Юрист булып эшли генә башлаган Абдраим Котдусов Шәфиканы сәхнәдә күреп гашыйк була. Кичке спектакльләрнең берсен дә калдырмый йөри торгач, очрата да, мәхәббәт аңлатырга тотына егет. Әмма кыз сорарга барса, Йосыф хәзрәт сүзен өздереп: «Юк, кыз яшь әле. Укысын, һөнәр алырга кирәк!» – ди. Кыз урлау мөселманнарга ят гадәт түгел. Бәлки, кәләш үзе дә каршы килмәгәндер...
«Кыска гомерле йолдыз». Татарстанның атказанган артисты, Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Шәфика КОТДУСОВАны сәнгать белгече Зәйнәп Хәйруллина шулай дип атый. Күктәге йолдызлар да мәңгелек түгел, алар да сүнә, әмма йөз-мең еллар буе очсыз-кырыйсыз җиһанга нур сибеп, яктыртып тора торганнары да бар икән. Йомшак-ягымлы, моңлы, югары лирик колоратур сопрано тавышка ия җырчы Шәфика Котдусова опера театры сәхнәсендә тудырган образлар – Алтынчәч, Сусылу, Карлыгач, Гөлйөземнәр, чит ил классик-ларының үлемсез әсәрләрендәге героинялар халык күңеленә уелып калган икән, димәк, сәнгать дөньясында аның үз урыны, үзе яулаган биеклек булган. Йолдыз кебек нурлы, якты шәхес дип бәяләүләре юкка түгел.
«Мин бәхетле»
Мәгърифәтле, динле зыялылар гаиләсендә туып-үсүе аның бәхетедер, мөгаен. Йосыф Рәхимовның нәсел-нәсәбе Сембер ягында, Яңа Мучали авылы муллалары булып торган. Йосыф дин сабакларын әтисе Исмәгыйль хәзрәттән ала, Буа мәдрәсәсен тәмамлый. Сәләтен, дин эшенә күңеле ятуын күреп, шул якның хәллерәк кешеләре акча җыеп, аны Төркиягә укырга җибәрә. Истанбулда ул кырымлы Исмәгыйль Гаспралы белән якынаеп китә. Укып бетергәч, дусты аны Кырымга кайтып, шунда мәчет төзү эшләрен үз кулына алырга күндерә. Севастополь–Акъярда беренче, бердәнбер дин йорты сафка баскач, шул чакта Бахчасарай шәһәре башлыгы булып эшләүче Гаспринский үзе Акмәчетне ачу тантанасына килә. Ике гаилә аралашып, дус яши. Гаспралының җәмәгате Зөһрә ханымның Сембер эш-куарлары Акчуриннар нәселеннән булуы да эзсез үтмәгәндер, якташлар бит! Кызы тугач, Йосыф хәзрәтнең Шәфика дип исем кушуның да хикмәте бар: Гаспралыларның кызы да Шәфика атлы ич!
Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, имам йортында азан-намазлар гына түгел, көй-җырларга да урын түрдән. Хәзрәтнең ишле гаиләсе җыр-музыкага битараф түгел, чөнки Одессада үскән җәмәгате Фатыйма ханым моңлы көйләргә гашыйк. Тукай иҗатын яттан белә, татар халык җырларын ярата.
Әнисе моңлана башласа, Шәфика шым була. Мөкиббән ул җырга. Кызның теләген сизеп, әтиләре каяндыр тотылган пианино юнәтә. Укытырга Одесса опера теат-ры концертмейстеры булып эшләгән Елена Остромен-скаяны чакырталар. Шәфиканың сәләт-мөмкинлекләрен ачу, үстерүгә остазы зур өлеш кертә. Тәҗрибәле музыкант аны Мәскәү консерваториясенә әзерли. 16 яшендә Шәфика Камил абыйсы белән Мәскәүгә килә. Кабул итү имтиханнарында педагоглар кызның сәләтле, әзерлекле булуын бәяли, билгеләре дә яхшы. Ләкин укырга керү-челәр исемлегендә ул үз исемен тапмый. Мулла кызы дигән бер сүз юлына киртә кора. Киртәләр еш һәм күп очраячак әле аңа. Бу беренчесе, әмма соңгысы түгел. Тукайча: «...тибәм дә аударам!» дип котыла да алмастыр.
Кайгырып утырмый, кире Акъярга кайта. Камил абыйсы оештырган уен кораллары ансамбле Очаков урамындагы милли клубта татар көй-моңнарын уйный. Абыйлары Наил мандолина кылларын чиртә, Фазыл гармун телләрен биетә. Соң, Шәфика читтә калырмы?! Ә бәлки спектакль әзерләргәдер?! Уйлаган эш – беткән эш! Азәрбайҗан композиторы У. Гаджибековның «Аршын мал алан» музыкаль комедиясен сәхнәләштерәләр. Чиратта – М. Фәйзинең «Галиябану»ы! Гөлчәһрә роле дә, Галиябану да, әлбәттә, Шәфиканыкы!
«Мине яраттылар»
Юрист булып эшли генә башлаган Абдраим Котдусов Шәфиканы сәхнәдә күреп гашыйк була. Кичке спектакльләрнең берсен дә калдырмый йөри торгач, очрата да, мәхәббәт аңлатырга тотына егет. Әмма кыз сорарга барса, Йосыф хәзрәт сүзен өздереп: «Юк, кыз яшь әле. Укысын, һөнәр алырга кирәк!» – ди. Кыз урлау мөселманнарга ят гадәт түгел. Бәлки, кәләш үзе дә каршы килмәгәндер...
Ә Йосыф хәзрәт моны олы фаҗига итеп кабул итә. Өч көн өеннән чыкмый, берәү белән дә сөйләшми. Якыннары Шәфика исемен телгә алырга да курка.
18 яшьлек Шәфиканы улы Җәвидне табар алдыннан ире әниләре янына Симферопольгә кайтарып куя. Симферопольнең Җәмигъ мәчете имамы Котдус хәзрәтне егерменче елларда кызыллар аткан. Абдраим исә мулла малае булуын яшереп партиягә керә. Укый, юрист һөнәре ала, җаваплы эшләрдә эшли. Карасубазарда прокурор була. Җае чыкканда йөк төяү, бушату ише кара эштән дә чирканмый, чөнки аның өстендә ике гаилә: яшь бала белән хатыны өйдә утыра; ятим калган ике сеңелкәше, әнисе дә аның ярдәменә мохтаҗ. Ә партия көн дә фидакарьлек, зур эшләр күрсәтүне көтә. Ерак бер авылга колхоз рәисе итеп җибәрәләр аны. Халыкның, янәсе, яшерелгән, ә чыны – актык ризыгын:
икмәген, терлеген, ит-маен, киптереп кышка әзерләгән җиләк-җимешен җыярга! Тентергә, тартып алырга!
Гади халыкны талау сәясәте белән килешмәгән, чыгышын яшергән рәисне ни көтә? Партиядән чыгаралар. Эшкә урнашу мөмкин түгел: Котдусов эш эзләп, чынлыкта эз югалту өчен, илдән чыгып китәргә мәҗбүр.
Әмма Мәскәүдә да эш әзерләп куймаганнар аңа.
Димәк, Шәфикага үз көнен үзенә күрергә кирәк. Әти-әнисе еракта, алардан ярдәм өмет итә алмый – ата ризалыгын алмыйча башлады ич тормыш юлын. Әле ярый сигез сыйныф белеме бар. Заманасы өчен белемле, грамоталы хатын ул!
Керчьтагы балык эшкәртү трестының планлаштыру бүлегенә эшкә урнаша. Музыкага гашыйклыгы, остазының дәресләре ярдәм итә, тавышсыз фильмнар күрсәтелгәндә, караңгы залда фильм эчтәлегенә туры килә торган көйләр, дөнья классикларының билгеле әсәрләрен пианинода уйнап, халыкның күңелен ача. Тапер һөнәре күптән инде тарих чүплегендә, ә ул чакта бу эшне иң оста пианистлар гына башкара алган.
Шәфика 1934 елда икенче улын таба. Абдраим кайткалап-киткәләп йөри. Эрнст Тельман исемен ошатып, улына Эрнст дип куша. Ә әби-бабай өчен ул – Ирек. Рәхимовлар белән Котдусовларның арасы якынаюга сабый-илче сәбәпче була.
Шәфика эштә, төш вакытында кайтып сабыен имезә. Бала карарга авыл кызын табу читен түгел, илдә ачлык, азык-төлек талонга гына бирелә. Талонга тигәнне дүрт җанга бүлү кыен. Фатыйма абыстай килеп кызына ярдәм итмәсә, малайларның олысын Акъярга алып китмәсә, тагын да авыррак булыр иде.
Җаны-тәне белән җыр-музыка дөньясын үз иткән Шәфика эштән соң баласын күтәреп трест клубына репетициягә йөгерә. Ял көннәрендә ул тапер!
Ниһаять, гаилә башлыгы Абдраим да берничә буталчык эшне уңышлы башкарып чыгып, Мәскәүдә үзен сәләтле юрист-адвокат итеп таныта. Аңа фатир вәгъдә итәләр. Канатланып, гаиләсен алырга дип кайтса...
Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, Мәскәүгә күчеп, хуҗабикә булып өйдә утыру ихтималы сөендерми хатынын! Аерым яшәгән авыр еллар көч биргәнме, үзенә ышаныч уятканмы, әйтүе кыен. Укырга теләвен, музыкаль белем алу хыялы белән яшәвен иренә аңлатырга тели ул. Уйлый торгач, аңлый аны ире, килешә!
26 яшьлек Шәфика Симферополь музыка училищесына укырга керә. Вокал-җыр бүлегенең – беренче, фортепиано классының икенче курсында укый. Фортепиано классын бер елда тәмамлап кырым татар җыр һәм бию ансамблендә солист-вокалист, шул ук вакытта Кырым радиосында концертмейстер-аккомпаниатор булып эшли башлый.
«Сәнгатькә, халкыма хезмәт иттем»
Казан гөрли. 1941 елның июлендә Мәскәүдә үтәчәк татар сәнгате һәм әдәбияты көннәренә әзерлекнең кызган чагы. Опера һәм балет театрында чыгыш ясау, шул бәйрәмдә катнашу Шәфиканың да иң зур хыялы бит! Тик ничек? Ул – Кырымда, ә ире бу хакта ишетергә дә теләми. Ашкынулы йөрәк хәйлә корып карарга була: янәсе Мәскәүдә яшәүче рәссам абыйсы Наил, сеңлесен ашыгыч кына чакырып, телеграмма суга. Мәскәүдә поезддан төшүгә сеңлесенең кулына билет тоттыра Наил. Казанга! Шәфика, канатланып, хыялындагы театрга оча.
...Камал театры бинасында репетиция бара. «Алтынчәч»не декадага әзерләүче баш дирижер Җәләл Садриҗиһанов янына зифа буй-сынлы, тулган ай кебек балкып торган йөзле бер чибәр килеп баса. «Мин Кырымда үскән татар кызы. Хыялым – Алтынчәч партиясен җыр-
лау. Тыңлап карагыз мине!» Берәүгә дә билгесез кызның әрсезлегеме бу? Кыюлыгы, тәвәккәллеге ошыймы, гүзәллеге әсир итәме – тыңлап карарга булалар. Югыйсә Алтынчәчне җырларга атлыгып торучылар бихисап. Беренче көнне үк Галия Кайбицкая җырлаячагы да инде хәл ителгән. Икенче составта җырларга да җиде җырчы дәгъвалый.
Менә бәхет, «Алтынчәч»кә «җан өргән» композитор, театрның сәнгать җитәкчесе Нәҗип Җиһанов та, комиссия әгъзалары да лирик колоратур сопрано тавышлы бу җырчының көтелмәгән табыш икәнен аңлап ала. «Сандугач» булып сайравы – әнисеннән откан борма-мелизмнарга бай моңы, «каян килгән бу билгесез?» дип икеләнүчеләрне дә үз ягына аудара.
Канатланып-очынып өенә кайтса... Ире өздереп: «Юк!» – ди. Чыннан да, ире хаклы. Хатын, гаилә хакын хаклап, Мәскәү кадәр Мәскәүне ташлап кайтты бит ул! Туган ягында эш тапты. Кырым татар телен дә, русчасын да су кебек эчә торган юрист бу якта көндез шәм яндырып эзләсәң дә табылмастыр. Шуңа, ахры, уң килде: күпме каңгырып йөргән Абдраимның эшләре гөрләп бара.
«Эшләмичә, күңелең өчен җырлап йөрсәң дә акчага интекмәбез. Сәхнә дип талпыну, ике балалы әнигә сәхнә дип тилерү нигә кирәк?» – дип аптырый ул.
Ярата бит ул хатынын. Хатыны да ярата аны. Дөрес, бер болганмый су да тынмый дигәндәй, аларның да болганып алган чаклары булды. Ике-өч ел элек Шәфикага, «бавыр», дип, Кырым санаториенда дәваланырга кушканнар иде.
Бер көнне санаторий клубына керсә... Фортепиано! Утырды да җилләнеп уйный башлады. Күпме уйнагандыр, алкышлар ишетеп туктап калды. Халык җыелган. Тагын, тагын уйнаттылар аны. Ә берсе, килеш-килбәте дә, сөйләшү рәвеше дә чын зыялыларга тартым яшь кенә чибәр егет, фортепиано артына – янына утырды. Шәп уйный! Музыканттыр, күрәсең. Ул уйнаган көйгә Шәфика романс сузды. Ял итүчеләргә икәүләп концерт куйдылар. Халыкка да ошады, үзләренә дә. Күңел булды! Атна узгач, кайтыр вакыт җиткәч, шул егет каушый-кабалана аңа мәхәббәтен аңлата башлагач, Шәфика кырт кисте: «Мин гаиләле, балалы хатын. Ташлагыз бу уенны!» «Уен түгел, чын йөрәктән... Беренче тапкыр гашыйк булдым! Без бергә булырга тиеш! Аерылыгыз!»
Нинди җен теленнән тарткандыр, кайткач, көлеп моны Абдраимга сөйләде.
Абдраимны әйтерсең лә җен алыштырып куйды. Кызды, ярсыды, әллә ниләр әйтеп бетерде. Ә Шәфика рәнҗеде аңа: «Әгәр миңа ышанмыйсың, тугры булуыма шик белдерәсең икән, аерылышыйк!» – диде. Каенсеңлесе Зәйнәп арага керде, акыл бирде. «И-и, абый! Ирләр бер чыбыктан сөрелгән икән, хатын-кыз да үзләре сыман дип белә. Әгәр хыянәт итсә, кайтып сөйлиме моны хатының? Акылыңа кил, чишмә суыдай саф күңелле ярыңны югалта күрмә», – дип киңәш бирүе ярады.
Менә тагын җәнҗал чыгарга тора. Монысына чыннан да Шәфика үзе гаепле, ахрысы. Әйе, Абдраим – аның яшьлек мәхәббәте. Гаиләсе бөтен, әмма... Йөрәкне соң, йөрәкне нишләтәсе?! Үзе өчен генә җырлап йөрүгә риза түгел ич җаны. Сәнгать, сәхнә тарта, чакыра аны!
Ата-бабаларының рухы – татар иле тарта торгандыр! Зов души, ди моны руслар. Каршы тора алмый улбу хис кә!
Аерылсак, аерылабыз! Балаларны нишләтәбез? «Ирекне үзем белән алам. Җәвид калып торыр...» Ә йөрәкне соң икегә, өчкә ярып бәхетле булып буламы?
Китте Шәфика. Алтынчәчләр, Сәрвәр, Сусылулар язмышын үзенеке белән бәйләп, газиз халкын моңнары белән сугарырга, күңелләрен уятырга дип китте.
Тулай торакларда, почмаклары бәсләнгән салкын бүлмәләрдә калтыранып уянса да, аның җырын тыңлап хозурланган халыкның җанын җылытырга...
Җәвид Абдраим улы Котдусов истәлекләреннән: «Әти аерылышуны бик авыр кичерде. Соң кайта. Салгалап кайтуын сизеп, эш сәгате беткәнче каршы алырга йөгерәм. Эштән чыкканын саклап торам да аңа иярәм. Икебез бергә кайтабыз. Кайчак кинога керәбез. Миңа урам малае булып калырга ярамый, китаплар укыйм, әтигә эчтәлеген сөйлим. Күңелен күтәрергә тырышам. Ул миңа күбрәк игътибар бирә башлады. Сөйләшәбез... Шулай ай ярым вакыт узды. Әти түзмәде, эшеннән чыгып, Ирекне алып Казанга китте. Сугыш башланырга ике ай калган иде. Казанда эш табалмыйча, әти Юдинода эшләп, кайталы-китәле йөрсә дә, гаилә бергә, алар әле бәхетле иде. Мин бишенче классны тәмамладым. Сугыш башлангач, җиңелчә, җәйге киемнәрдән генә Фатыйма әби белән без дә әниләр янына чыгып киттек».
Шәфиканың иң бәхетле көне кайчан булды икән? Алтынчәч роленә билгеләнүе турындагы боерыкны кулга алгачмы? Татар операсын яратып, халык театрга агылып йөрүен күргәчме? Әллә либретто авторы шагыйрь Муса Җәлилнең фронтка китәр алдыннан: «Алтынчәч образын сезне күз алдында тотып иҗат иткәнмен гүяки: саф күңелле, мөлаем, гүзәл хатын-кыз образын тудырдыгыз. Рәхмәт!» дип кулын кыскан мизгелме? «Азат хатын» журналы тышлыгында рәсеме чыгу, халык алкышы сөенеч түгелме?! Эзләнә, осталыгын камилләштерә, укый, өйрәнә ул, 41 яшендә консерватория тәмамлый.
Ләкин... Якты кояш астында беркем, берни дә мәңгелек түгел. Күпме хыялланып көткән декада – Татар сәнгате һәм әдәбияты көннәрен сугыш хәбәре өзде. Гитлер һөҗүм итте. Муса Җәлил, үлемсез «Шүрәле» балетын иҗат иткән Фәрит Яруллин, аның Абдраимы да сугышка китте. Берсе дә әйләнеп кайтмады.
Татар сәнгате һәм әдәбияты атналыгы Мәскәүдә үк булмаса да, Казанда – Качалов театры бинасында үтә барыбер. Абдраимны, хәрби белеме булмаганга, әзерлек үтәргә Казаннан ерак түгел Суслонгер лагерена кайтаралар. Хәрби комиссариаттан рөхсәт алып, улы Җәвид белән Шәфика аның янына күрешергә бара. Баянчы табып, ут эченә керергә әзерләнгән ирләргә концерт күрсәтә. Җырлары газиз ярына юлдаш булыр дип ышана. Бу соңгы күрешү, бәхилләшү икәнен тик күңелләр сиздеме икән? Йөзләгән йөрәкләрне җылытып моң агыла, аны кат-кат сорап җырлаталар. Поездга соңга калудан куркып, ашык-пошык саубуллашу...
Сугыш елларында опера һәм балет театры артистлары госпитальләрдә, авыл, калаларда 700 концерт күрсәткән. Шәфика Котдусова исә 300 ендә катнашкан.
«Мин дә яраттым»
Җылы яктан ашыгыч кузгалганга өс-башлары юка, сатып алырга ни акча, ни кием-салым юк. Почмакларын бәс сарган тулай торак бүлмәсендә бишәү: олыгаеп килә торган әниләре Фатыйма апа, фашистлар куып алып китеп кол итеп тоткан һәм шуннан качкан сеңлесе Нурия, ике улы белән Шәфика үзе. Икмәк карточкага. Аны да төн ката саклап алалсаң гына... 13 яшьлек Җәвид хәрби заводта эшли башлагач, аңа икмәк күбрәк тия, ә әнисе белән сеңлесе хокуксыз. Әтиләрен 37 нче елда аттылар. Ире Котдусовның «батырларча, сугышып үлде» дигән хәбәре килде. Кырым татарларын хыянәттә гаепләп илләреннән сөрү шаукымы Шәфикага да кагылмый калмас, ире кырымлы бит – корымлы!
Әллә көнчелек, әллә ни, спектакльләрдән читләштерүләрен башта начарга юрамаска тырышты. Ахыры хәерле булмасын сизенү суырдымы дәрт-дәрманын – тавышы бетте. «Эшкә яраксыз» дип театрдан чыгару турындагы боерык исә үлем җәзасы булып яңгырар дип кем уйлаган. Судта дирижер Җәләл Садриҗиһанов, Хәс-би Фазлуллин, атаклы җырчы Фәхри Насретдиновның аны яклап ялкынлы нотык тотулары да карарны үзгәрт-терми, судья ирен чите белән генә елмаеп куя. Дирек-тор Юрусовның: «Миңа Черек күлдән шалтыраттылар» диюе... Хәтта Нәҗип Җиһанов – аның таланты алдында баш июче композитор да КГБ белән бәхәскә керергә җөрьәт итми. Ә 1952 елда, «Алтынчәч»не Бөтенсоюз тавыш яздыру фирмасында яздырып, тарихта калдыру мөмкинлеге тугач, ул нәкъ менә аны – Котдусованы Мәскәүдән чакырып кайтара: Алтынчәч партиясе аның башкаруында яңгырый. Шәфиканы эштән куган директор да: «Нинди талантны югалтканыбызны хәзер генә аңладым», – дип баш кашый. Хәер, аның үзен дә телен теш арасында тотмаган өчен башыннан сыйпамыйлар.
Опера театрындагы гаделсезлек аны аяктан егарга тиеш иде. Ә Шәфикага Ходай көчле рух, эшчәнлек, үҗәтлекне мул биргән. Мәскәү филармониясендә эшли, үзенең концерт бригадасын булдыра. Идел буе, Себер, Урал якларында, Ленинград, Мәскәүдә концертлар бирә. Мәскәүдә, зур залларда И. Козловский, З. Долуханова, С. Лемешев, Р. Байбулатовлар белән чыгышлар ясый. 1952 елның азагында, концерттан соң Шәфика хозурында чибәр ир-ат пәйда була. Кырым санаториенда танышкан, фортепианода уйнап гыйшкын аңлаткан, егерме елдан артык вакыт үтсә дә беренче мәхәббәтенә тугры калган егет – Мамай Алексей Григорьевич икән. Мамайлар токымының ерак бабалары татарлар дип саный, университетта укыта, профессор икән. Сөйләшеп – сүз, бүлешеп истәлекләр бетәрлек түгел. Җитәкләшеп йөреп таң аттыралар. Бер-берсенә тартылган ике йөрәк бүтән аерылышмый. Бәрелеп-сугылып, хак-нахак гаепләр күтәреп яшәп тә сабыр иткән елларның әҗередер бу! Көнкүреше, тормышы көйләнә, ниһаять. Ләкин...
46 яше тулган көнне – 1956 елның 18 мартында Шәфика туган-тумача, дус-ишне чакырып, мул, затлы табын корып кунак сыйлый, уйный-көлә, үзе берни капмый, үз хәлен беркемгә белдерми, ә иртәгәсен... хастаханәгә кереп ята. Яман чир аямый, нәкъ бер айдан күзе йомыла. Сеңлесе Нурия соңгы хатын табып ала: «Мин бәхетле, сәнгатькә, халкыма хезмәт иттем. Мине яраттылар, мин дә яраттым. Беркемгә дә рәнҗемим. Мине Казанга алып кайтып җирләгез».
Г. Камал театрында җырчыны озату мәрәсимендә соңгы мәхәббәте – Мамай да чыгыш ясый. «Хуш, минем якты йолдызым!» дип, сүзен саф татарча тәмамлый.
«Башмагым» (Җәүдәт Фәйзи) комедиясендә – Сәрвәр ролендә. 1954 ел.
Фото: Нариман Гарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк