Логотип
Кулларыңнан куан

Туту итәге

Кечкенә кызлар өчен сәхнәдә чыгыш ясау, бәйрәмнәр өчен бик матур итәк ясыйбыз.

Кирәк:

* фатин (мин өч төргәк алдым) - ике шәмәхә һәм бер яшелсу;
* кереш (сыйфатлысын алырга киңәш итәм - сузылып бозылмасын, бәлки сезгә кара төслесе яхшырак булыр - уйлагыз);
* атлас тасма - бант ясау өчен;
* энә һәм энә җебе;
* кайчы;
* өлге ясар өчен картон.
 

Эш барышы:

1. Керешне ике кат итеп баланың биленә куеп карадым да, ныгытып тектем. Кабат әйтәм, сыйфатлы булсын.

Итәк озынлыгы үзегездән тора. Мисал өчен, минеке 30 см. Шуны икегә тапкырлыйбыз + резинкага бәйлибез бит әле аңа да өстибез. Кыскасы, мин 80 смлык өлге ясадым. - Шул өлгегә фатинны пөхтәләп урап чыктым. Ян-ягынна кистем - тасмаларым әзер.


2. Керешне урындык аркасына кидердем дә, тасмаларымны төймәләп тезә башлдым. Керешне кысмаска! 

Эш шушылай бара:
  

Тышкы якка әйләндергәндә шушылай булачак:
     


3. Фатин сүтелмәсен өчен, һәр тасманың төенен тегеп-ныгытып чыктым. Әйе, бу озак эш, әмма итәкне гел-гел рәтләп торырга туры килмиячәк.  
Эш ягыннан тегәбез. 



Урындык аркасыннан алып,  тышкы ягына әйләндергәч, бик пөхтә төймәләр килеп чыгачак.



4. Атлас тасманы булавка ярдәмендә кереш буйлап тартып чыгарарабыз. Итәкне кидерткәч, бант бәйләп куябыз. Бантны алдан ясап, тегеп куйсаң да була. 
Тагын әллә ничек бизәп була әле бу итәкне! Стразалар ябыштырсаң да була, минемчә - уйлап карыйм әле.



Әмма итәкнең иң мөһим бизәге - әнисе алтын куллы булган матур кызыгыз!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Прекрасная идея для занятий танцами! Супер-юбочка! А как она идет маленькой принцессе!

    Хәзер укыйлар