танымый... Фамилиямне дә әйтеп карыйм, безне укыткан идегез дип исенә төшерергә тырышам – юк, танымый. Шуннан үрелеп тәрәзәгә башын тыгып карады да: «Ә-ә-әй, «Мәтрүшкәләр» бит син!» – ди. Мине шулай хәтерләп калдырган.

Ришат бәләкәй чакта анда җырчы күрә идегезме?
– Гомумән, балаларның җырчы булуларына каршы идем мин. Үзем шул өлкәдә эшләгәч, шул казанда кайнагач, иҗат дөньясының тынгысыз булуын белеп тордым. Шуңа балаларны ул өлкәдә күрергә теләмәдем. «Эшләп кайткач җырларсыз», – дип әйтә идем. Ир-ат эше сайлагыз дип киңәш бирдем...

Ә Ришат 16 яшендә сезгә дә әйтмичә Октябрьский шәһәренә китеп, музыка училищесына укырга керә...
– Мин аның ул теләген белә идем. Туймазыдагы музыка мәктәбе директоры белән ул хакта сөйләшеп тә алдым. Музыка мәктәбендә укымаган бала анда укырга керә аламы дип кызыксындым. «Шанслар юк, музыка мәктәбе бетергәннәр дә керә алмый әле», – диде. Шуңа мин Ришатны үземчә моңа әзерли тордым, җиргә төшерергә теләдем. Ә ул бирешмәде, укуын да яхшырак укый башлады. Дус малае белән киткән дә укырга кереп кайткан. Без ышанмадык хәтта! Бик зур шатлык булды безгә.
Укуы бик авыр булды. Тулай торакта бер көн дә яшәмәде Ришат. Үзе акча эшләп, фатир өчен түләп торды. Безгә дә ярдәм итә иде әле. Шуннан бирле ярдәм итә менә...
Училищеда укыган чакта ук җырлап йөри башлады. Әле минем ул вакытта да ышанычым юк иде. Аннары Татарстанга чыкты, «Сандугач» җырлары белән танылгач кына аның җырчы буласына ышандым. Үз юлыдыр инде, дидек...

«Эштә һәм хезмәттә минем үрнәгем – әти. Әнием иҗатта илһамландыручым», – ди Ришат бер ин-тервьюда. Димәк, хәзер сез аның төп киңәшчесе дә инде?
– Әйе, ул минем белән киңәшләшә. Сәхнә текстларын бергә әзерлибез, ничек яхшырак буласын миннән сорый. Концерттагы халык җырлары блогы да минем теләк иде. Хәзер заманга ияреп ул җырлардан китте. Ә миңа менә шул халык җырлары җитми барыбер. Тавышның бөтен мөмкинлеген ача бит алар...

Ришатның кайсыгыз белән серләре уртак?
– Миңа барын да сөйләп бетерми алар, борчылмасын дип яхшы әйберләрне генә әйтәләр. Айгөл белән дә шулайрак дип уйлыйм, чөнки сеңелләре алар өчен нык борчыла торган кеше, аны да саклыйлар. Ә менә абыйсы белән икесе бик якын кебек тоела, серләре дә уртактыр. Илгиз киявебез белән шулай ук якын мөнәсәбәттә улларыбыз.

Ришатның күп кенә хит җырларының авторы да әле сез. Шигырь язу процессы ничегрәк бара? Илһам килгәч язылган иҗат җимешләрегезме бу, әллә Ришат соравы буенча махсус язасызмы?
– Төрлесе бар. Кайвакыт артымнан ияреп диярлек йөри, әни, яз инде, ди. Алия белән икәүләшеп йөриләр хәзер. Ришат өстәл янына урындык, кәгазь-каләм китереп куя (көлә). Үзенә кирәкле текстны бик яхшылап образлар белән аңлатып бирә, мәгънәсен, темасын, хәтта нинди сүзләр булырга тиешлеген әйтә. Менә шул теләкләрен мин текстка, рифмага салам аннары. Халык яратып кабул итә, ди. Үзем яшьтән шигырьләр укырга яратам. Элек бер кочак журналлар алдыра идек, ә әни шигырьләрне безгә кычкырып укый. Миңа шул чакта кереп калган, күрәсең.

Ришат хәзер күпләр күз төшереп йөргән буйдак егет түгел инде – үз насыйбын табып гаилә корды. Киленегез Алияне беренче күрүдән үк ошаттыгызмы?
– Алия авылдагы концертка килгән иде. Озак тотмас, өйләнер инде Ришат дип уйлаган идем. Шактый очрашып йөрделәр... Улым, Алиядән дә яхшы кыз таба алмыйсың, дип әйттем. Аллаһка шөкер, кавыштылар. Без бик шат!


Фото: Анна Арахамия. Видео: Дмитрий Цумарев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар