Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Ул кояш иде...»

29 декабрь – улының туган көне. Ул тиздән ялга кайтачак. Махсус хәрби операция зонасындагы баласын көткән ананың хәлен бары үзе шуларны кичергән ана гына аңлар...

Фронт чигендә йөргән балаңны уйлап утларга керәсең, суларга төшәсең. Һөнәре – илне саклау. Һәм ул бурычын намус белән үти. Балаң белән нидер булырга мөмкин дип, хәтта уеңа да китермисең. Бары өмет һәм ышаныч... Күпсанлы медальләр, Батырлык ордены белән бүләкләнгән өлкән лейтенант, танк ротасы командиры Рәйхан ГЫЙЗӘТУЛЛИНның әнисе Гүзәл ханым белән сөйләшә-без. Аның зәңгәр күзләрендә – яшь һәм горурлык...

– Рәйхан – беренче балабыз. Мин аны 21 яшемдә таптым. Исемен әтисе куйды. Безнең балаларның исемнәре яңгырашлы, истә кала торган: Рәйхан, Фатыйх, Халисә... Без иремнең әти-әнисе белән бергә яшәдек. Рәйхан әби-бабай тәрбиясендә үсте. Бабасы Фәритне бигрәк яратты. Иркәләсә дә, оныгында ныклы рух тәрбияләде. Кечкенәдән спортка тартылды Рәйхан. Балалар бакчасына барганчы иртүк торып бозга хоккей тренировкаларына йөрттек.

Аннан мәктәп еллары... Ул бик актив булды. Мәктәптә үткәрелгән бар чараларда катнаша: бии, җырлый, алып бара, КВНда уйный... Мәктәп директоры Энҗе Миннуровна аңа юкка гына «улым» дип эндәш­мәгәндер. Ул һәрвакыт елмайды, һәркемне якын күрә белде. Аннан җылылык бөркелә иде.
Шуңа мәктәптә дә аны бик яраттылар. Рәйханга 13 яшь чагында көтмә­гәндә яман чирдән бабасы үлеп китте. Бик авыр кичерде бу югалтуны улым. Җитмәсә, ул елны әти нигезендә – Яшел Үзән районы Зур Карауҗа авылында төзелеш башлаган идек. Авыру әти белән әни шунда. Рәйхан белән 3 яшьлек Фатыйхны да кайтарып куярга туры килде. Эш белән әвәрә килеп, балалар  һәрвакыт икенче планга кала, кызганыч... Фатыйх өчен җавап­лылык Рәйхан өстендә булды – җәй буе энесен карады. Шунда үсеп тә киткәндәй тоелды... Рәйхан тугызны тәмамлагач, әтисе белән икесе арасында җитди сөйләшү булды. «Улым, сиңа бары якты киләчәк телим. Сине хәрби училищега бирәсем килә. Әмма Казан югары танк команда училищесына укырга керер өчен сиңа 11 нче сыйныфны тәмамларга кирәк», – диде әтисе. Рәйханның: «Әти, анда барысы да бик җитди бит, ә мин андый түгел», – дип әйтүенә, әтисе: «Сиңа җитди булырга вакыт җиткәндер инде», – диде.

Рәйхан әтисе сүзен аяк астына салып таптамады, үзен башка өлкәдә күрсә дә, хәрби булырга карар кылды. Кечкенәдән бирелгән патриотик тәрбия дә үз ролен уйнамый калмагандыр. Хәрби булуына мин дә каршы килмәдем. Хөрмәтле һөнәр. Аннан соң безнең гаиләдә төп сүзне әти әйтә. Үзем дә шулай тәрбиялән­гәнмен: әти, ир сүзенә каршы килергә ярамый, аларның сайлавын хөрмәт итәргә кирәк. Рәйхан унберенче класста укыганда авырга узуымны белдем. Миңа 40 яшь, буй җиткән улым бар. Рәйхан бу хәбәргә шаккатты, оялды да бугай әле. Бу хакта беркемгә сөйләмәгән. 

Улым бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырды, һәрвакыт спорт белән шөгыльләнгәч, физик әзерлеге дә яхшы иде. Шулай итеп танк училищесы курсанты булды. 5 июльдә аларны яшь сугышчы курслары узарга ай ярымга полигонга алып киттеләр. Аны бик авыр озаттым. Һәрвакыт янымда иде бит. Саубуллашу күз яшьләрсез булмады. Әллә кая еракка җибәрәм кебек тоелды... Өйгә кайткач та еладым да еладым. Хәтта әйберләрен җыеп куярга кулым бармады. Ничек калсалар, ул кайтканчы шулай урынында ятсыннар дип уйладым. Җүләр булганмын. Ул бит исән иде... Тормышыбызда булырга мөмкин иң куркыныч хәл түгеллеген аңла­маганмын... Егерме көннән Халисәне таптым. Фотосын иң беренче аңа җибәрдем. Яңа туган бала кып-кызыл, шешенгән бит инде, ә ул: «Е-мое, нинди чибәр!» – дип язып җибәрде. Чынлап та, сеңлесен бик яратты. Алар бер-берсенә охшаганнар да. Училищеда укыганда да Рәйхан мәктәбен онытмады. Каникулга кайткач, директор, укытучылар белән очрашырга мәктәпкә бара. Сагынды булса кирәк... Сыйныфташлары белән дә элемтәне өзмәде. Училищеда беренче мәлләрдә авыр да булды бугай аңа. Ташлыйсы да килмәде микән әле... Әмма безгә берни сөйләмәде, сиздермәскә тырышты. Күңелендәгесен ул чакта бары йөргән кызы Эльвина белгәндер. Күрше подъездда гына яшәгән кыз белән бер ишегалдында уйнап үсте ул. Бергәләп йөрүләрдән дуслык туды, аннан соң мәхәббәт бөре­ләнде... Мәктәптә «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә Эльвина да килде. (Алар төрле мәктәптә укыды.) Шунда улым безгә рәсми рәвештә Эльвина белән очрашуын әйтте. Училищеда укыганда Эльвина Рәйханга зур терәк булды. Ул булмаса, бәлки, улым ярты юлда бирешкән дә булыр иде. Әтисенә биргән сүзе дә үзенә күрә бер көч чыганагы булгандыр. Сүз биргәч, үтәргә кирәк бит! Училищеда укыганда да улым үзен бары уңай яктан күрсәтте, актив булды. Аны хәтерлиләр, курсантларга үрнәк итеп сөйлиләр. Улым инде исән булмаса да, бу хакта ишетү бик рәхәт… Димәк, улымны монда да бик яратканнар...

Ул еллар яшьләр өчен сынау булды – сирәк кенә күрешүләр... Әмма алар аны лаеклы үтте. Училищены тәмамлаганда – июнь аенда улым Эльвинага тәкъдим ясады. Без туйга әзерләнә башладык... Барысы да бүгенгедәй хәтердә: Эльвина – ап-ак туй күлмәгеннән, Рәйхан – хәрби формадан. Бәхетлеләр! Распределение буенча Рәйхан Чиләбе өлкәсе Чибәркүл шәһәрендәге хәрби частька эләкте. Ул барып яшәү урынын кайгырткач, Эльвина китте. Бераздан хәрби частьтан Луганскига алып китә башладылар. «Монда ялгызым калмыйм. Мин бит хәрби, һөнәрем – илне саклау. Бу бәрелешләр озакка сузылмас әле», – дип, үзенекеләр белән китәргә карар кылды. Хатынын анда калдырырга теләмәде. «Якыннарың янында булсаң, миңа тынычрак булыр», – диде. Алар бергә бары ике ай яшәп калды... Һәрвакыт улым янында, аңа якынрак булырга теләсәм дә, монда – тормыш мәшәкате, кечкенә кызым... Барысын да ташлап озатырга барырга уйламадым да. Хәлнең никадәр куркыныч икәнен аңлап та бетермәгәнбездер. Ул да безгә берни сөйләмәде. Эльвинаның әти-әнисе генә китте. Ярты елдан соң – апрель аенда ялга кайтты. Анда да тынычлап ял итә алмады. Бүген китәсе, иртәгә китәсе дип яшәде... 9 май алдыннан озаттык без аны. Улым озату мәҗлесе уздырырга теләмәде. «Син хәзер интегеп әзерләнәсең, озату мәҗлесе үлем мәрәсименә әйләнәчәк», – диде. Әмма без еламаска сүз бирдек. Эчебездә ут янса да, туганнар белән бик күңелле генә утырдык. Ул көнне һава торышы шундый матур иде, кичен вак яңгыр сибә­ләргә тотынды, ә аэропортка барырга чыккач, каты итеп яңгыр коя башлады... Чиләбегә рейсны да күңелле генә көттек әле без, ә менә китә башлагач... җебедем. Шундый җибәрәсем килмәде. Каты итеп кочакладым... Улымны соңгы тапкыр күрәм дигән уй башыма да килмәде ул чакта. Бер секундка да кереп чыкмады уема... «Әни, барысы да яхшы булыр», – диде ул да. Эльвина башка рейс белән аның артыннан Чиләбегә очты. Алар анда берничә көн бергә булдылар. МХОга китәр көне билгеле булгач, Эльвинаның әти-әнисе тагын юлга чыгып китте. Мин зур рәхмәтлемен аларга! Ә минем гомерлек үкенечем булып калды... Нигә шунда утырып китмәдем икән?! Үкенәм хәзер... Бик... Барысына кул селтисе дә, чыгып китәсе калган бит югыйсә... Ярты ел үтәр дә, кабат ялга кайтыр дип уйладык. Әни кешенең өмете бервакытта да өзелми ул. Хәтта баласы үлгәч тә...

Ялыннан соң аларны Донецк юнәлешендәге хәрби хәрәкәтләргә җибәрделәр. Ноябрьдә аның чираттагы ялы иде. Командованиене алгач, рота командирын алыштырырга кеше көтәргә кирәк, график буенча ялга китү авырлаша. Кайтырга декабрь уртасында гына рөхсәт булды. Хәзер кайтсам, Яңа елга китәргә кирәк булачак дип, ялын бераз кичектерүне үзе сораган. Декабрьдә без инде аны көтеп яшәдек. Хатыны яшәп торырга үзләренә фатир арендалап, аны җыештырып куйды. 26 сына Рәйхан аңа билет алырга кушкан. Ял алыр өчен аның документларына кул куелган, хәтта әйберләре җыелган...

20 декабрь иде ул... Эльвина да, без дә күтәренке рухта. «Бүген иртән Рәйхан соңгы заданиесына киткән иде, әле һаман язмый», – дип язды Эльвина. Рәйхан заданиедан кайтуга хәбәр бирә иде аңа. Ул көнне кичке унда Эльвинага училищедан шалтыратканнар… Без инде йокларга ятарга җыена идек. Иртәгә безгә – эшкә, балаларга – бакчага, мәктәпкә. Тормыш җаена гына тәгәрәгән көннең киче иде ул... Ә бу вакытта инде… Робертка кода шалтыратты. Алар сөйләшкәндә нәрсәдер булганын аңладым... Ышанмадык... Безнең Рәйхан да һәлак булса инде, башкалар ничек кайтыр дип уйладым. Рәйхан кебекләр тирәсеннән үлемнең урап узуына ышана идем. Хәер, миңа калса, бөтен ана да нәкъ минем кебек уйлыйдыр... Төнне өмет белән уздырдык. Иртәгәсен көттек. Үзебезнең ка­наллар аша белешәсебез килде. Иртән үк шалтырата башладык. Рәйханның үлеме турында белүчеләр юк, ул һәлак булучылар исемлегендә дә юк. Әйе, алар заданиега барган. Аны уңышлы үтәп кайтканда танкка дошман дроны һөҗүм иткән. Рәйхан каты яра алган – госпитальгә озатканнар. «Исән булырга мөмкин, әйдәгез, өметтә булыйк», – диде­ләр. Мөмкин дигән сүз кешегә бик зур өмет бирә икән ул! Без, әлбәттә, җиңел сулап куйдык, шатландык. Тизрәк улыбызны барып күрәсебез килде. Анда кадәр барырга транспорт эзли башладык. Кичен безгә училищедан вәкилләр килде. Шатланып каршы алдык. Безгә бару юлларын аңлатырлар дип көтәбез. Урындыкка утырырга куштылар һәм барысын да җентекләп сөйли башладылар. Ә без әле һаман өметләнәбез... «Госпитальдә алган яраларыннан үлде», дигән сүзләрне ишеткәч, аяк астымнан идән шуыша кебек тоелды... Мин бит аларның: «Улыгыз исән», дип әйтүләрен көтеп утырам... Баксаң, безгә килеп барысын да сөйләп бирергә аларга Рәй­ханның фронттагы дусты Егор кушкан. Егорга шалтыраттылар. Улым белән нәрсә булганын без тагын бер кат тыңладык... Барырга насыйп булмады, волонтерлар белән элемтәгә кердек... Улым ялга кайтасы урынга, 27 декабрьдә ГАЗель машинасында такталар белән кадакланган табут кайтты. Аллага шөкер, улымны юып, кәфенләп ислам кануннары буенча җирләдек. Иртәгә туган көне дигән көнне... Ул хәзер бабасы белән бер зиратта ята. Аллага шөкер дим, чөнки улының җәсәде кайтуын зарыгып көтеп яшәүче ата-аналар да бар... Ә мин улымны җирләп кайткач та, аны көтүдән туктамадым. Ялгышканбыздыр, ул түгелдер дип уйладым. Бер ел үткәч кенә өметем өзелде... Елаудан туктагач кына аның үлемен кабул итәрмен. Тик кайсы әни үзеннән алда баласының җир куенына керүен кабул итә ала икән?!. Эльвинага да бик авыр. Аңа карап, миңа икеләтә авыр. Чын күңелдән Эльвинаның бәхетле булуын телим. Миңа да җиңелрәк булыр иде...

Безне ташламыйлар: классташлары да, мәктәп тә... Ул укыган мәктәптә узган ел мемориаль такта куйдылар, музей ачтылар... Рәйхан үзе дә безне ташламый. Һәрвакыт ярдәмен тоям. Һәлак булганнан соң биргән Батырлык орденын ала алмый азапландык. Аны Чиләбегә җибәргәннәр. Күп тапкырлар шалтыраткач кына язмышы хәл ителә башлады. Әтисенең 50 яше тулган көнне военкоматтан шалтыратып, орденның кайтуын хәбәр иттеләр. 1 сентябрь көнне мәктәптә мемориаль такта ачылганда военкомат вәкиле тантаналы рәвештә орденны тапшырды. Ул чакта әтисе дә күз яшьләрен тыя алмады. Орденны Рәйханның әтисенә бүләге дип кабул иттем.

Хезмәттәшләре сөйләвенә караганда, Рәйхан фронтта да кешелеклелеге белән аерылып торган. Командирлар да төрле була. Ул һәрвакыт взводы, ротасы белән бергә булган. Башкалар белән бергә машинаны да ремонтлаган. Киемен, кулын пычратудан курыкмаган. Транспортны бик ярата иде шул... «Рәйхан кебек командирлар артыннан барасы килә», – диде­ләр... Рәйхан командованиесе экипажындагы механик-йөртүче Саша армиядә контракт төзеп калган. Хәрби бәрелешләрнең беренче көннәрен­нән үк катнашкан. «Сиңа укып, офицер званиесе алырга кирәк», – дип, улым аны Казанга танк училищесына укытырга җибәрүләренә ирешә. Саша – Иркутскидан. Увольнениегә чыккач, ул безгә килә. Аның белән гел Рәйханны искә алабыз, ул бик рәхмәтле аңа... 

Рәйханга Жуков медале бирел­гәч, фотога төшереп җибәргән иде. Котлап, сер булмаса, нәрсә өчен дип сорап яздым. «Нәрсә өчен икәнен сиңа әйтмим. Бу сер булып калсын», – дип язды һәм ул серне үзе белән алып китте. Берни сөйләмәде безгә. Соңгы язышуыбыз булган: «Герой исемен кемгә бирәләр?» – дип сорадым. «Герой исемен болай гына бирмиләр, аның өчен бик күп эшләргә кирәк», – дип язды. «Син безнең өчен инде герой. Безгә геройлык та, дан-шөһрәт тә кирәкми, үзең исән-сау гына йөреп кайт», – дип яздым... Улыбыз – горурлыгыбыз. 

Татарстанда беренчеләрдән булып оештырылган «Герой әтисе» күргәзмәсендәге Рәйханның фотопортреты астында әтисенең сүзләре язылган: «Минем өчен улым зур хәрефтән башланган Офицер! Хәрби бурычын үтәп, минем улым барыбызга да батырлык һәм фидакарьлек үрнәге күр-сәтте, Ватанны чын саклаучы буларак танытты үзен». Йә, әйтегез, мондый улың белән ничек горур­ланмыйсың инде?! 

Энҗе ИБӘТУЛЛОВА,
Казан шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 68 нче санлы татар-рус мәктәбе директоры

Рәйхан беренче сыйныфтан башлап бездә укыды. Ул мәрхәмәтле, шат күңелле, кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел иде. Ныклы рухлы, җаваплы булып үсте. Нинди генә хәл булса да, һәрвакыт ягымлы итеп елмаеп йөрүе хәтерләрдә мәңгегә сакланып калды. 11 нче сыйныфны тәмамлаганда камерага ул шундый сүзләр әйткән: «Мин – Рәйхан Гыйзәтуллин. Мине бөтенесе дә ярата. Үлә калсам да, яратачаклар!» Рәйхан бик актив укучы булды. Укучылар советында әйдәп баручыларның берсе иде. 2024 елның 29 декаб­рендә, Рәйханның туган көнендә, мәктәптә МХО геройларына багышланган музей ачтык. Экспонатлар арасында, аның матур кешелек сыйфатларын раслый торган әйберләр саклана. Рәйханның җаваплы укучы булуын ачык күрсәткән экспонатларның берсе – әти-әни­ләре мәктәп музеена тапшырган «XXI гасыр малайлары өчен өстәл китабы». Әлеге китап­ның бер битендә, галстук бәйләү турында язылган инструкциянең янәшәсендә «Гизатуллин Райхан. 31.08.2015. Последний день лета! 22:31. Завтра в шк» дип язып куйган. Бу язу аның җаваплылыгын һәм мәктәпкә булган олы мәхәббәтен күрсәтә. Махсус хәрби операциягә киткәч тә һәрвакыт элемтәдә булдык – мессенджерда хат алышып тордык. Рәйхан педагогик коллективка сәлам әйтте һәм ялга кайткач мәктәпкә килергә вәгъдә итте. Һәм вәгъдәсен үтәде: ялның икенче көнендә үк үзенең ихлас елмаюы белән мәктәпне яктыртып килеп керде! Рәйханда кешеләрне кайгырту, аларны берләштерү, аларда ышаныч уяту һәм үз артыннан ияртү сыйфаты көчле иде. Аның Ватан сакчылары арасында очрак­лы гына булмавына чын күңелдән ышанам. Йөрәгендә һәрвакыт яктылык, үзе игелек сагында иде. Рәйхан исән чагында да үрнәк булды. Хәзер ул укучыларыбыз тиңләшерлек Герой, ә безнең өчен – иң яхшы укучыбыз һәм яраткан улыбыз.

Рәйхан ГЫЙЗӘТУЛЛИН – Казан югары хәрби команда танк училищесында белем алганнан соң Чиләбе өлкәсендәге хәрби частька җибәрелә. Аннан махсус хәрби операциягә китә. Луганскида, Донецк юнәлешендә Львов 6-нчы гвардия танк полкында һәм 90 нчы танк дивизиясендә хезмәт итә. Өлкән лейтенант Рәйхан Гыйзәтуллин танк ротасы командиры була. 2023 елның 20 декабрендә хәрби заданиены үтәгәндә алган яраларыннан һәлак була.  «Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Сугышчан батырлыклары өчен», «Хәрби батырлык өчен», Жуков медальләре белән бүләкләнә.Вафатыннан соң әти-әнисенә Батырлык ордены тапшырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар