Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Бәхет өчен күп кирәкми...

Егерме дүрт елга сузылган бәхет... Аларның гаилә тормышын, мөгаен, менә шушы кыска гына бер җөмлә белән дә тасвирлап буладыр. Диләрә ханым ире – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, виртуоз гармунчы Рөстәм Вәлиев язган хатларның һәммәсен яттан белә бугай. Хатлар... Аларның кайсы аэропортта язылган, кайсысы кунакханәнең шыксыз бүлмәсендә, сәхнә артында, фатирга керткән Катя түтәй почмагында, юлда, автобус туктаган арада... Һәр җөмләсеннән киләчәккә булган якты өмет ташый, якын итү, ярату һәм, әлбәттә, сагыну саркый. Рөстәмнең Диләрәгә язган хатларын укыйк...

Хатлар... Аларның кайсы аэропортта язылган, кайсысы кунакханәнең шыксыз бүлмәсендә, сәхнә артында, фатирга керткән Катя түтәй почмагында, юлда, автобус туктаган арада... Һәр җөмләсеннән киләчәккә булган якты өмет ташый, якын итү, ярату һәм, әлбәттә, сагыну саркый. Диләрә ханым ире – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, виртуоз гармунчы Рөстәм Вәлиев язган бу хатларның һәммәсен яттан белә бугай. Шулайдыр, ул бит аларны кайчандыр тыны белән тартып китергәндәй көтеп алган...
Егерме дүрт елга сузылган бәхет. Аларның гаилә тормышын, мөгаен, менә шушы кыска гына бер җөмлә белән дә тасвирлап буладыр. Әйе, Диләрәсе Рөстәмнең бар өметен, бар ышанычын аклаган. 
Рөстәмнең аңа язган хатларын аз гына соңрак укырбыз. Баштан ук башлыйк.


Аларны... безнең журнал таныштыра! Әйе, турыдан-туры булмаса да, «Азат хатын»ның моңа катнашы бар. 1985 ел. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган Диләрәне юллама белән эшкә Куйбышев (бүгенге Самара) шәһәренә җибәрәләр. Ә шул җәйне, журналның июль санында Куйбышев татарларының «Ялкынлы яшьлек» ансамбле турында язма басыла. Диләрә укый да, күңеленә салып куя: «Баруга эзләп табарга кирәк!» 

Диләрә белән аның дус кызы Флёраны «Металлург» Мәдәният сараенда ул көнне ансамбльнең җитәкчесе Илгиз Колючев үзе каршы ала. Сентябрь уртасы гына була әле. Танышалар. «Татар телен сезнең кебек белгән кызлар безгә бик кирәк, бәлки алып баручы вазыйфасына алынырсыз?» – ди ул. «Азнакайда бию ансамбленә йөрдем, мин биим генә!» – ди Диләрә шунда ук өздереп. Репетицияләр башлана. Очраклы бер туры килү генә булмагандыр бу: ансамбльдә иң элек аңа «Вәлиева» дип дәшәләр. Туфлигә дип үзенә кергән кызга костюмер хатын: «Сез Вәлиевамы? – ди һәм Диләрә артыннан ук бүлмәгә кереп килүче Ренатка ымлый: – Менә бу еге-тебезнең сеңлесеме? Бигрәк охшагансыз!» (Ренат – Рөстәмнең бертуган энесе, Диләрәгә ансамбльдә аның белән бергә парлап биергә дә туры килә әле.) 

Ә бер көнне репетициядән соң Илгиз абыйлары зур яңалык җиткерә: «Шәһәребезгә концерт белән Илһам Шакиров килә! Безнең Рөстәм дә кайтачак». Аның исемен Диләрә беренче тапкыр шул көнне ишетә. Беренче күрүе исә концертта була. Баянчы икән Рөстәм дигән бу егет, ул шушында – Куйбышевта туып-үскән, «Ялкынлы яшьлек»кә дә йөргән. Хәзер Казанда – консерваториядә укый икән... Икенче көнне Илһам Шакиров ансамбльгә йөрүче егет-кызлар белән очраша, аннан залда утырып аларның чыгышларын карый. 

– Шул концерт тәмамлангач, фойеда Рөстәм белән күзгә-күз очраштык. Сәхнә артыннан каршыбызга килеп чыкты ул, озын буйлы, бөдрә чәчле... Миңа карады да: «Нинди чибәр кыз!» – диде. Уйлаганын шунда ук әйтә торган гадәте бар иде аның... Икенче көнне Тольяттига концерт куярга киттек. Рөстәм дә безнең белән барды. Кичтән шулай дигәч, үземә күзе төште ахрысы дип уйлаган идем, ә ул минем ягыма борылып та карамады.
Юл буе башка кызлар белән шаярды. Ялгыш та сүз кушмады... Концертта да үземә караганын сизмәдем. Соңыннан ул: «Ә мин сине көне буе күзәттем», – диде... Кире кайтканда, шәһәргә кергәндә генә көтмәгәндә яныма килеп утырды. «Сез бит бездә яңа кеше, кайдан килдегез?» – ди. Исемемне сорады, аннан фамилиямне. Яхина диюемне ишетүгә: «О-о-о, әгәр миңа кияүгә чыксагыз һәм мин сезнең фамилияне алсам, бөек композитор кебек Рөстәм Яхин булам бит», – дип көлде. Мин автобустан төшкәндә, ул артымнан: «Берәрсе бәйләнсә, егетем бар дип әйт!» – дип кычкы-рып калды... Рөстәм үзе игътибар итмәсә, гомеремдә дә аңа карарга җөрьәт итмәс, бигрәк тә үземә каратыйм әле дип нәрсәдер эшли алмас идем. Ул бит инде сәхнә кешесе иде...

Бу октябрь ае була, ә Рөстәмнән хатлар аңа Яңа ел бәйрәмнәре узгач килә башлый. Юк, юк, егет Куйбы-шевка кайткан булса да, Яңа елны бергә каршы алмый алар. Ул берничә тапкыр кызны шугалакта йөрергә чакырып карый – Диләрә эштән бушамый. Икәүдәникәү калып сөйләшергә, аралашырга тагын җай чыкмый. Рөстәм Казанга китеп бара. Ә аннары аңардан беренче хат килеп төшә...

Хатларны бик еш яза ул. Ике-өч көнгә берне! Рөстәм туган шәһәренә кабат кайтканда инде апрель була. Ике арада йөргән хатлар инде аларны бер-берсенә шактый якынайтырга өлгергән... Беренче көнне үк ансамбльгә килә ул. Өстендә күн куртка, кулында дипломат. Күчтәнәчләр алып кайткан: һинд чәе, конфетлар... Шул кайтуында Диләрәне бер туганнарына алып керә ул, анда туган көн барганын, үзенең әти-әнисе, гомумән, барлык якыннары шунда җыелганын белеп алып керә. Танышалар. 

Берсе – Куйбышевта, икенчесе – Казанда: укый да һәм шул ук вакытта гастрольләрдән дә кайтып керми. Очрашулар аларга, әлбәттә, сирәк эләгә. Берсе бик истә.
– Җәй көне ялга әни янына Азнакайга кайттым. Рөстәм: «Без Актаныш районында гастрольдә, килсәң әйбәт булыр иде, шундый сагындым», – дип язды. Мин тәвәккәлләгәнче: «Мөслимгә күчтек», – дигән хаты килде. Киттем бит! Каршы алды, кунакханәгә урнаштырды. Илһам абый, Нәфисә Васыйлова, Володя Лапшин, Газинур белән эшләгән чагы. Табигать шундый матур Мөслимдә – Ык буенда йөрдек. Кич авыл клубында концертларын карап утырдым. Аннары бәлеш ашарга алып киттеләр. Мин дә алар белән бергә... Рөстәм: «Тагын бер көнгә кал инде, син булгач рәхәт», – ди. Нинди калу?!. 

Тәкъдимне дүрт елдан соң гына ясый әле аңа Рөстәм. Бу вакыт Диләрә инде Брежнев (Чаллы) шәһәренә кайтып эшкә урнашырга өлгерә. 1988 елда Рөстәм консерваторияне тәмамлый, ә тагын бер елдан аңа, ниһаять, фатир бирәләр. Дөресрәге, «служебный» фатир. Кеше почмакларында, филармония урындыкларында йоклап йөрүләрнең дә бер азагы җитә... Туйлары Куйбышевта уза. Ярый әле Рөстәм аңа Бишкәктәге гастрольләреннән кайтып җитәргә өлгерә. Бер атнага гына кушылалар да тагын аерылалар: яшь кияү Казанда кала, ә яшь кәләш Чаллыга баручы автобуска утыра: иртәгә аны эштә көтәләр. Хәер, Рөстәмне дә чираттагы гастроль көтә.

– Шулай еллар буе яшәдек... Әле мин аңа кунакка киләм, әле ул миңа. Исламны Казанда таптым. Рөстәм Украинадан, Донецк шәһәреннән гастрольдән кайтып керде, ә минем тулгагым башланды. Бала тудыру йортыннан да үзе каршылады. Беренче балабызны кыз була дигәч, аңа Алия дип исем дә сайлап куйган идек. Улыбыз тугач Рөстәм: «Алияне дә алып кайтырга бит инде», – диде. Тагын өч елдан Алияле дә булдык... Ә Казанга... Ислам укырга кергән елны гына бөтенләйгә күчеп килә алдым. Фатир алуга, «эштән китәм» дигән гариза язарга тагын намус җитмәде... Иң зур үкенечем ул еллар. Гомернең шулай кыска буласын кем белгән?!.

Рөстәм Вәлиев, Рустам Валеев

Егерме дүрт елга сузылган бәхет. Язмамның башында шулай дигән идем. Рөстәм Вәлиевнең инде күмелеп иҗат иткән еллары бу. Егерме елдан артык Илһам Шакировның аккомпаниаторы була, бу хезмәттәшлек аңа уңыш һәм танылу китерә. (Бөек җырчыга уйнау аның яшьлектәге иң зур хыялы!) Баянда гына түгел, ул сәхнәдән сорнай, кубыз, флейта кебек халык уен коралларында да уйный, тальян белән чыгыш ясый. Үзе көйләр иҗат итә. Фирая Зыятдинова шигыренә язган бер җырында шундый юллар бар: «Бәхет өчен күп кирәк-ми, / Гел янәшә барсын юллар». Бу – аларның икесенең дә иң зур теләге була. Көнләшеп бер-берсенең җанын кыйнамыйлар. «Ул җитми, бу җитми», дип битәрләми-ләр. («Вакчыл түгел иде ул. Миңа да синең вакчыл бул-мавың шундый ошый дия, иде».) Талашмыйлар! («Начар сүз әйтмәде Рөстәм миңа. Гомерендә дә! Хәтта ачуы килгәндә дә. Кая ул кычкырышу?! Талашу дигәнне белмәде ул. Берсендә кибеткә чыгып китте һәм бераздан буш кул белән кайтып керде. Чиратта ике хатын талаша башлады, түзмәдем, киттем, ди. Аның кешегә тавыш күтәргә-нен күргәнебез булмады, дип искә ала бөтен танышлары».) Гаилә җанлы була Рөстәм, гастрольләрнең берсеннән дә буш кул белән кайтмый. Балаларын ярата, алар белән горурлана. (Алиянең чыгарылыш имтиханнарын йөзәр баллга тапшыруына, Мәскәү дәүләт университетында белем алуына, кытай, инглиз телләрен өйрәнүенә куана. Исламның баянга тартылуына сөенә, әмма бу юнәлештә югары белем алырга теләвен хупламый. Үзе кичергән авырлыклар әле онытылмаган була, күрәсең.) Эшен ярата! («Ул беркайчан да бер генә җырчы белән эшләмәде. Әйтик, Зөһрә Шәрифуллина белән төнлә гастрольдән кайтып керсә, иртән Рәсим Низамов белән чыгып китә. Энергиясе ташып торуына шакката идем!») Баяны белән дөнья гизә: фин татарлары кар-шында чыгыш ясый, Америка татарларын милли моңга күмә... Үзләре яшәгән йорт тирәсенә сиреньнәр, алмагачлар утырта, бакчасында ни генә үстерми?! Соңгы елларны ул берничә тапкыр: «Булдыра алганымның барысын да эшләдем инде», – дип кабатлый. 

– Дус кызым Флёра кечкенә дога китаплары биреп кайтарган иде. Без февраль буе йокларга ятар алдыннан шул китапларны укыдык. Мин укыйм, Рөстәм тыңлый. Кайсы урында, мин әйтергә өлгергәнче, әйтеп җибәрә. Әбидән хәтерлим, ди. Ул инде җомга намазларына йөри башлаган иде... 5 март көнне мин отчет биреп, Мәскәүдән кайттым. Бергә утырып чәйләр эчтек. Табын артында кайнатам турында сүз чыкты. «Әти бит сине ярата иде, Диләрә», – диде миңа Рөстәм. Аннан табыннан кузгалгач: «Беркайчан онытма, мин дә сине яратам», – дип өстәде. Бу аның миңа әйткән соңгы сүзләре булды... Тагын ярты сәгатьтән…

Ул кичне интернетта татар дөньясына кайгылы хәбәр тарала: «Бүген, 2014 елның 5 мартында күренекле баянчы Рөстәм Вәлиев көтмәгәндә арабыздан китте. Йөрәк... Аңа нибары 52 яшь иде...»
– Аның турында кайчан да булса күз яшьләрсез сөйли алырмын дип уйламый идем... Кайнанам да шулай ди. Аңа хәзер 85 яшь, Рөстәмнән соң кызын – Гөлфия апаны да җирләде әле әнәй. Әмма онытыла торган хәсрәт түгел бу, ул бары күңелеңнең түренә, эченәрәк кенә яшеренә...
Инде хатлардан өзекләр укырга да вакыт җиткәндер. 

 «Сәлам Казаннан! Дөресен әйтәм, сиңа карата битараф түгел мин, Диләрә. Беләсеңме, үзем өчен идеал тудырдым. Ул кызның нинди булырга тиешлеген беләм. Армиядән кайтканыма да ике ел инде, берәүгә дә күзем төшмәде. Һаман каядыр йөгерәм, укыйм, гастрольләр, гармуннар, китапханә… Ә син шундый табигый, кызларга хас булган тыйнаклык бар синдә. Хәтта ул күп тә. Гел елмаясың. Ул сиңа шундый килешә. Тизрәк үзеңне күрәсем килә. Ә алда гастрольләр: Устинов, Чабаксар, Йошкар-Ола... Безнең бригадада яңалыклар бар. Гөлзадә апа китте, Курамшин да... Мин сиңа шундый ышанам, Диләрә! Тизрәк синең белән кабат очрашасым, сөйләшә-сем, якыннанрак беләсем килә. Без синең белән бер-беребезгә охшаганбыз кебек тоела. Ә тышкы яктан шулай охшаганда, кешеләр инде бер-берсен тапкан дип санала икән...» 

«Сәлам, Диләрә! Яңа гына кайттым. Быелның беренче концерты Удмуртиядә, Можгада булды. Ни генә дисәләр дә, Илһам абый рәхәт кеше, акыллы да, бик сизгер дә, кайда нәрсә әйтергә яки дәшми калырга икәнен белә. Мәзәкчән! Минем чәчемне кисәргә уйлады әле ул – нәрсә килеп чыгар. Ә син кистермә, яме, сиңа озын чәч килешә.» 

«Мари АССРдан сәлам! Почеркыңа караганда син бик пөхтә, җаваплы кешегә охшагансың... Хатым гел зарланудан гына тора инде. Бүген бер авылда чыгыш ясаганда ут сүнде. Юлларны кар күмгән. Тимер юл аша аппаратураны ничек ташуыбызны фотога төшереп, альбом төзергә кирәк әле... Илһам абыйның мине өйләндерәсе килә. Бу мәсьәләдә пәйгамбәр кебек ул: аның киңәше белән кавышкан өч пар бәхетле генә яшәп ята. Ә минем яратасым килә. Чын итеп! Мәхәббәтнең нинди икәнен татыйсым килә!»

«Казаннан язам, әле генә кайтып җиттем. Кичә концерттан соң юлда батып калдык. Көрәк кенә дә юк. Автобусның йөртүчесе исерек. Аннан кырда бензин бетте. Канистра белән күрше авылга барырга туры килде... Илһам абый миңа әти кебек. Мин бит группада иң яше, калганнар барысы да 35 тән өстә.»
«Бөгелмә аэропортыннан сәлам! Хәзер төнге сәгать ике. Артистлар барысы да йоклый, Зиннур Нурмөхәммәтов та. Көнгә бишәр концерт куеп кайтып киләбез... Шундый җылы хатларың өчен рәхмәт сиңа! Кәеф бөтенләй башка хәзер минем, ниндидер бер күтәрелеш тоям. Сине гел искә төшерәм. Миннән бик еш: «Берәр кешең бармы?» – дип сорыйлар. Ә мин сине уйлыйм да: «Әйе!» – дип җавап бирәм... Мөмкин булса, фоторәсемеңне җибәр әле. Кешене яхшырак белү өчен күрешергә, очрашырга кирәк, билгеле. Синең һәрвакыт, һәркайда, һәркемнән яхшырак булуыңны телим. Бөтен яктан да!»

«Казаннан сәлам! Бүген 8 Март. Сезнең көн! Әниләр белән һәм синең белән сөйләшәм дип «переговорга» бардым. Бер сәгать көттем, килмәдең. Мөгаен, син өеңә кайтып киткәнсеңдер, ә бәлки берәр мәшәкатең килеп чыккандыр. Мондый көнне шалтыратасым да булмагандыр. Котлыйсым һәм тавышыңны ишетәсем килгән иде... Ренат сине һәр хатында мактый. Ансамбльдә иң әйбәте ул ди... Сессияне инде тәмамлап киләм. Рус музыкасы тарихы буенча әзерләнәм. Әмма Глазунов балетларына караганда миңа күбрәк татар музыкасы ошый шул.»

«Казан мине май аенда яуган кары белән каршы алды. Өйдә үзем генә, мичкә ягып җибәрдем. Фатир хуҗам инде берничә көн өйдә юк. Тирә-юнемдә тараканнар гына чабыша, салкында туңганнар бугай. Аш пешерергә куйдым. Ә син шундый тәмле әзерлисең!.. Гармун һаман ясамыйлар әле, күн дә, картон да юк, ди. Урамда Хәмдүнә Тимергалиеваны очраттым. Аңа 38 яшь, һаман тулай торакта яши. «Халык ярата да бит, тик ул булыша алмый», – ди. Һәркайсыбызның үз проблемасы инде... Поездда да сине уйладым, гомумән, көн саен синең хакта уйлыйм. Гомер буе сине яратасым килә. Әгәр ошыйм икән, син миннән беркая да китмәячәксең. Әгәр яраткан ке-шем буласың икән, мин дә гел янәшәңнән барырмын.» 

«Исәнме, Диләрә! Без хәзер Киров өлкәсендә эшлибез, инде егерменче көн. 120 шәр чакрым барып концертлар бирәбез... Кайтсам, иң элек синең янга йөгерер идем. Янәшәмдә мине ярты сүздән, карашымнан ук аңлаучы кеше булуын телим. Беләсеңме, аның нәкъ шулай булачагына үземне инандырдым инде.»

«Ә фотода син башкача күренәсең, Диләрә... Без бүген Березняк дигән авылда чыгыш ясадык. Мондагы табигатьнең матурлыгын күрсәң! Халык концертка күрше авыллардан йөк машиналарына төялеп, җырлый-җырлый килә. Кызык күренеш! Иртәнге дүрттә генә ятабыз. Сандугачлар өздерә генә... Кочаклап үбәм үзеңне, күрәсем килә.»

«Бүген концерт булмады, Шакиров авырып китте, тавышы белән нәрсә булгандыр, белмим. Ул, билгеле, герой, халыкка хезмәт итәм дип, юлдан кайтып керми. Юллары да юк бит әле аның... Көне буе китапханәдә шөгыльләндем, гаилә турында мәкаләләр укыдым. Ярый әле син бар, Диләрә. Синең белән аралашу һәрвакыт шатлык миңа. Тизрәк кайтасы, яныңа барасы, шундый тыйнак, оялчан кызны күрәсе иде. Гел шундый булып кал, яме. Аннан, беләсеңме, без синең белән беркайчан да ачуланышмаска тиеш... Чәчәкләрем күптән сулгандыр инде. Кайтуга яңаларын бүләк итәрмен.»
«Килүең өчен рәхмәт, Диләрә! Миңа күпме шатлык алып килүеңне үзең дә белмисең. Илһам абый бүген дә синең хакта сорашты. Тыйнаклыгыңны бик ошаткан. Тәртипле икәнеңне дә күргән, тугры дип тә тапкан... Син янәшәмдә булганда күңелемдә йөргән сүзләрнең берсен дә әйтергә өлгермәдем.»

«Дәрес вакытында язам. Танеевның «Иоанн Дамаскин» кантатасын тыңлыйбыз. Яңа гына Актерлар йортыннан килдем, конкурс булды – филармониягә артистлар сайлап алдылар. Барысы да әйбәт! Ренат Ибраһимов тыңлады, чыгыш ясаганнан соң килеп гармунымны да карап китте. Аны миңа Куйбышевта бер кеше бүләк иткән иде... Консерваториягә йөгергәндә кинәт сине күрәсем килде, Диләрә. Синдәй чиста кешеләр, мөгаен, аздыр. Гел шундый булып кала алсаң иде. Әнәй: «Тәүфыйк булса, бәхет булыр», – ди...» 

«Сүзлек сатып алдым әле, сиңа татарча яза башлармын дип уйлыйм.» 
«Ераклардан сәлам сиңа! Хәтта нинди шәһәрдә икәнемне дә белмим – Фирганә тирәсендә без. Сорагач язармын. Яңа гына телевизор карадым. Флёрада чак янәшә утырып телевизор каравыбыз искә төште... 100% ышанам – син менә дигән әни булырсың!» 

«Ике көнгә генә өйгә кайтып килмәкче булам. Әти авырып киткән анда. Көн-төн эштән бушаганы юк бит аның, бөтенләй ял итә белми. Белсәң иде син минем әти белән әнинең нинди әйбәт икәнлекләрен. Ә икесе арасындагы мөнәсәбәтләр! Менә кемнән үрнәк алырга кирәк. Аларга, икесе арасындагы мәхәббәткә сокланам, алар беркайчан бер-берсеннән туймый. Алла теләсә, һичшиксез, танышырсыз. Яшь чактагы фоторәсемнәрен дә күрсәтермен... Синең белән бергә Идел буенда йөрисем килә. Бәлки инде анда булгансыңдыр да. Безнең йорт урман янында ук бит. Тиздән анда сиреньнәр, шомыртлар чәчәк атар. Табигатьне һәм яхшы кешеләрне яратам.»

«Мин һаман гармуннар артыннан йөрим әле. Тагын бер гармунчыны очраттым. Мостафа бабай Сәлахетдиновны. Өендә дә булдым. Дүрт сәгать сөйләштек. Үз гармуннарымда уйнап та күрсәттем. Аның инструментларының тембрлары искиткеч! Тик хәзер ясамый инде: күптән түгел хатыны үлгән, күзләре дә начар күрә башлаган. Ул миңа тагын бер авылның адресын бирде әле, анда кайбер инструментлар сакланып калган булырга мөмкин ди... Шатлыкта да, кайгыда да бергә булыр кешемне таптым дип саныйм. Бу – иң мөһиме. Син мине көт кенә, яме, Диләрә». 

«Чүпрәле районыннан сәлам сиңа! Бүген якшәмбе. Яратам бу көнне! Бигрәк тә җәен. Гаиләмне алып машина белән шәһәр читенә чыгар идем... Хатынымның әнигә охшавын телим. Ул һәрвакыт без дип – балалар дип яши... Мин әлегә вакытлыча Биктаһиров белән эшлим. Бригадада Флера апа Сөләйманова һәм Фирдәвес Җәмилов та бар.» 

«Әни бары тик сиңа өйләнүемне тели. Сагындым, тын алуларыңа кадәр сагындым. Трамвайда Илгиз абыйны очраттым. «Бер-берсенә охшаган парлар бәхетле була, диләр. Шундый акыллы кызны ычкындырдың», – ди. Белми...»

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    1

    Рөстәм Вәлиевның үзе белән танышкан сыман булдым. Рәхмәт. Аның хатлары- искиткеч. Кызганыч, андый хатлар язышу юк хәзер.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сокланып ,чын ләззәт табып.укыдым.Рөстәм нинди гади,самими ,чиста күңелле кеше.Урыны җәннәттә булсын.

      Хәзер укыйлар