Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Айгөл Бариева: «Линар уразадан соң беренче тапкыр гает намазына барды. Сизенгән кебек...»

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева ире Линар Юсипов турында якты истәлекләре белән уртаклашты.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева ире Линар Юсипов турында якты истәлекләре белән уртаклашты.

 

– Айгөл, авыр кайгыңны уртаклашам. Линарның урыны җәннәт түрендә булсын! Шуны әйтәсе килә: син халкыңның сөекле кызы икән. Кайгыңны уртаклашучылар, хәлеңне җиңеләйтергә теләүчеләр бик күп. Халкың алдында дәрәҗәңнең гаять югары булуын күрәбез. Күпме кешенең йөрәге сыкрый. Бик авыр көннәреңдә миңа интервью бирергә риза булганың өчен, ышанычың өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу интервьюда Линар турында якты истәлекләр саклансын иде. 

Һәр кешегә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Күрәм, тоям, телефоным ярыла – ватсапта, телеграмда, социаль челтәрләрдә меңләгән укылмаган хат. Җавап язарга хәлем юк. Тынычлангач, барысын да ачып укырмын.

Линарны соңгы юлга озатырга килгән һәркемгә дә рәхмәтемне җиткерәм. Шундый күп кеше килде!

– Линар синең күңелеңдә нинди булып сакланачак?

Беләсезме, артист белән яшәгән кешегә бик авыр. Ә хатын-кыз артистның ире булу икеләтә авыр һәм җаваплы. Шул ук вакытта җырчының ире гел күләгәдә кала. Линар да үтә тыйнак булды, үзенең дәрәҗәсен яшерде. Ә бит аның яхшы сыйфатлары минекеннән мең тапкыр күбрәк иде...

Чын ир заты нинди булырга тиеш дип сорасалар – ул Линар иде. Бик ышанычлы дус, әти, ир булды. Соңгы көненә кадәр әнисен карады. Иртәнге биштә торып аның янына бара, ашата иде. Атна саен бергә аны юындырырга бара идек. Әнисен күтәреп юыну бүлмәсенә алып килә, ваннага яткыра иде. Мин юындырам, киендерәм, ул алып чыга иде... Бөтен яктан ышанычлы... Дәрәҗәле эштә эшләде. Шулай да кайда, кем булып эшләве турында бервакытта да кычкырып сөйләмәде. Фотоларга төшәргә дә яратмый, һәрвакыт үзенең дәрәҗәсен түбәнрәк итеп күрсәтә иде. Үзенә дөрес бәя бирми иде. Дәрәҗәсе белән горурланмады. Шундый тыйнак иде, тыйна–а–ак.

Бүген аның эшенә бардым. Бөтен хезмәткәрләр: «Ул намуслы, гадел иде. Әгәр гаделсезлек күрсә, хәтта җитәкчелеккә курыкмыйча әйтә иде», – диделәр. Үзенә начарга булса да, гаделлек яклы иде, чөнки ул – хәрби, шулай тәрбияләнгән. Әлбәттә, шуңа күрә дә борчулары да булган, ул барысын да үз эчендә тоткан, сөйләмәгән.

Аның әти-әнисенә зур рәхмәт әйтәсем килә. Мин – бәхетле хатын, чөнки шундый тәртипле гаиләгә эләктем, шундый тугры иргә кияүгә чыктым. Ул бик сабыр иде... Аннан башка ничек яшәрмен, белмим... бик авыр...

– Айгөл, аның белән танышканнан соң өч көндә кияүгә чыкканыңны күп тапкырлар сөйләгәнең бар. Өч көндә мәхәббәт әле бөреләнеп кенә килә бит. Ә син аңа кияүгә чыгып, еракка ияреп киткәнсең. Өч көн белгән кеше иң якын кешеңә әйләнгән. Нинди сыйфатлары сине аңа гашыйк итте?

Иң мөһим сыйфаты – ышанычлы булуы. Ул тәртипле, кешелекле, юмарт, игелекле иде. Аның юмор хисе бик әйбәт иде, дөрес сүз табып, бөтен әйбердән мәзәк ясый алды. Минем өчен бер әйберне дә кызганмады. Берәр әйбер теләсәм, үзем акча жәлләп торганда да, ул «юк, әйдә алабыз», дип әйтә иде.

Линар белән соңгы көнем...

Аны безгә Аллаһы Тәгалә бүләк итте, ышанасызмы.

Ял көнне көнозын бергә булдык. Иртән кибетләрдә йөрдек, өйгә ризыклар алдык, кайтып ашадык, аннан соң бераз ятып алдык, ял иттек. Ул көнне һава торышы шундый әйбәт иде, көндезге икедә урамга чыктык. Бергә җәяү йөрергә ярата идек, Казансу яры буен әйләнеп, зур түгәрәк ясап йөри идек. Бик озак йөрдек җәяү ул көнне кулга-кул тотынышып. Бу юлы Камал театры янына бардык, су буена төштек, Кабан күлен җәяү әйләнеп чыктык. Шундый рәхәт иде, кулга-кул тотынышып, ашыкмыйча гына йөрдек. Киләчәккә планнар кордык: улыбыз Камилнең премьерасына җыена идек, аннан соң ул эштән ял алырга тиеш иде, шуны бик көттек, путевкалар да алып куйдык, ял итәргә барырга теләдек. Шулар турында сөйләштек.

Гадәттә, мин алай йөргәндә блогер буларак видеолар төшерә идем, ә ул көнне телефонны бер тапкыр да кулыма алмадым. Безгә шундый рәхәт иде. Шуңа үкенәм, төшермәдем.

Кичке җиделәрдә кафега кереп ашадык, аннан соң өйгә кайттык, чәйләр эчтек, телевизор карадык. Уннарда гадәттәгечә ятарга җыендык. Шунда: «Күкрәк читлеге тирәсендә нәрсәдер яна кебек», – ди. Элек алай булганы юк иде, беренче тапкыр шулай әйтте. «Йөрәгең авыртамы?» – дип сорадым. «Юк, йөрәк авыртмый», – диде. Кан басымын үлчәдек: 120 гә 70 иде. Тиз генә ашыгыч ярдәм чакырдым. Алар бик тиз килде. Мин Линарга «ят» дип кенә тордым. Ашыгыч ярдәм килгәч барысы да бик тиз булды...

– Ашыгыч ярдәм килгәндә соң идеме инде?..

Ашыгыч ярдәм килеп, реанимация ясый башлады, электрошок кулландылар. Ул сулый башлады. Аны хастаханәгә алып киттеләр. Бөтен табиблар чабып килде, ике сәгать аны коткарырга тырыштылар. Ике сәгать... 00:20 дә ул китеп барды.

– Айгөл, сәламәтлегенә зарлана идеме?

Зарланмый иде. Соңгы арада нәрсәдер борчый дип әйткәне дә булмады.

«Обширный» инфаркт булган. Ул очракта кеше исән калмый, диделәр.

Линар бик гыйлемле иде

– Линар нинди әти булды?

Иң яхшы, иң намуслы, гадел, булышучан, иң мәрхәмәтле әти иде. Безнең гаиләдә балалар миңа каршы килеп, нәрсәдер әйтергә мөмкин әле, ә әтиләреннән курку бар иде. Әтиләренә карата ихтирам шуның кадәр зур иде. Әти әйтсә, шул – закон. Әтиләрен борчымаска тырыштылар. Аны бик яраттылар. Ул алар өчен бөтен әйберне эшләргә риза иде.

Линар бик гыйлемле иде, китаплар күп укыды. Мин ул яктан көчсезрәк, ә ул әдәбият, кино, тарих дисеңме – бөтен нәрсәне белә иде. Хәтере дә бик яхшы булды. Киң белемле иде. Балаларны бик күп әйбергә өйрәтте.

Аның шаяртулары да акыллы иде. Тыйнак, ләкин сүзгә тапкыр иде ул.

Ничек яшәрбез аннан башка?..

Линарның хоббие фотога төшерү иде. Линарның фотоархивыннан бер альбом чыгарып була. Анда кемнәр генә юк! Татар эстрадасының бөтен кешесе бар, нинди генә кадрлар юк анда – сәхнә артында, сәхнәдә дә, банкетлар вакытында да. Тулы бер китап чыгарырлык.

Матурлыкны күрә белә иде ул, зәвыгы яхшы иде. Миңа кием сайлаганда да гел булыша иде.

Сәяхәт итәргә ярата иде. Ул яктан туры килдек без, мөмкинлек булуга, сәяхәткә китә идек. Артык тиенне ниндидер яңа әйбергә тотмый идек, сәяхәткә туплый идек. Планнар зур иде әле – чынга ашмады...

Тик мин булганына да бик канәгать. Мин бәхеттә яшәдем. Кемгәдер әле бер көн дә андый бәхет эләкми. Быел ноябрьдә никахыбызга 25 ел булган булыр иде.

– Исламга тартыла башлаган иде...

Соңгы елларда исламга якыная башлавына сөенә идем. Соңгы биш елда ай буена ураза тотты. Быел ураза тотып бетергәч, беренче тапкыр гает намазына барды. Сизенгән кебек...

Соңгы елларда, бигрәк тә быел хаҗга бару турында да күп сөйләштек. Бергәләп хаҗга бару безнең хыял иде. «Линар, сиңа намаз укырга өйрәнергә кирәк, Аллаһ теләсә, бергәләп барабыз», – дигән идем.

– Айгөл, вафаты алдыннан кеше үзгәрә, диләр... Син үзгәрешләр сизмәдеңме?

Юк, алай берни сизмәдем. Ул үләргә җыенмады. Тик миңа гел әйтә килде: «Синнән иртәрәк үләсемне беләм», – дип... Аны шул сүзләре өчен гел ачулана идем...

Аның шулай тиз үлеп китүе дә бәхет бит. Кемнәрдер айлар буе үлә алмыйча интегеп ята. Ул да, мин дә бер нәрсәдән курка идек: кемнеңдер күзенә карап ятып, кайчан үләрмен дип көтеп ятарлык булмасын иде дип тели идек. Тиз үлем бирсен Аллаһы Тәгалә дип уйлый идек.

Линар үлгәнен сизмичә дә калгандыр. Аның бер гөнаһы булмаган. Ул изге кеше иде.

– Нинди ниятләре чынга ашмый калды?

Ул балалар белән дүртәүләп ял итәргә бару турында хыяллана иде. Соңгы елларда балалар белән ял итәргә җай чыкмады: балалар укыды, Линарның эшеннән отпуск та график буенча гына иде.

«Ул Айгөл Бариеваның ире түгел, ә мин ул – Линар Юсиповның хатыны!»

Ул миңа Аллаһының иң зур бүләге булган...

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/aigol-barieva-linar-byel-urazadan-son-berence-tapkyr-gaet-namazyna-bardy-sizengan-kebe-5853903

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар