Логотип
Проза

Җиһаннур

(Повестьтан өзек)

...Җиһаннур үлем түшәгендә ята... көткән ике баласы кайтып җитмәгән... үги балалары...  Калын китапларга язарлык тормышын күз алдыннан кичерә. Вакыт-вакыт балаларын барлый...

– Мәрзия... Рәхимә... Нуридә... Розалия... Нәзирә... Әлфия... Гөлфия, – дип санап китә.

Кызлары Җиһаннурның кайсы баш очына, кайсы аяк очына тезләнеп:

– Әни, әни, без монда! Барыбыз да монда, борчылма, әни, – дип җавап кайтаргач, карчык хәлсез куллары белән өстендәге одеялын төзәткән була. Җиһаннур җанының күбәләк кебек очарга торганын сизсә дә, балаларын вакытсыз шомландырасы килми.

– Барыгыз. Ял итегез. Мин азрак ятып торам. Үзем генә... Камилем белән...

Кайчандыр өйдә җил-җил йөргән әниләре сүрелеп бара. Бүген-иртәгә китәргә тора. Кызлары-уллары да, кияүләре дә моны аңлый. Урам як тәрәзә төбендә торган гөлләренә карап ала. Төпләре кипмәгән микән? «Мин үлгәч, бу яраннарны кем карар инде? Йортны буш итмәсләр анысы. Оланнары бар да тәртипле, тәрбияле. Камиле күптән көтәдер инде...

– Юк, юк, ашыктырма, Камилем! Әле Һәдия белән Хәмитемне күрмичә синең яныңа китеп булмый. Туктале, Фәрите күренми түгелме соң?
И карт тинтәк, карт тинтәк!.. Фәритнең әтисе янына китеп барганына ун еллап узды түгелме соң?.. Камиле үлгәч, кыш чыгарга Фәрит гел кайтып алыр иде. «Мин барында синең өчен кояш чыгар, әни. Сүнмәс! Син минем иң якын кешем!» – дияргә ярата иде Фәрит.

Җиһаннур өстендәге күлмәген сыйпап куйды. «Бу яулыгым белән күлмәкне дә Фәрит улыбыз алып кайткан иде бит! Озак кимичә ятылды. Соңгы сулышымны алганда булса да, өстемдә Фәритем бүләк иткән киемнәрем булсын әле, үзе бакыйлыкта булса да... И акыллы бала булды да соң! Мин Ядегәргә килен булып төшкәндә, ничәдә иде соң әле? «Әни, кайттыңмы?» – дип, ике куллап килеп күрешкәннәре...» Җиһаннур яулык чите белән күзләрен сөртте. Фәритнең өйләнгән чаклары карчыкның хәтерендә яңарды. Кызлары белән өстәл тутырып 400 дән артык пилмән ясаганнар иде ул чакта.

Шунда үз кызы Нуридә бераз көнләшкәнен сиздереп:

– И әни, үги балаларыңны бигрәк яратасың инде, миңа караганда да. Йөгереп йөрүеңне карап торам да аптырыйм мин сиңа, әни! – дигән иде.

– Безнең өйдә үги балалар юк, монда бар да үзебезнеке, кызым! Улларыбызны яратып килгән киленнәр дә безнеке! – дип, Нуридәне өнсез калдырган иде.

И-и, искә алсаң, бигрәк матур вакыйгалар булган икән бит! Нуридәсенә күз төшергән Маннур кияүне генә әйт әле син! Кино куеп кайтканда, свиданиегә чакырып, морҗага мылтыктан атып китә иде! Тәки үз дигәненә иреште бит – каратты Нуридәне. Акыллы балалар үстерделәр. Динмөхәммәт тә сүзендә торды: кызыбызны Украинага гел чакырды, акчалата да, киемләтә дә булышты үзе. И бу гомерләр!

Җиһаннур инде сүнә барган карашы белән урам як тәрәзәләрен күзләде. Карчыкның дөм томаланган күзеннән яшь бәреп чыкты. Әйтерсең лә бу матур дөньяны калдырып китәр алдыннан ул үзе яшәгән елларны кире урап чыгарга тели. Бу йортка беренче аяк баскан көннән үзен «Әни» дип өзелеп каршылаган үги балаларның һәрберсенә булган карашын кабат хәтеренә төшерәсе килде. Рәхимә белән Розалиясе аны кабат үзе үстергән яраннарны күрерлек итте бит. Әнвәр кияве Чабаксарга кадәр алып барып, күзенә операция ясаттылар.

Карчыкны кызлары көн дә төрле-төрле күлмәктән, яулыктан өф итеп карап кына торганны күргәч, хастаханәдә ятучы авырулар хәйран калган иде.

– Бар бит иманлы балалар! Яныннан да китмисез, әниегезне бигрәк кадерлисез! Сез ике генә бөртек, ахры, җаннарым? – дип аптыраганнар иде.

– И апалар, әни үзе дә безне килүгә яратты бит ул, соңгы күлмәкләрен сүтеп, безгә киемнәр тегеп кидерде, – дип, палатадагыларны тагын бер таң калдырды Рәхимәсе.

– Бу Җиһаннур апа үз әниегез түгелмени? – дип аптыраштылар ул вакытта.

– Унберәү без! Барыбыз да үз әниебезнеке! Үгиләр булмады безнең өйдә! Шулай бит, әни? – дип, Розалиясенең кочаклап алулары күңелгә кереп калган.

Карчык авыр итеп көрсенеп куйды. Кала дөнья...

Ул яраткан балалар да, оныклар да кала...

Өй эчендә әниләренең авыр хәлен ничек тә җиңеләйтә алмауларына гаҗиз калган кызларының бернинди эшкә дә куллары бармый. Кияүләре ишегалдында бу авыр халәттән чыгар өчен тормыш вакыйгалары турында сөйләшкән була.

– Әби – бу йортның нуры, көн дә чыга торган кояшы иде бит ул!

– Хәмит кайтып өлгерсә ярый инде! Әни бигрәк тә ярата иде бит аны.

– Алай димәгез әле, әби барыбызны да яратты ул!

– Егерме ике кешегә җитәрлек бер казан аш, бәрәңге пешерә иде бит!

– Уйлап карасаң, бер кешегә ике бәрәңгедән дә, 44 бәрәңге әрчергә кирәк ләбаса! Ничек түзгәндер?!

– Көн аралаш уникешәр ипи салып кара әле син!

– Бабай шулкадәр җирдән ничек барып ала белгән диген?! Фронтовик кеше шул, чамалаган инде ул. 

– Да, егетләр! Безнең әбигә исән чакта һәйкәл куярлык! Без менә барыбыз да җыелдык, патамушты әби үзе алтын бәясе кеше ул! Татарстанда юк башка андый әни! 

...Җиһаннурны кургашын кебек авыр уйлары кабат Смәелгә кайтып төшкән көннәренә алып китә. Сугышлы көннәргә... И бу гомеркәйләр!

 

...Яңа Смәел Җиһаннурны «Гөлҗиһан» итеп, тырышлыгы, эшкә уңганлыгы, булганлыгы өчен яратты. Хатын үзе дә Гөлҗиһан дип эндәшүләренә өйрәнеп китте.

Бикмөхәммәт колхоз тегермәнендә ярма тарттырганда авылдашлары сүзенә колак салгалый да, кайтып Мәйсәрәгә куанып сөйли:

– Бүген дә безнең киленне мактап сөйләделәр. Уракны да бик җитез ура икән. Кырда аңа җитүче юк, дип торды Сәйфетдин дә. Динмөхәммәтне әйтәм әле, шундый хатынын әллә кайчан алып кайтып күрсәтәсе урынга?

Мәйсәрә карчык күңеленнән генә уйлаган нәрсәләрне иренә әйтәсе итмәде: «Карт тинтәк, патша улы диярсең! Бикми дисәң, Бикми! Менә Гайсенур да шундый килен алып кайтсын дип теләсә ни була?»

– Ярар, карт, кеше мактап сөйләгәч, яхшы инде. Яманласалар, нишләр идек?! – дип, иренә уйлаганнарның барын да ирештермәде. Хатыннар өчен иң авыр
эш – сер саклау икәнен Мәйсәрә карчык күптән откан.

Авыл инешеннән су китергәндә дә, йорт эшләрендә дә сынатмады Җиһаннур. Әмма көн туса, иреннән хәбәр юклыкка гына йөрәге көя. Сугыштан авылга көн аралаш яман хәбәрле хатлар килеп кенә тора.

Нуридәнең тәпи атлап китүен бабасы белән әбисе аеруча шатланып кабул итте. «Безнең матур кызыбыз!» – дип, сабыйның күңелен ничек күрергә, аны ничек сөяргә белмәделәр.
Әнисе күбрәк колхоз эшендә булгач, Нуридәнең теле дә «баба, әббә» дип ачылды. Ул еллардагы «Туры юл» колхозы рәисе Җиһаннурның урысчасы да шәп икәнне күреп, авылда удмурт, мари, урыслар булганга, бригадир итеп куйды. Җиһаннур күңеленең бөтен ярсуын эшкә салды. Апаста укыган чакта ук арифметикасы көчле иде бит, колхозның исәп-хисап эшләрендә дә сынатмады.

Сугыш кырындагы иреннән сирәк кенә булса да хатлар килгәли. Динмөхәммәт хатта гел Нуридә турында сораша, әти-әнисенә хат азагында гына сәлам юллый. Җиһаннур, кайната белән кайнанасыннан кыенсынып, хатны ахырыннан укый башлый. Җавап язганда, бар күңел җылысын биреп язарга тырыша. «Яңа Смәелнең табигате күңелне тынычландыра торган, матур.

Сез йөргән җирләрдә сугыш бара дип уйламассың да, җаным. Кайчан кызыбызны кочагыңа алырсың икән инде?» – дип, мактау катыш сагыну сүзләре дә язып куя.
Күршеләре белән сугыш хәлләрен сөйләшкәндә, Бикмөхәммәт киленен мактарга сәбәп эзләп кенә тора.

– Яхшы кием – туй дәүләте, яхшы хатын – өй дәүләте, диләр, җәмәгать! Менә Гөлҗиһан тарта инде безнең тормышны да хәзер. Улыбыздан хәбәре сирәк килсә дә, бирешми, елап эш бармасын белә. Әле менә безнең «Туры юл»ны район гәҗитендә дә мактап язганнар. Гәҗитне үз күзем белән күрмәдем күрүен. Хәер-ниса балдыз әйтте. Ул күргән. Гөлҗиһанны да мактаганнар икән. Яхшы хәбәр тешне сындырып керә ул!

...1944 елда язмыш камчысы Җиһаннур баш өстендә кабат шартлый. Сугыштан ире Динмөхәммәтнең хәбәрсез югалуы турында хат килеп төшә. Берничә көн пошынып йөри торгач, бер кичне Бикмөхәммәт:

– Кызым, әгәр үз тормышыңны кайгыртырга уйласаң, без каршы түгел. Әмма да ләкин Нуридә кызыбызны безгә калдырасың, – ди.

– Сез нәрсә инде, әткәй, сезне ташлап кая китим? Минем сездән башка әти-әнием юк бит! Сез бит үземнеке, иң якын кешеләрем!

Киленнәренең бу сүзләре карт белән карчыкның күзләренә яшь китерә.

– Бер безгә генә килгән хәсрәт түгел бит! Ил белән! Ничек тә түзәрбез, хәлләнербез, әткәй, – дип, Җиһаннур икеләнергә урын калдырмый.

Мәйсәрә карчык күзләрен сөрткәләп:

– Бәлки әле Динмөхәммәт улыбыз исәндер, атасы? – дип үзен юата.

1945 елның мае авыл халкы күңелендә өмет уты кабыза. Ирләре, уллары хәбәрсез югалган дигән хат алучылар да якыннарының бер кайтачагына ышанып яши башлый. Җиһаннур да ире белән очрашу турында хыялланып, өмет белән яши. Бикмөхәммәт белән килене Динмөхәммәттән соңгы тапкыр хат килгән җиргә – Украинага аны эзләтеп хатлар да язып карыйлар, тик җавап кына килми. Ә менә 1946 ел Бикмөхәммәт белән Мәйсәрәне уттан алып суга сала...

...Терекөмеш кебек чая Нуридә өйне бер итеп чаба. Әби-бабасын, әнисен сөендереп, такмаклар әйтеп бии. Ул көнне дә Мәйсәрә әбисе белән тавыкларга җим сибеп йөргәндә, капкадан керүче кунакларны ул беренче күреп алды да яннарына йөгереп килде.

Капканы ачып керүчеләрнең берсе улы Динмөхәммәт икәнен күреп, Мәйсәрә карчыкның кулыннан кечкенә табагы төшеп китте хәтта. Ә капка янында таныш түгел кешеләргә карап торган Нуридә:

– Әби, әби! Бу кемнәр? Бу малай да безгә килгәнме? – дип, Динмөхәммәт күтәреп торган малайга күрсәтте.

– Кызым, Нуридә, кил минем яныма! – дип әбисе чакыргач кына, кызчык капка яныннан йөгереп килеп, Мәйсәрәнең табагын җирдән алып, кулына тоттырды.

Динмөхәммәтнең йөзе үзгәреп китте. «Нуридә!» Кызы шулкадәр үскәнме? Ир үзе белән кайткан Зинага:

– Зинуля, иди, познакомься с мамой! – дип Мәйсәрәгә күрсәтте. Болай торудан мәгънә булмасын аңлаган карчык Нуридәне җитәкләп янына килде.

– Улым, Динмөхәммәт! Исән икәнсең!

– Исән, әни, исән! Менә кайттык бит! Болар – хатыным Зина белән улым Артем.

Зина иренең әнисенә кул бирүен күргәч, бераз карап торды да:

– Здравствуйте, мама! – дип, кулын Мәйсәрәгә сузды. Табагын кая куярга белми аптыраган карчык аны бүкәнгә куйды да кулын марҗа киленгә сузды.

– Исән, исән без! – Аннары үзалдына көрсенеп:

«И бала, бала!» диюдән башка сүз әйтә алмады.

– Әби, бу абый безгә кунакка кайтканмы?

– Кунакка, кызым, кунакка! Динмөхәммәт, улым, Нуридә кызыма да кулыңны бир, ни дисәң дә үз балаң!

Динмөхәммәт, Зинаның төртеп тишәрлек булып карап торган күзләреннән качып, улын җиргә төшерде һәм әбисенең чабуына тотынып торган нәни кызчыкка кулын сузды:

– Йә, исәнме, Нуридә!

– Исән, бик исән! Син ник безгә килдең соң? Бабай янынамы? Әби янынамы? Алар минеке генә! Әбиемне дә, бабамны да сезгә бирмим. Әле минем тагын нәнәм дә бар!

Ир бу ут борчасында үз чалымнарын күреп, сүзсез калды. Арадагы тынлыкны Мәйсәрә карчык бозды:

– Монда тормыйк! Әйдәгез өйгә керик! Төшкә атагыз да, Гөлҗиһан кызым да кайтып җитәр. Самавырны яңартып җибәрергә кирәк.

Ерактан кайткан кунаклар өйгә узды. Авылда хәбәр тиз тарала. Бикмөхәммәт карт тегермәндә соңгы капчык ярманы тарттырып торганда, Садыйк кереп:

– Бикми абзый, ни йөрәк белән түзеп ятасың, улың кайтты бит! – дип өнсез калдырды.

Бикми тегермән ташын туктатып, келәтне бикләде дә абына-сөртенә өйгә ашыкты.

«Менә бит, Гөлҗиһан килен белән эзләтүебез бушка булмаган, табылган бит улыбыз!» – дип эченнән такмак-лап ничек кайтып җиткәнен дә сизми калды ул.

Бикмөхәммәт килеп керүгә, оныгы Нуридә аның янына йөгереп килде:

– Бабай, безгә сине алырга килгәннәр. Сине беркемгә бирмим. Син минеке бит, бабай, минеке бит?! – дип, бабасы кочагына елышты. Өстәл янында утырган Динмөхәммәт торып басып, атасына кулларын сузды:

– Исәнме, әткәй! Кайттык без!.. Бу – хатыным Зина. Бусы – улыбыз Артем..

Бикми карт улының сузылган ике кулын үзенең көрәк кебек кулларына кысты:

– Аңламадым, улым.

Шул вакыт кояш кебек балкып, башындагы яулыгын кулына тотып, ишектә Җиһаннур күренде. Аның ашыгып кайтуын, еш-еш сулаудан биеп торучы күкрәкләре өстендә тирбәлгән толымнарыннан да күреп була иде.

– Идарәдә Садыйк абзый әйтте. Ирең кайтты, ирең! – дип сөенче алды.

Җиһаннур кайнатасы белән янәшә басып торган Динмөхәммәтне күреп, кысып кочаклыйсы килсә дә тукталып калды.

– Динмөхәммәт, исәнме, җаным!

Ире артында утырган сөйкемле хатын торып басты.

– Дима, это твоя сестра? Ты же не сказал, что у тебя есть сестра?

– Җиһаннур, таныш бул, бу – хатыным Зина. – Аннары өйдәге халыкның күплегенә аптырап, чыраен сыткан малайга күрсәтеп: – Улыбыз Артем, – диде. 

Җиһаннурга аяк астында идән такталары убылгандай тоелды. Аннары бабасы кочагыннан аптырап үзенә карап торган кызы Нуридәне кулыннан алды да:

– Кызым, Нуридә! Син түр яктагы фотода машинада утырып төшкән көләч абыйны хәтерлисеңме?

– Әйе, ул минем әтием. Ул сугышта. Ул миңа аннан карандашлар алып кайта. Син шулай дидең бит, нәнә?

– Шулай, кызым. Кунак абый әтиеңә охшаганмы соң?

– Юу-ук! Минем әтием матур ул! Бу абый усал.

Бу абый, бу абый... малаен гына ярата.

Өй эчендәге килеп туган бу хәлдән чыгару вазыйфасын Бикмөхәммәт карт үз өстенә алды:

– Әнкәсе, самавыр кайнагандыр бит?! Юл кешеләре дә ачыккандыр? Өстәл тирәли утырыйк булмаса. Кызым, Гөлҗиһан, әнкәңә булыш әле табын корырга!

Җиһаннур толымнарын артка төшереп, башына ак яулыгын бәйләде дә Мәйсәрә белән өстәл әзерләргә тотынды. Төбәлеп карамаса да, иренең үзен күзәткәнен сизә, ни дип әйтергә дә белми. Ничә еллар буе хыялланып көтеп алган бу очрашуның салкынлыгы хатынның тәнен өшетә иде.

Сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. 

– Инде нишләргә уйлыйсың, улым? – диюне кирәк тапты Бикмөхәммәт. – Бәлки марҗа хатыныңа Гөлҗиһан киленнең кем икәнен әйтерсең?

Динмөхәммәт Зинага таба борылып, хатынның кулыннан алды:

– Зина, ты прости меня, я тебе не говорил, Җиһаннур – моя жена, эта девочка – моя дочь Нурида.

Зина бер Җиһаннурга, бер аның янына ук сөялеп баскан Нуридәгә карап:

– Ты мог это скрыть от меня? Дима, как ты мог? Ведь ты назвал меня единственной? Какая я дура! – Хатын кечкенә ридикюленнән ак кулъяулык чыгарып күзләрен сөртеп алды.

Почмакта утырган Мәйсәрә карчык та яулык чите белән күзләрен туктаусыз сөртә, үзе һаман: «И балалар, балалар», – дип кабатлый.

Динмөхәммәт Зинага җавап кайтармый гына Җиһаннурга таба борылды да: «Җиһаннур, син мине дөрес аңла! 1943 елда Луганск янында каты яраландым. Госпитальдә өч көн аңсыз ятканмын. Зина мине аякка бастырды. Мин аңа гомерем белән бурычлы. Әткәй, әнкәй, сез дә үги итмәгез аны! Ул – сезнең улыгызны кабат тормышка кайтаручы», – диде.
Мәйсәрә гел картының сүзеннән чыкмаса да, бу юлы:

– Улым, безнең үз кызыбыз кебек күргән киленебез Гөлҗиһан бар инде. Безгә башка килен кирәкми, – диде.

– Дөрес әйтәсең, әнкәсе! Нуридә кызыбыз да үзе-безнеке! Син, улым, шатлык урынына безгә борчу гына алып кайткансың.

– Миңа бит Зина, улыбыз Артем ышана, әткәй!

Мич янына сөялеп баскан Җиһаннурның бите буйлап аккан күз яшьләре аның ниләр кичергәнен болай да әйтеп тора иде. Алай да кайнатасы соңгы сүзне аңа калдырды:

– Кызым Гөлҗиһан, син ни диярсең?

Барысы да Җиһаннурга төбәлде.

– Әткәй, әнкәй, сез мине үз балагыз кебек каршы алдыгыз. Якын иттегез. Кызым Нуридәне миннән дә артыграк яратып үстерәсез. Мин бик рәхмәтле сезгә. Динмөхәммәткә ни әйтим, авыр, бик авыр булса да, кичерәм мин сине, Динмөхәммәт. Зина синең гомереңне саклап калган икән, яшә син аның белән! Мин дә шулай сакларга тырышыр идем. Бер Нуридәне генә ничек тә үстерермен.

– Үстерербез диген, кызым, – дип сүзгә кушылды Бикми карт.

Әллә иренең өйләнеп кайтуы, әллә билгесезлек Җиһаннурның җанын телгәләде. Тыштан сиздерергә тырышмаса да, эче ут иде. Өйдәге бу авыр сөйләшү хатынның тынын буды.

– Мин эшкә киттем, әткәй, әнкәй, – дип, ул тизрәк өйдән тышка – урамга чыгу ягын карады. Аңа бөтен әрнүләре юылып бетәрлек итеп, кеше күрмәгән җирдә бер утырып еларга кирәк иде. Җиһаннур чишмәгә таба атлады.

Урам башын чыккан гына иде, каршысына почтальон кыз очрады. Сумкасы җиңеләеп калган кыз ерактан ук Җиһаннурга эндәште:

– Гөлҗиһан апа, ничек, хатта шатлыклы хәбәрләр бармы?

– Нинди хатта?

– Соң мин сезгә төшкә кадәр хат бирдем бит. Авылдан, дидегез. Авылда сагыналардыр сезне? Кунакка чакырганнармы?

Җиһаннур кызга:

– Әйбәт, бар да әйбәт, сеңлем, – дип юлын дәвам итте.

Ире кайту хәбәре кесәсендәге хатны да оныттырган лабаса! «И тинтәк баш мин!» – дип, хатын күлмәк кесә-сендәге дүрткә бөкләнгән хатны алды. Якында гына карт тупыл ышыгына утырды да хатны укырга кереште.

Хатны Дүртиледән Илһамия сеңлесе язган иде.

Ул барын да бәйнә-бәйнә сырлаган. Әтисе Нургали белән әнисе Шәмсенурдан да, өйдәге энекәшләре Фарук белән Әсрардан да сәлам юллаган, Апаста эшләүче апасы Рафига турында да күп итеп язган. Үзе колхозда комсомол оешмасы секретаре икән. Нурислам абыйсыннан авылга хат килүен, аның Ленинградта Лида исемле хатын белән яшәвен дә язган. Нурислам абыйсы сугышта каты яраланып, госпитальдә ятканда, шул Лида ай буе карап аякка бастырган икән. Җиһаннур хатның бу юлларын кат-кат укыды. Әйтәм аны энесеннән озак хат булмады. Яралануын апасына язасы килмәгәндер инде. Нурислам сүзгә саран, кирәген дә авызыннан тартып алырга кирәк. Энесе үзе язгач, барын да сорашыр әле.
Җиһаннур сөялеп утырган тупыл башында козгын кычкыра да кычкыра.

– Кит, хәерсез нәрсә, тавышың үз башыңа, тагын нинди яман хәбәрләр коркылдыйсың?

Җиһаннур хатның соңгы юлларын укып, өнсез калды.

«...Җиһаннур апа! Бер көнне безгә әтинең танышы керде. Алар сугышта безнең Мөсәллим абый белән бер батальонда булганнар. Абыйның танкын фашистлар шартлатканда, бу абый алты-җиде метрда гына булган. Ул да яраланган. Мөсәллим абыйның өзелгән башы танктан очып чыккан дип сөйләде. Мөсәллим абыйдан шуңа хат булмаган икән. Син вакытың булганда миңа җавап яз, яме. Сагынып, Илһамия.»

Җиһаннур күз яшьләренә ирек бирде. Бүген ишелеп килгән ачы хәсрәт болытлары яктылык ярата торган күңелен кара сөремгә күмде. Ни туганнары, ни ире
28 ен тутырган хатынның йөрәген тынычландырырлык хәбәр китермәде. Мөсәллим фаҗигасе ире Динмөхәммәт хыянәтеннән дә авыррак тоелды. Ул бөтен әрнү-сагыш-ларын карт тупылга елап бушатты да идарәгә менеп китте.

Җиһаннурның хәлен аңлаган кайнанасы улына урынны үзе түшәде. Бер як караватта Динмөхәммәт хатыны һәм улы белән, аңа каршы якта кызы Нуридә белән Җиһаннур, мич артында энесе Гайсенур. Төнлә Зинаның иренә чытлыкланып кеткелдәвен тыңлап яту Җиһаннурга бик авыр иде. Иртән торгач кына, көзгедән күрде: аскы ирене кабарып, кутырлап чыккан, күрәсең, төне буе иренен тешләп чыкканын үзе дә сизмәгән. Шәһәр кунаклары йокыдан торганчы эшкә китү ягын карады ул. Иртәнге бригада эшләрен бетергәч, тегермәнгә – кайнатасы янына сугылырга уйлады.

– Нәрсә, кызым, әйтер сүзең өйгә генә сыешлы түгел бугай? – дип, Бикми килененә сынап карады. Җиһаннур кайнатасы белән электән үк гел киңәшләшеп килгәнгә, сүзен ерактан әйләндереп маташмады:

– Әткәй, өйгә сүзем генә түгел, үзем дә сыймыйм инде хәзер. Мин үземне артык тоям. Бер түбә астында артык килмешәк хатын булып яшисем килми. Бүген колхоз рәисе белән сөйләштем. Эшләгән көннәремә бөртекләтә түләргә булды. Китәм мин авылдан. Бер кызымны гына ничек тә үстерә алырмын дип уйлыйм.

– Тукта, кызым, ашыкма әле. Төптән уйларга кирәк. Динмөхәммәт бер-ике көннән китә. Нүжәли өч көн түзә алмыйсың, кызым?

– Әткәй, өч көн түгел, бүген төшкә дә кайтасым килми. Динмөхәммәтнең мине бөтенләй онытуын авыр кичерәм. Мине онытсын да инде, әмма Нуридә аның кызы бит. Ул бит урамнан ияреп кермәгән. Гаиләбезнең беренче баласы бит ул! Ә ул аны әти кеше кебек кочакламады да. Бәгыре каткан аның безгә карата, без аңа чит кешеләр. Ул бит өйгә кайтып йөрер, мин кем булып яшим инде сездә? – Җиһаннурның күңеле тулды да елап җибәрде.

– Кызым, Гөлҗиһан, без сине үз кызыбыз кебек яратабыз. Нуридә дә үзебезнеке!

– Әткәй, мин үземә карар кылдым инде, Сосновкага суднолар заводына китәм.

– Сосновкага дисең инде? Нуридәне үзебездә калдырасың! Карале, кызым, Сосновкага китүеңә каршы килмим, ярар. Анда әнкәңнең бертуган сеңлесе Хәерниса түтәң бар. Рәистән ат сорап, иртәгә үзем озатырмын.

– Әткәй, рәхмәт җылы сүзеңә. Эшемне җайга салгач, Нуридәмне кайтып алырмын. Бала әнисенең назын да күреп үсәргә тиеш бит инде.

– Ярар, ярар, кызым. Син үз тормышыңны кайгырт әле, балакай, Нуридәне дә алып китәрсең тора-бара.

Без аны синнән ким яратмыйбыз. Үзебезнең кан, үзебезнеке ул Нуридә!

Бикмөхәммәт киленен аркасыннан кагып озатты. Җиһаннур бераз тынычланып кырга китте. Печәнне кибәнгә куючыларны күзәтеп кайтырга иде исәбе. Исәмәт аша салынган күпергә кергәндә, күзләре икенче ярга төште. Анда ире Динмөхәммәт арлы-бирле йөренә. Җиһаннурның кырга Исәмәт инеше аша барасын каян белгән диген?! Чыгаргамы, юкмы? Өйдә сөйләшә алмагач, инеш буенда сөйләшмәкче булганмы?

– Саумы, Җиһаннур!

– Исәнме, Динмөхәммәт. Нәрсә, йоклап торгач, инеш буйларын урарга булдыңмы?

– Юк ла, сине күрәсем килде. Мин белгән, мин яраткан Җиһаннурны!

– Бер өйдә йокладык бит, түшәкләр генә аерым.

– Син Зинага үпкәләмә, аның гел шулай үзен яраттырып кына торасы килә. Ә мин төне буе йокламадым. Сине озаткан чакларны, язылышкан көнебезне, кызыбыз туган чакларны хәтердән уздырып яттым. Беләм, син дә йоклый алмадың. Авыр сулап алуларыңны ишетеп яттым...

Динмөхәммәт күпер читендә торган Җиһаннурның искәрмәстән кулларыннан тартып кочагына кысты.

– Кирәкмәс, Динмөхәммәт. Син бит башка хатынның ире инде хәзер, минеке түгел! Кирәкмәс! Минем сиңа бер генә соравым бар. Дүрт ел буена сыңар хат та язмыйча ничек түздең син? Миңа булмаса, әткәй белән әнкәйгә яза ала идең бит!

– Мин гаепле сезнең алда. Баштарак терелим дидем. Аннары Зинага өйләнүне кабул итмәссез дип уйладым.

– Яратасыңмы?

– Белмим, ияләштем бугай инде аңа. Улыбыз Артем да икебезне берләштереп тора.

– Ә Нуридә? Кызың?!

– Нуридә... Нуридәнең мин ике айлык чагын гына хәтерлим бит. Ул әнә нинди чая кызчык булып үсеп җиткән! Мин аны да яратырга тырышырмын, Җиһаннур, акча белән ярдәм итәрмен.

– Әти яратуын акчага гына сатып алып булса икән?! Бар кайт, Динмөхәммәт. Монда каңгырып йөрмә. Зина эзли башлар.

Җиһаннур горур атлап кыр юлына чыкты. Аны Динмөхәммәтнең: «Мин сине сагынырмын, Җиһаннур!» – дигән сүзләре куып тотты, әмма хатын артына әйләнеп карау түгел, киресенчә, адымнарын кызулатты гына.

...Кичке ашка кадәр Җиһаннур чемоданга бар булган киемнәрен җыештырды. Зина аның һәр хәрәкәтен күзәтә, ни дә әйтеп калырга тырыша:

– Решила уйти, соперница моя, дорогуша? Дима знает, что ты уходишь, а он согласен? Ты поступаешь правильно, у одного мужчины не бывает двух жен!

 «Безнең мөселман ирләренә дүрт хатын да гөнаһ түгел!» – дип җавап кайтарырга уйласа да, эндәшмәүне хуп күрде Җиһаннур. Кайнанасы чакырып
алмаса, бу көндәш күпме канын эчкән булыр иде, билгесез.

– Кызым, Нуридә берәр атнага калып торсын. Хәерниса апаңа азрак күчтәнәч тә куеп җибәрәм, каршы килмәс. Чит-ят йортларында кагылып-сугылып йөрмәссең, ни дисәң дә, үз сеңлем. Ире дә бик акыллы кеше. Нуридә безнең белән булыр, аптырап ятмасын анда сабый. Тора-бара күз күрер. Атагыз да шулай диде. Әле таңнан юлга чыгар өчен ат сорарга китте. 

Җиһаннур Мәйсәрәне кочаклап алды:

– Әнкәй, мине якын иткәнегез өчен Аллаһның рәхмәте яусын сезгә, гомеремдә дә онытмам.

Шулчак ишек ачылып китте. Бикмөхәммәт белән Динмөхәммәт кайтып керделәр.

– Бүген кичке ашсыз гына ятабызмы әллә?

Өстәл әзерләнмәгән! – диде карт өйдәгеләргә эндәшеп.

Кәефе юклыгы сизелеп тора. Төксе генә сөйләшә. 

– Хәзер әзерлибез, әткәй, юына торыгыз, – дип, Җиһаннур өйдәге болытларны куып җибәрергә тырышты.

Кичке аш янында һәркем үз күңел дөньясында йөзде. Бары Артем гына олыларның татарча сөйләшүен аңламагач: «Ля-ля, ля-ля, о чем они болтают, мам?» – дип Зинаны йолыккалады. Шәһәр килене улы гына түгел, өстәл тирәсендә утырганнар ишетерлек итеп:

– Нам это не нужно, сынуля! – дип, улының маңгаеннан үбеп алды.

Бикмөхәммәт карт Зинага усал итеп карап куйды:

– Чакырып кайтармадым. Нәрсә, улым хәзер үз телендә сөйләшмимени? Шулаймы, Динмөхәммәт? Минем яшемә җитәсе көнеңне онытма, улым! Телең дә, атаң белән анаң да кирәкмәс бу улыңа! 

Динмөхәммәт әтисен тынычландырырга тырышты:

– Әткәй, бала белән бала-чага булып утырма инде!

– Хәзердән үк минем телемне яратмаган малай минем оныгым түгел! Иртәгә үк чыгып китә аласыз. 

Картның йөрәге кысып куйды, күрәсең, ул күкрәген тотып, өстәл яныннан торып китте. «Атасы, ятасыңмы әллә, иртүк киленне дә озатасың бар», – дип, Мәйсәрә сүзне икенчегә борырга теләде.

Динмөхәммәт хатынына нидер әйтте, күрәсең, тегесе:

– Что я сделала, я не виновата, что твои старики неправильно поняли, – дип мырлады. – Поедем отсюда. Не хочу ни дня оставаться в этой деревне.

Төн җитте. Җиһаннур уйлары белән әллә кайлардан әйләнеп, йоклый алмады, беренче әтәч кычкыргач кына азрак черем итеп алды. Кояш иртән бөтенләй күренмәскә уйлаган бугай, вак кына яңгыр сибәли. Иртәнге чәйгә Динмөхәммәтләр табын янына утырмады. Бикмөхәммәт карт сәбәбен эзләп тә тормады. Почмак янында кайнашучы Җиһаннурга:

– Яңгыр чылатыр, арбага икебезгә ике кожан алырбыз, кызым. Кузгалыйк булмаса. Юл кешесенең юлда булуы хәерле, – диде. Аннары сүзсез генә үзенә карап торучы карчыгына:

– Йокыларыннан торгач, Динмөхәммәтләрне ашатып эчерт тә, китсеннәр. Йә кирәкмәгәнен әйтеп ташлармын. Яшәсен үзе сайлаган тормышта. Аңа без кирәк түгел инде. Кызы да кирәкми. Гөлҗиһан килен дә! – диде.

Җиһаннур озатырга чыккан кайнанасын кочаклап:

– Әнкәй, атна саен кайтырга тырышырмын. Нуридәмне дә эшемне җайлау белән кайтып алырмын.  Башка бу өйдә кала алмыйм инде. Динмөхәмтләр кайтып йөрсә, мин артык кашык монда.

Юлаучылар утыргач та, ат кузгалып китте. Вак кына сибәләгән яңгыр Җиһаннурның күз яшьләре белән кушылып, битеннән ерганак ясап акты да акты, хатын аларны сөртмәде дә. Бераз баргач, Җиһаннур үзенә бәхетле тормыш вәгъдә иткән йортка борылып карады. Капка баганасына сөялгән берәү аларны күмелгәнче озатып калды. Бу берәү – Динмөхәммәт иде...

Рәсем: Наталья Васильева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар