Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Филүс КАҺИРОВ тормышыннан 16 кызыклы факт

1. Тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районы Килим авылыннан...

1. Тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районы Килим авылыннан.

 

2. Башта Октябрьскида музыка училищесында укый, аннары Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында белем ала.

 

3. Р. Ваһапов фестивале конкурсында Гран-при бүләге – җиделе «Жигули» ачкычын Илһам Шакиров тапшыра: «Үткәндә-сүткәндә мине дә утыртырсың!» – ди.

 

4. Берара модага ияреп, чәчен үстереп, алга тарап йөргәнгә «чуаш малае» дигән кушамат тагалар.

 

5. Филүс 22 яшендә беренче концертын оештыра, анда Минтимер Шәймиев белән Сәкинә ханым да килә. Алар җырчының чыгышын югары бәяли. Сәкинә ханым баш бармагын күтәреп: «Шулай дәвам ит!» – ди.

 

6. Америкадагы концертларында 6 телдә җырлаган.

 

7. Филүсне «Татарстанның алтын тавышы, татарның Николай Басковы» дип йөртәләр.

 

8. Продюсеры һәм директоры – хатыны Эльмира.

 

9. Уллары Айдар һәм Рөстәм.

 

10. Ришат Төхфәтуллин Филүскә үз итеп «абзыкай, абзыкаем» дип дәшә.

 

11. Училищеда укыганда фатирда яшәгәндә ашарга пешерергә өйрәнгән. Экпериментлар ясый торгач, берсендә макарон урынына кекс та килеп чыккан.

 

12. Буш вакыт эләксә, футбол, бильярд, пейнтбол уйный, тренажер залга йөри, балык тотарга бара.

 

13. «Ромео һәм Джульетта» операсы премьерасы алдыннан 90 килога җиткән Филүскә ябыгырга кушалар.

 

14. Тәүлегенең 9 сәгате йокыга, калганы җырга бүленгән.

 

15. Туймазыдагы концертларында микрофонсыз җырлау традициясен кертеп, «Китмә, сандугач»ны башкара.

 

16. Үз репертуарындагы «Киек каз юллары» җырын мобилизацияләнгән Дүртөйле егете Артур Хәсәнов башкаруында видеодан карагач, солдат егетне эзләп таба. «Исән-сау әйләнеп кайт, концертта икәү дуэт итеп җырларбыз бу җырны!» – ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар