Логотип
Гореф-гадәт

Зәкятсезнең малы хәрәм

Хатын-кызның бизәнү әйберләреннән зәкят түләргә кирәкме?
Алтын-көмешнең бизәнү әйбереме-түгелме икәне мөһим түгел: өеңдә андый байлык ята икән – болардан зәкят түләнә. Әмма алтынның авырлыгы 85 грамм яки аңардан күбрәк булса гына. Ә көмештән зәкят түләү өчен аның авырлыгы 595 грамм яки шуннан артыграк булырга тиеш. Тик кешенең, әйтик, 50 грамм алтыны, 200 грамм көмеше, болар өстенә тагын акчасы да бар икән, шуларның һәммәсен бергә кушып санарга кирәк. Нәтиҗәдә, 210 мең сум яки аннан да артыграк акча җыелса, ул вакытта зәкят түләнә. Бизәнү әйберләренең бәясе авырлыгына карап исәпләнә. Әйтик, бер йөзекнең бәясе 100 мең булырга мөмкин. Ләкин алтын буларак, ул арзанрак та тора ала. (Ломбардтагы шикелле бу: кибеттән сатып алганда, әйтик, колак алкасы «эшләнмә» дип атала, ә ломбардка тапшырганда аны инде «ватык», «калдык» кына диләр.) Ә йөзектәге, алкалардагы асылташлардан зәкят аларның бәясенә карап түләнә. 
Сүз уңаеннан. 210 мең акчаң җыелса һәм ул бер ел тотылмыйча яткан булса, аннан зәкят түләргә тиешсең. Фитр сәдакасы Рамазан аенда, гает намазына кадәр бирелә. Быел аның күләме 100 сумнан алып 600 сумга кадәр. Төрле сәбәп белән ураза тота алмаучылар фидия сәдакасы түли. Ул һәр көнне бер кешене ашату дигән сүз. Быел аның күләме 200 сум. 

Фитр сәдакасын кеше үзенең уллыкка-кызлыкка алган балаларына бирә аламы? 
Бирә ала. Ләкин моны сез ничек күз алдына китерәсез? Әйтик, тәрбиягә алган баласына 5 яшь ди. Кеше сәдаканы бер кулы белән биреп,  шунда ук икенчесе белән алып, әлеге акчаны үзе кулланырга тиеш була бит. Бу бала инде акчаны үзе тота алыр яшькә җиткән булса яки, әлеге акча, бала үсеп буйга җиткәнче, банктагы кебек кагылгысыз булып каядыр ятып торса, бирергә дә мөмкин, әлбәттә. Әмма барыбер ниндидер шикле авантюра кебек килеп чыга. Беренчедән, уллыкка-кызлыкка алгансың икән, син аны болай да тәэмин итәргә: ашатырга, эчертергә, киендерергә, тәрбияләргә тиешсең. Ә аның кулына сәдака тоттыру – акчаны читкә җибәрергә теләмәү кебек. Дини яктан караганда, хәтта мошенниклык кебек бу. (Ләкин шундый очрак булырга мөмкин: ир хатынны кияүгә баласы белән ала. Ияреп килгән бала каршында ирнең бернинди җаваплылыгы юк, шуңа күрә ул: «Бу акчаны балаңа тот», – дип, сәдаканы хатынына тапшыра ала.) 
Фитр, фидия сәдакасы, зәкят – барысы да бер үк кешеләргә – мескеннәргә  бирелә. Ягъни тору урыны бөтенләй булмаучыларга (фатир арендалап торучылар моңа керми), фәкыйрьләргә. Кемнең 210 мең һәм аннан да күбрәк акчасы юк, кем зәкят түләми – шул фәкыйрь дип санала. Шулар арасыннан сәдаканы кемгә бирү хәерлерәк соң? Әлбәттә, ятимнәр, карт-карчыклар, гарипләргә. (Эшләгән кеше дә фәкыйрь булырга мөмкин анысы. Ләкин ул бүген-иртәгә үзенә ризык таба ала әле.) Бирергә була дини юлда гыйлем алган шәкертләргә. Дин әһелләренә – муллага, мөәзингә һәм башкаларга. (Елның бер вакытында кергән зәкят акчасыннан тыш, аларның берсенең дә даими керемнәре юк). Сәфәрдә, юлда калган кешегә бирергә рөхсәт ителә. (Әйтик, кемдер безнең шәһәргә кунакка килә һәм, авыр хәлгә тарып, акчасыз кала. Үз илендә, торган җирендә ул байлардан саналырга да мөмкин, ләкин аңа ярдәм хәзер, монда чакта кирәк.) Элек колны азат итәргә бирергә булган. Хәзер алар урынына кредитлы кешеләр бар. Ләкин аларга ярдәм иткәндә шундый шарт кую кирәк: ул башка кредит алмаска тиеш. Шәригать күзлегеннән караганда, безнең җәмгыятьтә байлар хәерче булып күренергә, ә ярлылар – бай булып чыгарга да  мөмкин. Әйтик, берәүнең кулында 1 миллион акчасы бар ди. Безнең өчен бай кеше бит инде ул. Әмма аның бурычлары тагын да күбрәк – 5 миллион. Шуңа күрә ул фәкыйрь санала, зәкят тә түләргә тиеш түгел. Яки менә ике күрше яши. Берсе зур коттеджда тора, кыйммәтле машинарда йөри, чит илләрдә ял итә. Әмма аның 20 миллион кредиты бар. Икенчесе фатирны «снимать» итеп кенә яши, үзенә йорт сатып алырга тиенләп акча җыя – инде 500 мең җыйган. Шуларның беренчесе, бурычы күп булгач, фәкыйрь санала – зәкят түләми, икенчесененең өйдә ята торган акчасы 210 меңнән артыграк, ул зәкят бирергә тиеш. Менә шундый парадокс. Әмма монда бер хикмәт бар. Бүгенге көндә Ходай каршында бай саналучы кеше ахирәттә берәүгә дә бурычлы булмаячак, ә фәкыйрь дип танылганнар бурычларын анда баргач түләячәкләр. 
Инде зәкятне кемнәргә бирергә ярамаганын да әйтик: үзеңнең әти-әниеңә, дәү әти-дәү әниеңә, балаларыңа. Аларны тәэмин итү синең өчен болай да мәҗбүрият. Күңелең нечкәргәндә генә эшләргә тиеш түгел син аны. 

Улыңның хатынына, кызыңның иренә фитр сәдакасын бирү дөресме?
Әйе, бирергә мөмкин. Ләкин шул ук вакытта алар акчаны ничек тоталар икән? Ислам дине буенча, ир белән хатынның акчасы аерым булырга тиеш. Улыңның хатыны акчасын аерым тотса, «Үзеңә берәр нәрсә ал», – дип, сәдаканы  аңа бирергә була әле. Акчалары аерым түгел икән, димәк, ул бу акчаны да барыбер иренә тапшырачак. Бу очракта инде шик туа – сәдаканы үзеңнең улыңа биргән кебек булып чыгасың бит. Ә кияүгә менә бирергә ярый. Ул сиңа туган түгел – чит кеше. Хәтта син биргән акчаны синең кызыңа тотса да, ул барыбер үз акчасын тоткан кебек санала. Димәк, ул синең кулдан сәдака алса, аңа ярдәм итәргә мөмкин.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар