Шарф-снуд

Бу шарфны бәйләр өчен бернинди энәләр дә, ыргак та кирәкми. Куллар белән генә бәйләнә ул! Бәйләү тәртибе – энәләр белән оек бәйләме бәйләгәнчә. Бар аермасы: энә урынына – куллар!
Кирәк:
Бик калын бәйләү җебе. Без, кирәкле җеп тапмагач, нечкәрәк җепне ике катладык. 4 йомгакка якын җеп китте.
Эш барышы:
Йомгактан өч терсәк җеп үлчәп алып, уң кулның беләзегенә 12 күзәнәк җыябыз. Беренче рәтнең беренче күзәнәген бәйләми генә алабыз, калган күзәнәкләрне уң белән бәйлибез. Кулларны энәләр дип хис итегез дә, энә белән ничек бәйләгән булсагыз, шулай бәйләгез.
Икенче рәт сул белән бәйләнә. Шул рәвешле, шарфны үзегезгә кирәк озынлыкка җиткәнче бәйләгез.
Күзләрне ябу тәртибе:
Баштагы ике күзне бәйлибез. Аннары беренче бәйләгән күзне икенчесе аша беләзектән салдырабыз. Тагын бер күзне бәйлибез. Бая бәйләп алган күзне беләзектән салдырабыз. Күзләрне шулай берәм-берәм бәйләп ябабыз. Артык кысып бәйләмәгез!Снудның ике очын боҗрага тоташтырырга кирәк. Уң ягын эчтә калдырып, снудны урталай бөклибез, очларын тигезлибез. Бәйләм җебен күзәнәкләр аша йөртеп, ике читне бергә ялгап тоташтырабыз. Артык җепне кисеп алабыз.
Шуның белән снуд әзер. Аны шарф итеп муенга чорнарга да, башка бөркәнергә дә була.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.