Логотип
Гореф-гадәт

Дагестан кызы

Йортның алар яшәгән ягыннан узсам, каерылып тәрәзәләренә карыйм. Анда хәзер чит пәрдәләр, ят гөлләр... Ул фатирда инде дустым юк.

 

Ничек танышып киттек соң әле без аның белән? Бездән урындык сорап кергәч түгелме? «Бер табуретка биреп тормассызмы, туганнар килгән иде», – диде ул. Икенче көнне урындык белән бер кап күчтәнәч тотып керде. «Нишләп инде, китегезче, булмаганны!» – дидем. «Бездә гадәт шундый, әйберне кире кайтарганда буш кертмиләр», – диде ул. Әле менә шушы табуреткаларга япкан көрпәләр дә Наида бүләкләре бит.

 

Ул – Дагестан кызы. Безнең яклардан түгеллеген кыйгач кашы, очкын күзләре, карга канатыдай чем-кара чәчләре бер карауга әйтә дә бирә. Шәрык чибәрлеге үзгә бит ул. Серле, тылсымлы... Кыяфәте генә түгел, холкы да шәрыкныкы иде аның. Итәгатьлелеге, инсафлыгы да шуннан. Ярдәмчеллеге дә...

 

Наида ире белән беренче тапкыр үз туйларында танышкан – уртак туйларында! Ә ул туй 2004 елда гына булган әле. Миңа бу бик сәер. Бер дә белмәгән кешегә кияүгә чыгып буламыни, дим, гаҗәпләнүемне яшермичә. «Нигә бер дә белмәгән? Аны әтинең энеләре белә иде. Алар, бик яхшы егет, белемле дә, тырыш та, дигәч, әти каршы килмәде. Ә бездә әти-әни сүзеннән чыкмыйлар», – ди Наида. «Әгәр дә ул сиңа ошамаса? Әгәр дә ул бик ямьсез кеше булып чыкса?» «Ямьсез булса, миңа ошамаслык булса, мине аңа димләмиләр дә бит инде. Туганнарым мине ямьсез егеткә кияүгә бирә димени?!»

 

Дүрт йөз кешелек Дагестан туен видеодан карап шаккаткан идем. «Мондый зур туйны үткәрер өчен кайлардан акча җиткермәк кирәк?» «Аны безнең гаилә генә түгел, бөтен нәсел белән үткәрәләр», – диде ул. Аларда кәләш урын-җир, сөлге-тастымал гына түгел, өй эчендә кирәкле барлык җиһазларны да үзе белән алып килә. Ир туганнары исә яшь киленне алтынга күмә – муеннарына алтын чылбырлар элә, балдак, йөзекләр кидерә. Кемнеке калынрак, авыррак – шуның белән ярашалар. Видеодагы ак бөркәнчекле миңа таныш кәләш уртага чыгып, тыйнак кына шәрык биюен бии. Апалар килеп, кулына нидер соналар. «Нәрсә бирә алар?» дим. Акча икән. Кем күпме булдыра ала. Аннары аларны каядыр озаталар – юлларына кәгазь акча, чәчәк ява.

 

Дагестанда кәләшнең туйга кадәр саф булуы әле дә мәҗбүри. «Туйдан соң ишегалдына кияү белән кәләш йоклаган урын-җир җәймәсен чыгарып эләләр. Әгәр дә кызның гөнаһлы икәнлеге ачыкланса, бөтен нәселенә хурлык була. Аны черек помидорлар ата-ата өйдән куып чыгаралар», – ди Наида. «Шундый хәлнең дә булганы бармы?» «Безнең чорда хәтерләмим, ә әниләрнең сөйләгәне бар. Әгәр дә кияү кызны бик ошатса, аның гөнаһын яшереп кала».

 

Ире белән бик матур яшәде алар. Шәрык хатыннарында ир затына каршы килү, аны гаепләү, ачыктан-ачык ризасызлык белдерү юк бит ул. Ире аны дәүләт эшендә эшләтмәде. «Бездә үзе акча таба алмаган чирле кешенең генә хатыны эшли. Хатыннар эшләсәләр дә, да ярты гына көн, гаиләләренә авырлык китермәслек кенә итеп хезмәт куя», – ди ул. Шәрык хатыны – иренең дәүләте. Ул аны матур киендерү, кеше күзенә иң чибәре итеп күрсәтү өчен акчасын кызганмый. Тормышларының авыррак чагы булып, иренең эшләре бик алга бармаганда да, Наида, кайсы кибеттә арзанрак кием бар икән, дип эзләп йөрми, кыйммәт булса да күзе төшкән, күңеленә охшаганын ала торган иде. Бу – аларның психологиясе. «Хатынына акчаны никадәр күбрәк сарыф итсә, ул аңа шуның кадәр кадерлерәк була».

 

Татар халкын никадәр генә кунакчыл дисәләр дә, безнең кунакчыллык аларныкы белән ярыша алмый. Алар бит кунакка бөтен нәсел-нәсәп белән йөрешәләр.

Корбан гаете иде. Иртән беренче булып Наида котлады. Кулында тум-тулы ике пакет. Безгә күчтәнәч кертеше. Чәй дә бар монда, дөге дә... «Наида, нигә инде син болай? Дөгегә кадәр алмасаң соң?» Шулай дигәч, ул никтер боегып калды. «Бездә бу көнне өйгә йөзләгән кунак килә. Әти ягыннан, әни ягыннан туганнар, двоюродныйлар, троюродныйлар, кодалар, кодагыйлар... Әни, мескенкәем, бүген төне буена тәм-том әзерләгәндер... Без гаеткә йөзем яфрагына төреп, долманы гына да өчәр йөзне әзерлибез. Монда бит миңа килүче кунаклар юк. Дөгене шуңа күрә алдым, бездә кунакларга дип әзерләгән дөге бөртеге саен савап языла, диләр».

 

Бәйрәмнәргә ул хинкали әзерли иде. Хинкалины кибетләрдә дә саталар, ләкин ул әзерләгәне башка төрле, безнең «бишбармак» кебек. Ит булганда – ит белән, ит югында чикләвек белән пешерә. 
Тагын газ өстенә элеп бәрән ите каклый иде. Каклаган бәрән ите – аларның милли ризыкларының берсе. Шулпа да кайната ул каклаган иттән, томалап та пешерә – бөтенләй үзгә, үзенә бер ләззәтле тәм.

 

Ә менә чуду дигән ризыкларын 2012 елда без хәтта «Сөембикә» укучыларына да әзерләргә өйрәттек.

 

Казанда яши генә башлаган мәлләрендә базар бетереп кычыткан эзләгәнен сөйләгән иде Наида. «Монда сатмыйлар икән», – дип гаҗәпләнде ул. Мин аңа авылдан көлтәсе белән кычыткан җыеп алып килгәч, чуду пешереп, кунакка чакырды. Кычытканнан шундый тәмле ризык әзерләп буласын гомер белмәс идем. Чудуның ниндиләре белән генә сыйламады ул безне. Кабактан да, эремчек белән кузгалактан да... Хәтта бакчада чүп үләне булып үскән «әби бетеннән» дә.

 

Ә сырларны ничек тәмле ясый алар! Казанда андыйны ясап булмый. Аның өчен тау һавасы, тауларда үскән үлән ашаган сыер сөте кирәк. Наидага аны әнисе Дагестаннан күчтәнәч итеп җибәрә иде. Шул күчтәнәчен дә минем белән бүлешә иде ул.

 

Наиданың әнисе – укытучы. Үз милли телләрен – табасаран телен укыта. Гәрчә Наида ул телдә сөйләшә белми, фәкать аерым сүзләрне генә әйтә ала. Әни сүзенең «дада» булуы исемдә калган. Табасаран теле дөньядагы иң катлаулы телләрнең берсе буларак Гиннесның рекордлар китабына да кертелгән.

Дагестан хатыннары барысы да кул эшенә оста. Наиданың әнисе дә бик оста палас тукучы. Наида аның бу шөгыле турында еш сөйли иде. «Көз көне әти өйгә туку станогын көйләп куя. Шушы станокны күрүгә, мин үкереп елыйм. Чөнки беләм, палас тукый башласа, әнинең безгә вакыты калмаячак, өйдәге бөтен эш миңа һәм сеңелләремә калачак. Әнинең без кечкенә вакытта тукыган ул паласлары әле һаман да хезмәт итә. Төсләре дә уңмаган, рәвеше дә китмәгән. Чын йоннан тукылган нык паласлар шул алар. Җәй көне безнең хатыннарның зур эше бар, урам ташларына салып, палас юалар».

 

Наиданың Казаннан бер дә китәсе килмәде. Аның монда газизе – нәни каен үскән зәңгәр чардуган астында якты дөньяда бер генә атна яшәгән улы кала бит. Дагестанын никадәр генә сагынса да, иренең олыгайган әти-әнисен карарга тиешлеген белсә һәм аны хупласа да, улын бу ят җирдә берялгызын калдырып кайтып китү аңа бик авыр булды.

Аның белән саубуллашуны үзем дә авыр кичердем. Ул безнең ал чәчәкле яраннарны бик яраткан иде, төсем итеп шул гөлләремне бирдем.

 

Шундый сагынам сине, Наида. Урамга чыккан саен, каерылып тәрәзәңә карыйм. Ләкин анда инде хәзер башка тормыш кайный...

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар