Чишмә юлында миңа тургай юл күрсәтә барды. Пырхылдап очкан күбәләк кебек. Үзе тиз-тиз кагына,үзе тавышындагы көмешләрен чыңлатып сайрый. Дөньяның бер бәхетлесе инде менә! Аның бу халәте, садә җыры тәмам сихерләде мине. Кайда, кайчан шаһит булган идем соң әле мин шушындый чыңлап торган бәхет өлгесенә? Гүзәл Уразованың рәвеше, Гүзәлнең тавышы, Гүзәлнең бөркелеп торган бәхете, яшьлек тылсымы лабаса бу тургайда!