Логотип
Күңелеңә җыйма

«Миллион доллар отсам иде!» –дип телисе калган икән! (Көндәлек.) Алтынчы көн: 02.04. 2020

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 
Өйдән чыгарга ярамый торган атнаны без инде дүшәмбене көтмичә, шимбәдән үк башладык.  
Аны ничек җиңелрәк уздырырга, өйдә утыруны, өйдә эшләүне ничек оештырырга, аның өстенлекләре һәм кимчелекләре, коронавирустан ничек сакланырга – безнең журналистлар бу көндәлектә шул хакта язачак. 

Декрет ялында мин. Самоизоляцияга охшаган ул да (Алай ук түгел!) Моңарчы да теләгән җиргә бик барып булмый иде, хәзер исә ул бара алмавым хөкүмәти югарылыкта хәл ителде –  күңел элеккегечә бәргәләнми (Бусы да бигүк дөрес түгел...). 
Җир йөзеннән кешелек сөртелеп атылса, табигать шәһәр эчләренә нинди тизлектә бәреп керәчәген сурәтләгән видео карарга ярата идем. Менә чирәм асфальтны каплый. Йортлар эчләреннән агачлар үсеп чыга. Шәһәргә кыргый җәнлекләр килеп тула. Вышкалар ишелә. Йортлар җимерелә… Җир шарын яшел урманнар каплый, ул сафлана, пакьлана... Ох, кабат-кабат карыйм андый видеоларны! Ошый!


Ирем белән «Последний человек на земле» сериалын яратып карадык. Минем авыздан чыккан: «Их, последний человек на земле булып алсак иде… Урамнар тын, бер машина юк – рәхәтләнеп йөрисең, име?..» – дигән сүзләргә, «Да-а-а-а…» – дип Дима да кушылып суза.

 


Фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килгән. (Нишләп ул: «Миллион доллар отсам иде!» – дигән чагына бер дә туры килгәне юк микән?!) Тәрәзәгә капланам – кеше аз, ара-тирә генә подъездыбыз эчкечесе күренгәли (аңа бар да нипачум), кечкенә эт хуҗасы булган күршебез күкрәк киереп горур кыяфәттә атлый... Эт почетта хәзер! Балконнан урам якка карыйм – машиналар аз. Их, хәзер музыка акыртып бер рәхәтләнеп әйләнсәң иде шәһәрне!.. Әле нәрсәгә өметләнептер, ирем барып машинаны юдыртты, тәгәрмәчләрен алыштырды. Чиста машинабызга текәлеп карап утырабыз хәзер тәрәзәдән. Ә аңа тузан куна… Апокалипсис шулай башланадыр ул? (Юк!)


Юк, миндә беренче көннәрне паника булып алган иде алуын. Иртәгә өйдән чыкмаска дигәндә, фатир ишегенең йозагы ватылды. Йозаксыз торып булмый бит инде. Самоизоляциябезнең чикләрен боза башласалар нишләрсең? Дима теләмичә генә төзелеш әйберләре сата торган кибеткә китте. (Ул бу хәлләрне җитдигә алмый. Тыныч, паниканың ни икәнен белми. Бар да җайланыр дигән уй-фикердә). Кибеткә кертмәгәннәр, урамнан гына заказын алып, чыгарып биргәннәр. Яхшы. Бер проблема хәл ителде.


Кайтуына тагын бер сюрприз – суыткычыбызның катыргыч бүлеге катырмый, суыта гына икән! Баланнарым, кура җиләкләрем, итем агыпмы-ага икән бит! Тегендә-монда шалтыратам – беркем трубканы алмый. Все. Финита ля комедия! Итләрем бозыла, уылган чөгендерләрем изелә, туралган кәбестәм чери! (Әйе, минем нинди хуҗабикә булуымны белүчеләрне шаккаттырыйм әле – мин уам, турыйм, катыргычны тутырам.) Иремнең вакыты юк, ул удаленкада – эшли. Минем бәргәләнүләремә кичке алтыдан соң гына кушыла алды. Бу вакытта шалтыратып гарантия сервисларына эләгерсең ди! Дима эләкте. (Ул шундый!) Суыткычны сигез сәгатькә сүндереп куярга куштылар. Аннары арттан суырткыч белән чистартып аласы. Итләре-е-ем, баланнары-ы-ы-ым минем! (Сез дә җыр итеп көйләп укыдыгызмы?) Ярый, хуш, сүндердек, итләрне күршедәге туганым суыткычына тутырдык. (Алга таба китеп әйтим, катыргыч эшләп китте тәки, рәхмәт төшкере! Ура!) Аның каруы, катыргычны актарып төбенә кадәр төштем. Ниләр генә юк икән анда! Катыргычыбыз аккан арада, итне алып, борщ пешереп аттым (монда тел шартлатуыгыз көтелә), изелә башлаган кура җиләген, кара җиләкне блендерда әйләндердем. Тәмләп чәй эчтек.

Инстаграмдагы дусларым капланып өйләрен җыештыра. Мин дә җилтерәтеп кушылдым. Минеке башкаларныкы кебек тиз һәм продуктив булып чыкмады. Башкалар инде фатирлары ялт иттергәндэ мин һаман бер урында таптандым. Теге саескан шикелле (борынын алса, койрыгы ябыша, койрыгын алса, борыны ябыша). Бер җирдән бераз җыештырып, башкасына күчкәндә, теге беренче урынның асты өскә килә. Әмма мин бирешмим! Кухняны җентекләп җыештырам әле барыбер! Шкаф өсләре майланып каткан! Ялкаулык инде бу! Белеп тордым бит – гәжит җәеп калдырасы иде. «Оныттым», дигән сылтау белән капламаганмын. Ышкыйм менә хәзер. Газеталарым әзер. Утырып укып алдым.

Кич белән яраткан шоумен-доктор Евгений Комаровский видеоларын карыйм. Аңлата, тынычландыра, көлдерә. Карыйм. Бәйләү бәйлим. Кефир эчәм. Әйе, бер уңайдан ябыгып та алмаммы? 

 

Минеке башкаларныкы кебек маска буламы соң?! Минеке үзгә шул! Кияү балакай 3d принтерда басып бирде бит әле. Шуны киеп, бүген беренче мәртәбә урамга чыгып киттем. Беләсезме, өйдә генә куркыныч икән ул! Өйдә генә паникага бирелеп аласың. Кибеткә кердем. Урамда кем маскадан, кем – юк. Ә менә җиләк-җимеш сатучы ир-егетләр берни булмагандай, бер-берсенә бик якын торып, авызга-авыз куеп гапләшә. Беренче штрафка кадәр торсыннар инде. Ул штрафны салырга хокук бармы ул, юкмы – анысына төшенеп бетмәдем әле… Бәлки аңлатырсыз? Урамда йөрәгем бераз иркенәйде. Кеше күп түгел, димәк, хәлләрнең җитди булуын аңлыйлар. Сакланалар. 

Дусларым, туганнарым көлдертүче видео, фотолар җибәреп, күңелне күтәрә. Без өйдә. Ирем, ике кызым, әти белән яңа шартларда яңа мөнәсәбәтләр корабыз кебек. Тынычлыкны саклау, бер-беребезнең күңелен күрү… Олы кызым инде: «Урамга чыгыйк», – дип тинтерәтми. Аңлый барысын. Уйныйбыз, көләбез, шаярабыз… Без бергә.

Шулай итеп, гаиләбез белән самоизоляцияда – декрет ялымда. 

Бусы да узар. Алла боерса!

П.С. Самоизоляция 30 апрельга кадәр озынайтылды" дигән хәбәр алдык.

 

Беренче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/saklanganny-saklarmyn

Икенче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/koronavirusly-tormysh-yaa-chynbarlyk-kndlek-ikenche-kn-29032020

Өченче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/avyl-bakcha-izolyatsiya-kchya-kndlek-ochenche-kn-30032020

Дүртенче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/vatyk-kompyuter-m-batareykalar-kndlek-drtenche-kn-31032020

Бишенче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/berenche-aprel-shayartuy-gyna-bulsachy-kndlek-5-nche-kn-01042020

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар