Логотип
Шәхес

​Рольләр һәм тролльләр

Кышкы Норвегияне күз алдыгызга китерегез...
Тромсе шәһәренең курчак урамнары. Шул урам буйлап Фәрит абый Бикчәнтәев һәм Люция апа Хәмитова белән култыклашып йөрергә насыйп булды. Видеога төшерәм – карга шыгырт-шыгырт басып атлап узып баралар. Люция апа кулын болгый: «Без – тролликлар!» Тролльләр иле бит... Сувенирлар кибетеннән парларының символы итеп, куш тролльләр сынын озак сайладылар – иң матурын, иң пөхтәсен, иң-иңен. Янына «уллары» да килеп кушылды. Бер-берсенә нәзакәтле итеп эндәшүләре, бер-берсен кайгыртулары... Тыныч кына сөйләшүләре, фикер алышулары, хатирәләр белән уртаклашулары… «Миңа да шулай кирәк, төреп бирегез, зинһар», дип, кемгәдер әйтәсе килде…


Моннан берничә ел элек... Ярар инде, берничә ел элек түгел. Моннан күп еллар элек – балачагымда караган спектакльләрнең берсе – Г. Камал театрындагы Лопе де Веганың «Биюче»се булды. Спектакль барышында әнием сәхнәдәге актерларның исемнәрен колагыма пышылдап чыкты. Калганнарын кабат-кабат сорарга туры килде, ә Люция Хәмитова исеме, ничектер, бер әйтүдә истә калды. Һәр спектакльдә аны күптәнге танышым кебек эзләдем...
Татарстанның халык артисткасы Люция ХӘМИТОВАның юбилее да килеп җиткән. Яшен белгәч, ышанмадым. Сөйләшүне дә нәкъ шул мәсьәләгә ачыклык кертүдән башлап җибәрим, 50 диеп алдашмыйлармы?..



Сез һәм 50 санының бер җөмләдә торуы гаҗәплән­дерә. Чибәр, стиль белән киенгән, үзенә үтә игътибарлы Люция Хәми­това белән бәйрәм ителүче юбилей яше тәңгәл килми. Шуңа күрә бу сан турында күңелегезгә тимичә генә сөйләшә алырбыз дип уйлыйм. Ничек Сезгә илледә?
– Үзем дә гаҗәпләнәм. Аптырыйм. Ничек инде – илле? Кайчан килеп җитте соң ул илле? Ярты гомер бит бу?! Үземне бер дә илледә дип хис итмим. Бу саннан – яшемнән һич кенә дә курыкмыйм. Гомумән, бу турыда уйларга вакытым юк дисәм дә була – репетитор белән инглиз телен өйрәнәм, фитнеска йөрим, рольләремне иҗат итәм.

Менә нәрсә хакында сөйләшик әле. Ни­чек иҗат ителә ул роль? Бөтен дөньяга танылган Нор­вегия драматургы Йон Фоссеның «Җәйнең бер көнендә» спек­таклендәге Хатын персонажы бик авыр, минемчә…
– Роль генәме соң, пьеса үзе дә җиңелләрдән түгел. Ритмик прозада язылган текстны ничек уйнарга? Ничек башкарырга?! Пьеса да үзенчәлекле булды, репетиция­ләре дә – этюдлар рәвешендә. Режиссер белән бергә текстның тональностен, сәхнә телен эзлә­дек. Герои­ням­ны үзем «киендердем» – режиссер хуплады.

Сез анда күз белән уйнадыгыз бит!
– Башкача була да алмады. Әлеге спектакльдә героиням – бүгенгесен үткәне белән тоташтыручы җеп ролендә. Күз карашым бер мизгелгә генә суынса, ул җеп шартлап өзеләчәк!

Озын монологлы, ташып тор­ган динамикасы булмаган спектакльне… тамашачы тын да алмыйча күзәтә. Атмос­ферасы сихерли диимме…
– Режиссер һәм автор сихере ул. Әйе!

Бу роль Сезнең өчен…
– …Чираттагы этап. Сәхнәмдәге башлангыч этабым – «Ромео һәм Джульетта»дагы Джульетта роле булды. Яшь, тәҗрибәсез, күңелле чаклар… Аннары Гөлҗамал роле. Чехов­ның «Өч сеңел»ендә – Маша, «Җирән чичән»дә – Карачәч, «Кара чикмән»дә – Чобра… Төрле-төрле рольләр бу! Гомердә бер мәртәбә була торган рольләр… Минем байлыгым...

«Ак калфагым төшердем кулдан» спектаклен­дә Сез журналистлар тиресен «киеп карадыгыз». Геройларга читтән карау мөмкинлеге булды. Үзегез өчен кайсы як бәхетлерәк, дигән сорауга җавап бирә алдыгызмы?
– Теге як та, бу як та тилмерә. Халкыбызның ярасы бит бу. Кистереп җавап бирә алмыйм. Хәер, беркем дә бирә алмыйдыр. Режиссер да бу сорауга җавап бирми – сорау билгесе белән тәмамлый. Тамашачыга уйланырга калдыра.

Ахырда «Ак калфагым» җырын тыңлап еладык.
– Ой, мин үзем дә елыйм…



Актер белән табиб һөнәрләре охшаш, минемчә. Табиб, еламас-сыкрамас, йөрәге ярылып үлмәс өчен, тормышка сарказм, цинизм белән карый, кара юморны үз итә. Ә Сез авыр рольләрдән ничек таушалмый чыгасыз?
– Рольгә тулаем кереп китеп, һәр рольне йөрәк аша уздыра торсаң, чыннан да, юләрләнер­сең. Юк, актер ролен күзәнәк арты күзәнәк җыеп төзи. Ролен ясый, һәрьяклап өйрәнә. Гому­мән, ролеңне өйрәнү – эшнең иң интим өлеше, аның барысын сөйләп бетереп тә булмый. Ге­роең­ны өйрәнгәндә үзеңдә акта­рынасың, үзең белән булган вакый­галарны искә төшерәсең, шулар белән үз ассоциациялә­реңне бәйлисең. Кирәкле китаплар укыйсың, авторы турында күбрәк белергә тырышасың. Аннары аны читтән күрә баш­лый­сың – бу яктан да, теге яктан да. Нинди генә драматик, фаҗи­гаи роль булмасын, сәхнәдә син аны уйнап чыгасың, бу синең профессияң, эшең... Ә менә Фоссеның спектак­леннән соң җан чистарына сыман. Җиңел­лек тоясың. Кәеф күтәренкелеге. Рәхәт…Барлык рольләр белән дә андый хисләр кичермисең…

Бүген нинди пьеса премьерасын әзерлисез?
– Һе! Синең «Килмешәк» исемле пьесаңны! Беләсең­ме, монда да Фоссе пьесасында кебек эзләнүдә без. Радик Бариев һәм мин башкарган төп рольләрнең үз авырлыгы – кызыгы бар. Икебез дә залның күз ал-
дында – киемне алмаштырмыйча, йөзне яшермичә егерме яшьлекләрдән җитмеш яшьлекләргә һәм аның киресенә әверелергә тиешбез. Эш дәвам итә.

Ирегез режиссер Фәрит Бикчәнтәев белән эшләве ничегрәк?
– Мин ансыз эшләүнең ничек икәнен белмим дә бит. Башыннан ук бер җайга салынды ул. Бар да табигый һәм шулай тиеш кебек. Үзеннән-үзе бара.



Фәрит абый тәнкыйтен күтәрү авыр түгелме?
– Эш барышында икебезне дә канәгатьләндерерлек нәтиҗәгә киләбез. Монда күбрәк мин: «Фәрит, әйт инде, кайда дөрес уйнамыйм, кай төшне үзгәртим?» – дип бәйләнәм. Ул беркемгә дә каты бәрелми. Миңа карата да ниндидер иллюзия эчендә яшәми, аек акыллы, объектив карашлы ул. Беркемне дә үпкәләтерлек итеп сүз әйтми, бик позитив, нәзакәтле дип тә әйтер идем. Аның белән рәхәт. Җайлы кеше ул. Ачуы чыкса да, әйтәсен юмор белән әйтә... Үзең аңлыйсың инде, нәтиҗәләр ясыйсың. Мин кабынып китүчән, эмоциональ булсам, ул тыныч, сабыр. Холыклар туры килә безнең.

Гаилә тормышында кем гакыллырак?
– Икебез дә дип әйтер идем. Гакыл табигатьтән биреләдер ул. Тәҗрибә генә заман белән килә. Ялгыш адымнар ясамадым, шулай дип беләм. Нәрсәнедер үзгәртер идем… дип тә әйтә алмыйм. Әйләнеп карыйм да, дөрес яшәгәнмен икән дим.

Гади гаилә кичләрегез ничек уза?
– Безнең уртак кичәләр бармы дип сора! Репети­ция­­ләр, спектакльләрдән буш арада Бәрәскә авылына кайтып киләбез. Мунча керәбез. Чын ял – менә ул!

Фәрит абый Сезгә ничек тәкъдим ясады? Туегыз ниндирәк булды?
– Тәкъдим булмады да кебек. Без бит озак йөрдек. Үзеннән-үзе өйләнешергә дә карар кылдык. Фәриткә мин күптәннән гашыйк идем. Әти-әни белән театрга йөри башлаудан. Ул – кызларның кумиры. Аннары мин театраль училищега укырга кердем. Фәрит Мар­сель Хәкимович курсын тәмам­лады, ә мин шул ук курска эләктем. Шуннан аралаша да башладык. Еллар узгач, Фәрит искә ала: «Минем сине беренче күрүем кай­чан, беләсеңме? Училищега кергән идем, холлда утырам шулай. Син барасың. Аякларың – биючеләрнең беренче позициясендә. Төп-төз гәүдә, башың югары күтә­рел­гән. Шунда шаккаткан идем сиңа». Аннары бер тапкыр урамда очрашып сәлам­ләштек. Фәрит Рифат Йосыпов белән сөйләшеп басып тора, мин узып барам икән. Артымнан Фәрит: «Менә бу кызчык минем хатыным булачак», – дигән! Аннары Фәрит Мәскәүгә укырга китте. Озак хат алыштык, ул хатлар миндә әле дә саклана. Кайткач та өйләнештек. Туй дигәне гомергә истә сакланып калды. Фәритнең беренче җыйган курс студентлары – Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев, Фәнис Җиһан­шалар безгә кече сәхнәдә шоу әзерләде! Сәхнә уртасында мендәрле таган, мин таган атындым, ә тирә-ягымда – сәхнәгә чыга торган күлмәк-костюмнарым эленгән… Бик романтик кичә булды ул… Бәйрәм Фәритләр яшәгән фатирда дәвам итте. Театрда әле дә шулай – өйләнешкән парлар башта театрга килә. Котла­шабыз. Бала табу йортыннан каршы алабыз. Театрыбыз – зур гаилә.



Улыгызның яшүсмер чоры проблемалары белән ничек көрәштегез?
– Проблемалар булды дип әйтә дә алмыйм… Яшүсмерлекнең драматик күчешен тоймадык та. Йосыфның гел ниндидер эше-шөгыле бар иде.
Спорт, музыка… Әбисе Наилә Хәкимовнаның ярдәме зур булды, ул күп вакытын оныгына багыш­лады.

Пианино, труба, гитара, бәрмә инструментлар, брейк-данс, инглиз, кытай телләре… КФУның көнчыгыш телләре факультетын тәмамлап, ике ел инде театрның труппасында эшли. Планнары? 
– Йосыф ГИТИСка режиссерлык курсына укырга керергә йөри. Сергей Женовач курсына. Бик борчылабыз. Фәрит тә әйтә: «Әйтерсең укырга үзем керәм. Шуның кадәр дулкынлан инде!..» Әлегә планнар шушындый.



Мин үзем – артык борчылучы әни…
– О! Син ялгыз түгелсең, мин – шашкан әни! Минем ничек борчылганымны белсәң?! Ут йотам! Башка әллә нинди уйлар керә бит! Ә тынычланып булмый, шуңа күрә һаман шалтыратып, язып торам. Баланың бар да яхшы икәнлеген һәрдаим белеп торырга кирәк.

Улыгызның исеме дә исеме бит әле! Ул вакытларда андый исемне кайсыгыз тапты?
– Мисхорда ял иткән чаклар. Фәриткә куанычлы хәбәремне әйттем. Кулында Томас Манның «Иосиф и его братья» китабы. Фәрит: «Малай була. Йосыф дип кушарбыз». – «Каян беләсең кем туачагын?! Нинди Йосыф тагын? Нинди исем инде бу? Каян таптың? Ю-ук!» дигән ай-вайларыма карамады. Бик матур исем шул. Улыбызның тууы – иң бәхетле көнемдер. Бәби тапкач, палатада ял итеп ятам. Пыялалы ишеккә карасам, Фәрит белән Шамил Зиннурович басып торалар. Ничек керткәннәр диген?! Кулларында чәчәк бәйләме. Яз башы. Март. Шул көнне дөньяны каплап кар яуды... Күз алдымнан һич китми торган көн ул.

Тормышта иң мөһиме нәрсә?
– Тегенди роль, мондый роль уйныйсы иде, дип әйтмим. Юк. Туганнарым, якыннарым сау-сәламәт булсын. Минем өчен ул иң мөһиме. Алар өчен күңелем тыныч икән, димәк, тормыш та дәвам итә. Эшли дә алам. Өйдә тыныч кына булсын. Безгә килгән һәркем: «Өегезнең үзгә аурасы бар», – дип әйтә. Бу –  чыннан да шулай, моны үзебез дә тоябыз.


Фәрит белән Люция гастрольдән яки эштән өйгә кайтып керә. Хатын – иркен күлмәк, ир уңайлы киң ыштан киеп куя. Ашап-эчеп алалар. Берсе җайлап кына кәнәфигә, икенчесе диванга ава, бер-берсенә җылы карашып алалар...
ИР. Өйдә рәхәт, әйеме, Люсь?!
ХАТЫН. Әйе-е, Фәрит…

Юк, бу пландагы спектакль түгел. Бу – тормыш үзе язган бәхетле гомер мизгеле...


 
2014 елда «Җәйнең бер көнендә» спектакле «Иң яхшы кече формадагы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы актриса», «Иң яхшы ут куелышы» номина­циялә­рендә «Алтын битлек» фестиваленә тәкъдим ителде.
Әлеге пьеса Россиядә беренче булып Г. Камал театрында куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Соклангыч пар.Чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм.Гаиләгезгә иминлек,иҗат уңышлары телим.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бер генэ суз язасым килэ: Яратам!

      Хәзер укыйлар