Логотип
Гореф-гадәт

Аллаһ Тәгалә байлыкны – бөтен кешегә, ә гыйлемне сөйгән кешесенә генә бирә

Аллаһ Коръәндә «Тәүбә» сүрәсенең 122 нче аятендә: «Әгәр дә алардан бер җәмәгать дин белемен өйрәнүгә керешсә – яхшырак булыр», – дип гыйлем алырга өнди. Аллаһ Коръәндә «Нәхел» сүрәсендә белмәгәнне белүчеләрдән сорарга кушып: «Әгәр үзегез белмәсәгез, белем ияләреннән сорагыз», – дип нәсыйхәтен әйтә. 

Аллаһ белем алуның яхшылыгы хакында Коръәндә бик күп аятьләрдә әйтә.  

Белем – йөрәк, җан, кальб өчен рухи азык. Белемсез йөрәк, кальб сау-сәламәт була алмый һәм аның каралуы, катылануы әкренләп рухи үлемгә китерә. Ләкин, кеше көне-төне дөнья малы артыннан йөгерүе сәбәпле аны сизми, дөнья мәшәкатьләренә артык бирелү – кальбнең, йөрәкнең авыруын сизү сәләтеннән мәхрүм итә.  

Дөньяда яшәү өчен кәсеп итү һәм байлык кирәк. Әмма, рухыңны-җаныңны тоймаслык дәрәҗәдә дөнья белән мәшгуль булу ярамый.  

Гыйлемне байлык белән чагыштыргач, галимнәр 180 төрле аерма тапканнар. Шуның иң мөһимнәреннән берсе, гыйлем – кешене саклый, ә байлыкны кеше үзе саклый.  

Гыйлемне кешегә бирү белән ул арта гына,  ә мал-мөлкәтне (акчаны) тоткан саен ул кими. Мал-мөлкәткә ия булган бай кеше вафат булса, аның зикере киселә. Ә менә галим кеше вафат булса, аның исеме кала һәм хәерле-файдалы китаплары, хезмәтләре кешеләргә хезмәт итә. Мал иясенең һәрбер тәңкәсеннән, һәр тиененнән соралыр: кайдан, нинди юллар белән тапкан ул аны, кайда сарыф иткәнлеге хакында хисап алыныр. Гыйлем иясенең исә, һәрбер дәресе, һәрбер вәгазь-нәсыйхәте, аңлаткан һәрбер Коръән аяте һәм хәдисе бәрабәренә Җәннәттә бер дәрәҗә булыр. 

Гыйлем – пәйгамбәрләр мирасы. 

Галимнәр гыйлем һәм байлык хакында: «Аллаһ Тәгалә гыйлемне (Аллаһ гыйлемен, дин гыйлемен) сөйгән кешесенә генә бирә, ә малны исә, сөйгәненә дә, сөймәгәненә дә бирә. Бәлки, сөймәгәненә күбрәк тә бирәдер», – диләр.  

Гыйлем ияләре, галимнәр бар нәрсәне дә хикмәт белән кылалар, ягъни һәр нәрсәне үз урынына куя беләләр. Алар байлыкны да дөрес итеп, хәерле-файдалы урыннарга тоту юлларын беләләр һәм аны Ахирәт өчен дә әҗер-савап килеп тора торган итеп кулланалар, әлхәмдүлилләһ.  

Исламда байлык хуплана, бай булу мактала. Әгәр кеше хәләл көче белән, хәләл юл һәм хәләл кәсеп белән акча эшләп мал-байлык таба һәм, Аллаһка шөкер итеп тиешле кешеләргә зәкятен бирә икән, ул – мактауга лаеклы инсаннардан санала. Андый кешеләр күпчелек вакытта Аллаһ биргән байлыкны гыйлем тарату өчен дә кулланалар, әлхәмдүлилләһ. 

Гыйлем алу өчен кимендә алты төрле шартны үтәү тиешле: 

 1. Мөгаллимгә сорауны дөрес итеп бирә белү.  

2. Ихлас булу, ягъни дәресне игътибар белән тыңлау.  

3. Гыйлем алу никадәр авыр булса да, сабырлык күрсәтү, ягъни тырышлык кую. 

 4. Белемне кәгазьгә теркәп бару.  

5. Алган белемне кабатлау, өйрәнү.  

6. Алган белем белән гамәл кылу, ягъни анны тормышта куллану.  

Гыйлем алучының сәламәт булуы да белем алуда уңышка илтүче шарт. Сәламәтлек – зур нигъмәт. Аллаһтан сәламәтлек сорап дога кылыйк. Раббыбыз нигъмәт итеп биргән аңлау (акыл-зиһен), ишетү, күрү сәләтләрен хәерле, изге эшләр өчен генә файдалану кирәк. Коръән укыган кешедә ишетү, күрү, фикерләү сәләтләре яхшы була. Коръән укыган саен хәтер, зиһен ачыла һәм ныгый бара. Коръәндәге һәрбер хәреф үзенә генә хас булганча, сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый, әлхәмдүлилләһ.   

«Белем алу – энә белән кое казу», – дигән ата-бабаларыбыз. Моның мәгънәсе бик тирән, бу – сабыр булуга ишарә итә. Гыйлем алу авыр. Әмма авырлыктан куркырга кирәкми. Аллаһ гыйлем алучыга ярдәмен бирә. Аллаһ Коръәндә «Таһа» сүрәсенең 114 нче аятендә: «Раббым, белемемне арттыр!» – дип,  дога кылып сорарга өйрәткән.  

Белем алырга беркайчан да соң түгел. Шул хактагы кыйсса гыйлем алу хакында фикерләргә этәрер, ин шәә Аллаһ. 

                               Мифтахел гыйлем 

Гомере буе тимерчелектә эшләгән олы яшьтәге бабайга мәдрәсәдә укучы шәкерт тимер кисәген китерә һәм: «Бабай, мифтах ясап бир әле»,  – ди. 

Бабай мифтах сүзенең мәгънәсен белми, ояла-ояла шәкерттән аның нәрсә икәнлеген сорый. Шунда мәдрәсә шәкерте: «Ий, бабакай, шуны да белмисеңмени? Мифтах – ачкыч дигәнне аңлата», – ди. Бабай: «Кара әле, шушы бала мифтахның нәрсә икәнлеген белә, ә мин шуны да белмим...» – дип, гыйлемсезлегеннән гарьләнә. Шуннан мәдрәсәдә белем алырга карар итә. 

Сиксән яшьлек бабайга гыйлем алу авыр була. Ике тапкыр мәдрәсәдән китә. Өченче тапкырында мәдрәсәдән чыга да, гыйлем йорты каршында үсеп утыручы биек агач төбенә килеп утыра. Агач төбендә зур гына кырмыска оясы була. Шунда бабайның күзе бер кырмыскага төшә. Шул нәни генә кырмыска үзеннән күпкә зуррак чыбыкны оясына мендереп куярга тырыша. Әллә ничә тапкыр мәтәлеп тә китә, әмма тырыша торгач, йөген мендереп куя. Бабай гаҗәпкә калып: «Кара әле, шушы бөҗәк тә максатына ирешү өчен тырыша. Мин, кеше хәтле кеше, нигә әле гыйлем алу ниятеннән ваз кичәргә тиеш? Керим әле мәдрәсәгә, Аллаһ ризалыгы өчен, укып белем алыйм!» – дип, кабат мәдрәсәгә керә һәм Аллаһ Тәгаләгә тәкъва рәвештә: «Иә, Раббым, гыйлемемне арттыр! Белем алу өчен саулык-сәламәтлек, зиһен, хәерле гомер бир!» – дип дога кыла. Аллаһ тәкъва бәндәсенең догасын кабул итә. Бабай егерме ел – 100 яшенә кадәр гыйлем ала. Коръәнне өйрәнә, аны ятлый, дин сабагын үзләштерә.  

Гыйлемле  бабай, биргән нигъмәтләре өчен Аллаһка шөкер итә, Аңа хәмде-сәнәләрен әйтә һәм болай дип дога кыла: «Йә, Раббым Аллаһ! Миңа гыйлем алырга гомер, сәламәтлек, зиһен бирдең, әлхәмдүлилләһ. Инде алган гыйлемемне башкаларга тарату өчен дә тәкъвалык, сәламәтлек, хәерле гомер һәм зиһен бир!»   

 Аллаһ Тәгалә тәкъва колының догасын кабул итә. Бабай егерме ел – 120 яшенә кадәр башкаларга гыйлем бирә һәм килер буыннар да файдалансын дип «Мифтахел гыйлем» исемле китабын язып калдыра. 

  Өлкән буын, сез: «Картайдым, зиһенем таркау, хәтерем дә начарланды...» – дип, гыйлем алу юлын бикләп куярга ашыкмагыз. Аллаһ гыйлем алучы кешегә Җәннәткә бару юлын җиңеләйтә.  

Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисендә Аллаһ разый була торган гыйлем алучыларның Аллаһ каршында зур дәрәҗәләргә ирешүләре хакында әйтә: «Кем дә кем Аллаһның Тәмугыннан азат булган колларына карарга теләсә, гыйлем өйрәнүчеләргә карасын. Аллаһ Тәгалә белән ант итәмен, Аллаһ Тәгалә галим ишегенә гыйлем өйрәнү өчен килгән шәкерткә һәрбер хәреф бәрабәренә һәм һәрбер аяк адымы бәрабәренә бер еллык гыйбадәт әҗерен язар. Һәрбер аяк адымы саен оҗмахта аның өчен бер шәһәр төзер. Җир йөзендә йөргәндә, җир аның өчен истигъфар кылыр. Көне буе йөргәннән соң, таңга ярлыканган хәлдә керер, ягъни Аллаһ аны ярлыкар. Фәрештәләр аның файдасына шаһитлык бирерләр: «Болар – Аллаһ Тәгаләнең Тәмугътан азат ителгән коллары», – дип әйтерләр».  

Гыйлем югалмасын һәм аннан башкалар да файдалансын өчен аны каләм белән теркәү, ягъни язу кирәк. Гыйлемне кәгазьгә теркәп барганда ул онытылмый, янә алып укый аласың һәм башка кешеләр дә аннан файдалана ала. 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә гыйлем алырга өндәп болай дигән (Мөгаз бине Җәбәлдән риваять ителгән): «Гыйлемне өйрәнегез. Чөнки, гыйлем өйрәнү – изгелек, гыйлемне теләү – гыйбадәт, гыйлем хакында сөйләшү – тәсбих, гыйлемнән сорашу – җиһад, аны белмәгән кешегә өйрәтү – сәдака, кешегә гыйлем бирү – аңа якын булудыр. Аң булыгыз, дөреслектә, гыйлем Җәннәт халкының урыннарының юлы, ялгызлыкта – иптәш, бай вакытта – юл күрсәтүче, фәкыйрь вакытта – ярдәм итүчедер. Дуслар янында – бизәк, дошманнарга каршы корал булыр. Аллаһ Тәгалә ул гыйлем сәбәпле күп халыкны күтәрә. Гыйлем ул халыкны изгелеккә җитәкче имамнар ясый. Андый халыкның калдырган әсәрләренә, аларның фигыльләренә башкалар иярерләр. Фәрештәләр аларның дуслыгын теләрләр, аларны канатлары белән сыйпарлар һәм алар өчен һәр корыган һәм юешләнгән нәрсә, диңгездәге җанварлар, җир йөзендәге мәхлуклар, коры җир һәм диңгез җанварлары, ягъни барча тереклек рәхмәт әйтерләр. Чөнки, гыйлем – кальбләрнең наданлыктан тереклеге, ягъни наданлыктан арындыра, күзләрнең караңгылыктан яктыруы, тәннәрнең зәгыйфьлектән куәтләредер. Бәндә шул гыйлем сәбәпле изгеләр һәм яхшылар дәрәҗәләренә, дөнья һәм Ахирәттә югары мәртәбәләргә ирешер. Гыйлем хакында бер уйлау – нәфел уразага бәрабәр килә. Гыйлем хакында сөйләшү – гыйбадәт белән кичә торуга бәрабәрдер. Шуның белән якыннарның күңеле табыла һәм шуның белән хәләл нәрсә хәрамнән аерыла. Ул гыйлем – имамдыр, гамәл исә, аның иярүчеседер. Ул гыйлемне бәхетлеләр белә, бәхетсезләр исә аңардан мәхрүм буладыр”.  

Хәдистән аңлашылганча, гыйлем алу һәм аны халыкка тарату – изгелек кылу һәм әҗер-саваплы гамәл. Аллаһ яраткан кешесенә гыйлем бирер һәм яраткан кешесенә шул гыйлемне тарату мөмкинлеген бирер, мондый югарылыкка ирешү – олы бәхет.  

Хикмәт иясе: «Галимнәр – замананың шәмнәредер. Һәрбер галим – заманасының яктыртучысы. Галим – гыйлеме белән заманасының хаклыгын яктыртыр», дигән.  

Шәм яктысына тартылыйк һәм алган белемебезне башкалар белән дә уртаклашыйк! 

 

            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гыйлем булмау сәбәпле кеше күп ялгышлыклар эшли, белемсез кеше гөнаһ кылса да аны аңламыйча эшли. Тормыш иткәндә ир белән хатын бер-берсенең хакларын да, үзара хокукларын да белмиләр һәм күп вакытта аңлашылмаучанлыклар чыга. Автор хатын-кызлар һәм ир-атларның хаклары хакында мәкалә язма яхшы булыр иде. Язма өчен Аллаһның рәхмәтендә булсын язучы кеше.

    Хәзер укыйлар