Логотип
Күңелеңә җыйма

Артык кеше

Балаларының ике атнага дип кенә күченеп килүләре, Илсөянең бер көйгә аккан тормышы асты-өскә әйләнде дә куйды. Аннан соң бөтенләй гаепле булып калды...


– Әни, сәлам. Без Лениза белән уйлаштык та шундый карарга килдек. Ике атна синең янда яшәп торыйк әле, – Иртә таңнан улы нәрсәгә шалтырата икән дип бик аптыраган иде Илсөя. Аның еш шалтыратмаганына өйрәнеп бетте инде. Яшьләрнең үз тормышы. Илназ шалтыратса да әбәт вакытында син исәнме, мин исән дип әйтер өчен генә шалтыратып ала. – Беләсең бит инде, без ремонт башлаган идек. Хәзер ванна бүлмәсенә тотындык. Бик уңайсыз, бар җирдә тузан, пычрак. Балага да уңайсыз. Каршы килмәссең бит, әни?

– Әлбәттә, килегез, улым. – диде ул. Сөенеп тә куйды. Оныгын бик сирәк күрә. Менә рәхәтләнеп аралашырлар. – Фатир ике бүлмәле бит, барыбызга да урын җитәр...
Өченче елын үзе генә яши Илсөя. Ире йөрәк өянәгеннән кисәк кенә вафат булды. Ялгызлык бик авыр инде. Авыр ияләште, шулай да тормышы бер көйгә төште төшүен. Ә балалар белән күңелле булыр. Аларга ярдәм итә алуына да сөенде. 
– Рәхмәт, әни. Ике атнага гына, яме. 
Ике көннән соң ишек ачып җибәрүгә, Илсөя аптырап калды: фатир ишеге төбенә тартмалар, сумкалар, пакетлар өелгән иде. 
– Исәнме, әни. Без инде бераз үз әйберләребезне дә алдык. Балага үз караваты кирәк, – диде Илсөянең килене чишенә-чишенә. – Мин туры кухняга керәм, ярыймы? Алып килгән азык-төлекне суыткычка бушатырга кирәк. 


Бераздан фатирга сүтелгән бала караватын күтәреп улы килеп керде. 
– Әни, син безгә йокы бүлмәсен бир инде. Залдагы диван уңайсыз ул. Иллариянең караватына да урын кирәк. Аны бит инде залга куеп булмый. Син каршы түгелдер бит? Ә син залда йокларсың. Әйбәтрәк тә булыр, берүзеңә зур бүлмә. Без сиңа комачауламаска тырышырбыз. Иллария көне буе балалар бакчасында, без эштә...
Илсөя бермәлгә аптырап китсә дә, ризалыгын белдереп баш какты. Балаларга гына уңайлы булсын. Урын өчен тартышып торсынмы инде ул.
– Әлбәттә, ничек уңайлы, шулай урнашыгыз, балалар.
Ике сәгать эчендә Илсөянең урын-җире залга күчерелде. Шкафындагы киемнәре дә тартмага салып, балконга чыгарылды. «Баланың киемнәре бик күп. Иртән үтүкләп тормас өчен таслап төреп куярга кирәк. Әни, синең шкафыңны бушатып торыйк, ярыймы», – дип әйткән килененә каршы килмәде ул. 


Төнлә озак йоклый алмый ятты Илсөя. Залдагы диванда бер дә йоклаганы юк иде. Бик каты икән, бераз селкенә башласаң шыгырдап куя. Җитмәсә, оныгы көйсезләнде. Үз өйләренә алып кайтуларын теләде. Бер кичкә, кер мичкә дип түзде Илсөя. Бу бит нибары ике атнага...
Беренче атна тыныч үтте. Илсөя балаларга комачауламаска тырышты. Барысын да ашатты, юды, чистартты. Баштагы мәлләрдә ияләшә алмый азапланды. Ул кухняда, ә йокы бүлмәсендә телевизор гөрли. Кухняда булганда радиосын кушып куярга ярата иде Илсөя. Радио тавышын телевизор тавышы басып китте. 


Икенче атнада фатир тар булып тоела башлады. Суыткыч ят ризыклар белән тулды. Өйдәге тәртипнең рәте китте. Аш бүлмәсендә Илсөя ияләшкәнчә түгел хәзер. Килене савыт-сабаларны да яхшылап юмый кебек. Әнә, балык чистартканда баш-канатларын чүп чиләгенә пакетсыз гына салган. Ә балык бик тиз сасып чыга бит ул. Иллариягә дә уенчыклары җыеп йөрергә дигән кагыйдә юк. Зал баланың уенчыклары белән тулды. Кайчак Илсөягә утырырга урын да булмый. Алай гына түгел килененнән дәгъвалар да ишетелә башлады. 
– Әни, ашны тозлырак пешерәсең. Илларияга күп тоз ярамый...
– Әни, иттарткычны артык кыздырма. Бик кыйммәтле техника бит...
– Әни, ашаганда ул радионы сүндереп торырга ярамыймы?..
Улы хатынының бу сүзләрен ишетсә дә, эндәшмәде. Ул ике хатын-кыз арасына күптән керми иде инде. Илсөя дә эндәшмәде...
 Ике атна дигәннәре күптән узып, инде бер ай булып ята, ә балалар әле күченү турында сүз кузгатмый. Илсөя улы белән сөйләшеп карамакчы була, тик вакытын туры китерә алмый. Улы йә эштә, ял көннәрендә төшкә кадәр йоклый да, аннан соң гаиләсе белән берәр яры чыгып китәләр. Ә килене бөтенләй үзен хуҗабикә итеп тота башлады: Илсөянең үзе белән бергә картайган табасын ыргытып, беркөнне яңа тефлонлы таба алып кайтып куйган. Имеш, заманча. Кухняда сөлгеләр дә Илсөя куйган урыныннан күчеп бетте, хәтта залда мебель дә гомер буе торган урыныннан кузгалды... 


Илсөя тешен кысып түзде. Вак нәрсәләр аркасында тавыш кертмим дип уйлады ул. Әмма болар барысы да аның йөрәген тырнады. 
Шулай да бер кичне сорарга җөрьәт итте:
– Балалар, ремонт нәрсә хәлдә? Бетеп киләдер бит инде?
Килене көлеп куйды:

– Ой, әни, әллә хәтерең югала башладымы? Без бит фатирны саттык. Бәяләр яхшы иде – мөмкинлекне ычкындырмадык. Сиңа Илназ әйтте бит, – дип, иренә карады. Илназ куырылып китте. 
– Ничек саттыгыз? Мин берни белмим. Улым? 
– Әйе, әни, әйтергә онытканмын. Узган атнада сатып җибәрдек. Әйбәт бәя булды. Зуррак фатир алырга исәпләдек. Хәзер бераз акча җыярга кирәк. Ипотекалар коточкыч бит. Бурычка батканчы, синдә бераз яшәп акча җыярбыз. Син бит инде каршы килмисең?
Илсөянең йөрәге кысылып куйды. Балаларының фатирларын зурайтырга теләүләре начар түгел анысы, ә менә аңа әйтмичә генә хәл итеп куюларына чын-чынлап хәтере калды.


– Сез бит ике атнага гына дип...
Улы аны бүлде:
– Әни, башлама инде. Барысын да тыныч кына хәл иттек. Сиңа нәрсә авырлыгы бар инде? Без яныңда, оныгың яныңда? Шушы хакта хыялланмаган идеңме?
– Хыялландым, улым. Әмма үз йортымда кунак булу турында хыялланмаган идем...
Шуннан соң бар да үзгәрде. Килененең йөзендә елмаю бетте. Ул инде боерып кына сөйләшә башлады. 
– Әни, радиоңны сүндер. Балага комачаулый. Һәм, гомумән, безгә комачаулама, яме?
Беркөнне пәрдәләргә чират җитте. Илсөянең бик яраткан зур чәчәкләр төшерелгән пәрдәләре хәзер модалы түгел икән, заманча дип кара-кучкыл пәрдә элде килене. Обойлар да ошамый башлады. Ремонт турында сөйләшә башладылар. Имеш, фатирда искелек исе килә... 


Ул кичне Илсөя елады. Тын гына. Ваннада су аккан тавышка кушылып. 
Ике көннән ул МФЦга китте. Мин үлгәч артык мәшәкать булмасын дип фатирын улына мирас итеп яздырткан иде. Кәгазьне юкка чыгарттырды. Иртә язган әле ул. Йомшаклык күрсәтәсе түгел икән. 
Өйгә кайткач, чәй табыны әзерләп улы белән киленен кухняга чакырды.
– Балалар, сез миңа рәнҗемәгез дә, үпкәләмәгез дә. Әмма сез ике атна эчендә күченергә тиешсез. Бу куып чыгару түгел. Һәр гаилә аерым яшәргә тиеш. Моны үзегез дә аңларга тиешсез. 

Улы агарып китте:
– Әни, син нәрсә сөйлисең?
– Сез олы кешеләр. Юлын табарсыз. Ә минем... элеккечә яшисем килә. Үз бүлмәмдә, үз әйберләрем белән, тынлыкта. Кулымнан килгәнчә ярдәм итәрмен. Оныгымнан баш тартмыйм. Онык дип әйтәсез икән. Якын-тирәдә фатир тапсагыз, ярдәм итеп яшәрмен. Әмма һәркем үз фатирында гомер итсен. 


– Хыянәтче, – диде Лениза. Аның тавышы ысылдап чыккан кебек тоелды. – Шушыннан соң син үзеңә нинди мөнәсәбәт көтәсең инде...
– Берни көтмим. Әмма мине моңа үзегез этәрдегез. Яшәп торырга рөхсәт сорап мин килмәдем, сез килдегез. Ике атнага дип сорадыгыз. Тик нишләптер сез түгел, үз өемдә мин кунакка әйләндем. Хәзер китүегезне сорыйм.
Алар тиз җыенып чыгып киттеләр. Кочаклашуларсыз, рәхмәтләрсез. Кечкенә Иллария генә әбисен кочаклап:
– Мин сине сагынырмын, әби, – диде.


Ишек ябылганнан соң, өй тын калды. Илсөя иске пәрдәләрен элде. Яңаларын таслап төреп куйды. Балалар алып китәр әле. Аларга кирәк булыр. Мебельне үзенчә итеп урнаштырды, сөлгеләрне үз урынына элде. Кухняда радиосын кабызды. Һәм ул ике айга беренче тапкыр елмайды. Йөрәген балалары белән ачуланышу әрнетеп тора торуын. Аңларлар әле..
Бер атнадан улы телефонга хәбәр язды: «Әни, син безне куып чыгарганыңны аңладыңмы әле?»


Ул телефон экранына карап авыр сулап куйды. Аңламаганнар әле. Куып чыгармады ул. Бары тик үзенекен генә кайтарды... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар