– Мин алар белән һәрвакыт сөйләшеп йөрим. Сизәм: алар минем янәшәмдә. Уңышларыма шатланалар, хәвеф-хәтәрдән саклыйлар... Татарстанның халык артисты Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИНны моңлы, җырларын тыңлаганда елата торган җырчы, диләр. Җырлары моң, сагыш, сагыну, сыктау белән уралып, йөрәк түреннән чыкканга шулайдыр... Ул бит гомере буе сагынып яши... Барысы хакында да үзе ачыктан-ачык сөйләсен әле.
– Мин алар белән һәрвакыт сөйләшеп йөрим. Сизәм: алар минем янәшәмдә. Уңышларыма шатланалар, хәвеф-хәтәрдән саклыйлар...
Татарстанның халык артисты Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИНны моңлы, җырларын тыңлаганда елата торган җырчы, диләр. Җырлары моң, сагыш, сагыну, сыктау белән уралып, йөрәк түреннән чыкканга шулайдыр... Ул бит гомере буе сагынып яши... Барысы хакында да үзе ачыктан-ачык сөйләсен әле.
Июльнең матур бер көне. Миңа 9 яшь. Әни мине чакырып алды да: «Чибәр әбиләрең карагат җыярга бара, син дә ияр әле», – дип, җиде литрлы чиләк тоттырды. Безнең бакчада да үсә иде ул карлыган, күрәсең, без, бала-чага өлгергәнче ашап бетергәнбездер. Ә әнинең, безне ашатасы килгәндер, бәлки, авыз тәме өчен карлыган кайнатмасын үзенең кабасы килгәндер. Ул бит инде авырый иде... Авыл халкы карлыган җыярга йөргән урын җиде чакрым ерак-лыкта. Анда барганымны, чиләкне тутырганымны хәтерлим. Әмма аны шул озын юл буена күтәреп алып кайта алмаганмындыр, мөгаен. Чибәр әби булышкандыр. Мин мөлдерәмә тулы чиләгемне күтәреп кайтып кергәндә, әни хәле бетеп өйдә утыра иде. Шуннан соң озак тормады, август аенда өзелде. Әниле балачакның иң соңгы хатирәсе әнә шул карлыган белән бәйле минем. Ә аңа кадәр бик рәхәт, күңелле яшәдек без. Сигез бала. Мин – җиденчесе. Әти дә, әни дә – Тимергали белән Хәтирә – икесе бер авылдан. Янаул районында Уракай дигән бик матур авыл ул. Әти безнең балта остасы иде. Авылда ир-атлар белән артель төзеп, төрле җиргә төзе-лешкә чыгып китә. Әни сугыш вакытында бригадир булган. Әтигә кияүгә чыккач, төрле эшкә йөрде. Без үсә төшкәндә зур абый, апа чыгып киткәннәр иде инде. Бер апабыз кечкенә чагында үлгән. Әнинең беренче ярдәмчесе булган Нәзхәт абый мине – күкрәк баласын караган. «Нәфкатькә бер яшь тулгач кына урамга уйнарга чыгам», – дип әйтә торган булган. Гармунда уйнаган. Әмма гомере кыска була. Җылысын тойган якын кешем әнә шулай мине калдырып китә. Без дүрт малай үстек: Физанур абый, Мизхәт абый, мин һәм Фирин энем. Өйдә һәрберебезгә эш бүленгән. Мин гел хатын-кыз эше эшләдем. Урын җыештыру, идән юу – барысы да минем өстә, һәм аларны бик оста башкарам. Әни тегә, чигә, бәйли. Һәркемнең дә әнисе чиста-пөхтәдер инде, әмма минем әни аеруча пөхтә иде. Ак күлмәкләр генә киертеп йөртте ул безне. Ә без абый-энеләр белән балачакның рәхәтен күрәбез. Мизхәт абый белән энекәш тә гармунда уйный. Ул чорда гармун илаһи бер уен коралы бит. Гармун уйнаган кешегә хөрмәт шундый зур, сокланып карыйлар. Ә безнең өйдә гармун тавышы тынып тормый. Хәтта уйнаганда да гармун безнең белән була. Кичләрен дүрт малай җыелышабыз да, бер-беребезне армиягә озатышлы уйныйбыз. Дүртәүләп кочаклашабыз да кычкырып җырлыйбыз. Кышкы кичләрдә өй яңгырап тора иде. Безне тирә-як күршеләр дә ишеткәндер, мөгаен. Авылда малайларның урам буйлап җырлап йөрү гадәте дә бар иде. Мизхәт абый гармунда уйный. «Апай, синең тавыш барысыныкыннан да ныграк яңгырап тора. Көчле булып чыга», – дия иде. Әткәй белән әнкәй, туганнарым исән вакыттагы иң җылы хатирәләрем бу. Бик еш искә төшә ул чаклар... Еш...
Ул бәхетемә озын гомерле булырга язмаган. Озак кына авыртып йөргәннән соң әни безне ташлап китте шул. Абыйны тапкач, бик нык салкын тидергән икән ул. Юньләп дәваланмаган, күрәсең. Туберкулез яман шешкә әйләнгән. Хастаханәдә тиешенчә дәваланса, бәлки, терелгән дә булыр иде. Ул дәваланырга кереп ята, әти энем белән мине ияртеп хәлен белергә бара. Әни безне күргәч елый. Ике көннән соң кайтып та җитә. Сагынган инде ул безне. Әни белән бик якын идек шул. Үскәч табиб булам да, әнине дәвалыйм дип хыяллана идем. Бөтен теләгем әнине терелтү булды. Әмма... Әни үлгән көнне әле дә хәтерлим. Кичен апаларга кунарга алып киттеләр безне. Икенче көнне уянуга – ә без бик иртә уяна идек – әнинең хәле ничек икән дип уйлап куйдым. «Әниең үлде», – дигәч, шундук өйгә чыгып чап-тым. Кайтып кергәндә әнине юып бетергәннәр иде инде. Үлгәненә ышанмадым. Йоклый гына кебек тоелды. Әмма әнине зиратка алып киттеләр. Бик каты елаганым әле дә хәтеремнән китми. Югыйсә 51 ел узган бит инде! Мин елыйм, миннән катырак Мизхәт абый елый... Халык таралып беткәч тә зиратта әни кабере янында басып калды ул. Әнине җирләп кайтканда коеп яңгыр ява иде... «Авылның иң акыллы, затлы хатыны китте», – диде авылдашлар...
Әнине бик нык сагына идек. Суга гына киткәндер, менә-менә кайтып керер төсле. Безгә әни җылысы бик кирәк чак бит әле. Хәер, әни җылысы кешегә гомере буе кирәк икән ул... Бик авыр булса да, елап ятып булмый. Тормыш дәвам итә. Безне ашатырга, аякка бастырырга кирәк. Әти эштә. Алагаем зур хуҗалык безнең өстә. Дуңгыз белән атка кадәр бар! Безгә Чибәр әби килеп йөрде. Чәйләр куеп, ашатып, мәктәпкә озата. Физанур абый район үзәгенә тугызынчы класска укырга китте. Мизхәт абый белән икәүләп хуҗалык эшләрен алып бардык. Мәктәпкә киткәнче ул тирес чыгара, ашарга сала, ә минем өстә бәрәңге төю, су бирү. Мизхәт абый баһадир гәүдәле бик елгыр малай иде. «Мин үлеп китсәм, апайларыңны саклап кара», – ди торган иде әни аңа. Мәктәптә тәнәфес вакытында минем янга класска керә дә, җайлап кына: «Апай, ничек хәлләрең? Мин өйдә менә шушы эшләрне эшләп куйдым, син, апай, шуларны эшләп куй, яме», – дип әйтә иде.
Әни үлеп бер ел узгач, әти күрше авылдан бер апаны алып кайтты. Җәмилә исемле иде ул. Кошчылык фермасында эшләгән. КПССның XXIV съезды делегаты! Без аны шундук якын иттек. Килүгә үк «әни» дип эндәштек. Килгәннең икенче көнендә ул мине: «Бәбәем, тор», – дип уятты. Үзенең балалары булмаса да, безне яратты ул. Йокыдан үбеп уята иде кайвакытта. Энекәшне аеруча яратты. Энекәш баянда уйный, ул җырлый. Икесе җыр-лашып утыралар иде шулай. Ул безнең белән өч кенә ел яшәде. Яман шеш авыруы белән авырый башлагач, туганнары алып китте. Әнинең туганнары безне якын итте. Күрше авылга укырга йөргәндә, аның бертуган сеңлесендә яшәгән идем әле. Хәзер дә аралашып торабыз. Җәмилә апаны да югалту безнең сабый күңелебезгә тагын бер яра салды. Әмма яралар моның белән генә бетәсе булмаган икән... Җәмилә апа үлгән вакытта 16 яшьлек Мизхәт абыйны югалттык. Бигрәк көтелмәгән үлем булды.
Авылның беренче егете иде бит ул! Бик туган җанлы иде Мизхәт абый, мине «тәти энем» дип кенә йөртте. Әнине югалтуны күтәрә алмагандыр инде. Төнлә дә каберенә барып йөргән булган. Әнине ул ныграк яратты микән, әни аны микән... Аңлата да алмыйм. Сагынуына түзә алмагандыр, мөгаен. Әни белән янәшә җирләделәр. Абыйны югалтуны бик авыр кичердем. Энем белән абый арасында үскән бала бит мин. Кабер өсләренә ятып елый идем. «Абыйсын сагынып, чирләп китә күрмәсен бу бала», – дип борчылган ул вакытта авыл халкы. Әйе, гомерем буе аны сагынып яшәдем мин. Төшләремә бик еш керде ул... Әмма өлешемә төшкән бәхетсезлек моның белән генә бетмәгән икән әле...
Җиденче сыйныфны укырга әти мине Уфага ятим балалар өчен интернат-мәктәпкә алып китте. Нигә мине генә илткәндер әти, белмим. Энекәш бит өйдә калды. Газиз баласын чит җирләрдә калдырганда бик елады әти. Интернатка урнашкач, янындагы бакчага кердек тә, өйдән пешереп җибәргән тавыкны ашарга утырдык. Әти дә ашый алмый, мин дә. Ул да елый, мин дә елыйм. Бик сагына идем анда укыган чакта. Бигрәк тә, энекәшне... Сагынуга чыдар сабырлыгым калмаган чакларым да булды. Шуңа да тормыш юлымны Уфа белән бәйлисем килмәгәндер. Уфа минем өчен сагыш каласы ул. Интернатта укыган чакта шулай күңелемә кереп утырган инде. Аннан соң Уфадан авылга кайтып йөрү дә бик авыр. Билетны ике атна алдан алып куясы. Җәфа-интегүләр үз эзен салмый калмый шул...
Җәмилә апа бездән китеп ике ел узгач, мин интернатта укыганда әти тагын бер апа алып кайтты. Гаифә әни белән бергә 37 ел бик матур яшәделәр. Аңа да килүгә үк «әни» дип эндәштек. Әткәйгә иптәш кирәк дип кабул иттек без аны. 95 яшенә кадәр яшәде әни. Вафат булганына әле ике ел гына. Гаифә әни бик әйбәт булды. Ашарга пешерде, юды, чистартты. Яратты ул безне. Малайларга бер үпкәм юк, дип, риза-бәхил булып китте. Беркайчан да урамга чыгып гайбәтебезне чәчеп йөрмәде. Кайбер үги әниләр гаеп итеп сөйләүчән була, ул сөйләмәде.
Интернатта ике ел укыганнан соң, Янаулга кайтып, мәктәпне тәмамладым. Янаул авылга якынрак бит. Еш кайтырга да була. Апа да, кияүгә чыгып, район үзәгендә яши иде. Аларга да барып йөрдем. Аннан соң Казанга килдем. Ерак булса да, бару җиңелрәк – поезд юлы бар. Казан Казан инде ул! Балачактан ук татар әдәбияты укып үскән кешеләр бит без. Ике туган абый да монда укый иде. Әни үлгәч, табиб булам дигән хыялым юкка чыкты. Минем өчен табиб булуның мәгънәсе калмагандыр инде. КХТИга нефтянойда укыйм дип килдем, әмма элемтә техникумына укырга кердем. Шуннан армиягә киттем. Иң зур абыем Галинур мин армиядә вакытта фаҗигале төстә үлде. Абый өйдән иртә чыгып киткән иде, читтә укып, читтә яшәде. Армиядә вакытта аның белән хатлар алыштым. Айга ике тапкыр 25 сум акча сала иде. Ул вакытта зур акчалар инде. «Нәфкать, син армиядән кайткач, Сочига ял итәргә барырбыз», – дип язган иде бер хатында...
Абыйны югалту кайгысы суынырга да өлгермәде, «энекәшең авыр хәлдә» дигән телеграмма килеп төште. Минем яраткан энекәшем Фирин! 18 яшендә! Янаулдан авылга кайтканда мотоциклында әйләнгән. Бәреп киткәннәрдер инде аны дип уйлыйм. Биш көн һушсыз ятты да, мин кайтып җитеп өч сәгать узгач, җан бирде. Көткән инде, хушлашмый китмәгән... Минем энем бит ул! Балачакта, кунакка баргач, безгә җырларга кушалар иде. Мич артына кереп китә идек тә: «Әйдә, син башла, әйдә, син», – дип, төрткәләшеп алгач, икәүләп җырлап җибәрә идек. Яңгыратып җырлыйбыз. Тик үсә төшкәч җырлаудан туктады, гел баянда уйнап йөрде. Бик матур, бәрхет тавышлы, бар яктан булган чибәр егет иде ул. Гомумән, бар ир туганнарым да чибәр, баһадир гәүдәле иде минем. Алар арасында иң кечкенә гәүдәлесе, иң ямьсезе – мин. «Абыйларың да матур, энекәшең дә матур, нишләп син генә ямьсез соң?» – ди торганнар иде. Үпкәләми идем. Чынлап та, бик матурлар, барысы да җырлый иде. Әни ягыннан бөтенесе дә гармунчылар, җырчылар иде шул.
Армиядән кайткач, кабат Казанга чыгып киттем. Әти елап калды. Авылга кайтып яшәрмен, иң яхшысы шул булыр, дип, авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга кердем. Әмма авылга кайтмадым инде. Үзешчән ансамбльләрдә җырлап йөри башладым. Авыл хуҗалыгы буенча фәнни институтта эшләгәндә басуда җырлый торган идем. Шулай җырлап сагыш-сагынуларымны чыгарганмындыр инде, күрәсең. «Тавышың матур, җырчы булырга кирәк сиңа», – диләр иде миңа. Рифкать абый Закиров Марс Макаров белән таныштырды. Ул баян белән җырлатып карагач: «Материал бар синең, энекәш», – диде. Институтны тәмамлагач, музы-ка училищесының көндезге бүлегенә укырга кердем. «Син җырчы булырга тиеш, басуда йөрергә кирәкми», – дип, эштән җибәрә торганнар иде. Шуннан җыр белән хыялландым инде. Училищены тәмамлагач, үз тавышымны таптым. Аңа кадәр Илһам Шакиров, Фидан Гафаров, Газинур Фарукшиннарга охшатып җырлыйм. Бик күп ансамбльләрдә солист булып йөрдем. Әнә шулай тамашачыларга танылу, ярату килде. Инде менә 30 ел буе популяр булып тору зур казаныштыр инде ул.
Моң тумыштан булгандыр миндә. Махсус моңланып җырлап утырып булмый. Әни турындагы җырлар бигрәк тә йөрәктән чыга инде ул. Ә җыр йөрәктән чыкса гына тамашачы күңеленә барып җитә. Әлфия апалар, Илһам абыйлар авырлык күреп үскәннәр, шуңа да драматизм көчле аларда. Халыкны җырларың белән елата аласың икән, ул инде нәрсәдер аңлата. Минем язмышым да моңыма тәэсир итми калмагандыр. Җыр белән юанамдыр шулай. Тормышым тоташ югалтулардан гына торды дисәм дә, ялгыш булмас. Иң соңгы җирләгән якын кешем – әти. 87 яшендә үлде ул. Әле үз аягы белән район үзәкләренә барып йөри иде. Ул көнне, шалтыратышып, хәлләрне белештек. Озак та үтми, абый шалтыратып: «Әти китте», – диде. Юынып кергән, киемнәрен алыштырган, ашап утырган җиреннән хәлем китте, дип, урынына барып яткан да, җан да биргән. Концертым барганда тәнәфес вакытында ишеттем кайгылы хәбәрне. Концертны эшләп бетердем. Артист язмышы шул инде. Тамашачыга синең тормышыңдагы кайгыны белү нигә кирәк?! Син җырларга тиеш һәм нокта.
Мин нечкә күңелле. Күңел тиз тула. Кеше күрмәгәндә елап та алам. Үткәннәр искә төшә. Балачагымдагы иң якын кешеләрем, бер табактан ашап үскән туганнарым әнә шулай бер-бер артлы китеп барды. Хәзер өчәү генә калдык: апа, абый һәм мин. Үземне бәхетсез кеше дип әйтә алмыйм. Ниндидер теләкләрем дә чынга ашты. Әмма янымда братларым юк. Менә шул үзәкне өзә. Сагынган саен авылыма кайтам. Поездга утырам да – туп-туры Янаулга. Төп нигезебезгә ремонт ясадым, карап торам. Анда беркем яшәми, үткәндә-сүткәндә концерт төркемебез белән тукталып, ял итәбез, әйткәнемчә, ялгызым да кайтып киләм. Туган нигез тарта шул. Ул бит әти, әни, абый-энекәшләр нигезе. Өйдә һаман аларның тавышлары яңгырап тора сыман. Туган нигезен ташлаган кешеләрне аңламыйм мин... Ничек ташламак кирәк?! Ничек аны чит кеше кулына тапшырмак кирәк?! Әти дә васыять итеп: «Улым, йорт-ны ташлама», – диде.
Ялгызым гына кайткан чакларымда бик моңсу. Әмма, нишләтәсең, бары шунда күңел тартып тора. Зиратта әти белән әни, дүрт туганым ята бит. Һәрберсенең каберен тәртипләп торам, берсенекен дә онытмыйм. Кеше тормышында ни генә күрсә дә, нәрсәләргә генә ирешсә дә, балачак хатирәләрен сызып ата алмый. Балачак һәрберебезне озатып йөри ул. Соңгы сулышкача. Минем белән килешерсез: ниндидер вакыйгалар онытылырга мөмкин, әмма балачак онытылмый. Чөнки ул кешенең иң самими тәүге ядкарьләре.
Туганнарым белән әле дә сөйләшеп йөрим. Авыр вакытларымда ярдәм итегез дисәм, булышмый калмыйлар. Вакытында төшкә кереп, кисәтеп торалар. Бер тапкыр газ плитәсенә чәйнек куйган килеш йоклап киткәнмен. Әти шунда төшкә керде: «Тор!» – ди. Уянып китсәм, чәйнек эри башлаган. Менә алар минем белән түгел дип, ничек әйтәсең инде...
Фото Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Ин яраткан жырчыбыз!!!!
0
0