Логотип
Яңалыклар

Бу Чемпионат дәверендә футболчылар Җир шарын 6 мәртәбә әйләнеп чыккан!

«Бу Чемпионат дәверендә футболчылар очышын тулаем алсаң, алар Җир шарын 6 мәртәбә әйләнеп чыккан!» – «Россия-2018» оештыру комитеты» оешмасы рәисе Аркадий Дворкович видеоконференция режимында узган матбугат конференциясендә журналистларга шулай дип әйтте. 

Әлеге чемпионат иң яхшы оештырылган, иң югары дәрәҗәдә узган дигән нәтиҗә ясалды. Моны без генә түгел, чит ил командалары, җанатарлары шулай ди, – дип әйтеп узды Аркадий Дворкович, – Чит илдән килгән җанатарлар гына түгел, үзебезнекеләр дә волонтерлар, халыкка хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә булды дип билгелиләр. Алай гына да түгел, хәтта иминлек тәэмин итүче хезмәтләр дә, таможня хезмәте дә, барлык кешене һәрзаман елмаюлар, ачык  йөз белән каршы алу хәтердә калачак дип йтеп тора чит ил коллегаларыбыз. 

Әйе, 2018 елгы дөнья чемпионаты тарихта үзенең югары дәрәҗәдә узуы белн беррәттән, рекордлары белән дә истә калачак. 

- Россия командасы нәтиҗәлелеге буенча Top 5кә кергән;
- Россия командасының ярымсакчысы Роман Зобнин иң чыдам футболчы булып игълан ителде. Ул футбол кырында ул 62 км йөгергән булып чыккан;
- матчларга 3 млн билет сатылган;
- чемпионат дәверендә аэропортлар үзләре аша 15 млн кеше уздырган;
- Fun Fest зоналары котычкыч популяр булган. Мәскәүдә хәтта тагын бер Fun Fest зонасын төзеп куярга мәҗбүр булганнар;
- бушлай транспорт белән бер проблема да чыкмаган;
- матчларда бер генә инцидент купмаган;
- арбитрларга видеоярдәм күрсәтү гамәлгә кертелгән;
- элек кырда 3 уенчыны алыштырып булса, хәзер исә дүртенче алмашу да бар - аны безнең җыелма комада беренче булып кулланды;
- 2 меңнән артык допинг тест алынып, берсе дә уңай нәтиҗә күрсәтмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар