Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Таңда исеп куя җил

16 апрель таңы. Җылы көн вәгъдә итеп кояш чыгып килә. Булачак әти-әни – Талия белән Минҗан «скорый»га каршы чыкканнар. Әмма Талиянең бәбие «скорый»дан да тизрәк. Кояшны күрергә ашыккан бала урам чатында, ипи кибете янында ук туып та куя...

16 апрель таңы. Җылы көн вәгъдә итеп кояш чыгып килә. Булачак әти-әни – Талия белән Минҗан «скорый»га каршы чыкканнар. Әмма Талиянең бәбие «скорый»дан да тизрәк. Кояшны күрергә ашыккан бала урам чатында, ипи кибете янында ук туып та куя. (Шуңадыр инде Гөлшат бик тә ипи ярата.) Дежур ипи кибетенең сатучысы да ашыга. Кендек җебен кисәргә дип, пычак кыздырып чыгып килүе икән. Әле генә әни булган хатын исә кендек җебенең очын учында кысып тоткан да сабыр гына табиблар килеп җиткәнне көтә. Шушы хәлдә яшь әти нишләсен икән? Өр-яңа пиджагын өстеннән салып, сабыен төреп алырга акылы җитә тагын. Сабыйның шәрә тәнен салкын алырга өлгерми кала. Кендек җебе киселгән, инде өйгә кайтасы... да бит. Казан түрендә җәйрап яткан Саин (Савиново бистәсенең татарчасын шулай әйтү дөрес) бистәсе өстендә, әйткәнемчә, апрель хакимлек итә. Сазлык өстен сулышны кыса торган дымлы, томанлы һава сарган. Йорт ышыгына бала бише-ген кояшка чыгарып куяр идең дә, язгы нурлар бөтен чир-зәхмәтне таратыр иде. Әнисе өйдәге эшләрен эшли торыр иде. Сабыр итми чара юк әлегә. Таралыр ул сазлык өстендә яткан тымызык томан, таралыр. Әнә бит шәһәр өйләрендәгеләр инде тәрәзә юалар...

Бер көнне таңда җил исеп куйды. Тылсым белән дигәндәй, бистә өстенә ябылган ябынча юкка чыкты. Сазлык өстен зөбәрҗәт яшеллек каплады. Сары, алсу, зәңгәр төстәге эреле-ваклы чәчкәләр җиләс җилдә җитәкләшеп йөгерешә башлады. Шат күңелле бакалар уянды. Адәм балаларына да җан керде. Бистә хәрәкәткә килде. Түтәлләр күтәрелә, нәркисләр, лаләләр уяна. Кешеләр, кыш буе җыелган түлләрен егәргә әйләндереп, җир эше белән мәшгуль. Һәр өйдән ишегалдына чыгарылган ра-диоалгычылардан ял концертлары яңгырап тора. Дөнья җыр-моңга коенып уяна, җыр-моңга төренеп йокларга ята. Гомергә җырдан аерылмаган, шәһәр кешесе булабыз дип тырмашкан авыл балалары яши монда. Кешеләр өчен иң рәхәт бер халәт инде ул җирдә казыну. Чәчү, утырту дигән Хезмәт бәйрәме. 
Бистәдә эштән курыкмаган, хөрлек сөйгән, төн эчендә мич чыгарып, өй туе уздырырга өлгергән халык яши. Шәһәр эченнән фатирга тиенгәнче, шушы – Казанның йөрәк турысындагы, әмма сазлык уртасындагы өеңне карарга кирәк. Ара-тирә бистәне балкытып янгыннар чыгып ала. Сазлыктан чыгуның бер юлы инде бу! Гөнаһлы ысул. Тик гаеп итүче юк. Чарасызлык. Алга таба да хезмәт куярга өмете калмагандыр инде берәүнең...
Зур шәһәр кемне дә ымсындыра. 3 яшьлек Гөлшат та бер көнне тәвәккәлли. Бистәдән чыгу-кайту өчен ерганак өстеннән әмәлләнгән тар басмадан зур йортларга карап чыга да китә бала. Ярый әле эштән кайтып килүче күршеләр танып ала үзен. Бу юлы сәфәр чыккан кечкенә кыз ниятенә ирешәлми кала. Ә бит ирешүнең башка юлы да бар икән. 
Таңда исеп куя җил. 1980 елның 1 сентябрь таңы кызны 49 санлы мәктәпкә китерә. Анда Роза Мифтахова дигән татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли университет хыялда гына гамәлдә булган заманда, татар балаларына мәдәни гыйлем биреп ята. Сыйныфтагы кырык баланың утызы татар баласы. Шул утыз арасында берсе – шагыйрь Зөлфәтнең улы Фазыл. Ә татар теле дәресләре һаман да мәктәпнең коридорында уза. Соңрак Роза ханым аерым татар теле кабинеты даулап алуга ирешә. Татарча-лары чатнап торган балалар белән әдәби кичәләр оештырыла, спектакльләр куела. Казан шәһәрендәге иң беренче Тукай музее да шушы мәктәптә, Зур Тукай музееннан да алданрак эшләп китә. Гөлшат та кулына каләм тотып, иҗат итеп карау рәхәтен тәүге тапкыр монда татый.
Сазлыктагы бистәдә камыштай зифа буй җиткергән озын толымлы кызның бер көн килеп, халык каршына җырчы сыйфатында чыгып басуында, шәхес булып өлгерүендә, әлбәттә, шушы укытучы ханымның өлеше зур. Һәм... Кама Тамагы төбәгендәге Каратал авылының... Туфан Миңнуллин якташы икән ләбаса Гөлшат. Җәйге каникул айлары шунда узган икән – чөгендер басуыннан чүп утап, бәрәңгедән корт чүпләп. Аның каруы, бөтен артистларны күреп үскән! Авылның нигъмәте артистлар юлында яту гына түгел бит әле. Чын табигате, риясыз кешеләре, тәмле-рәхәт сөйләме. Бәрәкәтле байлыклар Гөлшат исемле шундаен да садә кыз күңеленә түкми-чәчми күчкән дә куйган. Җыр кадәресе исә аларның нәсел юанычы булса кирәк. Дәү әнисе дә мөнәҗәт көйләп йөрүчән. Әнисе Талия гомумән дә баянчы, композитор Тәлгат Вәлиев төркемендә җырлап йөргән. Казан музыка училищесына килгән кыз да тәгаен җырчы буласын белә. Аның бәхеткә юлы ноталар белән тамгаланган. Аның уенча иң зур бәхет – сәхнәгә чыгып ялгыз җырлау. Фәридә Кудашева кебек, Хәдичә Гыйниятова яки Зилә Сөнгатуллина кебек. Шуңа да кыз академик вокал юлын сайлый. 
Училище ишегенә үрелгән кулы икенче бер кулга тиеп китә. Башын күтәреп карауга, Дамир белән маңгайга маңгай бәрелешә. Әлбәттә, очкыннар чәчри! Бу очкыннан кичә генә мәктәп бетергән 18 яшьлек кыз белән, армиядән генә кайткан 20 яшьлек егетнең инде көмеш юбилее билгеләп узылган мәхәббәт тарихы кабынып китә. Бу юлны ике кадерле зат – уллары Әмир белән Дюймовочка кызлары Әминә бизәп тора. Ә бит юлның өзелеп калу ихтималы да булган. Башында ук.
Декабрь аенда кавышалар. Пәһлеван кебек көрәшче, атлет егеткә күз тигәндерме – май аенда, Сабантуйга әзерләнеп йөргәндә Дамирны Республика клиник хастаханәсенә күренергә барган җирдән алып калалар. Рак!!! 24 яшьтә диген. Дамир яткан палатада Генрих Дәминов та, Николай Юкачевның әтисе дә ята. Артистлар палатасы диярсең. Шулар янында Гөлшат атналар буе яши. Егетләр уен-көлке сөйләшәләр. Имеш, сер бирмиләр. Ә Гөлшатның күзендә яшь. 22 яшьтә тол калу ихтималы булганда елмаеп кара син! Тол калырга һич ярамый аңа. Туасы улы хакына ярамый! Көрәшергә кирәк. Дамир алдында сер бирмәскә. Хәзер биш вакыт намазын калдырмый догада булган яшь хатын, бәлки, шул көннәрдә иманын дөресләгәндер дә, «өлгереп җиттем» дип уйлагач, «Казан нуры» мәчете каршындагы мәдрәсәгә Гөлсем абыстайдан дәресләр алырга киткәндер.
Таңда исеп куя җил! Май җиле аңа сөенечле хәбәр китерә. Дамирның операциясе уңышлы чыккан. Начар юрамыш расланмаган! Гөлшат хастаханә янындагы бакчага чыгып җырлап җибәргәнен абайламый да кала:
Уяна таңы илемнең, / Ачыла гөл керфекләре. / Җемелдәп яфрак өстендә / Уйный чык бөртекләре...
Җырлары яшәтер аларны. Шул көннән әлеге җыр Гөлшат Имамиева репертуарында «Казакъ вальсы», «Былбыл», «Көтәм сине» кебек онытылмас җырлар белән янәшә урын ала. Аларны тормышка кайтарган җыр лабаса ул. Оркестр белән җырланырга лаеклы җыр! Консерваториядә укыганда мәшһүр остазы – Хәйдәр Бигичевның да остазы Владимир Воронов вафатыннан соң бишенче курста аның «Гөлҗамал»ын һушлары китеп тыңлый торган Зилә Сөнгатуллинаның шәкерте булып киткәч, остазының репертуарындагы әлеге җырны отып алган иде. Инде гомерлек юлдашы итте. 
Гөлшат Имамиеваны моңа кадәр сәхнәдә күреп кенә, ялгыз гына да, оркестрга кушылып та җырлаган җырлары аша гына (минем дә ике җырымны җырлый ул оркестрга кушылып) белә идем. Аның белән сөйләшү үзе бер рәхәт, татар теленнән мул сулы көмеш елгадай агылган, камил яңгыраган сүзләр аһәңен тыңлау үзе бер ләззәт икән! Нигә бу байлык радио яки телевидение киңлекләрендә файдаланылмый, татар дөньясына ирештерелми икән дип сызланып куям. Элек тә язганым булса да, бер тормыш гыйбрәтен искә төшереп үтәсем килә. 1995 елда Мәскәүдә узган татар сәнгате декадасы вакытында булган хәл инде бу. «Россия» концертлар залында Илһам Шакиров «Кара урман»ны җырлаган иде. Шунда янәшәрәк утырган бер швед кешесе: «Это великий народ!» – дип, бөтен татар халкына бәясен биргән иде. Илһамның бер җыры белән! Бөек Айрат Арсланов та татар сүзен патшалар сүзе кимәленә китерә алган иде. Димәк, «җыр гына, сүз генә, сөйләм генә бит ул, бөек гамәлләр дә кирәк», дип, ашыгыч нәтиҗәләр ясарга ярамый. Таңда үзгәреш җиле искәнен сабыр гына көтеп яту да дөрес түгел. 
Без көтеп ятканда татар халкын җиңел генә урап уза торалар. Әнә бит Казан консерваториясеннән кызыл диплом белән чыккан җырчыны Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрына юллыйлар. Бик шатланып каршы алганнардыр дип уйласагыз, бик ялгышырсыз. «Алтынчәч»тә (Н. Җиһанов, М. Җәлил) дүрт Алтынчәч чират көтә. Син бишенчесе булырсың!» Шундыйрак перспектива булганга күрә талантлы кызлар-егетләр (исемнәрен барыгыз да беләсез булыр) Санкт-Петербург, Мәскәү, Вена операларына китеп, дөньяга таныла тора. Гөлшат Имамиева исә «Казан» милли мәдәният үзәгендә оеша башлаган шәһәр филармониясен сайлый. Әмма югалып калмый.
Бер мәсьәләдә Гөлшат белән гамьнәребез тәңгәл килә икән. Әйтик, мин Рөстәм Яхинның аулакта утырган һәйкәлен уңышлы урнашкан дип саныйм. Шул һәйкәл эргәсенә музыкаль автомат көйләп (рестораннардагы сыман), күпмедер тәңкә түләү бәрабәренә рәхәтләнеп композиторның үзең теләгән берәр җырын тыңлап кинәнергә мөмкин булыр иде. Бу фикерем Гөлшатка да ошый. «Чынлап та, Рөстәм Яхинның 400 ләп җыры бар. Теләсә нинди зәвыкны сөендерә торган җырлар бит алар. Шундый ук музыкаль автоматны Салих Сәйдәшев һәйкәле янында да көйләп булыр иде. Казанга кунаклар күп килә хәзер. Казанның мәгънәви бизәге булыр иде ул урыннар».
Сүз сәнгатебез, рухи байлыгыбыз тирәсендә куергач, борчыган урыннар тагын да булуына офтандык: «Менә 25 еллап бардыр, яшьләр белән эзлекле мәдәни сәясәт алып барылмый. Ниндидер өзеклек, бушлык сизелә, – ди Гөлшат ханым. – Ул моны халык арасында еш аралашучы җырчы буларак кына түгел, бәлки Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укытучы буларак та әйтә. – Студентларымны күзәтүдән чыгып та раслый алам сүзләремне. Башка милләттән булган шәкертләрем белемне йолкып алырга әзерләр. Тагылгандай ияреп йөриләр. Ә минем татарларым, безгә булганы җиткән дигәндәй, битарафлык дулкынында йөзәләр. Бездән булмый инде дип, пошмаслану ят булырга тиеш татарга. Реаль, җирле мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән проектлар күренми. Колач, тирәнлек җитми. Рәшит Ваһапов фонды талантлар табу җәһәтеннән күп тырышлык куя. Менә шуларга «Яңа гасыр» яки «Мәйдан» каналында нигә беркадәр вакыт бирмәскә ди».
Бу төшенкелек, бәлки, урынсыздыр да. Бәлки, рухи төшенкелек татар авылының егәре китүнең, татар мәктәпләренең саны кимүнең бер кайтавазыдыр. Бәлки генә түгел. Тәгаен шулай бу. Рухи елгалар саега бара. Татар сәнгатен «Үзгәреш җиле» генә коткарып кала алмаска охшаган. Таң җиле кирәк анда да!
 Моннан ике-өч ел элек тышауның яңасы пәйда булды. Пандемия дигәне. Берара сүз белән, җыр белән көнен күргән сәнгать әһелләре аудиториясез, гавамсыз калды. Җырчы бер көн җырламаса да, тавышы утыра. Бер атна, бер ай ачылмаган тамакта тавыш, гомумән дә, тутыга. Тамашачысының алкышын ишетмәгән күңел боега. Нишләргә соң, нишләргә? Дөрестән дә, таңда исеп куя җил. Пандемия богавын өзәрлек Әмәл табыла. Инде янә Гөлшатны тыңлыйк. 
– Пандемия вакытында өйләргә бикләндек бит. Эшсез кул кушырып утырудан да авыр нәрсә юктыр ул. «Казан филармониясе»ндә эшлибез бит. Безнең анда шундый очкынлы коллектив тупланды. «Чулпан» үзәгендә җыелыша торган идек. Йөзгә битлекләр япкач, җыелышулар бетте. Һәр кеше үзалдына юләрләнеп ята. Без иҗатташ дусларым белән бу юләрләнүләргә юнәлеш бирергә дип килештек. Моңынчы да артистлар тормышыннан «Көтегез, без киләбез!» дигән театраль тамаша куеп караган идек. «Яңа гасыр» каналында еш күренә ул. Алсу («Фәридә–Алсу дуэтының Алсуы), Ләйсән Мәхмүтова, мин өчәүләшеп сценарий яздык. Ләйсән режиссёр булды. 
– «Казан» милли мәдәният үзәгендә үк тупланган коллективыгыз бик егәрле шул сезнең. Теләсә кайсы спектакльне академия театры белән ярыштан куярдай. Сиринә Зәйнетдинова, Резеда Шәрәфиева, Гөлназ Гафурова, Фәридә, Алсу, Ләйсән, Зөлфия Вәлиева... да кушыла торгандыр. Алар белән «Зәңгәр шәл»не кую да мөмкин эштер. 
– Куйдык та без аны! Мин әби булып чыктым. Фердинанд Фәтхи ишан хәзрәт булды. «Көлсылу» спектаклендә дә мин явыз Үги ана идем. Сиринә Зәйнетдинова – үз кызым, Гөлназ Гафурова үги кызым булды... Бездә бит Рөстәм Асаев, Рөстәм Закиров, Вәис Бәйрәмов, Рафаэль Якупов, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Зәкиев кебек шәп тавышлы егетләр дә эшли. Алар җыйнаулашып «Йолдызлы егетләр» дигән тамаша әзерләделәр. Идеясе дә бар – Бер-дәм булыйк, бергә булыйк! Спектакльгә әйләнеп, сәхнәгә менәчәк тамаша булып чыкты ул. «Австралиягә – Сабантуйга!» дигән тамашага сценарий язып ташладым.
– Сөбханалла! Яңадан-яңа талантларың ачылып киткән икән. Болары пандемиядән котылгач ирешкән казанышлардыр инде. Ә теге – җәйге эсседә мех якалы бишмәтләргә төренеп, шкаф эченә чумып яздырган мини тамашалар үзләре бер кызык, үзләре бер уникаль күренеш бит әле.
Тавыш (ят тавышлар) ишетелмәсен өчен тапкан хәйлә инде бу. 
Кызлар кызык итәләр пандемияне. Һәрберсе үз шкаф эчләрендә тавышларын яздырып, оператор егеткә җибәреп торалар. Рөстәм Уразаев анда аерым картиналардан мозаика туплый. Шул рәвешле әлегә исеме табылмаган жанр – могҗизаи мини фильмнар хасил була. Габдулла Тукай язган «Су анасы»ның кул арты җиңел булып чыга. Ә бит бу төр иҗатның башында да мәктәптәге Роза ханымның укыту ысулы ята.
Камал театрының мәшһүр (кызганыч ки, инде мәрхүм) директоры киңәше белән ялгыз сәхнәгә чыккан Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева да тиздән алтын юбилеен бәйрәм итәр.
Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар