Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Яшәү көче кайда?

Инде тормышым җайланды, балалар үсте, мин – актриса, дип, тынычлап яши башлагач кына, Аллаһы Тәгалә кабат сынау җибәрде. Уйламаганда! 




Гадәттә, сәхнә кешеләрен күбәләккә тиңлиләр. Имеш, бер кайгысыз матур тормышта көн итәләр. Сәхнәгә чыгып, тамашачы мәхәббәтен, энергиясен яулыйлар, алкышлар җыялар да рәхәтләнеп яшиләр. Аларның курчак түгел, кеше икәнен онытып җибәрәбез кайчак. Артистларның да үз тормышлары, шатлык-кайгылары, яшь аралаш елмаеп уйнаган вакытлары бар. Әмма бу хакта тамашачы белергә тиеш түгел. Әнә шундый зур көч сорый ул сәхнә. Ләкин сәхнә белән бер сихерләнгәннәр аны ташлый алмый, ташласа да кире әйләнеп кайта. Һәм тормышында нинди генә авырлыклар булса да, тамашачылары каршына елмаеп чыга. Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Рәмзия ЗАКИРҖАНОВА да – әнә шундыйлардан. Аның белән ачыктан-ачык сөйләшәбез.


Минем белән авырлы әни 1 май көнне, мотоциклга утырып, Ютазыдан әбиләргә – Азнакайдагы авылга кайткан. Юлда кайту ярамагандыр, туарга ашыкканмын. Өйдә туган бала мин. Биләүләргә әйбер булмагач, әти күлмәгенә төргәннәр. Менә шул әти күлмәге мине гомерем буе саклады, әле хәзер дә саклый! Әти мине бик ярата иде. «Кызым» дип кенә торды. Әни кырыс булды. Олы бала бит! Элек болай да итәккә алып, сөеп-назлап утырмаганнар. Әнидән «кызым» дигән сүзне егерме яшем узгач кына ишеттем. Шул вакытта елардай булдым. Әни яратмады дигән сүз түгел бу. Без дип яшәде, эшләде. Өч кыз без, өчебезгә дә ярдәм итте. Тормышны өстери торган хатын иде ул. Артык сөйләшми, бөтен нәрсәсе – эчендә. Хәзер үземдә аның чалымнарын күрәм... Мин дә артыгын сөйләмим, нәрсәдер даулап йөрмим. Зарланырга да яратмыйм. Ә нәрсәгә? Мин бит яшим. Бүген яшим! Ә бит төрле вакытлар булды... 
Казанга театр училищесына укырга керергә баруымны әни белми дә калды. Эш белән Уфага киткән иде ул. Җыендым да чыгып киттем. Әти белән әбигә генә әйттем. Актриса булу кечкенәдән килгән хыялым иде. Театр училищесын тәмамлагач, Марсель абый Сәлимҗанов Камал театрына чакырды. 12 ел эшләдем анда. Кызым Динара белән декрет ялына киттем дә башка кайтмадым. Һәр актер гөрләп уйнап йөргән җиреннән тукталып кала – арттан яшьләр басып килә, алга әле бара алмыйсың, анда өлкән актерлар. Сине күтәрә торган режиссерың булмагач, театрда нишләп йөрергә инде?! Үпкәләп китмәдем. Театр дөньясыннан мәңгелеккә китәм дип, хушлашып киттем. Аннан башка да тормыш барлыгын белдем. Һәм анда тынычлык һәм рәхәтлек тойдым. Үземне балаларга, иремә багышлармын дип уйладым. Ирем Ленар да эшләвемә каршы булды. «Балаларны кара», – диде. Үсмер балалар өчен куркыныч чор иде ул. Урам төркемнәре вакыты. Улыбызны шулар эләктереп алырга тырышты. Ярый укытучысы, өебезгә килеп, хәлләрне аңлатып бирде. Ярты ел буе коляска этеп, Альбертны мәктәпкә кадәр илтеп куйдым, барып алдым. Безнең арттан карап калган урам малайларына йодрык күрсәтеп китә идем. Алар, мин булгач, якын килергә курыкты. Ул вакытта йөрәк бертуктаусыз җилфердәп торды. Бик авыр хәл ул. Беркемгә дә язмасын. Театрдан китеп иң элек улымны саклап калдым. Аның сыйныфташлары күбесе юк инде, йә наркоманнар... Улым нәрсәнең ак, нәрсәнең кара икәнен аңлап калды. Соңрак та булды бугай төркемнәр белән «очрашу» – йөзе күгәреп кайткалады. Әмма аның сыгылмаячагын, үз-үзен яклаячагын белә идем, шуңа әллә ни борчылмадым. 


Театрдан китәм дип китсәм дә, аерыла алмадым. Шул тирәдә генә яшәгәч, көн саен безгә керми калмыйлар, һәр премьерага йөрим. Ул чорда театрны сагынып утырырга вакытым да булмады. Киноларга төшә башладым. Әхтәм абый Зарипов Тәлгать Галиуллиның «Кияү» әсәре буенча сценарий язган булган. Мине шул кинода уйнарга чакырдылар. Анда чишенергә кирәк иде. «Юк», – дидем. Рушан Шәриф башта ирем белән сөйләшкән, аннан соң икәүләп мине үгетли башладылар. «Съемка мәйданында син булсаң гына төшәм», – дидем иремә. Ул ризалашты. Башка съемкаларда да – ул гел минем янда. Шуңа башкалар риза булмаган рольләрдән курыкмадым. Сөяркә, явыз хатын рольләрен уйнадым. Ышандырырлык итеп уйнаганмындыр инде, бервакыт кибеттә бер әби килеп, «Кабахәт», дип, йөземә төкереп китте. Кеше фикеренә беркайчан да исем китмәде, якыннарым мине белә. «Дилемма» дигән кинода Ленар белән икәү ирле-хатынлы булып уйнадык. Бер йортта яшәгән күршеләребез: «Алар аерылышканнар, кызлары үлгән икән», – дип сөйләгәннәр. Киноны безнең тормышка күчергәннәр. Димәк, бик яхшы уйнаганбыз! Кинода күп төштем, әмма миңа барыбер театр якын. Кино ул фейерверк кебек бер мизгел – төшәсең дә онытасың, ә спектакльдәге ролең белән еллар буе яшисең. Театр ул – тере организм. Бөтенләйгә дип китсәм дә, кире кайттым бит менә. Күрше подъездда гына яшәүче Кариев театры режиссёры Ринат Әюпов гаиләсе белән аралашып яшәдек. Ул мине театрга чакырды. Балалар инде үз-үзләрен карый башлаган, җитмәсә, театрдан еракка – Казан читенә кү-чендек. Миңа кешеләр белән аралашу җитмәде, күңелсез була башлаган иде. Бәлки, күченмәгән булсак, театр дөньясына кире кайтмаган да булыр идем. «Әмма мин актриса булмыйм, гастрольләргә йөрмим», – дидем. Труппа мөдире декретка киткән иде, шуның урынына килдем. Җәй көне труппа гастрольләргә чыгып китә башлады. «Көзебезнең язы» спектакле белән Нуриәхмәт Сафин, Халидә Сөнгатуллина да китәргә җыеналар. Гөнаһ шомлыгына каршы, Халидә авырып китте бит. «Керәсең дә, үзең уйныйсың», – диде режиссёр. Кердем дә уйнадым. Шул спектакльдән, гастрольләрдән башланды театр сәхнәсенә кире кайту тарихым. Бер суга ике кер-миләр дисәләр дә, мин тоттым да кердем. Ничек бардым бу адымга, әлегә кадәр аңламыйм. Язмышым шул-дыр инде. «Нигә кайттым икән», – дип үкенгән чакларым да бар. Ачу килгән саен, шул уй килми калмый. (Рәхәтләнеп көлә.) 


Инде тормышым җайланды, балалар үсте, мин – актриса, дип, тынычлап яши башлагач кына, Аллаһы Тәгалә кабат сынау җибәрде. Уйламаганда! 


2014 елның ноябре иде ул. «Нигез ташлары» спектакле белән Апас районы Балтай авылына киттек. Клублары катып үлмәле, ә без җәйне уйныйбыз. Ике көн шул сәхнәдә спектакль куйдык. Шунда салкын тидердем. Корык-корык ютәллим, әмма авырырга вакыт юк. Дару эчәм дә театрга чабам. «Казан ятиме» дигән спектакль чыгарабыз. Андагы Серафима Семеновна ролен Ркаил Зәйдулла махсус минем өчен язган иде. «Бу спектакльне чыгарыйм инде», – дип йөрим. Февральдә инде сулый алмый башладым. Сөйләшкәндә сүз саен тын алам. Дару эчкәч җайлана кебек, бераз йөргәч тагын тын алу кыенлаша. «Үпкәм ялкынсынгандыр инде, уколларсыз булмас», – дип, ниһаять, репетициядән соң табибка киттем. Ул рентгенны ошатмыйча МРТга җибәрде. Икенче көнне: «Тиз арада килеп җит!» – дип шалтырата. Ничек шунда ук чыгып йөгерәсең инде – репетицияләр бар бит. Алар тәмам-ланганнан соң гына киттем. Кабинетына килеп керүгә үк: «Сезгә тиз арада онкологка барырга кирәк!» – ди. Күңелемә шунда гына шом керде. Әтием дә үпкәдәге яман шеш авыруы белән китеп барды. Әтинең сеңлесен дә шул елны гына әлеге авырудан җирләгән идек. Әти ягында бар бу чир. Өйгә кайткач, малаема да, иремә дә әйттем. Малай МРТ нәтиҗәләре яздыртылган дискны барып алды да, Республика клиник хастаханәсендә баш диагност булып эшләүче туганыбызга җитәкләп алып китте. «Тиз арада операция ясатырга кирәк», – диделәр.

Ул вакытта онкология хастаханәсе Кремль астында иде, диск тотып шунда бардым. Табиб карады да: «Үпкә ялкынсынудан калган таплар бу, «Исландский мох» эчегез», – диде. Тынычланып кайттым да, дөнья бетереп ул мүкне эзли башладым. Эшем дә бар бит әле. Спектакль чыгарасым бар, җитмәсә. Улым тынычланмады, мине тагын Республика клиник хастаханәсенә алып китте. Анда да башта берни күрмә-деләр. Бронхоскопия ясагач кына белделәр. Ул шеш күренми торган җирдә урнашкан булган. 7 мартка операция билгеләделәр. Ризалашмадым. Бәйрәмне гаиләм белән үткәрәсем килде. Табыннар корып, бәйрәм ясадым. Хәлемне белгән ирем шок халәтендә иде, улым нык торды. Ә мин тыныч булдым. Үләм икән дигән уй башыма да килмәде. Авыру башлангыч стадиядә генә, димәк, опера-цияне вакытында ясаячаклар. Хастаханәгә дә елмаеп барып кердем. Операциядән уянгач, узды, бетте, дип уйладым. Озак та ятмый өйгә чыктым, әмма хәл юк, ашыйсы да, эчәсе дә килми.

Шул вакытларда ирем мине елый-елый ашатты. «Аша», дип, кашыкны авызыма китерә, күзләрендә яшь мөлдерәп тора. Менә шул тотты мине. Әкренләп-әкренләп ашый башладым. Ирем бик тәрбияләде: һәр иртә аяк-кул бармакларыма массаж ясады. Җайлап кына йөртте. Шулай аякка бастырды. Мин инде, беренче стадия булган, дип, тынычланып беттем. Ике-өч көннән соң башланачак химиотерапиягә әзерләнәм. Палатада бергә яткан бер хатын хәл белешергә шалтыратты. «Кәгазьдә язылган саннарны интернеттан кереп караган идем, минем икенче стадия булган икән бит. Син кара-мадыңмы?» – ди бу. «Бәтәч, – мин әйтәм, – туктале, карыйм». Карасам, ни күрим: соңгы стадия, метастазалар киткән булган. Көтүләре белән мине алдаганнар! Шул вакытта шок кичердем. Ике көн ашамый-эчми тик яттым. Бөтен уем: мин үлсәм, ирем өйләнер дә кызымны читкә этәрерләр. Ярый, малай өйләнгән, кызым ул вакытта укып йөри әле. Минекеләр нәрсә булганын аңламый, үзем эндәшмим. «Нәрсә ятасың инде һаман, тор!» – диләр. Шуннан бөтен ачуым-үпкәм чыкты инде. «Сез мине үләр дип уйлыйсыз инде? Барыбер үлмим! Көтмәгез! Бөтенегезне дә кызык итәм әле!» – дидем. Ике көн ятканнан соң ачудан торып та бастым. Үзем дә уйламаганмын инде. Башлангыч стадия булса, химиотерапия бирмәгән булырлар иде бит инде...


Беренче тапкыр химиотерапия алырга барган көнем хәтердә. Моңа кадәр бер тапкыр да елаганым юк иде. Бер тапкыр да! Химиотерапевтка кергәч, күземнән яшь ага башлады. Тыеп кына булмый бит! Аңлыйм: минем буа ерылды. Бөтенесе җыелган, күрәсең... Табиб миңа карады да: «Плакать собралась?» – ди. Эндәшмим, ә үземнең күземнән яшь ага да ага. «Мне тут не плачь, если будешь плакать, я тебя лечить не буду», – ди. Мин барыбер эндәшмим. Шуннан соң: «Вон отсюда! Успокоишься, зай-дешь», – дип, бүлмәсеннән куып ук чыгарды. Коридорда бер читтә басып торган иремнән качып, аскы катка төшеп, рәхәтләнеп еладым. Тынычлангач, кире табибка кердем. «Будем плакать?» – ди. «Нет!» – дидем. Шулай итеп химиотерапевт миңа иң элек «шоковая» терапия үткәрде, аннан соң үземне кулга алдым инде. Ул вакытта дүрт тапкыр «химия» алдым. Чәчләрем тотам-тотам гына коелды. Тоттым да «накладка» алдым. Ул калган чәчкә каптырмалар белән генә ябыштырыла. Бик табигый күренә. Чәчем коелып беткәнне сизмәделәр дә. Ул «накладка»ны хәзер «Супер кияү»дә киеп уйныйм. 


Баштагы мәлне табиблар миңа сәерсенеп тә карыйлар иде кебек. Үләр дип уйлаганнардыр инде, бер шәфкать туташы: «Ул әле үлмәдемени?» – дип, бик гаҗәпләнгән дә. (Рәхәтләнеп көлә.) Ә мин исән! Ул вакытта үлем турында уйламадым да. Төзелә башлаган йортыбызга күчеп, гаиләм белән матур итеп яшисе килү теләгем көчле иде. Якыннарым, коллегаларым зур терәк булды. Аларның ярдәмен тою да яшәргә көч бирә. Артист халкы бу җә-һәттән бик мәрхәмәтле ул. Безнең театрда бигрәк тә. Йортыбызга күченгәндә килеп өмәләр ясап киттеләр. Рухи яктан да, финас ягыннан да бик булыштылар. Әйтәм бит, артистлар шундый халык ул: синең театрданмы, башка театрданмы, ярдәм итәргә генә торалар. Авыр вакытларымда Камал, Тинчурин театры артистлары да килеп хәлемне белешеп тордылар. Барысына да зур рәхмәт. Бу яктан мин бик бәхетле! 


Мартта операция ясадылар, көзен инде мин «Кичер мине, әнкәй» спектаклендә Миңзифа роле белән репе-тицияләрдә кайнаша идем. Төшкә кадәр эшлим, аннан соң гомеопатка китәм. Мин аңа ике ел буе һәр көнне йөрдем. Ул минем өчен махсус дару да ясап бирде, гипноз белән дә дәвалады. Аның да файдасы тими калмагандыр. «Өйдә генә утырам» дигән уй бер секундка да башыма килеп карамады. Театр, гомер булмагандай, бик кирәк иде миңа. Өйдә ятканда әллә нинди уйлар килә бит ул. Ярый әле догалар укып тынычлана идем. Ә сәхнәгә чыккач, барысы да онытыла. Гомумән, авыруымны бөтенләй читкә алып куйдым. Ул хакта уйлап яшәмәскә тырышам. Ә нигә уйларга?! Рольләрем хәзер төрлечә бирелә. Хәлемә карап. Иртәнге якта хәлем начаррак була. Соңгы вакытта бигрәк тә. Дарулар тәэсиредер инде ул. Төш вакытына кеше булам. Яши башлыйм! Театрда рольләрем күп: «Кәҗүл читек»тә – Әби, «Ак чәчәкләр»дә – Рәисә, «Сөннәтче бабай»да – Фәхрия, «Питер Пэн»да – индеец... Барысын да яратып уйныйм. Гадәттә, соңгы рольне аеруча яраталар. Әлегә «Матур-City»дагы Гөлнара белән яшим. Аны режиссёрыбыз махсус юбилеем өчен Айгөл Әхмәтгалиевадан яздыртты.

Һәр актрисаның күңелендә уйныйсы килгән роле кала. Минем дә бар андыйлар. Нинди роль икәнен әйтеп тормыйм. Ул роль өчен инде мин карт. 35–40 яшьләр тирә-сендә уйнала торган ул. Әмма ул чакта театрдан китеп, бала карадым. Юк, өйдә утырганыма бер тамчы да үкен-мим. Роль ул – бик тар төшенчә. Театр дөньясында гына кирәк. Аннан чыккач, ул вак бер әйбергә әйләнә дә кала. Дөнья бит ул бик зур. Һөнәрең белән генә яшәргә ярамый. Ул сазлыкка әйләнә алайса. Тормышның башка якларын да колачлап яшәү кирәк. Гаилә минем өчен беренче урында. Сине театрда күтәрергә дә, таптап китәргә дә, хыянәт итәргә дә мөмкиннәр. Ә гаиләң ташламаячак, ул хыянәт итмәячәк. Мин аларга бик ышанам. Иң авыр чакларда инандым инде моңа. Иң элек иремә, балаларыма, оныгыма кирәкмен. Аларга миннән башка бик начар булачак, ә театрда берни үзгәрмәячәк. Синең рольләреңне яңа бер актриса керә дә уйный. Өч көн сөйләрләр дә онытырлар, бу – гадәти күренеш. Әнә, әллә нинди бөек артистларны да кайчагында гына искә төшереп алалар да, шуның белән бетте, ә гаиләң сине гомере буе искә алып яшәячәк, онытмаячак. Иң элек гаиләмне беренче урынга куйдым. Ленар – икенче ирем. Беренче ирем белән озак яшәмәдек. Ул театрга каршы булды. Аңа ышанып беткән булсам, эшемне ташлаган да булыр идем. Әмма ул терәк булырлык кеше түгел иде. Ленар – минем кешем. Аның белән күп авырлыкларны бергә уздык. Ә андый гаиләләр гадәттә бик ныклы була. Әле мин өйдә утырган чакта Ленар ава-риягә очрады. Без хастаханәгә килеп җиткәндә, барыбер яшәмәячәк, дип, аны палатага да кертеп тормаганнар... Тавыш куптаргач кына операциягә алып кереп киттеләр. Аны теге дөньядан тартып алдылар. 21 көн буе дүрт кешелек кечкенә палатаның ишек төбендә йокладым: иремне сакладым. Өйгә алып кайткач та, озак тернәкләнде. Ул вакытта мин аңа һәр көн массаж ясадым. Аның аякка басачагына, йөреп китәчәгенә иманым камил иде. Бер-беребезгә авыр чакта шулай ярдәм иттек. Шуңа да хәзер бик якыннардыр инде. Безгә сөйләшергә дә кирәкми, күз карашыннан аңлашабыз. Кыяфәтеннән, күзеннән үк аның хәлен белеп торам. Ул да шулай ук. Яратудан да югарырак хис бу! 


Бүген мин бик бәхетле кеше! Һәр көн иртән күземне ачуга: «Аллага шөкер, уяндым», – дим. Алдагысын үзгәртеп булмый, шуңа күрә бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Артка карасаң, инде күп нәрсәләр үткән. Үткәннәр белән яшәү – ахмаклык, ә алда бу тормыш булмаска да мөмкин. Бүгенге көн шунысы белән кадерле. Бик кадерле! Нигә әле рәхәтләнеп яшәмәскә?! Авырулар Ходайдан сине сынарга дип бирелә. Йә сынып үлеп китәсең, йә тормышыңны үзгәртеп, башкача яши башлыйсың. Мин башкача яши башладым. Әйткәнемчә, авыруым турында уйлап яшәмим. Әйе, һәр көнне таргетлы терапия алам – дару төймәләре эчәм. Аны гомер буе эчәргә кирәк, аны эчәргә күнектем инде. Хастаханәгә барып, һәрвакыт тикшерелеп, күренеп торам. 


Соңгы баруымда табиб күзләремә туры карамады әле. Әмма бу мине бер дә борчуга салмады. Үземнең хәлемне беләм: бар да яхшы. Ә иң мөһиме: яшәү дәртем сүнмәгән. Яшәү дәрте сүнмәсә, авыру җиңә алмый ул. 


Кайсы вакытта китәсең туганда ук язылган... Язылганнан бер секунд та артыграк яшәмәячәгемне беләм. Әмма яшәгәндә тырышырга, көрәшергә кирәк. Күңелне төшереп, түшәмгә карап яту көчсезлек ул! Тырышсаң, була. Без зур йортта яшибез. Балаларыбыз, оныгым килеп йөри. Алар белән үткәргән һәр минут кадерле миңа. Бу авыруны кичергәннән соң дөньяга караш 180 градуска үзгәрә икән. Бик рәхәт бит яшәүләре, бик матур дөнья! Менә кара әле! (Рәмзия апа белән гримерка тәрәзәсеннән урамга карыйбыз – Ч. Г.) Әйе, көн ямьсез, салкын дип уйлар кайберәү-ләр. Юк, матур бит! Кояш! Тиздән яз! Тәрәзә төбендә гөлләр уяна башлаган. Яңа сулыш! Яңа тормыш! Ничек шуларны ташлап китәсең инде? Китәсе килми бит әле. Язны көтәм. Бакчага чыгып чәчәкләр утыртасым килә. Көзне дә көтәм. Яңа сезонда театрда яңа рольләр бирерләр дип өметләнәм. Ә үлемнән курыкмыйм. Мин аны башка яшәү яссылыгына күчү дип кабул итәм. Үлемнән соң тормыш барлыгына ышанам. Бардыр ул... Югыйсә әтием миңа хәзер дә ярдәм итмәс иде. Аның ниндидер эшләремне хуплап барганын сизәм.


Һәр минуттан ләззәт кичереп яшим, чөнки бу минутларым, бу гомерем башка кабатланмаячак. Нигә әле күңелне төшерергә?! Менә күз алдыңа китер әле: 8 Март бәйрәме булып узды. Йокыдан уянуыма ирем чәчәкләр, торт алып кайкан инде. Каһвә ясап куйган. Ашадым-эчтем дә театрга киттем. Кичен спектакль уйныйсым бар иде. Кайтуыма, чәчәкләрен-бүләкләрен күтәреп, балалар килгән. Бөтенебез бергәләшеп табынга утырдык. «Әни, әни», – дип өзелеп торалар. Аларның янәшәмдә булуыннан, кайгыртуыннан нинди ләззәт алуымны белсәң икән. Якыннарым күземә карап торганда, депрессиягә бирелеп, сузылып яту – аларга карата зур җинаять бит ул. Мин аларга кирәк! Моны белеп яшәү шундый зур көч бирә...

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар