Логотип
Гореф-гадәт

Зәйдә әле дә җәй

Казанның көзге җиле юл буе каеннарын ия-бөгә без утырган автобусны озата. Әйтерсең, ерак юлга чыгуыбызны ошатмый, ачулана, дулый.

Юлыбыз ерак шул – безне Зәй көтә. Без дигәнем – «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм бертөркем журналистлар. Борынгы милли гореф-гадәтләребезне көнкүрешебезгә яңадан кайтаруны, балалар үстергәндә халкыбызның тәрбия ысулларын куллану, хатын-кызларны милли кул эшләре, милли ризыклар әзерләргә өйрәтүне максат иткән «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы бүген Зәйдә узасы. Ә аңынчы безнең әле бу төбәк белән ныклабрак танышасыбыз бар.

Ниятләп куйган программа мавыктыргыч булырга охшаган. Дөньяга Мөдәррис Әгъләмов, Рабит Батулла, Аяз Гыйләҗев, Мансур Хәсәнов, Наил Дунаев, Гурий Тавлин, Хатыйп Миңнегулов кебек шәхесләрне чыгарган Зәй төбәгендә сокланырлык эшләр дә, үрнәк алырлык кешеләр дә күп.

Шәхесләре белән генә түгел, җитештерү-сәнәгать оешмалары белән дә алдынгы бу як. Шәһәрнең «Зәй крекеры заводы» 1974 елда ачыла. Бүген ул крекер, чипсы, печенье-перәннек, конфетлар җитештерү белән мәшгуль.

Республикабызда «ак алтын» заводы Буада гына бар дип уйлаучылар ялгыша. Татарстанда кулланылучы шикәр комының яртысы Зәйдә җитештерелә. Мондагы шикәр заводы 1960 елда төзелә бшлый, ә 1966 елда аның ишегалдына шикәр чөгендере төягән беренче йөк машиналары керә. Зәйнең бүгенге йөзен ГРЭС, «КамАЗ – Автоагрегат» акционерлык җәмгыяте, металл, тимербетон корылмалар әзерләүче заводлар, промышленность-төзү комбинаты кебек эре сәнәгать предприятиеләре билгели.

Болары Зәй җирлеге белән таныштыру өчен генә иде. Капкасын какканчы, анда кемнәр яшәгәнен бел, диләр бит.

Казаннан ук ияреп килгән җил, тырыша-тырыша, Зәй күгеннән болытларны куа. Кунаклар килешкә ялтыратылган өй шикелле, Зәй безне кояшлы, матур көн белән каршылый. Зәйдә әле дә җәй икән бит!

 

Беренче тукталыш – шәһәрнең «Энергетик» мәдәният йорты. Иртә таңнан биредә ярминкә гөрли. Зәйлеләр үстергән көзге уңыш, алар әзерләгән нигъмәтләр, көнкүреш товарлары белән танышабыз. Минем өчен, мәсәлән, Зәй төбәге иң беренче чиратта палас сугучылары белән билгеле. «Ак калфак» оешмасының бүгенге утырышында чагылачак темасы да юкка гынамыни «Суккан палас өстендә йомры калач» дип атала. Алгарак китеп булса да әйтим, Кадер авылында безгә палас сугу күренешен дә күрсәттеләр. Зәйнең атаклы палас сугучысы Гасимә апа Мофаздалова апага инде 95 яшь икән. Аның палас суга торган станогы бүген дә исән, ә ул суккан паласлар Франция, Финляндиягә кадәр барып җиткән.


 

 

Икенче тукталыш – «Тылсымлы әкият» балалар бакчасы. «Тылсымлы әкият», «Салават күпере», «Күк чәчәк», «Алтынчәч», «Энҗе», «Якты коңгыз», «Уймак кыз», «Кояшкай» – Зәйдәге балалар бакчаларының атамалары бу. Кәнфит чугын хәтерләткән сөйкемле балалар башкаруында «Орчык өмәсе», «Серле сандык», «Каз өмәсе», «Табында ак күмәч», «Кич утыру» дип аталган җырлы-биюле тамашалар караганнан соң, бакчаның эченә узабыз. «Әби белән бабушка» клубының чыгышы буласы. Әнә татар әбисе, урысныкы, удмурт, чуаш әбиләре. Һәр халыкның үз милли киеме, милли биюләре... Шушы урында зәйлеләр тарафына тагын бер мактау әйтим әле. Кунаклар да игътибар итми калмагандыр, соңыннан пленар утырышта «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Рәесовна да бу хакта сүз кузгатты – балалар өстендәге милли костюмнар матур һәм үтә затлы иде. Калфаклы, камзуллы, хәтта чиккән изүле дә бу киемнәргә акчаны жәлләп тотмаганнары әллә каян күренеп тора. Югыйсә, «ярамаган тагын бала-чагага» дигәндәй, арзанлы тукымадан ничек-кирәк алай тегелгән киемнәрдән фәкыйрьлек, мескенлек тоемлана. Афәрин, зәйлеләр!

 

 

Имәнлебаш авылы – маршрутыбыздагы өченче тукталыш. Кызлары җитеп килгән гаиләләргә бер файдалы мәгълүмат әйтим әле – Имәнлебашта бик матур сандыклар ясыйлар. Зурысы бар, кечкенәсе, арзаны, кыйммәте... Балчылары, чигүчеләре, гөлләр үстерүчеләре белән дә истә калыр бу авыл.

 

Гөлләр-чәчәкләр үстерүче Вәлиевлар гаиләсе бүләк иткән яраннарыбызны кочып, мәдәният йортына юнәләбез.


 

 

«Эх, элеккеге ипиләргә җитми инде», – дигәнне ишеткәнегез бар идеме? Күпләрнең тел очында тәме сакланган борынгыча пешкән ипине беренче тапкыр шушы авылда авыз итүем. Чүпрә кулланмыйча, колмак әчеткесе белән Хөснетдинова Бибисәйдә апа пешерә аларны.

 

Кызыксынган кешегә рецепты болай: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vypechka/?id=8109

 

 

«Палас сугу», «Май чабу», «Урак өсте» күренешләрен карау өчен дүртенче тукталышка – Кадергә борылабыз. Чиккән сөлге, чигешле мендәр тышлары, гөбеләр, паласлар белән каршылый безне Кадер. Чигүле мендәрләрдән бер читтәрәк кенә Әхмәт авылыннан Фаит абый Ситовның сбруйлар күргәзмәсенә тап булабыз. 11 яшеннән колхозда эшләгән Фаит абыйга үз гомерендә бригадир да, клуб мөдире дә булырга туры килә. Жор сүзле, тормышның һәр очрагына күңелендә берәр шигырь йөрткән Фаит абый ат сбруйлары ясау белән кайчан шөгыльләнә башлаганын хәтерләми дә инде. «Тройка атлар җигеп йөргән вакытта ясаган идем боларын», – ди ул. «Аның уртасы чокырлы бер бүкәне торыр иде өйдә. Калай банкаларны кисеп, кырыйларын шомарта да, бүкәндәге чокырга каплап, чүкеч белән суга. Сбруйлардагы тәңкәләрне шулай итеп ясаганын беләм», – дип сөйли Фаит абыйның кызы Алсу Әюпова. Гомере буе атлар тоткан, өздереп гармунында уйнаган Фаит абыйның соңгы елларда күзләре генә бераз сынаткан менә. Быелларда яраткан шөгылен калдырып торырга туры килгән.

 

 

Бишенче тукталыш – Бигеш авылы. Бигешлеләрнең горурланырлыклары бар. Академик Мансур Хәсәнов шушы авылдан. Көянтә-чиләкләр күргәзмәсе белән танышканнан соң, юлыбызны дәвам итәбез.

 

Зәйнең үзеннән башланган сәяхәтебез боҗрасы Зәйдә ябыла. Пленар утырышны муниципаль район башлыгы Рәзиф Кәримов башлап җибәрә. Купшы сүзләр куйшмыйча, үзебезчә, гади генә иттереп, районның бүгенге тормышы белән таныштыра. Татар җәмгыятен борчыган мәсьәләләрнең аларга да ят түгелен әйтә. Аннан соң сүз Бөтендөнья иҗтимагый татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисовага бирелә. Бу сәяхәтебезнең Зәй белән танышу гына түгеллеген, ә тәҗрибә мәйданы булуын әйтеп китә ул. Чөнки төрле районнардан килгән 100 делегат арасында тәрбиячеләр дә, укытучылар да, район хакимиятендә эшләүчеләр дә бар. «Ак калфак»ның максаты да бит – республикабыздагы үрнәк алырлык эшләрне күреп, шуны үз районыңда да кабатлау. Бу хакта Кадрия Рәесовна кат-кат искәртте. «Без бүген Зәйдә халкыбызның никадәр милли йоласын күрдек. Аларның берсе дә онытылып, тарих төпкелендә калырга тиеш түгел. Без аларны балаларыбызга яшьтән үк өйрәтә килергә тиешбез. Бу бит мирас, үз халкыбызга гына хас кабатланмас мирас». Борынгы йолаларыбыз, гореф-гадәтләр, халык сәнгате һөнәрләренең чын мирас булуын төшенәбез бугай инде акрынлап. «Ак калфак»ларның тырышлыгы нәтиҗәсе бу.

 

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар