Логотип
Бала

Балам нинди, күрегез!

Кызыбызга кырык көн тулганын түземсезләнеп көттем. Янәсе, кырык көнлек булмыйча, ят күзләргә күрсәтергә ярамый бит инде. Билгеләнгән көн узып китүе булды, шундук берничә фотосын социаль челтәргә элдем. Дөнья кызымның матурлыгын күрүдән мәхрүм кала бит! Ә аның мондый матурлыкны, мондый кызыкны гомердә күргәне юк! Яңа төшерелгән фотоларын түгел, моннан берничә атна төшерелгәннәрен куям. Шулай эшләсәң, күз тимәс дип уйлап чыгардым да, фотолар тезә башладым. Берзаман куркып та алдым – фотолар куеп хата ясамыйммы? Тагын бер тынычлану юлы таптым – йөзе янына йә зәңгәр күз, йә яхшы сүз ябыштыра башладым. Алай да дөрес түгел дип тырналдым, әлбәттә, ләкин ташып торган бәхет белән уртаклашмасам, шартлар идем, билләһи…

Шулай да, социаль челтәрдәге сәхифәләрен бала сурәтләре белән тутыручы шашканнар рәтенә керү дәрәҗәсенә җитмәдем бугай. Балалы альбомга йозак та астым – туганнар, дус-ишләр генә соклана ала хәзер.
Башкалар бер дә пошынмады бугай. Әллә пошындымы? Карасам, бер танышым бала альбомын юк итте. Икенчесе  бөтенләй куймый, ә күрәсе килә, нишләп алай итә микән? Өченчесе…
Әйдә, турыдан сорыйм әле үзләреннән: бала сурәтен Интернетка кую дөресме?

Аида Сәйдәш (фотограф)
Баласы тормышын социаль челтәрләргә чыгарыру яки чыгармау – һәркем үз эше. Бүгенге көндә Insta-әниләр азмы? Бала табу йортыннан алып сабыйның һәр көнен инстаграмга куеп баралар. Башка әниләргә киңәшләр бирә-бирә, балалырының һәр көнен тасвирлыйлар. Чит илләрдә исә бала тууга барлык туганнарга, дус-ишләргә бу яңалыкны белдертүче фотолар җибәрү гадәти нәрсә.
Кайбер әниләр фотодагы бала йөзен йөрәк яки чәчәк белән каплап котылалар. Ул әниләрне аңламыйм. Бөтенләй куймаска инде… Үзем күз тиюгә дә, яман һәм яхшы энергия булуга да ышанам. Бер яшькә кадәрле сабый үтә нәзберек, һәрьяклап саклауга мохтаҗ. Күз карашына каршы тора алмый әле ул. Шуңа күрә балаларымның яше тулмыйча сурәтләрен чыгармадым. Хәятнекен куймыйм, ә Ризаэтдин үсте инде – аныкын була. Әтиебез Тәбрис көн дә улы белән сторис алып бара. Мин моңа каршы тормыйм. Киресенчә, видеокөндәлекләрен зур кызыксыну белән күзәтеп барам.  




Гөлназ Фәйзрахманова («Болгар» радиосы ди-джее)
Кеше таный мине, моның  үз җаваплылыгы бар. Социаль челтәргә балаларның фотосын куюга мин каршы. Беренчедән, алар минем иң кадерле кешеләрем, аларга чит күзләрнең яратып та, яратмыйча да, сокланып та, сокланмыйча да каравын теләмим. Дөньяда төрле кеше бар, алар арасында яман күзлеләре дә...  Балаларның мең дә бер төрле кылануларын, уңышларын чагылдырган фотоларын гаиләбез, якын дусларыбыз белән генә карыйбыз. Мин, җыеп-җыеп булса да, фотоларны ясатып алып, альбомнарга тезәм. Ул альбомны актарырга яратабыз.
Динебездә фотоларны куярга ярыймы, ярамыймы дигән сорауга җавап төрле. Элек «ярамый» дисәләр, хәзер «аралашу чарасы буларак кулланыла ала», диелә. Шуңа: «Һәркем үзе хәл итә», – дип кенә әйтәсе кала.
Өч-дүрт ел элек бу мәсьәләдә икеләнеп йөргән чагымда телевидениедә алып баручы, мин бик хөрмәт иткән хатын-кыз, яраткан актрисам Юлия Высоцкаяның сүзләре тетрәндерде: «Бәхетеңне яныңдагылар белән генә уртаклаш икән…» (Белгәнебезчә, Юлиянең кызы, әтиләре белән авариягә очрап, өч ел буена комада ята.) Бу вакыйгадан соң күп вакыт үтте инде, Юлия социаль челтәрләргә кабат әйләнеп кайтты. Тик хәзер тапшыруларында да, шәхси битендә дә балаларының фотоларын куймый.



Зөлфәт Зиннуров (шоумен)
Фотоларны кую яклы түгел мин. Үземнекен бер дә куйганым юк. Күз тиюләргә ышанмасам да, «ә шулай да» дигән шик-шөбһә куркытып тора. Олы кызны, әкренләп, чамасын белеп кенә куя башладым. Кечкенәсен – юк.



Алсу Мәҗитова (журналист)
Балаларның фотосын интернетка куюга мин каршы түгел. Чамасын белеп кенә. Берничә ел элек мәчеттә балалар тәрбиясенә багышланган бер лекция тыңлаган идем. Анда остаз бик дөрес сүзләр әйтте: ата-ана баладан табына торган идол ясамаска тиеш. Әлбәттә, балаң белән горурланырга, аны мактарга, үсендерергә кирәк, әмма башкалардан моны таләп итәргә ярамый. Ә бүген социаль челтәрләрдә балалар – әти-әнинең амбицияләрен канәгатьләндерү коралына әйләнде сыман. Менә күрегез, минеке укый, ә минеке шигырь сөйли, минеке җырлый, дип ярышуга кайтып кала кебек. Моны минем күңелем кабул итми. Ә күз тия дип, йөзенә стикер ябыштырып куючыларны бөтенләй аңламыйм. Начар күздән куркасың икән, бөтенләй куймаска кирәк инде сабыйның фотосын.



Илшат Рәхимбай (кинорежиссер)
Мин ырымнарга ышанмыйм, әмма, нигәдер, балага кагылышлы мәсьәләдә шик-куркудан арынып булмый. Бәлки очраклы гынадар, әмма фотосын куюга ук – кызыбыз йә авырып ала, йә каты егыла… Моннан болай фотолар куймабыз дип килештек.
Энергия дигән әйберне онытырга ярамый. Аның нинди юллар белән кемгә ничек килеп ирешкәнен ансат кына аңлап бетереп булмый шул. Сакланганны саклармын, дигән бит Ходай Тәгалә.



Галия Хабибрахманова (яшь балаларны төшерүче гаилә фотографы)
Фотограф буларак, миңа үз продуктымны рекламалау мөһим. Портфолио туплау турында әйтәм. Фотолар – минем иҗатым, көч сарыф иткән хезмәтем. Клиентым эшемне күреп килә. Рәссамнар да бит картиналарын яшереп ятмый. Күргәзмәләр ясап, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә. Балаларның фотосын социаль челтәрләргә урнаштырганчы мин аларның ата-анасыннан рөхсәт сорыйм. Махсус килешүгә имза куйдырам. Аның нигезендә мин үзем төшергән фотоларны автор буларак, социаль челтәрләрдә, төрле бәйге-күргәзмәләрдә, матбугат чараларында урнаштырырга хокуклы. Әйтергә кирәк, күп ата-аналар үз ризалыгын бирә. Яңа туган сабыйлар фотосессиясенә килгәндә дә шулай. Ырым-шырымнарга ышанучылары гына балага кырык көн тулганнан соң гына урнаштырылуын сорый. Мин моның начар ягын күрмим. Чөнки профессиональ фотога сәнгать итеп карыйм. Һәм иҗат җимешемне начар ниятләрдә куллануны күз угында тотмыйм.
Рөхсәтемнән башка фотоларымны кайда да булса урнаштырсалар, ул затларны җавапка тартырга хокукым бар. Авторлык хокукымны дәлилләү өчен һәр фотоның башлангыч вариантын саклап барам. Ә менә телефонга төшерелгән фотоларны социаль челтәрләргә урнаштыруны хупламыйм. Чөнки андый фотолар хуҗасыз санала. Аларны берәрсе файдаланса, берни дә эшли алмыйсың...



Ара-тирә фотоларны челтәрләргә элгәндә дә аста тезелеп киткән пунктлар турында онытмыйм.
* Баланың ялангач фотосын кую куркыныч. Майка баулары җилкәгә төшеп торган бала сурәте сезгә бик самими күренсә дә, акылы чирле кеше аңа башка күзләр белән карый ала.
* Баланың кайда төшереп алынганын күрсәтмәгез – балалар бакчасы, бала йөри торган түгәрәк атамасы-геолокацияләрен куймаска. Бу мәгълүмат начар ниятле кешеләргә генә кирәк.
* Хобби, уңышлары турында хәбәрдар кешегә бала белән сөйләшеп китү – менә дигән җай.
* Бала турында рәсми мәгълүмат булган (таныклыкмы, паспортмы ул) документны кулына тоттырып интернетка кую ярамый. Сирәк булса да, андыйлар да очрый...
* Кыйммәт машинагыз, кыйммәт өй җиһазлары, кыйммәт бизәнү әйберләре белән фотога төшкән баланың ата-анасыннан көнләшеп, кемдер җинаятькә бармас дип ышанып буламы?
* Башка балалар белән бергә төшкән фотоны калган ата-аналарның рөхсәтеннән башка интернетка кую яхшы түгел. Башта ризалыкларын алыгыз.

Соңгы арада баланың фотоларын Инстаграмга да, башка социаль челтәрләргә дә куюны киметтем. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Якын туганнар гына аралаша торган чатка кочагы-кочагы белән фото-видеоларны җибәрәм. Ахыр чиктә, нәкъ шушы кешеләргә генә ихластан кызык инде ул фотолар.

P. S. Балабыз үзе дә әкренләп, телефон төймәсенә басып, фотога төшерергә өйрәнеп килә. Тиздән ул да безне интернетка сала башламасмы? «Сез минекен куйдыгыз әле» дип... «Бала Инстаграмына эләгеп, ничек адәм мәсхәрәсенә калмаска» дигән язма әзерләргә калмагае...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар