Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин нишлим? Алар нишли? (Көндәлек). 9. 04. 2020

Инстаграмдагы дусларым мәш килә. Интернет – дөньяга тәрәзә, бер-беребезнең тәрәзәсенә шакышабыз. Төшенке уйлар белән йөзгә-йөз калмас өчендер инде бу – башкаларның тормышы белән кызыксыну бермә-бер артып китте.

Инстаграмдагы дусларым мәш килә. Интернет – дөньяга тәрәзә, бер-беребезнең тәрәзәсенә шакышабыз. Төшенке уйлар белән йөзгә-йөз калмас өчендер инде бу – башкаларның тормышы белән кызыксыну бермә-бер артып китте. Мин дә эш аралаш шунда кереп чумам. Үзем язылган, миңа язылган дуслар-танышлар-таныш булмаганнар, әмма кайдадыр күрешкәннәр белән аралар якынайды, җылынды. Кем ничек яши, кем ничек төшенкелеккә бирелми, кем нинди молодец – шуны тикшерешәбез, мактанышабыз. Оятка каласы килми дигәндәй, үзем дә нидер майтарам. Радмила Хакованың нон-фикшн язырга өйрәтүче курсына кушылдым әле. Нон-фикшн язып, социаль челтәрдә куеп барам. Вәт!

Көн дә җыештырам, юам, үтүклим – нәтиҗәсе генә юк... Бар да шул ук хәлдә кала сыман. Шулай итеп, гамәлемнең уңай, башкаларны мотивацияли торган нәтиҗәм юк – Инстаграмга куярлык нәрсә юк… дияр идем дә… анысы да табыла. Кыскасы, мин дә молодец!

 

Дөнья университетлары, театрлары, музейлары бушка яки юк кына бәягә Интернет аша үз ишекләрен-тәрәзәләрен ачты. Өйдә утыр да укы, кара, өйрән, белем эстә. (Кайсыннан файдаландыгыз?) Мин моңа бик куанам. Үзем дә драматургия курсларын тыңлыйм. Прәннек чәйни-чәйни. Бәйлим. Брошкалар чигәм.

 

Инстадусларымның эшләре каты дигәч, мисаллар да китерим инде.

Раил белән Альбина (Испания) – көн саен балалары белән бергә спорт белән шөгыльләнәләр. Шуны төшереп Интернетка салып баралар. Алар өчен, куана-куана, аларны мактый-мактый карыйм. Кулымда прәннек булыр. Бик тырышып чәйним, чөнки казналыкны эшләтергә кирәк дип, теш врачлары колак итен чәйни (бу мәгълүмат йөз процент төгәл түгел).

 

Чулпан (Бөекбритания) – соңгы фотосында яшел чирәмгә тәгәрәгән, кояшта кызына. Балаларының җәйге яллары башланган – шуңа куана. Әйе, алар да үзизоляцияда. Кыркылган газонда самоизоляцияләнү авыр түгелдер...

 

Гүзәл (Гонконг) – гыйнварда ук карантиннарын видеога төшереп барды. Әле ул вакытта инфекция илебезгә кермәгән иде. Чир бик ерак кебек тоелды. Гүзәл балалар мәйданчыкларын дезинфекцияләгәннәрен, кешеләрең бер-берсенә якын килмичә дистанция саклаганнарын күрсәтеп барды. Кытай халкының никадәр тәртипле булуларына тел шартлатырлык шул.

Әнә безнең дезинфекцияләнмәгән ишегалды бала-чага белән тулы – уйныйлар. Картлар исә элеккегечә төркемнәргә җыелып гәп кора. Пандемия хакындадыр инде... Битлекләре дә бар: берсенең борыныннан төшерелгән, икенчесенең иягендә асылынып тора, өченчесенеке кесәсеннән күренеп тора... Нишләтәсең инде аларны, җә?! Без өеребез белән чир таралмасын өчен өйдә утырабыз, 65+ урамда култыклашып йөри…

 

Ләйлә Лерон (Казан) – пешергән ризыкларын күрсәтә, марафоннар уздыра, бүләк уйната, курс җыеп, укыта... Күтәренке кәефе белән башкаларның күңелләренә өмет чаткысы уята. Елмайган йөзен күрү ничектер тынычландырып җибәрә.

 

Җырчылар (татар эстрадасы) – и-и-и! Безгә якынаеп беттеләр! Башкалар белән бергә Лилия Хәйруллинаның мунча буяганын, ризык пешерүен, спортка бирелүен күзәтәм. Башкаларның нидер эшләүләре, селкенүләре, безне дә нидер эшләтте, селкенергә этәрде. Мин дә селкендем – степперга бастым. Кулымда – прәннек...

 

Прәннегем җитәрлек – ике пакет алдык. Стрессны юмалыйм дигән сылтау белән баллыны бик азга гына булса да арттырдым. Иң мөһиме, кичке алтыдан соң прәннек ашамаска (бәлеш, өчпочмак, дүртпочмак, бишпочмак – сезнең Истаграмда нинди ризык анда?) яки Интернетка кермичә торырга. Гаилә белән өстәл уеннары уйныйбыз, шаярып котырып алабыз, көлә-көлә әкият китабы укыйбыз. Боларны видеога төшереп, Интернетка куймыйм… безнеке булып калсын. Пандемия бөтен ишекләрне, бөтен тәрәзәләрне ачып бетермәсен әле. Серләр дә калсын.

Бу акыллы сүзләрне язганда кулдан прәннек төшеп китте әле. Әллә читкә алып куяргамы?..

Беренче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/saklanganny-saklarmyn

Икенче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/koronavirusly-tormysh-yaa-chynbarlyk-kndlek-ikenche-kn-29032020

Өченче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/avyl-bakcha-izolyatsiya-kchya-kndlek-ochenche-kn-30032020

Дүртенче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/vatyk-kompyuter-m-batareykalar-kndlek-drtenche-kn-31032020

Бишенче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/berenche-aprel-shayartuy-gyna-bulsachy-kndlek-5-nche-kn-01042020

Алтынчы көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/million-dollar-otsam-ide-dip-telise-kalgan-ikn-kndlek-altynchy-kn-0204-2020

Җиденче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/tels-shatlyklar-tabyla-kndlek-03042020

Сигезенче көнhttp://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khalykta-nrs-kulty-kndlek-sigezenche-kn-04042020

Тугызынчы көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/chchne-udalenno-chchbez-avyl-khbrlre-kndlek-05042020

Унынычы көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/anna-kareninadan-bashlangan-kn-kndlek-08042020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Прәннек ашыйсы килә. ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт Сомбел. Матур язасын. Эхэт Гаффар эсэрлэрен дэ яратып укыдым. Сине дэ куптэннэн кузэтэм. Без дистант дэрес бирэбез. Кулымда, юк, прэннек тугел, чиклэвекле пакет, я семэнке. Иремэ бик ошап бетми билгеле. Ул бик чиста кеше. Семечка курсэ, жене чыга. Мин тузэм. Ул мина тузэ. Узизоляциядэ бер- беребезгэ ор янадан тузэргэ ойрэнэбез. Тик...КамАЗ эшли башлады. Ул эштэ. Мин дэ эштэ, тик ойдэ. Чирекне шулай бетерэбез дилэр. Унышлар сина.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Менә хәзер минем дә прәннек ашыйсы килә инде. ?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рәхмәт сезгә ! Сөмбел.

          Хәзер укыйлар