Бөекләр һәм бәетләр

Казандагы бу музей – зур тарихлы, бай мирасханәләрнең берсе. Максим Горький музее 1940 елның 19 мартында ачыла. Хәзер ул А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпинның әдәби-мемориаль музее дип йөртелә. 

Максим Горький  белән дөнья күләмендә танылу алган опера җырчысы – якташыбыз Федор Иванович Шаляпин музее бер түбә астында. Бөтен дөньяга танылган бөек әдип  «Тәнем белән – Түбән Новгородта, ә рухым белән мин Казанда тудым» дигән икән, бу арттыру түгел. Катмарлы да, гыйбрәтле дә тормыш юлы узган Алексей Пешковның күңел күзе нәкъ менә Казанда ачылса, гаҗәпме?! Аңа 16 яшь. Дөньяны танып белү чоры. 
 Гыйбрәтле язмышлар шаһиты экспонатлар кинәт телгә килер дә, бөекләргә кагылышлы өр-яңа сәхифәләр ачылыр төсле. Бер үк сукмаклардан йөрсәләр дә, ике даһи ул чорда берсен-берсе белми-танымый әле. Әмма Казан турындагы якты хатирә-истәлекләр якынайтачак, гомерлек дуслар итәчәк аларны. Малай чагыннан хорда җырлап осталыгын чарлаган, йөз елга бер тапкыр (бәлки берәүгә генә!) бирелә торган гаҗәеп таланты белән меңләгән тамашачыны гашыйк иткән Шаляпинның кабатланмас тавышын ишетергә теләп, Казандагы бу музейга килүчеләр бихисап. Быел 16 мартта Максим Горькийның тууына –  150, 13 февральдә Федор Шаляпинның тууына 145 ел булды.
 
Флора Фәрит кызы Мирзина белән музейның баш сакчысы бүлмәсендә әңгәмә корып утырабыз. «Главный хранитель» атамасын бик үк өнәп бетерми икән ул, өлкән фәнни хезмәткәр дисәк дөресрәк булыр, дип исәпли. Ә мин үзем өчен кызыклы сорауларны эчтән генә барлап, дикъкать белән аны тыңлыйм әле.
Әгәр мәктәптә укытса, укучыларын әдәбиятка гашыйк итә торган талантлы педогог булыр иде Флора Фәрит кызы. Чөнки холкы шундый – чын күңелдән, эшен яратып, җиренә җиткереп башкара торган зыялы зат ул. Әмма педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укучы студент кызның язмышы башка юлдан китә. Тормыш сукмагы аны музей дигән серле дөньяга алып керә. Әнисе – мәдәният министрлыгында бухгалтер булып эшләүче Нәзирә ханым Мирзина – Горький музеенда вакытлыча гына эшләп торырга кеше эзләүләрен белеп, аңа бәхетен сынап карарга тәкъдим итә. Зыялы гаиләдә үскән кызыксынучан кызны яратып кабул итәләр. Ярты гасыр элек музейга эшкә килгән көн әле дә хәтерендә аның. 

 – Татар телен яхшы беләсезме? – Тыштан кырыс күренгән җитәкче – Мария Ивановна Елизарованың бу соравы кызны каушатып җибәрә. 
– Сөйләшәм. Ә әдәби телне... – ди дә туктап кала. Шәһәрдә үскәннәрнең күбесе сыман, рус телендә аралашуны хуп күрә түгелме соң ул да?! – Әтиебез хәрби очучы иде. Байтак еллар чик буендагы калаларда яшәдек, – дип истәлекләр яңарта ул. – Миннән бер генә яшькә кече сеңлем Зарима белән әрмән, грузин, азәрбайҗан мәктәпләрендә белем алырга туры килде. Кайда яшәсәк, шул халыкларның телен өйрәндек. Азәрбайҗан мәктәбендә уку җиңелрәк, төрки тел дә, дин дә якын. Казанга кайткач, Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Усман Әлмиевлар укыган 13 нче мәктәптә укый башладык. Татар теле өстәмә дәрес буларак керә, теләгән кеше йөри, йөрмәгәне... Әбиемнең, ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми, дигәне күңелгә уелган. Ана сөте, ана теле, туган ил... бу сүзләрнең асыл мәгънәсен торып-торып аңлыйсың. Безнең нәсел – данлыклы нәсел. Дәү әтиебез заманында Дәүләт Думасына сайланган булган. 58 нче статья чәпеп төрмәгә утырталар аны. 1939 елда вафат була. Әнине – ул чакта җиде-сигез яшәр ятим кызны – Торнаяз авылыннан авылдашлары Казанга алып килә, Печән базары янында калдырып китәләр. Нәни Апуш кичергәнне тоя ул да. Бер туганы табып, сыендыра үзен. Дәү әниебез дә укымышлы абыстай иде. Әмма курку вөҗүденә шундый сеңеп калган... Еллар үткәч, бабайларга кагылышлы документларны табып, архивтан күчермәсен алып кайткан идем. Күз дә салмады дәү әни: «Ник алып кайттың? Нигә кирәк алар?» – дип кул гына селтәде. Пенсиясе дә юк иде аның. Әмма ачлык күрмәдек. Гади генә ризыкны да тәмле, туклыклы итеп әзерләү серен белә иде ул. Кайгыртучан, тату, дус гаиләдә үсүебез үзе бәхет бит. Кыш көне әти безне йөрергә алып чыга. «Бусы – Киек каз юлы, бусы Җидегән, Тимер казык» дип, йолдызларны танырга өйрәтә. Туган телеңне, гореф-гадәтләреңне белергә кирәклекне сеңдергәннәр алар. Дәү әнинең: «Мин үлгәч, сәдака бирүче дә булмас микәнни?» дигәне күңелне өтте: «Ә без?» дидем. Гомерләр үткәч, Харитоновлар басмаханәсендә чыккан «Коръән»не табып ничек сөенгәнемне белсәгез! Тукайның «Пар ат»ын тиз генә ятлый алмадым. Өйрәнми ятмыйм, дип төн ката утырганым истә әле. Икенче дәрестә укытучыбыз Фәрит абый: «Йә Мирзина, өйрәндеңме?» – ди. Сөйләп бирдем. «Булдырдың, хәтереңә салып куй, татар теле ашатыр әле үзеңне!» – дигәне кызык тоелды. Сүз асылын аңлар өчен вакыт кирәк икән. Каян белгән, дип аптырарсың. «Яшь ленинчы» газетасында бер җәй курьер булып эшләвем истә. Венера Ихсанова, Рәйсә Яхина, Марс Шабаев, Хәмзә Зарипов, Зоммер Гыйләҗевның студентны бала-чагага санамый җылы аралашулары хәтердә әле.
Мария Николаевна Елизарова иң беренче көннән аны үз канаты астына ала. Татарча беләсеңме, дип соравы да юкка булмаган. Күп тә үтми, авылдан килгән балаларга музейны күрсәтү, экскурсия үткәрүне йөклиләр аңа. Күз курка, кул эшли, дия иде дәү әниләре –  хак икән. Татарча кайбер сүз онытылса, русчасын әйтеп куя. Укытучылары татарчага тәрҗемә итә. Көлешә-көлешә, шундый якынаеп китәләр, бу очрашу ике якта да якты хисләр уята. Яшь белгечне «Булдырдың!» дип мактаулары үзенә көченә ышаныч, егәр бирә. Еллар дәвамында Флора Фәрит кызы Горький һәм Шаляпин фанатлары белән инде әллә никадәр очрашулар үткәрсә дә, һаман дулкынлана әле, даими эзләнә. Хәер, чал тарихның үзе, бөекләр эзе сакланган гаҗәеп бинада дулкынланмый булмыйдыр шул! Музей да җанлы кеше кебек: карау, яңарту, үзгәрешләр көтә. Гасырлар дәвамында халыкның күз алдында булган бина да искерә, туза.

– Кырыгынчы елдан бирле эшләп килгән бинага ярты гасыр элек – 1968 елда реконструкция ясалган. Мирасханәбез урнашкан бу йорт таушалган, нык тузган иде. Әдип ипи пешергән пекарня терәүләр белән терәтелгән. Кешедән оят, кулдан эш төште. Бәхеткә, Президент мәдәният өлкәсенә караган корылмаларны игътибар үзәгенә алган, сезгә килә, дигән хәбәр килеп иреште. Чыннан да, таңнан – иртәнге җиде дә юк иде әле – Рөстәм Миңнеханов Олеся Балтусова белән безгә килеп керде. Дикъкать белән бар нәрсәне күздән кичерде, Горький, Шаляпинга бәйләнешле сораулар бирде. Ничек кыюлыгым җиткәндер, «Фондта рус һәм татар язучыларының архивы, Әмирхан Еники, Ибраһим Нуруллин хатлары, әсбаплар да саклана бит. Ә музейның хәле аяныч. Бу хәл үзгәрерме? Бөтен өмет сездә, Рөстәм Нургалиевич!» – дип әйтеп салдым. «Өметләнегез!» – булды җавап. Өметләндек, көттек. Үзегез күрәсез, бүгенге көндә мирасханәбез – гаҗәеп зәвыклы бинада. Президент быел да безгә килде. Балаларның мичтән ипи алганын, музей белән чынлап кызыксынуларын күреп, аның үзенең дә күзләре очкынланып ктүен, ихласлыгын бәяләми мөмкин түгел иде. Түзмәдем: «Чын ир-егет Сез, сүзегез дә, эшегез дә хак!» – дидем. Ихлас соклануым да, безнең рәхмәтебез дә иде бу аңа.

– Фондта Еники, Нуруллин архивлары, дидегез...
– Еникиның «Әйтелмәгән васыят»е үзе генә дә гаҗәеп хәзинә бит. Әдип картая, дөнья белән саубуллаша. Ә архивы кала. Гаиләсенә, оныкларга яшәргә кирәк. Әтисенең фронттан язган хатларын, фоторәсемнәрен, кулъязмаларын кызы Резеда Әмирхановна китерде безгә. Ибраһим Нуруллин архивы белән дә шундыйрак хәл булды. Хатыны Розалина Мәрдановна ИЯЛИгә дә мөрәҗәгать итеп караган – акча юк, дип алмаганнар. Безнең музей акча тапты, алдык. И. Нуруллин архивында Горький белән Гаяз Исхакый арасындагы бәйләнешләр хакында кызыклы мәгьлүмат бар. Исхакыйның бөек рус әдибенә язган 14 хаты Мәскәүдә – Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтында саклана.  Без гомер буе язучылар белән тыгыз элемтәдә идек. Кырлайдагы Габдулла Тукай музеен оештыруда Мария Николаевна Елизарова һәм мин фәкыйрегезнең дә өлеше зур булды дисәм, арттыру булмас. Альбом төзедек. Текстларны татарчага тәрҗемә итү миңа йөкләнгән иде. Шикләнгән сүзләрне дәү әниемнән сорыйм. Аннан галимнәргә укытып текстны раслатабыз. Мария Николаевна бизәү эшенә Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов, Виктор Куделькин кебек рәссамнарны тартты. Бакый Урманче җәмәгате Флора Урманче белән аралашулар күңел офыкларын киңәйтте. Гомәр Бәшировның «Намус» романы буенча күргәзмә эшләдем. Чал чәчләрен җилфердәтеп, музейга Хәсән Туфан килеп керер иде. Госман Бакир, Габдрахман Минский, Мирсәй Әмир, Илдар Юзеев, Нәби Дәүли, Зәки Нури чакырганны да көтми киләләр. Халык белән аралаша. Ә Казанда туган, рус телендә иҗат итеп, татар әдәбиятында якты эз калдырган,  Лондонда яшәп, Дәрдмәнд, Тукайны инглиз теленә тәрҗемә иткән Равил Бохараев үзе бер ачылмаган дөнья бит әле... Бервакыт Кишиневта иҗади очрашуларда булдым. Муса Җәлил иҗаты турында радиодан чыгыш ясаган идем. Бохараев шалтырата: «Чыгышыңны тыңладым. Ошаттым!» – ди. Рәхмәт, без бер дулкында икән, дидем. Ә бит әдәбият, халык язмышы, үткәне, бүгенгесе – бөтенесе бер җепкә теркәлгән. Горький аша дөнья әдәбиятына юл ачыла. Ни аяныч, хәзерге язучылар музейга юлны онытты.  

– Алексей Пешковның әдәби мохиттә Горький тәхәллүсе белән танылуы очраклы хәлме? Кеше – горур яңгырый! Человек – это звучит гордо! – Аның исеме белән киң җиһанга таралган яңгыравык җөмләне күп буын шигарь итте. Ә бит «гордо» һәм «горько» арасындагы аерма – җир белән күк арасы. Үткен күзле Пешковның олуг язучы – Максим Горький булып өлгерүе өчен күргән-кичергәннәре роль уйнаган, әлбәттә. Әдипнең көче – гаҗәп дәрәҗәдә күзәтүчән булуында. Ике-өч җөмлә белән истә калырлык образ тудыра алуында. 
– Алешага ике яшь чагында вафат булган әтисе Максим Пешковның якты образы әдип күңелендә тере булып мәңге сакланачак. Яшьләй тол калган әнисе Варвара Васильевна исә – тормышта үз бәхетен, җылы таба алмый өзгәләнгән күбәләктәй җан – кабат кияүгә чыгып караса да ирдән уңмый, бала тапканда үлә. Киң күңелле әбисе – шул фәкыйрь көнкүрештә дә ямь таба белүче, авырлыкларга бирешми торган Акулина Муратова аның өчен иң кадерле, якын сердәше, терәк һәм юаныч була. Иске чүпрәк-чапрак, сөяк-санак җыеп, шуны сатып тиеннәр юнәткән, кулларын кычу баскан, тома ятим малай фәкыйрьлеккә, кагу-сугуларга күнә, тик бер нәрсәгә –  мәрхүм әтисе йә әнисе исемен кыстырып кыек сүз әйтүче булса, түзми, әйткәләшеп кенә калмый, сугышырга ук тотына. Саранлыкның чигенә чыккан холыксыз бабасы Василий Каширин өчен күптән артык кашык инде ул. Әнисен күмеп, ике атна үтүгә: «Ну, Лексей, ты – не медаль, на шее у меня не место тебе, а иди-ка ты в люди...» – дип, аны өеннән чыгарып җибәрә. 11 яшендә үз көнен үзе күрергә мәҗбүр Алексей тамак хакына кайда, кемгә генә ялланып эшләми: аяк киемнәре кибетендә йомышчы, сызым сызучы ерак туганында өйрәнчек. Чынлыкта – көнлекче, пароходта савыт-саба, идән юучы, йөк ташучы да... Үсмернең китап яратуын күргән танышы – киң күңелле студент Николай Евреиновның ышанып: «Син университетка керергә, укырга тиеш! Бездә яшәп торырсың!» – дигәненә алгысынып 1884 елда ул Казанга килә. Ярлы-ятимнәрне югары уку йортына алмаска дигән карар булганмы – өмет акланмый, саллы ишекләр ачылмый. Ихтимал, университет белемен тормыш үзе бирәсе язмышына алдан язылгандыр. Баштарак ул Василий Семеновның крендель пекарнясында эшли. Тырыш, бай рухлы, әмма авыр эштән изелеп мескен, эчкече, куркакка әйләнгән хокуксыз эшчеләр белән аралашу, гади кеше язмышы тетрәндерә аны. Сынау арты сынау узгач, хуҗа аңа чистарак эш тәкъдим итсә дә, кеше рухын кимсетә, рәнҗетә торган җирдә кала алмый ул. Алдынгы карашлы студентлар мәнфәгатенә бар байлыгын сарыф итүче юмарт Андрей Деренков белән танышуы аң-фикерен үзгәртә. Деренковның яшерен китапханәсеннән фәлсәфи китаплар алып укый, аң-зиһене, күзе ачыла. Ипи-күмәч пешерүче, ягъни пекарь ярдәмчесе, чынлыкта – кулдашы була. Капчык-капчык он ташый, мич яга, күәс-күәс камыр  баса, булка, ипи итеп әвәләп мичкә тыга. Пешкән күмәч, калачларны кәрзингә тутырып, сатарга чыгып китә. Университет студентларын сыйлау рәхәт аңа. 

– Халыкның холык-фигылен нечкә тоемлап, кайчак бер-ике җөмлә белән татарларга хөрмәтен белдергән олуг әдип «Минем университетларым» әсәрендә күңелсез, ямьсез чынбарлыктан качасы, яхшы күңелле, ягымлы кешеләр тора торган татар бистәсенә китәсе килүен тасвирлап: «... алар ниндидер үзенә бертөрле, пакь тормыш белән яши; алар русча бик кызык, ватып-сындырып сөйләшә; биек манаралардан кичләрен мәзиннәрнең мәчеткә чакырган сәер тавышлары яңгырый; татарларның бөтен тормышы башкача корылгандыр, ул миңа таныш түгел, мин белгән, миңа шатлык бирми торган тормышка охшамыйдыр дип уйлый идем», – дип яза. Әйе, ул татарларны ярата иде.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 2 июнь 2020 - 15:27
    Без имени
    Бэхетсез кешелэр генэ яши.....Кубесе бэхетле булып килештергэн була ...
    «Иң авыры – якыннар хыянәте...» 
  • 2 июнь 2020 - 14:01
    Без имени
    Минем дэ кызык шундый ир белэн торды . Аерылды хэзер башка ир белэн . Бәхетле.
    Бәхет шәүләсе
  • 2 июнь 2020 - 09:16
    Без имени
    Физалия ханым, хэерле иртэлэр! Хикэялэрегез бигрэк йорэккэ утешле, рэхмэт. Хикэя язучылар куп, лэкин грамматик дорес язучылары сирэк, хата тозэтеп укып, игътибарны туплап та булмый
    Хәерле булсын сәфәр
  • 1 июнь 2020 - 14:22
    Lilia Valeeva
    сайт бик жиңел укыла икән, күлланыр өчен бик жайлы әзерләгәннәр, рәхмәт
    «Ел китабы» бәйгесендә җиңгән «Тау җылысы» кемнәр турында? 
  • 1 июнь 2020 - 15:49
    Без имени
    Жаны чыксын конлэшеп, шул алтын сабыр хатынынын кадерен белмэгэс
    Кышкы романс
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...