Кызыбызга кырык көн тулганын түземсезләнеп көттем. Янәсе, кырык көнлек булмыйча, ят күзләргә күрсәтергә ярамый бит инде. Билгеләнгән көн узып китүе булды, шундук берничә фотосын социаль челтәргә элдем. Дөнья кызымның матурлыгын күрүдән мәхрүм кала бит! Ә аның мондый матурлыкны, мондый кызыкны гомердә күргәне юк!