Логотип
Шәхес

Зөлфирә Зариф: «Хәзер без өлкән буынны уйныйбыз»

Ул дөрес әйтә: тамашачылары аны шаян да, моңлы да Миңнурый аша яратты. «Әбүзәр!» – дип дәшә Миңнурый, шаян елмаеп. «Миңнурый!» – дип җавап кайтара гашыйк Әбүзәр. Ә бит Татарстанның халык артисткасы Зөлфирә Зариф (Зөлфирә Сафа кызы Зарипова) уйнаган рольләрнең һәркайсы татар хатыны дигән олы бер образның әле бер ягын, әле икенче ягын ача. 65 яшьлек матур бәйрәме алдыннан без аның белән артистлык язмышы турында сөйләшеп алдык. 

– Зөлфирә апа, Сез татар дөньясында Казан арты дип йөртелә торган шагыйранә якта туып-үскән кыз. Әтнә районының Яңа Бәрәскә авылыннан. Сезнең язмышка аның йогынтысы нинди булды? 
– Казанга якын булуыбыз, һичшиксез, сизелә иде. Сөйләмебезнең дә әдәби телгә якын торуы татарлыкның казанында иркен кайнарга мөмкинлек биргәндер дип уйлыйм. Шәһәргә якын яшәвебез аркасында телевизорлар да безгә алданрак килмәдеме икән әле, чөнки мин театрга телевизор аша гашыйк булган кеше. Яшь вакытта идеалга омтыласың бит, ә театр һәрнәрсәне идеаллаштырып, биеккәрәк – сәхнәгә күтәреп күрсәтә. Әнә шулай театрның алдавыч, ялтыравык дөньясына утка омтылган күбәләк кебек килеп эләгәсең инде. Гәрчә дөресе дә шул, читтән караганда гына театр матур, эченә керсәң, анда бөтенесе дә бар. 



– Театрның «эчен-тышын» күргәннән соң, күңел кайту кебек хисләр булмадымы? 
– Юк, беренче тапкыр телевизордан «Ай тотылган төндә» спектаклен карау белән театрга гашыйк булган идем, бу ярату гомерлеккә калды. Яшь чагымда җырларлык тавышым да бар, авылда бөтенесе, җырчы булырсың, диләр иде. 15 яшемдә филармониягә дә барып карадым. Миңа: «Үсмер чакта тавыш үзгәрүчән була, унны укып бетер, аннан соң килерсең», – диделәр. Әмма мин театрга күбрәк гашыйк идем, җырлы тавышым театрда уйнарга комачауламас, киресенчә, ярдәм итәр дип уйладым. 15 яшьтә тавыш үзгәрүләрне аңламый идем әле, тавышым булса, җырчы булырга алырлар иде, дип төрлесен уйлап, театрга килдем. Соңыннан Айрат Арсланов белән Илгиз Мәҗитов филармониягә чакырсалар да, театрдан китәсем килмәде. Марсель Хәкимович мине академия театрында алып калды – монысы өчен аңа чиксез рәхмәтлемен, чөнки күпләргә андый бәхет тәтемәде. Коллектив бик ошый, артистларны бик ярата идем. Театрда булуым белән бик бәхетле идем, шуңа күрә аннан бер дә китәсем килмәде. 

– Театр училищесын тәмамлау белән Казанда калгансыз. Мәскәү ымсындырмадымы? 
– Без Камал театрында дүрт кыз калдык: Алсу Гайнуллина, Фирая Әкбәрова, Рузия Мотыйгуллина һәм мин. Ә Мәскәүгә барыр өчен рус телен яхшы белергә кирәк. Без бит инде татарча гына сөйләшеп үскән кешеләр. Билгеле, Мәскәүдә миңа эш күбрәк тә булган булыр иде. Татар театры, ни генә әйтсәң дә, артистның диапазонын чикли. Нигездә, татар кызларын уйныйсың инде анда. Ә рус театрында диапазон киңрәк, анда төрле-төрле образлар уйнарга мөмкинлекләр бар. Шул ук вакытта мин бит инде – чын татар, татар хатын-кызын уйнамый, кемне уйныйм? Мин үзебезнең театрны, үземнең образларымны яраттым, бүген мине аннан башка күз алдына китереп тә булмыйдыр. 

– Нурсолтан, Расиха, Миңнурый, Мөслимә, Миңзифа... (Бу исемлекне тагын дәвам итәргә  була әле...) Барысы да чын татар хатын-кызы образларын чагылдырган рольләр. Аларның уртак сыйфатларын ничегрәк итеп аерып бәяләр идегез? 
– Татар хатын-кызы йөрәк белән яши ул. Авылда үскәннәр бигрәк тә. Чөнки авылда һәрнәрсәне акыл белән үлчәп торырга адәм баласының вакыты юк. Мин әни белән үскән кыз. Минеке генә түгел, күп әниләр шундый иде: алар эмоциональрәк, тиз генә кызып та китәләр, шул арада гафу да итәләр, сабыр да, ярсу да була алалар. Кайберсе үлгәнче түзә, кайберсе юкка-барга чәпчи...  Салкын акыл белән эш йөртү сирәкләргә генә бирелгәндер. Образларны эшләгәндә, әнә шул тормышта очраган татар хатыннарын күздә тотасың да инде. Мин бит үзем дә чын татар хатыны: телем дә, яшәү, фикерләү рәвешем дә татарныкы. Совет чоры балалары буларак, мөселман икәнебезне белсәк тә, дин белән үсмәдек. Урыслашкан якларыбыз да бардыр. Менә чәчемне сарыга буяп йөрим бит әле (көлә)



– Телевидение күрсәткәндә, үзегезне видеоязмалардан караганда, эшегездән канәгать каласызмы? 
– Юк-юк, мин үземне бөтенләй карый алмыйм. Әмма 10–20 елдан соң караганда, анда яшьрәк буласың бит – әллә шуңа, азрак кына үзеңә ошый башлыйсың. 

– Иҗат кешесенең уңышы 10 процент таланттан, калганы тырышлыктан тора, диләр.
– Һәрбер артист – шәхес. Үзеңне узып сикерә алмаган кебек, артист та үз тәртәсеннән ерак китә алмый. Беренчедән, тавыш – шул ук, гәүдә – шул ук, кыяфәт шул. Ә менә образларны эшләгәндә, талантына карап, артист бер-берсенә бөтенләй охшамаган образлар тудыра ала. Менә Шәүкәт абый Биктимеров даһи актер иде. Ул миңа – үрнәк. Ул шул ук кыяфәт, шул ук тавыш белән үзен танып булмый торган эчке образ иҗат итә иде. «Муса Җәлил»дәге – Палач, «Әлдермештән Әлмәндәр»дәге – Әлмәндәр, «Әни килде»дәге – Ислам – өчесе өч дөнья бит! Берсе – вәхши, икенчесе – циник, өченчесе – аксакал. Һәркайсы камил образлар. Билгеле, мондый рольләрне талант яки тырышлык белән генә иҗат итеп булмый – икесе дә кирәк.  Шундый дәрәҗәдә эшли алганда, син үзеңне чын артист итеп хис итә алыр идең. Мин шул биеклеккә омтылам. Ничек килеп чыгадыр – анысы тамашачы хөкемендә. 

– Кайбер артистлар олыгайгач та каушау-дулкынлануларны җиңә алмый, диләр. Сәхнә артында сез нинди?
– Баштарак мин дә тәҗрибә җитмәүдән, җаваплылыктан куркып калып, каушый торган идем. Үз-үзеңә ошамыйсың, уйнап җиткермисең кебек... Хәзер инде үземне иркенрәк тоям, ни дисәң дә, тәҗрибә үзенекен итә. Аны беркая да куеп булмый (көлә). Эшли-эшли шомарасың. 

– Һәрбер артистның аны артист буларак ача алган режиссеры була. 
– Әлбәттә. Мине режиссерлар яратмады дип әйтә алмыйм. Миңа Марсель Хәкимович та, Празат абый да рольләр бирә иде. Ә инде Дамир Сираҗиев белән без бергә укыгангамы, яшьтәш тә булгангамы, ул миндәге потенциалны күбрәк сизеп, күбрәк күрде, ахры. Чөнки ул миңа, әле яшь булсам да, Миңнурый ролен бирде. Равил абый Шәрәфиев Әбүзәр иде, бергә уйнадык без аны. Мине шушы роль аша таный башладылар, чөнки ул безнең халык ярата торган җырлы-биюле, көлкеле спектакль иде. Аңа кадәр мин Нурсолтаннарны уйнаган, уңай рецензияләр алган актриса идем. Аннан соң Дамир миңа Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Ахырзаман»да Ак   бүре ролен бирде, аны да тамашачы яратты. Ул безнең белән «Клеопатра»ны да эшләмәкче булган, дип ишеттем, ләкин ул театрдан китеп барды, эшли алмый калды. 



– Клеопатра роле үкенеч булып калмадымы?
– Мин бит авыл кызы, мин нинди Клеопатра инде?! (Көлә.) Кайчан да булса Клеопатраны уйнармын дип уйлаганым да булмады. Шулай да баш тартмас идем, уйнап карар идем. Нинди булса да, минем Клеопатра булыр иде ул. 

– Сез бүген Нәҗибә апа Ихсанова уйнаган рольләрне дә уйныйсыз. «Зәңгәр шәл»дә, мәсәлән. 
− Әйе, хәзер инде без дә өлкән буынны уйный башладык. Вакыт бара. Аллага шөкер, бездә әле щепкинчылар да үз көчендә. Бик тә хөрмәт итәм аларны. Без аларның эшенә сокланып, уйнауларына кызыгып үстек. Театрга да аларның тарту көче китерде бит безне. Аларның барысы да минем өчен – кумир, хәзергә кадәр кумир. Ходай исәнлекләрен бирсен дә, бергә-бергә эшлик дип кенә телим. Алардан башка театрның яме китәр кебек. Сүз дә юк, яшьләребез дә бик талантлы, безнең театрда һәркайсы шәхес. 

– Гаилә тормышыгыз турында да бер-ике сүз әйтегез инде. 
– Мин алты балалы гаиләдә-туып үстем. Безне үги әни тәрбияләде, мин аңа бик рәхмәтле. Абый мин беренче сыйныфта укыганда армиягә китте, шуннан бирле гаиләдә ир заты күргәнем булмады. Шуңа күрә дә ирләр белән ничек «идарә итәргә» кирәген белмим. Сигез ел опера җырчысы Сәет Рәинбәков белән яшәдем, ләкин без аерылыштык. Ике ул үстердем. Бер улым мәрхүм булды. Бүгенге көндә ялгыз яшим. Ләкин мин ялгызлыгымнан зарланмыйм, аның да үз рәхәте бар. Кеше барыбер нәрсәгә дә булса түзә. 

– Сез Казанның үзәгендә яшисез. Зур шәһәр арытмыймы? 
– Казанны бик яратам. Әтнә театры ачылгач, Зөлфирә апа, безнең театрга кайтмыйсызмы, дип шалтыраттылар. Юк, мин хәзер авылда тора алмыйм, миңа шәһәр шау-шуы җитмәячәк, дип җавап бирдем. Тынлык мине азрак кына куркыта да. Бакчамда да өч көннән артык тора алмыйм, тәрәзә төбеннән узып йөргән машиналар шавын сагынып кайтып җитәм. 

– Әлфия Юнысова сезнең турыдагы хатирәләрендә ак карават турында әйтә. Ул карават бармы әле?
– Ул кадерле ядкарь булып бакчада тора. Аны әти белән әни өйләнешкән елны алган булганнар, тимердән челтәрләп эшләнгән карават ул. Хәзер сарыга буядым мин аны, аларның төсе итеп саклыйм. 

– Без әле артистларны илаһи, серле затлар итеп күреп өйрәнгән буыннан. 
– Артист та кеше инде. Сәхнә теле укытучысы Асия апа Хәйруллина безгә: «Эчә күрмәгез, ямьсез кыланмагыз, артистларны хәзер күреп алалар. Син кибеттән бер ярты аракы алсаң, менә бу артистка аракы алды, эчә икән, дип әйтәчәкләр, ә синең арттагы кеше бер ящик алсын, аны күрмәячәкләр», – дия иде. Шуңа күрә артист күз алдындагы кеше инде ул, аның турында гайбәте дә, буш сүзе дә күп. Алар турында гади кешегә караганда күбрәк сөйлиләр. 
Гомумән, артистның эчендә азмы-күпме дан-шөһрәткә омтылу утыра. Ул баштарак сәхнәгә чыгарга кыюлык бирә. Үзен күрсәтү теләге булмаса, кеше сәнгатькә килмәс иде, чөнки аның күренәсе, ялтырыйсы килә. Еллар үтә-үтә бу омтылышның мәгънәсе югала, кирәге калмый, ул хис үтә, эреп югала. Миңа, мәсәлән, ул кирәкми. Мактану, дан-шөһрәткә табыну кебек сыйфатлар, киресенчә, тискәре мөнәсәбәт уята. Талантлы артист йолдызланмый, гадәттә, урта куллар кыланырга яратучан була. 

− Шулай да сәхнә сәнгате артисттан туктаусыз эзләнүне, үзен гел искә төшереп торуны таләп итә.
− Үземне күрсәтәсем килсә, ныграк тырышкан булыр идем. Үземне артык тырыш артист дип санамыйм. Мине күрсеннәр, дип, бәлки, рольләр сорап йөрергә дә кирәк булгандыр. Ләкин андый гадәтем булмады. Роль бирсәләр, эшләдем, бирмәсәләр – юк. Шулай да бер үкенечем калды. Үкенеч үк тә түгел ул... Мәскәүдән килгән режиссер мине икенче составка Катарина итеп алмакчы булган (Шекспирның «Укрощение строптивой» пьесасы буенча), ләкин Марсель ага риза булмаган.         Театр шундый бер организм инде ул, бөтен нәрсә дә чагыштыруда күренә. Артист бик күп нәрсәләргә, кешеләргә бәйле. Режиссер роль бирәме, юкмы дип көтеп торасың. Бирсә, шатланасың. Күрми калсалар, түзәсең.  Башка бер урында эш бирмәсләр, кеше шатланып кына йөрер иде. Ләкин театрда эшлисе килә. Зарланган юк анысы, үзем сайлаган язмыш бит. 

– Сезнең кино сәнгатендә дә тәҗрибәгез бар бит әле. «Неотложка»да уйнаганыгыз хәтердә. 
− Ул вакытта хезмәт хакларын вакытында бирмиләр иде, акча эшләп алу өчен төшкән кино ул. Татар киноларында да төшкәләдем. Баш тарткан чаклар да булды. Хәзер инде бөтен рольгә ябышып яту юк, әлеге дә баягы дан-шөһрәткә омтылу дигән нәрсә беткәч, җаныңа туры килгәнен генә сайлыйсың. Кемгәдер күренер өчен дә, ялтырар өчен дә түгел, ә үз рәхәтең өчен уйныйсың.

− Бүген нинди теләкләр белән янып яшисез? 
− Улыма, аның гаиләсенә, гомумән, бөтен кешегә исәнлек-саулык телим. Шулай ук  театрыбызга уңышлар телим. Дус булыйк, бер-беребезне ничек бар, шулай кабул итеп яшик. Әле матур-матур образлар иҗат итәсе килә. Аның өчен сәламәтлек һәм режиссерның сине шушы образда күреп чакыруы кирәк. Ә тамашачыларны спектакльләребезгә чакырып калам. Аларның театрга йөрүе – зур бүләк.                                                                
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар