Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа офыкларына таба юлга чыкты. Сезонны театр яңа премьера белән башлап җибәрде. Ул шагыйрь Хәсән Туфан белән актриса Луиза Салиәскарованың мәхәббәте турында. Авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – Айдар Җәббаров.
Шагыйрь Хәсән Туфан белән хатыны Луиза Салиәскарованың мәхәббәте турында белмәгән татар баласы юк, мөгаен. Сталин системасы да сындыра алмаган тугры ярату ул. Хәсән Туфанның Лулуына багышланган шигырьләрен укыганда күзенә яшь тыгылмаган кешеләр сирәктер. Әлеге драманы карарга да күпләр минем шикелле кулъяулыклар тыгып баргандыр. Әмма тугры, хәтта фаҗигале мәхәббәт турында спектакль караганда залда күз яшен сөрткән кеше күренмәде. Мин ни өчен дигән сорауга җавап эзләп карадым.
Кайтуга ук Роза апа Туфитуллованың (Спектакльнең авторы Ильгиз Зәйниев Роза апаның «Бәйлисе бар йөрәкне» китабыннан материаллар кулланган.) Луиза Салиәскәрованың портретын ачып карап утырдым. Юк, Луиза ханым күпме генә газаплар күрсә дә, «Лу» спектаклендәге героиня кебек салкын булмагандыр кебек, әмма..
Спектакль Себердә йөреп аяксыз калган Хизбулланың (Хәсән Туфан тәхәллүсен ул соңрак Казанга килеп иҗат итә башлагач ала) Лысьвага абыйсына кайтып егылуыннан башлана. Нәкъ шушында ул – Хизбулла – булачак хатыны Гайникамалның укытучысы була. Спектакльдә исә Хәсәннең Гайникамалны укытуы турында түгел, ятим кызның күршесендәге аяксыз егеткә ничек тә ярдәм итәргә тырышуы сурәтләнә. Кызның саф хисләре дә шунда уяна. Һәм бу – спектакльнең иң самими урыны. Казанга китәргә җыенган Хизбуллага Гайникамалны ияртеп җибәрәләр. Алар пароход белән Казанга китә. (Бу урында ирексездән «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакле искә төшә.Спектакльләрнең охшашлыгы бар. Әлфияне дә җырлатып карыйлар, Гайникамалны да театр училищесына алганда җырлаталар. Кызганыч, фонограмма кулланыла.)
Такташ рэп укый
Казан яшьләрне бөтереп ала. Узган гасыр башының утызынчы елларында татар язучы-шагыйрьләре ничегрәк яшәгән икән дип уйлый идем. «Бер стакан су» теориясе, репрессия инде «почмактан карап торса» да, үзенә күрә бер ирек чоры... «Лу» спектакленнән әнә шул соравыма җавап алып кайттым. Татар иҗатчылары да кимен куймаган икән. Беренче бүлектә менә шул атмосфера тасвирлана.
Шигъри кичәләр... Өч дус – Гадел Кутуй, Һади Такташ, Хәсән Туфан – йолдызлар! Алар янында актрисалар бөтерелә. Хәзерге сәнгатьтә кемнәр йолдызлар? Әйе, рэперлар. Һади Такташ белән Хәсән Туфанга режиссёр Айдар Җәббаров рэп укыта. Мөгаен, хыялы театрга яшьләр аудиториясе җыю булган режиссёр юкка гына рэпны алмагандыр да. Миңа калса, дөньяны үзгәтергә теләгән ул чор шагыйрьләренә күбрәк рок туры килгән булыр иде. Яңалык актёрлар тормышында да күренә. Училище укучылары «Сүнгән йолдызлар»ны тиз арада гына яңача куя. (Ул чакта да булган театраль экспериментлар.) 30 нчы елларны күрсәтүнең иң югары ноктасы, мөгаен, кызыл шарлар шартлата-шартлата туй үткәрү күренешедер. Туфанның кызыл шары шартламый – ул Луизага үпкәләп читкә чыгып китә. Тормышта ничек булгандыр, әмма спектакльдән шулай аңлашыла.
Ә Луиза – Лысьвадагы самими, Туфан күзенә карап торган кыз бала түгел инде. Ул – театр училищесы актрисасы. Луизаның үзгәреше сәхнәдә үк күрсәтелә. Гайникамалны Азалия Хәйретдинова уйнаса, Луизаны Нәфисә Хәйруллина уйный. Нәфисә Хәйруллина Камал театрының элеккеге актрисасы, хәзер ул Мәскәүдә яши. Актриса Камалдан «Курчак туе» уйнап чыккан да Кабан күле буйлап кына Кәрим Тинчуринга килгән кебек. Шул ук салкын затлылыклы амплуа.
Хәсән Туфанны уйнарга ике актёр билгеләнгән: «ТНВ» телеканалы алып баручысы, театр училищесын тәмамлап, вакытында Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә уйнап та алган Идел Кыямов һәм театрның алыштыргысыз актёры Артем Пискунов. Мин караган көнне Идел Кыямов уйнады. Соңгы елларда камера алдында эшләп, рәсми чаралар алып барып, рамкаларга кергәндер, ачыла алыр микән дигән шик бар иде. Әмма шикләр юкка булган: Идел сәхнәдә бик гармонияле күренде. Партнёрлары белән элемтә бар иде. Хәсән Туфан белән Луиза өйләнешкәч башланган кайнар хисләрне күрсәтү күренешләре дә Идел тарафыннан ясалма чыкмады.
Кайнар хисләр дигәннән, Айдар Җәббаров ул хисләрне күрсәтү остасы. «Тормышмы бу?!» спектаклендә наздан исергән герой арба тартып йөрсә, «Лу»да карават тартып йөрде. Бу юлы карават тартып йөрү белән генә чикләнмәде, Луизаны Хәсән Туфанга атландырды да. («Табигый инде, ун ел көтте бит Луиза аны», – диде янымда утырган күршем бу күренешне караганда.) Хайвани инстинкттан шагыйрь белән актриса да хали түгел инде, сүз дә юк. Әмма богема арасындагы ул хисләрне нәзакәтлерәк итеп күрәсе килгән иде.
Лу нигә салкын?
Туфан белән Луизаның бәхетле парлы тормышы бары тик 6 ел дәвам итә. Спектакльдә бу бәхетле елларның мизгел итеп кенә күрсәтелүе дә юк түгел. Аннан соң Туфанны кулга алалар, Луизаның фаҗигале көннәре башлана. Ул үз канын бирә-бирә Туфанга посылкалар сала.
Луизаның салкынлыгын аклап та була: ул бары робот кебек яши. Күкрәк баласы – улы Идегәй үлгән чакта да ул робот, каккан казык кебек баласы кабере янында басып тора. Ана өчен моннан да зур фаҗига була алмый, әмма баш героиня моның фаҗига булуына тамашачыны ышандыра алмады кебек. Ә бәлки, Луиза балаларыннан артык ирен яраткандыр? Безнең халыкка бик ят булса да, мондый хатыннар да бар. Әмма сәхнәдә эчке яратуга караганда ир белән хатын арасындагы дәрт кенә булды кебек. Бу тугры мәхәббәт барлыгын тормышта белсәк тә, сәхнәдә күренмәде. Ә бит Айдар Җәббаровның беренче эшләреннән булган Хәсән Туфанга багышлап куелган «Агыла да болыт агыла» спектаклендә шигырьләрен тыңлап та бөтен күңел актарылып чыкканын әле дә хәтерлим.
Айдар Җәббаров спектакльләре эстетик. Анда бар деталь уйланылган. «Лу» спектакле дә искиткеч эстетикалы. Ул аның афишасыннан ук күренә. Спектакльнең формасы да матур. Минималь, әмма мәгънәле декорация (сәхнәдә төп декорация – кызыл бәрхет пәрдә һәм софит утлары, кызыл ай), чоры өчен килешле киемнәр... Рәссам Булат Ибраһимов бу юлы да сокландырды.
Тормыш – театр. Моны ирен кулга алганнан соң Луизага Фатима Ильская аңлата. Һәм аңа ничек тә сәхнәдә калырга киңәш итә. Җәмилә Әсфәндиярова уйнавында Фатима Ильская образы хөрмәт тудыра. Фатима Ильская үзе дә халык дошманы хатыны була, иреннән ваз кичә һәм моның өчен соңыннан газапланып яши. Үзе Луизага иреннән ваз кичмәскә куша. Көчле күренешләрнең берсе.
Тагын бер истә калган күренеш һәм бу спектакльнең төп казыгы да кебек тоелды: ирен атып үтерәчәкләре турындагы хөкем карарын белгән көнне Луиза Хәлил Әбҗәлилев (Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов) белән «Беренче театр» спектаклен уйный. Ул – Биби ролендә, тамашачыны көлдерә. Моны режиссёр Луизаның борынына клоун борыны кигертеп тагын да көчәйтә. «Сугыш бара, ә халык театрга комедия карарга йөри, без комедия уйныйбыз», – ди Хәлил Әбҗәлилов.
Система ничек кенә сындырырга теләсә дә, Луиза сынмый, сәхнәдә комедия уйный һәм тормышта да уйный. Ул чын хисләрен күрсәтми. Аңа «халык дошманы хатыны» исеме белән яшәргә, Туфанын көтеп алырга кирәк. Хискә бирелеп елап утырса, тормыш бармый. Күңеленә беркемне кертми ул, хәтта еллар үткәч тамашачыларны да. Хәер, Луиза гына түгел, тормышта без дә шулай түгелме?! Клоун борыны киеп куябыз да, хисләрне эчкә үк яшереп яшибез дә яшибез, анда беркемне кертмибез, хәтта кайчак үзебезне дә. Спектакльдә режиссерның Лу образын салкын итеп, хисләрсез тудыруын үземчә менә шулай акларга тырыштым. Шәт, бу һич тә Мәскәүдән үк Луны уйнарга дип махсус кайткан Нәфисә Хәйруллинаның роленә кереп бетмәве түгелдер. Айдар Җәббаров моңа юл куймас иде.
Ә Луиза белән Хәсән Туфан мәхәббәте турындагы кыйсса инде илаһи бер мифка әйләнгән. Ул шулай буыннардан буыннарга тапшырылсын, аңа тап төшмәсен иде. Бар илаһилыкны көнкүрешкә салып таптарга кирәкмидер, мөгаен.
Фото: Театрның матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк