Логотип
Актуаль тема

Кемерово. 25.03.2018.

Көне буена килеп торган хәбәрләр, фотолар, видеолар… Интернеттагы постлардан буыннар ката, йөрәк өши. Кемерово, Кемерово, Кемерово… Балалар...
Кайгыгызны уртаклашабыз. Сезнең белән бергә елыйбыз.

Балачакта бернидән курыкмыйсың. Агач башларына менәсең, ташландык стройкаларда куышлы-качышлы уйныйсың. Олылар янда гына бит! Берәр нәрсә булса, шундук килеп җитәләр бит! Куркасы юк. Әти белән әни ярдәмгә тиз килеп җитә бит алар!

Үзеңнең балаң тугач кына куркакка әйләнәсең. Ниләр генә янамый безнең балаларга. Чүп яндыручы завод чыгарган һава сулатабыз, ашханәләрдә агулыйбыз, урам тулы үтерүче-көчләүчедән саклап кала алмыйбыз…

Балалар курыкмый. Алар әтиләре сатып алган попкорн чүлмәкләрен кочаклап, класслары белән мультик премьерасы күрсәтелүче кинозалга кереп китәләр. Агу, экология, үтерүче түгел,  олыларның салкын канлылыгы, комсызлыгы үтерер дип һич уйламый алар…

Ә олылар нәкъ кирәк чакта килеп җитми. Тереләй янган, газга буылган мәлдә, безгә - олыларга: «Әти, әни! Үләбез. Бәхил булыгыз!» - дип хәбәр җибәрәләр…

Кремльдә бүген балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятына өлеш керткән мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә Президент премияләрен тапшырырга тиешләр иде. Котларга тиешләр иде. Кичектерелде. Мультик карап утырган урыннан пакетларга салып балалар ташып бетерәсе бар.

Куркам мин. Олылар дип аталган бәндәләр, мин сездән коточкыч куркам. Ә курыккан кеше белән идарә итү никадәр җиңел. 

фото: https://iz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кемерово... Кемерово... Фаҗига каплады тагын Рәсәйнең күген. И Раббем, берүк ташлама, Ярдәм ит Үзең! Кемерово... Кемерово... Без синең белән. Кан саркыган йөрәгеңә Дәва юк... беләм. Бу афәтнең нәтиҗәсе Акылга сыймый. Нигә вакытны кирегә Борыплар булмый?! Кемерово... Кемерово... Без синең белән. Кан саркыган йөрәгеңә Дәва юк... беләм. (Люция Әблиева)

    Хәзер укыйлар